Сценарий новогоднего представления
материал

Сайфутдинова Гузель Амировна

Сценарий новогоднего представления на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_yana_el_tamashasy_2019.docx39.21 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел тамашасы.

Катнашалар:

Кыш бабай – Ш.Ильяс

Карсылу – Г. Айгөл

Карчәчәк – М.Эльвина

Кар бөртекләре – С.Сабина

Б.Настя

А.Диана

Ш.Альбина

Африкан егетләр – А.Данис

А.Раиль

Г.Андрей

Һинд кызлары – И.Эльвина

И.Диләрә

А.Зинира

Санта Клауслар – Ш.Алия

С.Самат

М.Адель

Тараканнар -  Н.Радмир

С.Данир

Х.Ренат

С.Нуршат

Сверчок  - Б.Данияр

Бабай – Х.Рөстәм

Яңа ел – Азат

Иске ел - Ильназ

Музыка.

Алып баручы: Хәерле кич, хөрмәтле дуслар! Яңа еллар белән сезне! Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, мандарин тулы табын, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.

   Яңа ел диюгә, күңелдә үткәннәр белән хушлашу сагышы һәм өметле киләчәк белән кавышу шатлыгы уяна.

   Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.

Яңа ел ул – дусларны, туганнарны бергә җыйган бәйрәм табыны.

Яңа ел – хыялларның канатланган чагы.

Яңа ел – үткәндә эшләгән эшләргә йомгак ясау чоры.

Кадерле кунаклар, бәйрәм кичәсен ачып җибәрү өчен сүзне  мәктәбебез директоры Р.Р.Сайфутдиновка  бирәбез.

(котлау)

Музыка.

Карсылу:  Кая ясанасың син болай?

Карчәчәк:  Ничек кая булсын? Тиздән яңа ел җитә бит. Кыш бабай белән яңа ел котлаулары һәм күчтәнәчләре таратырга чыгабыз.

Карсылу:  Ник әле син бәйрәмгә үзеңне барасың дип уйлыйсың? Без бит икебез дә Кыш бабайның оныклары. Мин Карсылу -  өлкәне, ә син Карчәчәк - кечесе. Димәк, апа буларак мин барырга тиеш.

Карчәчәк:  Ничек инде син? Мин яшьрәк, чибәррәк, шулай булгач мин барырга тиеш түгелме соң? Синең кебек карт кызларга нәрсә калган ул бәйрәмдә.

Карсылу: Үзеңә кара син. Каян килгән “кукла – Барби”. Карга батып калсаң иде.

Карчәчәк:  Нәрсә мин кардан да начаррак мәллә? Кар эри бит, ә мин калам!

Карсылу:  Бу чаклы арык гәүдәң белән бәйрәмгә ничек барып җитмәкче  буласың?

Карчәчәк:  Беләсеңме, Апакаем минем! Карсылуым –ветераным. Борыныңны бик күтәрмә әле син. Менә Кыш бабай килер дә, үзе әйтер, бәйрәмгә кайсыбызны алып барачагын.

Карсылу: Әнә, үзе дә килә бугай, күрмисеңме, салкын кар бөртекләре якынлаша!

Кар  бөртекләре биюе

Музыка астына Кыш бабай керә

Кыш бабай: Исәнмесез, минем күз нурларым,

Сезне сагынып килдем мин менә.

Сезнең кебек матур балаларны

Күргән саен күңел сөенә.

Ел буена түгел мәңгелеккә

Сезнең яннан килми китәсем.

Килә минем сезгә бу дөньяның

Матурлыгын бүләк итәсем

Балакайларым, мине көтә-көтә зарыктыгызмы?

Ай кызларым – былбылларым, ничек яшәп ятасыз?

Бергә: Әйбәт. Үзең нихәл,  бабакай!

Кыш бабай: Озаграк йоклап җибәргәнмен. Эшем бик күп, балаларым. Бәйрәм белән котлап бүләкләр өләшәсем бар. Әйдәгез, кәефләрне күтәреп җибәрик, бер җырлап алыйк әле!  

“Маленькой елочке холодно зимой” җырлап әйләнү

Кыш бабай: Менә җырлап та алдык. Карап-карап торам да никтер сез бик боек?

Карсылу: Менә нәрсә, бабакай, кайберәүләр үзләрен гүзәлләрнең-гүзәле дип саный монда. Бәйрәм бүләгенә тиңлиләр үзләрен.

Кыш бабай: Ниткән бәйрәм бүләге? Менә, бүләкләрне бирделәр инде миңа. Күрдегезме, тулы бер капчык. ( Капчыкны куя)

Карчәчәк: Эш шунда, бабакай, минемчә, бәйрәмгә синең белән бергә мин барырга тиеш, шулай бит. Чөнки мин  иң яше, иң чибәре.

Карсылу:  Ә минем күп гасырлык тәҗрибәм, стажым бар. Ник моны исәпкә алмыйсыз?

Карчәчәк:  Күптән пенсиягә вакыт инде сиңа. Яшьләргә, чибәрләргә  юл бирергә кирәк.

Карсылу: Тукта-тукта, ашыкма әле син. Сине бит балалар танымаячаклар һәм куркачаклар. Ә менә мин, бөтенләй бүтән инде!

Кыш бабай: Ай кызларым – былбылларым, ник болай талашасыз әле сез.

Карсылу:  Әйдә бабай киттек, бу ияргәнче (Әкрен генә капчыкны ала)

Карчәчәк:  Ничек инде, бабакай, Обидно же! Мин ел буе көттем, ай буе котлаулар әзерләдем, киендем, ясандым, бизәндем.

Карсылу Ә мин, ә мин көннәр буе диетада утырдым.

Карчәчәк:  Ә син әле тагын көннәр буе макияж да ясадың, морщинкаларыңны капладың.

КарсылуМинме, минме морщинкаларымны капладым. Ә син шулай мени әле? Хәзер мин сине!

(Капчык белән ялгыш Кыш бабайга суга)

Карчәчәк:   Ай аллам! Нәрсә ясадык без!

Кыш бабай: Харап булдым, харап  булдым. Барысын да оныттым. Бәйрәмгә кая барасымны оныттым. Хәтеремне югалттым бит!

Карсылу:  Нәрсә оныттың?

КарчәчәкНик югалттың?

Кыш бабай: Капчык төште башыма,

                    Акылым китте бит шуңа.

                    Бар нәрсәне оныттым,

                    Үләрмен дип курыктым.

                    Хәтеремне югалттым.

                    Кая барасыбызны оныттыыыыыыыыыыыым!

Карчәчәк:  Инде нишлик, бабакай?

Кыш бабай: Белмим, белмим, балалар.

Карсылу:  Нәрсә булса да эшләргә кирәк бит инде?

КарчәчәкНәрсә эшли алабыз соң без?

Карсылу Тынычлык, бары тик тынычлык кына. Минем тормыш тәҗрибәм шуны әйтә - әгәр дә берәр нәрсә югалтсаң, аны эзләргә кирәк.

КарчәчәкНу синдәге баш, апакаем! Точно! Әйдәгез, юлга алайса. Киттек, табыйк тизрәк без барасы бәйрәмне.

Кыш бабай: Тик менә кайсы якка барыйк соң? Кайсы илгә юл тотыйк икән? Бөтенесен оныттым бит. Шунысын хәтерлим, ул урын гади генә түгел, йөрәккә бик ятышлы, исеме дә ниндидер матурлыкны,  бизәкне хәтерләтә. Бәрәңге белән бәйлеме инде шундааа. Җылылык бөркелә ул урыннан.

Карчәчәк: Җылы дисең алайса. Белдем. Бу бит – Прибалтика!

Карсылу: Нинди Прибалтика! Анда да хәзер кар авып куя ала. Бәлки Африкадыр? Дөресме, бабакай?

Кыш бабай: Бәлкем африкадыр да, исемә төшми…

Африка егетләре биюе

Кыш бабай: Ай-яй, бик кыздырдылар әле болар, мине бу Африка дигәннәренә чакырмаганнардыр инде, эреп бетәр идем.

Телефон тавышы

Карсылу: Тынлыйм, Индия апа. Анладым, сезне дә Яңа ел белән котлыйм.

Карчәчәк: Индия дисенме? Әллә Индиягә чакырган булганнармы?

Карсылу: Юк, бу таныш апа шатлырата. Ә бәлкем, чынлап та Индиягә барырбыз?

Кыш бабай: Бәлки барырбыз? Тик менә башта юлга кузгалганчы кәефне күтәреп алырга кирәк. Әйдәгез, балакайларым тылсымлы биюегезне биеп, бабайның кәефен күтәрегез әле!

Балалар бакчасы чыгышы “Кыш бабай”

Һинд кызлары биюе

Кыш бабай: Ай-яй, шәп биеделәр бу яшь кызлар, мине Яшь кыш бабайлар монда качырмаслар иде, ээээ.

Карчәчәк: Монда көтмиләр безне, бабакай.

Кыш бабай: Уф, ардым мин, балалар!

Карсылу: Борчылма, бабакай, без инде килеп җиттек җылы һәм йөрәккә бик ятышлы илгә.

Кыш бабай: Тархан  түгелме соң бу, балалар?

Карсылу: Әйе, бабакай. Кара әле, нинди гүзәл кызлар биеп йөри монда.

Кыш бабай: Юк, балалар, Тарханга түгел иде безгә.

Карсылу: Монда да көтмиләр безне, бабакай.

Карчәчәк: Карагыз әле, тагын Америкага барасы килеп китте, әллә барып карыйбызмы ә?

Карсылу: Синең Америкада  булганың бармыни инде?

Карчәчәк: Юк, кичә дә барысы килгән иде.

Кыш бабайӘйдәгез соң, кызларым-йолдызларым. Инглиз телен Илгиз абыегыз шәп укытты бит сезне.

Санта Клауслар биюе

Кыш бабай: Юк, кызлар, монда түгел безгә. Санта-Клаус үз биләмәләренә якын җибәрмәс мине.

Кыш бабай: Төште-төште, балалар!

Карсылу: Нәрсә төште, бабакай.

Карчәчәк: кая төште, бабакай

Кыш бабайКая барасыбыз исемә төште. Әйе, ул урын гади генә түгел, йөрәккә бик ятышлы, исеме дә ниндидер матурлыкны,  бизәкне хәтерләтә. Җылылык бөркелә ул урыннан.

Карсылу: Әйт инде тизрәк, кая барабыз соң без? Тәтеш   районы Бидәңге авылына барабыз без, оланнар.

Карчәчәк: Я, кайсыбызны бәйрәмгә үзең белә аласың инде? Минеме, әллә анымы?

Кыш бабайИкегезне дә алам, балалар. Без бит һәрчак бергә, бергә башлаган эшне бергә төгәллик.

БергәБез риза, бабакай.

Балалар бакчасы чыгышы “Если веришь в Деда Мороза”

Кыш бабай:  Кадерле кунаклар, дуслар, туганнар! Быелгы яңа 2019 нче ел сезгә бары тик уңышлар гына алып килсен. Юлларыгыз киң, көннәрегез якты булсын! Барлык  хыялларыгыз тормышка ашсын. Елмаеп, шатланып яшәгез, кардәшләр!

Карсылу:Фәрештәләр һәрчак юлдаш булсын,

Бәхет булсын һәрчак юлыгызда!

Үтәр елыгыз сикәлтәсез булсын,

Изге дога булсын уегызда.

Карчәчәк:

Күңелегезгә җыйган яхшылыклар,

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сезгә

Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар!

1-4 кл.“Четыре неразлучных таракана и сверчек”

Кыш бабай: Таныш булыгыз, менә бу инде Яңа ел. Сезгэ уңышлар тели.

Яңа ел: Яңа ел беләәәәәәән!!!!

Карсылу: Карагыз әле аны, ул үзе белән күчтәнәчләр дә алып килгән түгелме?

Яңа ел: Яңа ел теләкләрееееее!

Карсылу: Соң , әйдә алайса, өләш күчтәнәчләреңне.

Музыка астында яңа ел теләкләрен өләшә

Алып баручы: Әйдәгез, дуслар, яңа елда кемне ниләр көтә икән?

Яңа елда сезнең иң матур теләкләрегез, уй-хыялларыгыз тормышка ашсын.

Кемнәргә акча чыккан- алар яңа елда мул табыш алачаклар;

Ачкыч ияләренә яңа фатир алу бәхете елмаячак;

Йөрәк рәсеме туры килгәннәр мәхәббәтләрен табачаклар;

Китап хуҗалары аң- белемнәрен арттырачак;

Кемгәдер кояш елмайган икән- сезне яңа елда һичшиксез уңыш көтәчәк;

Хат килү – сезнең тормышыгызда көтелмәгән яңалыкка;

Машина хуҗаларына имин юллар телим, хыялыгыз тормышка ашсын.

Күрәсезме икәү ничек матур итеп сөйләшеп утыра, бу яңа танышлыклар вәгъдә итә.

Врач һөнәре иң кирәкле һәм дәрәҗәле һөнәр.Хыялыгыз тормышка ашсын.

Ук - куелган максатларга ирешүне күрсәтүче. Сез дә үзегезнең максатларыгызга ирешәчәксез.

Сәгать ияләренең тормышларында да зур үзгәрешләр көтелә.  Барысы да яхшыга булсын.

Юл  рәсеме эләккән дусларга хәерле сәфәрләр насыйп булсын.

Кемнәргә бүләк чыккан- аларны ел дәвамында төрле сюрпризлар озатып барачак.

Бокал хуҗаларының тормышлары гел бәйрәмнәрдән генә торсын дип фаразлыйк.

Укытучы рәсеме туры килгән дусларга шуны әйтәсем килә: Сездән бик яхшы укытучы чыгачак.

Кемнәргә белем атрибутлары эләккән, сез һичшиксез югары уку йортына укырга керәчәксез.

Пальма, диңгез буе рәсеме хуҗаларын Кипр, Канар утраулары көтә. Сәяхәтегез күңелле үтсен.

Сезгә елмаю бик килешә. Гомер буе елмаю йөзегездән китмәсен.

Сэмбел Полька

Алып баручы: Кыш бабай, сиңа дип балалар шигырләр, җыр биюләр дә өйрәнгәннәр иде бит

Шигырьләр сөйләү

«Кыш бабай» җыры 2-4 кл

Шәрыкъ биюе

Кыш бабай: Безне башка җирләргә дә барып бүләкләребезне өләшәсебез бар бит әле, киттек балакайларым.

А.Б. Дуслар! Тагын бер кат барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз.

Финал җыры

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий новогоднего представления для учащихся школ 1,2 вида 1 ступени обучения, "Новогодняя сказка"

Новогодний утренник в школе-интернате 1,2 вида один из самых важных праздников. Это время, когда родители могут увидеть достижения своих детей, а дети - продемонстрировать, чему же они научились. А мы...

Сценарий новогоднего представления "Новогодний бал у царя Гороха".

Новогоднее представление "Новогодний бал у царя Гороха"....

Сценарий Новогоднего представления. Авторская работа."Новогоднее чудо доброты"

Поэтический спектакль для младших школьников на новый год....

Сценарий новогоднего представления "Маша и Медведь на новогоднем празднике"

Сценарий новогоднего представления "Маша и Медведь на новогоднем празднике"...

Сценарий новогоднего представления "Новогоднее путешествие"

Сценарий новогоднего представления "Новогоднее путешествие" 2016-2017 у.г....

СЦЕНАРИЙ НОВОГОДНЕГО ПРЕДСТАВЛЕНИЯ «ПУТЕШЕСТВИЕ В НОВОГОДНЮЮ СКАЗКУ»

СЦЕНАРИЙ НОВОГОДНЕГО ПРЕДСТАВЛЕНИЯ «ПУТЕШЕСТВИЕ В НОВОГОДНЮЮ СКАЗКУ»...

Сценарий новогоднего представления "Новогоднее приключение"

Сценарий новогоднего представления для обучающихся начального звена "Новогоднее приключение"...