Сценарий праздника Ак корт яву
методическая разработка (6, 7, 8, 9 класс)

Тимеркаева Гузель Рафаиловна

В материале изображается праздник падения метляка. Сценарий разработан на основе произведения Я.Занкиева "Зори Иртыша"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_prazdnika_ak_kort_yavu.docx21.05 КБ

Предварительный просмотр:

Ак корт яву бәйрәме (падение метляка)

Елга буе кренеше

  1.  Кешелекнең үзе шикелле үк,

                Борынгыдан килә бәйрәмнәр,  

                Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,

                Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

  1. Бәйрәм ул- кеше тормышындагы әһәмиятле бер вакыйгага, бәйләнештә үткәрелә торган шатлыклы, тантаналы уен- тамаша. Ә тормышта  бәйрәмнәр итү өчен сәбәпләр җитәрлек. Борын- борын заманнардан килеп җиткән бәйрәмнәр дә бар бит әле. Ул бәйрәмнәрнең һәрберсенең үз вакыты, үз тәртибе бар.
  2. Бүген без сезгә бабай- әбиләребез яшь чагында үткәргән бәйрәмнәрнең берсен Ак корт яву  бәйрәмен күрсәтәбез.

Елга буе, бабай оныгы белән учак ягып утыралар.

Бабай:  Әйдә, балам, учак ягыйк, төн салкын, аккорт таң алдыннан гына ява башлар.

               

                Онык: Бабай, ә сөйләче миңа аккорт турында, ничек ул ява?

                   Бабай: Һәр елны, җәй уртасында салкын төннәрнең берсендә Иртештә ак корт күтәрелә. Ак корт – шундый бөҗәк, ул Иртешнең төбендә ләмдә яши. Ел саен, Питрау көне җиткәндә, алар таң алдыннан су өстенә күтәрелә һәм канатларын кагып оча башлый. Кояш чыгып җылыту белән аларның канатлары йомшара һәм алар су өстенә егылышалар, су өстен ак кар кебек ак корт каплый. Дулкын аларны яр буена китереп кага. Шулчак авыл халкы яр буена килә һәм аккортны циләкләргә җыя башлый. Аккортка аннары кәреш, чабаклар тоталар. Циләкләр тулгац, бәйрәм башлана, яшьләр төрле уеннар уйныйлар, җырлашалар, биешәләр.

                 Онык: Бик кызык икән, минем дә бабай аккортның явуын күрәсем килә.

                 Бабай: Күрербез, бүген яварга тиеш.

Онык көтә-көтә йоклап китә.

Бабай:    Иртеш буе күк томан,

               Ак кортны көтәм һаман.

               Таңнар атыр, ак корт явыр

               Халык  куанып җыяр.

Шул арада аккорт күзләре күренә.

Бабай: Балам, уян, аккорт оча башлады, бар, йөгер авылга, белгерт барысына.

Онык йөгереп китә авылга.

Онык : Аккорт ява, аккорт ява.

                 

Халык яр буена җыела, аккорт җыярга.

  1. Биек булып, ап-ак булып

Елгага аккорт яуган

Көне буе шау-гөр килеп

Бәйрәмнибез бу көнне.  

  1.  Ак кар кебек аккорт ява

Яр буена салып ак келәм

Кар кебек яуган аккортлар

Безгә бәхет китерсен диям.

 

  1. Аккорт җыю җиңел түгел

Күрсәт егет етезлекне.

Тутырып җыеп  чиләгеңне

Башлап җибәр уенны.

1 бала :

Уенның исеме “Башы телемдә, ахыры төендә”. Мәкаль әйтеш була бу. Мин башын, сез ахырын әйтәсез.

  1. Кем эшләми - шул ашамый.
  2. Тирләп эшләсәң - тәмләп ашарсың.
  3. Тырышкан табар – ташка кадак кагар.
  4. Эш беткәч, уйнарга ярый.
  5. Эш кешене төзәтә – ялкаулык боза.
  6. Эш сөйгәнне- ил сөйгән.
  7. Бүгенге эшне – иртәгегә калдырма.

1 бала: Бик дөрес

 2 бала: Хәзер әйдәң такмаклар җырлап алыйк.

Такмаклар

1.Казан диләр, Казан диләр

Казанны күрсәң иде.

Шул Казаннын уртасыннан

Парланып узсаң иде.

Припев: Эх, кара каш, кара күз,

Замечательная.

Ошадың күңелләремә,

Ятларга бирү кая!

2.Минем иркәм бар иде,

Үзем белән пар иде.

Сөйләшеп тә туялмаган

Көннәребез бар иде.

3.Иркәм, иркәм, дип әйтәсең,

Үзең иркәләмисең.

Үзең иркәләмәгәнгә,

Мин дә иркәләнмимен.

4.Әнә килә автомобиль

Төягәннәр, ди, бодай.

Кеше ярына кызыкма,

Үзеңә бирсен Ходай.

5.Алмазлар белән кисәләр

Тәрәзә пыяласын.

Килеп утыр яннарыма,

Кемнәрдән ояласың?

 6. Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Хөметдин

Сине уйлап бара идем

 бер чокырга хоп иттем.

3 бала: Кызлар, егетләр, яулык салыш уенын беләсезме? Уйныйбызмы?

Барысы бергә: Әйе.

Яулык салыш уены.

Санамыш:

Әке –пәке эремчек

Син калып тор, ә бу чык.

 Җыр:

Кул яулыгым яшел-яшел

Яшел чирәм астында

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

4 бала: Хәзер, әйдәң берәр матур җыр җырлап алыйк.

Саубуллашу

Томырылып, зәңгәр яулык изәп, поезд чаба,

Ялан тәпи йөгерә аккаеннар миңа таба.

Барыр юлым иркен басу, кырлар аша үтә,

Алда мине янар учак булып өмет көтә.

Ыргый поезд, дулкынланып юллар атылып кала,

Туган илем, гүзәл җирем мине назлап бара.

Барыр юлым иркен басу, кырлар аша үтә,

Алда мине янар учак булып өмет көтә.

Юл читендә ялгыз нарат кебек калдың басып,

Кайтыр өчен китеп барам синнән, саубуллашып.

Юллар көтә мине, җырлар көтә, шуңа китәм,

Аерылу иркәм, бигрәк авыр, авыр икән.

Юллар көтә мине, җырлар көтә, шуңа китәм,

Аерылу иркәм, бигрәк авыр, авыр икән.

Саубуллашып сәхнәдән чыгып китәләр.

1.Милләтемнең гасырлардан килгән

Истәлекле гадәтләре бар.

Күркәм гадәтләрне яшәтүче

Олуг телем-татар теле бар

                          

2. Онытылган гореф-гадәтләрне

Яңартабыз хәзер көннән- көн

Уен йолалары,җыр-биюе,

Һәр киләчәк көнне бизәсен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника-концерта" Новогодний праздник"

Цель: поздравить ребят с успешным завершением первого полугодия;          организовать праздник-концерт для класса и их родителей...

Сценарий праздника "С праздником, любимые!"

Сценарий общешкольного праздника 8 марта....

Сценарий праздника "Праздник цветов"

Традиционно в октибре в школе проходит праздник цветов. К празднику мы организуем выставку цветочных компазиций,проводим конкурс детских рисунков.Зал оформляется цветочными гирляндами.При проведении п...

Сценарий праздника русского языка «СЛОВО О СЛОВАХ» (сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)

Сценарий праздника русского языка   «СЛОВО О СЛОВАХ»(сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)Щербак Е.В., МКОУ СОШ № 42013-2014 уч.год...