"Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы.Иҗади- мәгълүмати проект
проект (8 класс)

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина Алсу Тәкъсин кызы

"Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы.Иҗади- мәгълүмати проект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл komesh_kyngyraufevral.pptx399.63 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Көмеш кыӊгырау Балалар һəм яшүсмерлəр газетасы Февраль , 2018 16 нчы февраль көнне, Туган тел атналыгы кысаларында,1АБ сыйныфлары арасында ”Күңелле туган тел”дип исемләнгән викторина узды. Кечкенәләребез әлеге бәйгедә үзләренең тапкырлыкта,зирәклектә көчләрен сынадылар, һәр турда белемнәрен күрсәттеләр.Нәтиҗәдә,1А сыйныфында Карлыгачлар, ә 1Б сыйныфында Шаяннар командасы җиңү яулады. 19 нчы февраль көнне, Туган тел атналыгы кысаларында, 8Б, 9А сыйныфы укучылары «Татар халкының табын ашлары” дип исемләнгән проект эшләрен якладылар.Укучылар сыйныфташларына үзләре әзерләп алып килгән ризыкларның пешерү серләрен ачтылар.Халкыбызның чәй табынын әзерләү, кунак кыстау кебек матур гореф- гадәтләрне искә алдылар.Кулларында ут уйнаткан аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов турында да мәгълүмат тупладылар. И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәм теле! Дөн ь яда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Г. Тукай Туган тел атналыгы

Слайд 2

Туган тел атналыгы кысаларында тәнәфесләрдә башлангыч сыйныфлар белән уеннар оештырылды.Кечкенәләребез төрле милли уеннар белән таныштылар һәм үзләре дә зур теләк белән әлеге уеннарда катнаштылар.Аларга бигрәк тә күзне бәйләп чүлмәк вату,йөзек салу,капкалы уеннары ошады. 2 “Әдәби марафон” исеме астында татар теленнән олимпиада узды. Укучылар тел белеме буенча төрле сорауларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр. Табышмаклар һәм мәкальләр өлкәсендә дә белемнәрен сынадылар. Район мәдәният йортында Туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль чара узды. Бу чарада мәктәбебез укучылары да актив катнашты. Апалы-сеңелле Ильвина һәм Регина Вәлиеваларның чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде.

Слайд 3

Укучылар иҗаты. 11нче сыйныф укучысы Галиева Ильвина . 3 Ютазым. Кырларымның, зәңгәр күкләремнең Кабатланмас изге җыры син. Күңелемдә йөртәм, и Ютазым, Синнән алган хисләр җылысын. Туган ягым минем, Ютазым, Яңа туган алсу таң кебек. Синең уңган батыр кешеләрең Күңелемдә яши мәңгелек. Шундый рәхәт миңа, ак чәчәкләр Яктырталар барыр юлымны, И Ютазым, бүләк итәсең син Кешеләргә изге җылыңны. Нәүрүз килә! Нәүрүз килә, Нәүрүз килә, Нәүрүзне каршы алыйк. Кошлар тавышына кушылып Моңлы җырлар сузыйк. Нәүрүз килә, Нәүрүз килә, Урыссуым ямьләнә. Туган җирем,туган бистәм Язны күреп сөенә. Нәүрүз килә, Нәүрүз килә, Күкләрдән сафлык иңә. Яңа шатлык, яңа уйлар Алып килә туган җиремә. 6 нчы сыйныф укучысы Хәмидуллин Булат Исе мең кайта я ң арып . Сирин абыйның туган ягында Җыелыштык без бүген. Якташыбызның матур иҗатын Искә алабыз бүген. Тарих кабатлана, Исемең кайта яңарып. Сирин абый,синең алда Баш ия халкың горурланып. Язмыш сиңа сынауларның Авырларын сайлап куйган. Кимсетүләр-эзәрлекләүләр Ут йөрәгеңне туктатмаган. Заманалар үзгәрә, Караңгылык пәрдәләре ачыла. Синең мирас,синең иҗат Буыннардан – буыннарга тарала. 6 нчы сыйныф укучысы Хәмидуллин Булат

Слайд 4

Үзем пешерәм Кыстыбый . 4 Камыр өчен алына : 300 грамм он, 100 миллилитр җылы сөт , 100 грамм акмай , бер йомырка , берәр чеметем шикәр комы һәм тоз . Эчлек өчен алына : 400 грамм арчылган бәрәңге , 80 миллилитр җылы сөт ,50 грамм көнбагыш мае һәм кирәгенчә тоз . Бәрәңгене тозлы су салынган кәстрүлгә салып пешерегез . Пешкән бәрәңгене савытка алып салыгыз һәм 100 мл җылы сөт өстәп , тукмак белән изеп , бәрәңге боламыгы ясагыз . Бәрәңге боламыгын җәелгән камырларга салыгыз.Майлы табада утта пешереп алыгыз . Гәҗитне басмага әзерләделәр: Мөхәррир:Нигматуллина Р.Р. 8 нче Б сыйныфы укучылары Җитәкчеләре:Хәмидуллина А.Т.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПРОЕКТ "Реставрация обелиска "Скорбящая мать"

В работе представлен краеведческий проект по реставрации обелиска родного села....

творческий проект "Нет выше звания . чем Мать!"

проект  посвящается празднику День Матери....

"Көмеш кыңгырау" татар телендә мәктәп газетасы.Иҗади- мәгълүмати проект

quot;Көмеш  кыңгырау" татар телендә мәктәп газетасы.Иҗади- мәгълүмати проект...

"Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы. Иҗади- мәгълүмати проект

quot;Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы. Иҗади- мәгълүмати проект...

Иҗади- мәгълүмати проект

Иҗади- мәгълүмати проект...

"Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы. Иҗади- мәгълүмати проект.

quot;Көмеш кыңгырау" татарча мәктәп газетасы. Иҗади- мәгълүмати проект....