Дәрестән тыш эшчәнлек чарасы "Хәзинә"
план-конспект занятия (5 класс)

Зарипова Алинә Әнис кызы

Укытучылар өчен ярдәмлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hzin.docx32.34 КБ

Предварительный просмотр:

“Хәзинә”

ТАССР оешуга-100 ел  тулу уңаена дәрестән тыш чара

Төзүче: Казан шәһәре Совет районы 175 нче гимназиясенең югары категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы

Зарипова Алинә Әнис кызы

Сыйныф: 5

Эшчәнлек юнәлеше: гомумиинтеллектуаль, рухи-әхлакый

Эшчәнлек формасы: клуб

Эшчәнлекнең планлаштырылган нәтиҗәләре:

Шәхескә кагылышлы: Туган ягыбыз,  аның тарихына, мәдәниятенә  карата  патриотлык, горурлык хисе,  эшчәнлектә бер-береңә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләре: эшчәнлекне планлаштыра белү, халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, эшчәнлеге турында булган белемнәрне киңәйтү, эзлекле  һәм логик фикер йөртү, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итә белү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһаз: компьютер, мультимедиа проекторы, презентация, музыка, рәсемнәр,  төркемнәр өчен биремнәр.

Дәрестән соң эшчәнлек барышы.

Оештыру өлеше

Укучылар төркемнәрдә укытучыны каршы алалар.  Укытучы исәнләшкәннән соң утырышалар.

-Укытучы. Исәнмесез, укучылар.Без сезнең  белән туган якны өйрәнүчеләр клубына җыелдык.(музыка)Чараны башлап җибәрәбез.

-Ой, компьютер   хата чыгара. Компьютер эшләп китсен өчен кодлы сүз әйтергә  кирәк. Берәрегез белмиме?

-Хикмәт  серсүздә  икән бит. Әйдәгез бергәләп,  яшерелгән сүзне табыйк. (Тактада пиктограмма: “Хәзинә”)

-Димәк, укучылар нәрсә турында сөйләшербез?

-Укучылар.Хәзинә, байлык турында.  

-Укытучы. Әйе, мин сезне хәзер төрле тукталышлар буенча сәяхәткә чакырам. Бирелгән маршрут  буенча хәрәкәт итәрбез.Иң соңгы тукталышта безне нәрсә көтә икән?

-Укучылыр. Хәзинә

- Укытучы. Бу хәзинәне табарга әзерме сез?

-Укучылыр. Әзер.

- Укытучы.Биремнәрне  фронталь, парларда да, төркемнәрдә дә эшләрбез. Төркемнәрдә эшләгән вакытта үзара киңәшләшеп, ярдәмләшеп дөрес матур җөмләләр белән җавап бирергә тырышырбыз.

-Укучылар, әйдәгез, эзләнү эшен башлап җибәрик. Сез әзерме?

-Укучылыр:Киттек.

Төп өлеш.

-Укытучы. Укучылар, без нинди тукталышта?

-Укучылыр: “Яшь археологлар” тукталышында.

- Ә сез археологларның кемнәр икәнен беләсезме соң? (алар җирне казып, борынгы әйберләрне табалар, өйрәнәләр).

- Дөрес, укучылар. Алар җир катламнары астында калган корылмаларны, хезмәт коралларын, бизәнү әйберләрен табып, өйрәнеп, тарихны укый. Сез дә археологлар роленә кереп, җир астында калган тарихи әйберләрне табып карагыз әле. Үз яныма һәр төркемнән 1әр укучыны чакырам. Менә сезгә казу өчен җир һәм эш кораллары. Әйдәгез башлыйк, кем нәрсә табар икән.

(1 төркем – чулпы, икенчесе – беләзек таба.)

- Хәзер үзегез тапкан әйберләр турында мәгълүмат белән танышыгыз.

(Төркемнәргә иске кәгазь кисәкләренә язылган текст бирелә. Җыеп, шуны дөрес итеп укыйлар).

- Ягез, яшь археологлар, әйтегез әле, сезгә бу эш ошадымы? Ничек уйлыйсыз, археологларның эше җиңелме?( юк, аларның эше җиңел түгел. Чөнки археологлар җирне казыйлар, табылган әйберләрне чистарталар, өйрәнәләр)  

- Әйе, укучылар. Археологлар кебек, безнең  татар халкы элек-электән тырыш, һөнәрче халык булган.Борынгы бабаларыбыз бизәнү әйберләре ясау, тукучылык, баш һәм өс киемнәре тегү, аларны бизәү кебек эшләр белән шөгыльләнгәннәр. Мин сезне һөнәрчелек серләре белән танышу өчен, киләсе тукталышка чакырам. Сез әзерме?

- Укучылар, икенче тукталышыбыз ничек атала? (“Тылсымлы бизәкләр”)

- Нинди бизәкләр турында сүз бара дип уйлыйсыз? Халкыбызның бизәкләрен нәрсәләрдә күргәнегез бар?

- Уйлап карагыз әле, без биредә нинди бирем үтәрбез икән? (төрле бизәкләр кулланып, берәр әйберне бизибез)

- Дөрес уйлыйсыз, укучылар. Хәзер без милли бизәкләребезне кулланып, түбәтәй белән калфак  бизәп карыйбыз. (Бер төркемгә кәләпүш, 2 нчесенә калфак рәсеме, төрле төстәге, зурлыктагы бизәкләр бирелә. Укучылар бизәгән баш киемнәре  тактага эленә)

- Булдырдыгыз, укучылар. Искиткеч матур баш киемнәре килеп чыкты. Сез кул эшләренә дә бик оста икәнсез. Татар халык бизәкләрен нәрсәләргә ошаттыгыз? (Чәчәк, яфрак...)

- Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Безнең халкыбыз, шулай тырышып эшләгәч, матур итеп ял да итә белгән.  Бу турыда без киләсе тукталышта белербез. Киттекме?

- Без нинди тукталышта, укучылар? ( “Татар халык уеннары”)

- Без сез нинди җырлы – биюле уеннар беләсез? (“ Кәрия-Зәкәрия”, “Йөзек салыш”, “Чума үрдәк, чума каз һ.б.)

- Ә бүген без сезнең белән түбәтәйле уены уйнап алырбыз.

Уен тәртибе: Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. балалар урындыклар тирәли басалар һәм, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче

мәртәбә уйнаганда. Уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

-Афәрин, укучылар. Бик күңелле итеп ял да итеп алдык. Ә хәзер юлыбызны дәвам итик. 4 нче тукталышыбыз ничек атала? (“Тәмле” тукталышы)

- Нәрсә турында сүз барганын аңладыгызмы?

- Әйе укучылар. Биредә без милли ризыклар турында сөйләшербез . Сез нинди милли ризыклар беләсез? (чәк-чәк, бавырсак, кош теле, пәрәмәч, өчпочмак, кыстыбый)

- Афәрин. Сезгә бу тукталышта да бирем үтәргә кирәк була. Әлеге пазллардан рәсем төзеп карагыз әле. Нәрсәләр килеп чыгар икән. (Укучылар төркемнәрдә чәк-чәк, кош теле рәсемнәре төзиләр).

- Булдырдыгыз, афәрин. Хәзер һәр төркем дә яраткан милли ризыкларыбызга реклама ясап карагыз әле. Сез аны Татарстанга килгән кунакларга, дусларыгызга ничек тәкъдим итәр идегез? Алар бит безнең сувенир булырлык ризыгыбыз. (Төркемнәр киңәшләшеп, бирелгән кәгазьләрдә чәк-чәк, кош теле турында берничә җөмлә сайлап ябыштыралар).

- Рәхмәт, укучылар. Бу рекламаны ишеткән кунаклар, һичшиксез, ризыкларыбызны авыз итми китмәс дип уйлыйм. Ә безне бүгенге сәяхәтебезнең соңгы тукталышы көтә. Без кая килеп җиттек? (“Туган телем – иркә гөлем” тукталышына)

- Тел өлкәсендә белемнәребезне сынап карарга да вакыт җитте. Тукталышның исеменә игътибар иткәнсездер инде, алдагы биремебез мәкальләр белән бәйле. Биредә без  “Мин башлыйм, син  тәмамла” уенын  уйнап алырбыз. Һәрберегез дә ярты мәкаль язылган кәгазьләр алыгыз һәм игътибар белән укыгыз. Кемгәдер мәкальләрнең башы, кемгәдер ахыры эләкте. Димәк, башта берегез мәкальнең башын, икенчегез ахырын әйтергә тиешсез. Башлыйбыз.

Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,              иң ачы нәрсә дә — тел.                    

Иле барның                                                    анаң сөйләп торган тел.

Сүз бер көнлек,                                              тел гомерлек.

Иң татлы тел — туган тел,                           теле бар.

-Булдырдыгыз укучылар. Ниһаять, без сезнең белән барлык биремнәрне үтәдек һәм үзебез эзләгән хәзинәне таптык!  Сандыкта нинди хәзинә икән? (сувенир, значок, магнит,...). Яхшылап уйлагыз әле, бүген тагын нәрсәләр турында сөйләштек (..., чәкчәк)

-Әйдәгез карыйбыз.(Сандыкта кечкенә чәк-чәкләр).  Бу сезгә бүгенге яхшы хезмәтегез өчен кечкенә генә татлы бүләкләр. Ошадымы сезгә хәзинә?

- Укучылар, ә безнең бүгенге чарабызның да исеме “Хәзинә” иде.  Тагын нинди хәзинәләр таптык без? (чулпы, беләзек, түбәтәй, калфак, ...).

Рефлексия.

- Әйе балалар. Бүген без сезнең белән халкыбызның бизәнү әйберләрен, кул эшләнмәләрен, милли ризыкларын, мәкальләрен таптык, милли уеннарын уйнадык. Ә бу безнең өчен зур хәзинә, мирас. Без аларны белергә, үзебез белгәннәрне башкаларга да сөйләргә тиеш.  Бу хәзинәләр турында сез кайда чыгыш ясый алам дип уйлыйсыз: 1) сыйныфыгыздамы, 2) мәктәп яки 3) шәһәр яки район күләмендәме? (укучыларның җаваплары)

Йомгак.

- Укытучы. Җавапларыгыз өчен рәхмәт, укучылар. Мин дә сезне милләтебезнең, телебезнең, илебезнең сакчылары булырсыз дип ышанып калам.Шуның белән чарабыз тәмам. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрестән тыш эшчәнлек өчен эш программасы

Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфларында дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру өчен эш программасы....

Дәрестән тыш эшчәнлек өчен эш программасы

Рус мәктәбенең 5нче сыйныфлары өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы....

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы 6 сыйныфлар өчен тәкъдим ителә. Программа “Төп гомуми белем бирүнең Федераль Дәүләт белем бирү стандарты”на нигезләнеп, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. П...

Дәрестән тыш эшчәнлек

Дәресләрдән соң укучыларның дәрестән тыш эшчәнлекләрен оештыру буенча кайбер тәкъдимнәр...

Дәрестән тыш эшчәнлек " Халык педагогикасы" 5 сыйныф

Дәрестән тыш эшчәнлек " Халык педагогикасы" 5 сыйныф өчен эш программасы (татар мәктәпләре өчен )...


 

Комментарии

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Квест алымы бүгенге көндә бик популяр. Укучыларны эш процессына тарту өчен менә шундый эш төрләре куллану уңай нәтиҗә бирә дип уйлыйм. Материалыгыз бик файдалы. Бик зур рәхмәт.

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

Туган ягыбыз, аның тарихына, мәдәниятенә карата патриотлык, горурлык хисләре тәрбияләү өчен файдалы дәрестән тыш эшчәнлек чарасы. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт.