Иҗади тәлгәшләр
творческая работа учащихся (7 класс)

“Иҗади  тәлгәшләр” түгәрәге укучылары иҗаты

Картаймасын безнең Тукай!

Һәр ел саен яз килүгә,

Апрель аен көтәм мин,

Чөнки шул матур айда

Тукай туган,беләм мин.

 

Тукай абый һич картаймый,

Ул бит яшәрә бара.

Һәр яз халкым каберенә

Матур чәчәкләр сала.

 

Шигырь бәйрәмнәре үтә,

Халкым аны ярата.

Без дә язабыз  шигырьләр

Тукаебызга карата.

 

Гасырлардан гасырларга

Аның иҗаты барсын.

Картаймасын безнең Тукай,

Ул гел матур,яшь калсын!

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kartaymasyn_beznen_tukay.docx13.72 КБ

Предварительный просмотр:

“Иҗади  тәлгәшләр” түгәрәге укучылары иҗаты

Картаймасын безнең Тукай!

Һәр ел саен яз килүгә,

Апрель аен көтәм мин,

Чөнки шул матур айда

Тукай туган,беләм мин.

Тукай абый һич картаймый,

Ул бит яшәрә бара.

Һәр яз халкым каберенә

Матур чәчәкләр сала.

Шигырь бәйрәмнәре үтә,

Халкым аны ярата.

Без дә язабыз  шигырьләр

Тукаебызга карата.

Гасырлардан гасырларга

Аның иҗаты барсын.

Картаймасын безнең Тукай,

Ул гел матур,яшь калсын!

Мөлеков Дилүс, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 7 нче сыйныф  укучысы

                                            Яз килә

 Яз, яз, яз килә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып,тып-тып,тып итә

Эре-эре тамчылар...

   Менә туган ягыбызга сагынып көткән яз килде.Язгы кояш үзенең нурларын көннән-көн яктырак,мулрак сибә башлады.Өй кыекларыннан тамчылар тама,юллардан матур булып гөрләвекләр ага.

   Яз килүен безгә, беренчеләрдән булып, кара каргалар хәбәр итте. Алар авыл өстеннән,безне күрдегезме дигәндәй, каркылдашып,әйләнгәләп очтылар. Агач башларында тырыша-тырыша оя чистартканнарын күреп хәйран калдык.

   Күп тә үтмәде,безнең яраткан сыерчыкларыбыз да күренде.Без аларның кайтуларына  оялар ясап элдек.Тыгыз-тыгыз ояга чыбык-чабык ташуларын күзәтүе  шундый күңелле. Алар үзләренең сайраулары белән күңелгә рәхәтлек бирәләр.

   Бөтен җирдә яз исе аңкый... Имин язлар килсен Җиребезгә!Сугыш афәтләре килмәсен, дип телим мин.

Гимадиев  Илсаф

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

                                Язгы эшләр

    Яз җиткәч, без һәр ел саен гаиләбез белән бакчага чыгабыз.Әти белән мин җиләк-җимеш агачлары утыртабыз.Әни яшелчәләр,чәчәкләр  утырта.

   Без һәрвакыт ,өмә ясап, бергәләп эшлибез.Алай эшләгәч,тиз дә, җиңел дә кебек,эшнең  беткәнен сизми дә каласың.

   Эшне бетергәч,без бергәләп, тәмләп чәй эчәбез.Бакчада эшләп кергәч,ял итү тагын да рәхәтрәк була.

   Менә быел да мин ,түземсезләнеп , карларның эрүен, җирләрнең тизрәк ачылуын, бакчада эшләр башлануын көтәм.

 Закиров Фирзәр

 Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы