Во имя жизни на земле (Дөньяда тынычлык хакына)
классный час (8 класс)

Габдуллина Гульсина Демухаметовна

Вечер, посвященный к 30-летию ввода Советских воиск из Афганистана

Скачать:


Предварительный просмотр:

Габдуллина Гөлсинә Димөхәмәт кызы- китапханәче

Җирдәге тынычлык хакына...

Батырлык дәресе 

        Максат.

  1. Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтенрәк таныштыру
  2. Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

А.Б.  Күгебез аяз, көннәребез имин булса, җирдә икмәк тә игелә, нефть тә табыла, җаннарыбыз тыныч, табыннарыбыз мул була. Ә безнең иминлегебезне саклап, Ватаныбыз сагында кыю йөрәкле, лачындай ир-егетләребез тора. Ләкин бүген дә дөнья күгенең тыныч булганы юк әле. Әфган, Чечня сугышларында шактый улларыбыз мәңгегә ятып калды.

А.Б. Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Туган ил алдындагы бурычын үти. Әфган җирендә совет солдатлары, беренчеләрдән булып, халыкара терроризм белән күзгә-күз очраштылар. Көньяк чикләребезнең тынычлыгын тәэмин иттеләр. Әфганстанда совет солдатлары беренче тапкыр оппозиция көчләренә каршы көрәштеләр, халык хуҗалыгы һәм хәрби объектларны сакладылар. Сугыш вакытында тарихи һәм мәдәни объектлар җимерелмәде. Әфганстанда безнең хәрби көчләр җиңмәде дә, җиңелмәде дә, ә үзләренең конституцион һәм гражданлык бурычын үтәделәр.

  1. Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә - асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә - җанга уела торган

  1. Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы?

Чорлар җиле ташларны да уя,

Тик мәңгелек хәтер кыясы!

А.б. Игътибар иткәнсездер, безнең бүгенге иртәбездә сүз моң, сагыш, югалту ачысы һәм батырлык турында  булачак.

  1. Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барсына да бу ил булышты...

Тик беләсе иде -

Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

  1. “Интернациональ бурыч”, дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы ...-

Нигә меңгәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

  1. Япь-яшь кенә килеш күпме гарип -

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк-кулы кирәк идеме?

  1. Интернациональ бурыч имеш,

Табалмадык шуннан башканы.

Ил “бурычы”  булып,

Әсирлектә

Газап чигә кемнең башлары?

  1. Тагын кемгә күпме “бурычлы” без,

Нигә белми халык?

Бүгенге

Яңа буын егетләре үсә -

“Бурыч” түләр өчен  түгелме?

А.б.  Әфганстан.     Менә шушы илгә совет солдатлары кертелү турындагы хәбәрне 1979 елның 27 декабрендә телевидение буенча Леонид Ильич Брежнев үзе хәбәр итә. Беренче бәрелешләрдә үк 86 совет сугышчысы башын сала.

    1980 елда Әфганстан җирендә – 1500 гә,

    1981 дә – 1300 гә,

    1982 дә – 2000 гә якын совет сугышчысы һәлак була, яраланучыларның  саны уннарча меңгә җитә.

    1983 елда – 1500 гә, 1984 тә - 2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына кургаш кәфенлеккә төренеп кайта.

   А.Б.  Фәкать 1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый. Һәм, ниһаять, 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыга.

     8.     Чит–ят җирдә киләчәкне раслап,

Башын салды япь–яшь кыю солдат.

Халык хәтереннән һичберкем дә

Юа алмас аны, юа алмас.

А.Б.   Безнең Түбән Ушмы авылыннан да 10 лачын егетебез әфган сугышында катнаштылар.

  1. Хабибуллин Илфат
  2. Мухаметзянов Рашит
  3. Мухаметзянов Әлфәт
  4. Муртазин Мөбәрәкҗан
  5. Муртазин Илсур
  6. Каюмов Зөфәр
  7. Муллахметов Рамил
  8. Гиззатуллин Илсур
  9. Ганиев Наил
  10. Хафизов Рамил

А.Б.    1985 елның сентябрендә сентябрендә Әфганстанда солдат хезмәтен үтәгәндә һәлак булган Хабибуллин Илфатка багышланган  бәетне тыңлап үтик.

Илфат бәете

Аклы ситса күлмәгемне

Киткән чакта кимәдем.

Әти-әни еламагыз

Үзем теләп үлмәдем.

Армиягә киткән чакта

Шифанерда калды кулмәгем.

Мондый үлем белән китәсемне

Төшемдә дә күрмәдем.

Армиягә киткән чакта

Саубуллашып авылыбызны урадым

Кабат ике елдан  

Кайтырмын дип уйладым.

Армиягә киткән  чакта

Моңлы җырлар җырладым

Каберләргә кергәч кенә

Бетте сагынуларым.

Армиягә бару белән

Киендем мин яшелдән

Бер ел эчендә өч мәет

Булды безнен нәселдән.

Кабергә барып кергәч

Кабер була икән тар

Әти-әни сезгә юанырга

Абый - апаларым бар.

Дошман атып җибәргәчтен

Агып чыкты каннарым.

Әфганстан җирләрендә

Чыкты минем җаннарым.

Мине кабергә кую өчен

Казаннардан килделәр

Рәхмәт  әйтегез дәүләткә

Бик зурлап күмделәр.

Миннән калган киемнәрне

Булмас инде киюче

Бер мин генә түгел әле

Шулай һәлак булучы.

Истәлегем итеп саклагыз

Кайткан акчаларымны

Күтәреп чыкмакчы булам

Кабер такталарымны.

Үтеп киткән чакларыгызда

Каберемә килегез

Исән чакта туганнарым

Тормыш кадерләрен белегез.

  Исән кайткан “әфганлылар” арабызда яши. Алар завод фабрикаларда эшли, өйләнә, балалар үстерә. Ләкин аларның берсе дә сугышта алган орден–медальләрен тагып урам буйлап йөрми.

  Ә төннәрен алар кабат-кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аларның хәтерендә бүген дә меңәрләгән автомашиналар яна, дуслары, полкташлары һәлак була.

 9.   Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең, солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?

А.Б. Батырлык дәресе шуның белән тәмам. Дөньялар имин булсын, сугышлар булмасын.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по биологии на тему: «Сущность жизни, живого. Гипотезы о возникновении жизни на Земле»

В данном материале рассматриваются вопросы:1.  Сущность живого, жизни.2.  Уровни организации живого:а) клеточныйб)тканевыйв) организменныйг) популяционно-видовойд) биогеоценотическийе) биосф...

Конспект интегрированного урока биологии и обществознания в 10 классе по теме:Конфликт "сознания" и "жизни" в контексте философско – антропологического понимания зарождения жизни на Земле, составленный в соавторстве с учителем биологии Домничевой Л.Ю.

Конспект интегрированного урока биологии и обществознания в 10 классе по теме:Конфликт "сознания" и "жизни"  в контексте  философско  – антропологического понимания зарождения жизни на ...

Условия жизни на Земле Среды жизни на Земле и экологические факторы 9 класс По УМК И.Н. Пономаревой.

Среда обитания  (окружающая среда)•это все то, что окружает живой организм (совокупность сил и явлений природы, ее вещество и пространство, а также деятельность человека) и прямо или косвенно вли...

Возникновение жизни на Земле. Взгляды и теории о происхождении жизни на Земле

Цели и задачи урока: расширить знания учащихся по проблеме возникновения жизни на Земле; сформировать умение дискутировать; закрепить знания об этапах химической эволюции и её переходе в биологич...

Разработка метапредметного урока по биологии в 9 классе по теме «Условия жизни на Земле. Среды жизни и экологические факторы" Мета тема: Порядок и хаос.

Разработка метапредметного  урока по биологии в 9 классе по теме«Условия жизни на Земле. Среды жизни и экологические факторы" Мета тема: Порядок и хаос.Тип урока: урок изучения и ...