Тынычлык дәресе
план-конспект занятия (5 класс)

Галимуллина Лилия Галимҗан кызы

Разработка классного часа

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tynychlyk_hm_iminlek_drese.docx17.35 КБ

Предварительный просмотр:

“Тынычлык дәресе ” дигән темага узган белем бәйрәменең эшкәртмәсе

Авторы: Галимуллина Л.Г.

Сыйныфы: 5 а

Максат:

  • Укучыларга тынычлык  төшенчәсен  аңлату , белемнәрен гомумиләштерү,
  • балаларны  һәм гаиләләрне бер- берләре белән таныштыру, аралаштыру һәм бердәм эшчәнлеккә этәрү,
  • башкаларга ихтирамлы  һәм толерант булуның нигезен салу,
  • укучыларның кешелеклелек сыйфатларын үстерү

Барышы.

  1. Оештыру өлеше

Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти- әниләр! Сезне чын күңелдән яңа уку елы башлану, белем бәйрәме, корбан бәйрәме, сезнең беренче, тәүге тапкыр гимназиябезгә аяк басу көне белән тәбрик итәм. Сез башлангыч мәктәп баскычын уңышлы үтеп,  урта мәктәп бусагасын атлап кердегез. Сезне шулай ук 5нче сыйныф укучылары булуыгыз белән котлыйм. Безне алда матур эшләр көтә. Иң мөһиме- барыгызның да имин, сау- сәламәт, сыйныф коллективының дус, тату, тәртипле булуы кирәк. Гимназия тормышы сезгә шатлыклы моментлар гына бүләк итсен. Уку көннәре зәңгәр күк йөзендә очып йөрүче кошлар кебек җиңел һәм тиз узсын. Онытмагыз, сез бүген беренче көннән үк үз киләчәгегезгә юл саласыз. Яхшы укыгыз, тырыш һәм тәртипле булыгыз. Тормышта гел дә успешный кешеләр булыгыз. Моның өчен сезгә гимназиябездә барлык шартлар булдырылган. 5 нче сыйныфта сезне яңа укытучылар, яңа фәннәр көтә. Дөрес, һәрвакытта да җиңел булмас. Тик сез белегез, сезнең  янәшәгездә сезне яраткан һәм аңлаган  әти- әниләрегез,  сезгә һәрчак ярдәм итәргә әзер сыйныф җитәкчегез бар. Гимназиябез сезнең барыгыз өчен дә яраткан туган йортыгыз булса иде. Сез бүгеннән бу кабинетның хуҗалары.  Тәртип һәм чисталыкны саклагыз.

Ә хәзер танышу өчен “Минем исемем” уены уйнарбыз. Һәркем үз исемен һәм үз  исеменә туры килүче сыйфатларны интонация белән әйтә. Мәсәлән, мин –Лилия , иҗади, актив һәм шат күңелле Лилия.

( балалар үз исемнәрен әйтеп чыгалар)

Ә хәзер 5нче сыйныфларның  әти- әниләре алдында  вәгъдә бирер вакытлары җитте.

Дәрескә соңга калмаска ( вәгъдә бирәбез).

Дәресләрне хәзерләп йөрергә.

Дәрестә тырыш һәм актив булырга.

Дәреслек, дәфтәрләрне пөхтә тотарга.

Чиста һәм пөхтә киенергә, форма белән йөрергә.

Сыйныфташларны хөрмәт итәргә, дус булырга, авыр чакта ярдәм кулын сузарга.

Мәктәп җиһазларын саклап тотарга.

  1. Теманы ачыклау
  1. Балалар, мин сезгә шигырь тыңларга тәкъдим итәм.

Шаулый урман, гөрли болын,

  Яфрак яра тал- тирәк.

  Яшел бакча төзү өчен,

  Безгә тынычлык кирәк.

  Тормышны, җирне яңарту-

  Безнең беренче теләк.

  Зур заводлар салу өчен,

  Безгә тынычлык кирәк!

Без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?( балалар җаваплары тыңлана)

  1. Ныгыту. Сез ничек уйлыйсыз: нәрсә соң ул тынычлык? ( балалар җаваплары тыңлана)

Ә хәзер кулларыгыздагы күгәрченнәргә һәрберегез бер сүз белән тынычлыкны аңлатып языгыз. Һәр бала  ак күгәрченгә бер сүз яза ( иминлек, дуслык, сәламәтлек...)

  1. Алдагы уен “Дус һәм тату 5нче сыйныф” салаты  дип атала.  Уенда әти- әниләр дә катнаша. Безнең бу уку елында максатыбыз: дус һәм тату сыйныф коллективы туплау. Шуның өчен сезнең ярдәм белән дус сыйныф төзү рецептын уйлап табабыз. Һәр төркемгә сүзләр белән конверт бирелгән. Шулар ярдәмендә дус сыйныфның нигезен ачыклыйбыз. Музыка астында эшлиләр. Аннары төркемнәр тыңлана.

Ярдәмче сораулар:

“Тату сыйныф” салаты  рецептының нигезендә нәрсә ята? Ни өчен?

Сез салатка  нинди тәмләткечләр кушасыз?

Сез салатны ничек бизисез?

Салатны ни белән ашарга тәкъдим итәсез?

Ингредиентлары: дуслык, кызыксынучанлык, җаваплылык, кайгыртучанлык, намуслылык, кыюлык, ярдәмчеллек, оешканлык

  1. Йомгаклау. “Һәрвакыт булсын кояш” җыры

Төрлеләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе.

Әдәбият дәресен үткәргәндә кулланылган технологияләр....

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Тынычлык - бәхете ул дөнья халкының..."

"Тынычлык - бәхете ул дөнья халкының..." исемендә үткәрелгән тәрбия дәресе эшкәртмәсе. Дәреснең максаты: укучыларда патриотизм, батырлык, тәвәккәлек сыйфатлары тәрбияләү;толерант шәхес тәрбияләү...

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

"Дөньяны тынычлык яшәтә, яшәртә" - интеллектуаль тел бәйгесе

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең максаты  татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү,  милләттәшләребезне, бигрәк тә яшьләрне татарча аралашуга, милли мәдәни байлыкларыбызны саклау һәм баету ...

Әдәбият дәресе - тормыш дәресе

Татар әдәбияты дәресләре өчен...

Во имя жизни на земле (Дөньяда тынычлык хакына)

Вечер, посвященный к 30-летию ввода Советских воиск из Афганистана...