«Гений татарского просвещения» «Татар мәгърифәте даһие»
материал

Назмутдинова Милавша Лотфулловна

«Гений татарского просвещения»

«Татар мәгърифәте даһие»

Скачать:


Предварительный просмотр:

Слайд 1

Тема: «Татар мәгърифәте даһие»

Бөтен гомере буе үз халкына фидакарьләрчә хезмәт иткән, милләт дип янып яшәгән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни, Шиһабеддин Мәрҗани, Риза Фәхретдин, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов һ.б.

Слайд 2

Болар арасында  иң мөхтәрәм урыннарның берсен галим, язучы, тарихчы, мәгърифәтче, этнограф, тел белгече, якташыбыз Каюм Насыйри биләп тора торгандыр. Ул ярты гасырдан артык алны-ялны белмичә милләткә хезмәт иткән  күренекле галимнәребезнең берсе  Каюм (Габделкаюм) Габденнасыйр улы Насыйри 1825 елның 14 февралендә элекке Казан губернасы Югары Шырдан авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе һәм бабасы заманының бик укымышлы кешеләре була.Әтисе аны иҗтигать һәркемгә кирәк эш, ягъни кеше һәрнәрсәдә үзе тырышырга, акыл белән эш итәргә тиеш дип  өйрәтеп устерә. Каюмның балачагы әнә шундый гыйлемле гаиләдә туган авылында уза. Башлангыч белемне ул ата-анасыннан ала.

1841 нче елда «Касыймия» мәдрәсәсенә укырга керә. 1855 нче елга кадәр шул мәдрәсәдә укып гарәп,фарсы телләрен өйрәнә,үзлегеннән татар телен дә тирәнтен үзләштерә яшерен рәвештә  русча дә укый  Соңрак  Казан дәүләт университетында ирекле тыңлаучы буларак лекцияләргә йөри, үзлегеннән рус телен яхшылап  өйрәнә. 1855–1871 елларда ул Казан руханилар училищесенда һәм Казан руханилар семинариясендә татар теле укыта. Аның семинариядәге бер шәкерте П.П. Масловский соңыннан татар теле буенча галим булып китә.

Анда 15 ел эшләгәннән соң, 1871елда Казанда үз мәктәбен оештыра. Татар балаларына рус теле укытуга ныклап керешә.  Бу эшне алып бару бер дә җиңел булмый,укыту өчен фатир, бүлмә табарга, баларны укуга тарту буенча күп тырышлыклар күрсәтергә,төрле  җәфалар чигәргә  туры килә. Тик  зур каршылыкларга да карамастан,  К. Н.татар балаларына рус теле өйрәтү юлында беренче укытучы буларак тарихка үз исемен язып калдыра.

1879 елдан, Каюм Насыйри  нигездә, иҗади һәм фәнни эш белән шөгыльләнә. Гуманитар фәннәрнең төрле тармаклары үсешенә зур өлеш кертә, хәзерге татар әдәби теленә, аның фәнни терминологиясенә нигез сала,татар теленең аңлатмалы сүзлеген, русча- татарча, татарча- русча сүзлекләр төзеп бастыра.

1879 нчы елдан башлап К. Н. калган гомерен бары язучылык эшенә һәм фән хезмәтенә баглышлый. Аның иң яхшы әсәрләре шушы  чорда языла. Насыйрига ул вакытта каршы килүчеләр, кыю эшчәнлегенә аяк чалучылар да була. Байлар,  руханилар, Казан мещаннары аннан мыскыллап көлә,урамнарда туктатып тирги  торган була. Шул рәвешле  галимне  ничектә эшеннән туктатмакчы булалар. Тик  аның фәнни хезмәтләрен танучылар да шактый  булган. Алдынгы яшьләрнең бер өлеше, аны белгән рус галимнәре, беренче чиратта тюркологлар Насыйриның хезмәтләренә тиешле бәя бирә. Галимне 1885 нче елда Казан университеты каршындагы  Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә әгъза итеп тә сайлыйлар.Ул татар халык әдәбияты һәм гомумән  мәдәнияты буенча материаллар җыеп җәмгыять карамагына тапшыра, җәмгыятнең утырышларында  докладлар укый.

К. Насыйри үзенең 40 еллык иҗади эшчәнлеге чорында (1859–1899) барысы 37 исемдә әсәр яза, 24 календарь төзи. Басылган китаплары 4 мең, календарьлары 1200 — барысы 5200 биткә җыела. Китап һәм календарьларының басма саны 100 гә тула, күләме 350 басма табактан арта. Шуның өстенә Казан Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре мәҗмугасында рус телендә татар этнографиясенә караган мәкаләләре басылып чыга. 1886 елны «Кабуснамә» исемле китабы русчага тәрҗемә ителә. Насыйриның хезмәтләре турында 1880–1913 еллар арасында рус матбугатында профессорлардан Григорьев, Смирнов, Соловьев, Готвальд һ.б. язган өч дистәгә якын мәкалә басылып чыга.

Петербург университеты  профессоры  Василий Григорьев

Казан Каюмны исламга объектив карарлык югары дәрәҗәгә менгерде. Ул бу яктан  безнең   Россия мөселманнары арасында беренче кеше дип бәяли.

Галим  фән эшлекләре белән генә  түгел, типография эшчеләре белән дә якын бәйләнештә була. Моны университет  типографиясе наборщикларының язган хатлары да ачык күрсәтә.

Аның китапларын сорап  Казан губернасыынан гына түгел, Россиядә татарлар яшәгән бик күп урыннардан  бер-бер артлы хатлар килеп тора.

К. Н. куп яклы әдәби хезмәте  көннән-көн  үсә, камилләшә бара. Ул шауламый да, дауламый да  дәгъвалар дә куймый халыкның нәкъ үзе кебек меңләгән кыенлыкларны сабыр гына,тавышсыз тынсыз  гына  җиңә-җиңә эшли дә эшли. Аңа байлык  та, дан-шөһрәт тә мөһим булмый, бары тик милләтнең үсеше,алгарышы турында гына уйлый ул.

Галим бөтен гомерен Казанда яшәп иҗат өстендә уздыра. Берничә тапкыр агасы янына  Мәскәүгә барып кайта, соңрак Уфада, Оренбургта була. Бу сәяхәтләреннән тыш Һәр язны туган ягы Кече  Шырданга юл тота. Анда Зөя һәм гомумән Тау ягы авылларына чыгып, тарихи истәлекләрне, һәйкәлләрне карап йөрергә ярата. Шулай ук  бик күп  иске кабер ташларындагы язмаларны җентекләп укый. Халыкның үз авызыннан җырлар,фольклор материаллар җыя.

 Язу, сызу акыл эшләреннән тыш, К. Насыйри ял вакытларында физик хезмәт белән дә шөгыльләнә торган булган. Аның китап төпләү, көзге ясау, крахмал, суыргыч, лак, кара хәзерләү, электричество ярдәмендә әйберләр көмешләү һәм слесарьлык эшләренә дә осталыгы булган.Кыскасы “Егет кешегә җитмеш төрле һәнәр дә аз “дигән мәкаль галимнең асылына бик туры килеп  торган. Аның физик эшләрдән иң яратканы агач эше булып, ул бу эшне ахыр гомеренә кадәр һәрвакыт һәм системалы рәвештә алып бара. Ул: «һаман утырып язу ялыктыра, каннар оеша, мин, һәр көн бер-ике сәгать эшләп, бу кораллар белән үземә кирәкле әйберләрне ясыйм», — дип әйтә торган булган.Дәреслекләренә карталар сызу, рәсемнәр төшерү эшләрен дә үзе башкарган.

Билгеле булганча,  Каюм Насыйри халык  медицинасыннан файдаланган, төрле үләннәр   белән дәваланган.

Шуның нәтиҗәсе булгандырмы бөтенләй ятып авырмаган.Бары тик гомеренең соңгы елларында гына аякларын җиңелчә паралич суккан. Монда да галим  югалып калмаган. Үзен-үзе электр белән дәвалаган.Гел хәрәкәттә булырга тырышкан. Нәтиҗәдә аяклары яңадан язылып йөрерлек  хәлгә килгән.

 «Чәчәкләр һәм үләннәр» китабында Каюм Насыйри 192 дару үсемлегенең үзлекләрен, 155 авыруны һәм аларны дәвалау ысулларын, шул исәптән 33 авыруга ярдәм итә торган 76 компоненттан торган бәлзәм рецептын җентекләп тасвирлаган.Иң  файдалы һәм кеше сәламәтлеге  өчен иң кирәкле  үлән дип ул әремне язып калдыра.

Төрле ризыклар әзерләү күнекмәләренә ия була. Ул бу һөнәрләрнең теориясен китаплар укып һәм аларны үз тәҗрибәсендә тикшереп өйрәнә. Башкаларны өйрәтергә теләп, бу темаларга китаплар яза.               ( “ Наставление повару”)

 Йомгаклап әйткәндә, Каюм Насыйри гомере буе үз халкы өчен мөмкин кадәр күбрәк   эшләргә, аңа файдалырак булырга омтылу утында янган. Халык яшәсен    өчен, аның мәдәниятен, телен саклап калырга кирәк. Татар теленең үсешендә. Насыйриның күпкырлы эшчәнлеге зур урын алып тора.

Аның хезмәтләре татар халкын белемле, тәрбияле итүдә  үзенә күрә бер мәктәп, университет булды. Татарны  татар итеп  танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен  үстерүдә Каюм Насыйриның эшчәнлеге искиткеч зур. Ул төп игътибарын  татарның телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, сүз сәнгатен өйрәтүгә юнәлтә, таралып, сибелеп яткан күп кенә хәзинәләрне замандашларына һәм киләчәк буын укучыларына җиткерә. Каюм Насыйриның эшчәнлеге – милләткә фидакарьләрчә хезмәт итүнең бөек үрнәге. Аның китаплары хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу хөрмәтенә Россия Банкы көмеш тәңкәләр чыгарды. Анда  бөек якташыбызның портреты сурәтләнгән. Монета "Россиянең танылган шәхесләре" сериясенең бер өлеше булып тора. Акчаның алгы ягында Россия Федерациясе гербы,  ә реверсында Каюм Насыйри портреты һәм китаплар салынган өстәл урнашкан. Барлыгы 3000 монет чыгарылган.  

14 февральдә «Культура» телеканалында Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган «Соединяющий миры» документаль фильмы күрсәтелде.

Фильмда галимнең тормышы, фән һәм дин арасындагы гармония, шулай ук православие динендәгеләр һәм мөселманнарның бергәләп эшләү һәм яшәү мөмкинлеге турында сөйләнә.

 Каюм Насыйри  турында ул  татар миилләтенең  зыялылыкка омтылуының ачык мисалы дип әйтсәк арттыру булмас. Ә безгә аны өйрәнәсе дә  өйрәнәсе әле.

Дастаннарда, шигырь,җырларда да

Көчле,затлы, ихлас халык без

 Һөнәрле дә,уңган,кунакчыл да

Гыйлемле дә, булган халык без

Ерак гасырлардан мирас булып

Сакланган бит туган телебез.

Каюм насыйрилы милләт бит без

Татарстан – безнең илебез.



Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ВСЕРОССИЙСКАЯ НАУЧНО - ПРАКТИЧЕСКАЯ КОНФЕРЕНЦИЯ «НАЦИОНАЛЬНОЕ и ЭТНОКУЛЬТУРНОЕ ОБРАЗОВАНИЕ: ТРАДИЦИИ и СОВРЕМЕННЫЕ ПРИОРИТЕТЫ» БӨТЕНРОССИЯ ФӘННИ - ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯ «МИЛЛИ һәм ЭТНОМӘДӘНИ МӘГАРИФ: ТРАДИЦИЯЛӘР һәм ЗАМАНЧАНЛЫК» «Гений татарского просвещения» « Татар мәгърифәте даһие » Нәҗметдинова Миләүшә Лотфулла кызы – «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 10 нчы гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2

КАЮМ (ГАБДЕЛКАЮМ) ГАБДЕННАСЫЙР УЛЫ НАСЫЙРИ 1825 - 1902


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Анализ повести Олега Ждана «Гений».Конспект урока по повести Олега Ждана «Гений».

Вид урока: урок художественного восприятия.Форма урока: урок-беседа.Методы обучения:словесные (эвристическая беседа),проблемный. Оборудование:Распечатка повести О.Ждана «Гений».Толковый сло...

Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Проект методы кулланып үткәрелгән дәрес.

Тема. Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Эпиграф. “Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, баш ияләр һәрвакыт белемлегә”. (Утыз Имәни) Дәреснең мак...

"Мәдрәсәләрдә мәгърифәтле халкым тарихы"

Г.Тукайның XX гасырда татар яңарышы тудырган бөек шәхес  булуын исбатлау....

"Хисаметдин менла" әсәрендә мәгърифәтчелек бирелеше

М.Акъегетнең "Хисаметдин менла" әсәрендә  мәгърифәтчелек идеяләрен ачыклау;Укучыларның бәйләнешле сөйләмен, фикер йөртү активлыгын, игътибар координациясен үстерү күнекмәсен ныгыту;Белемгә омтылы...

Проявления генов в развитии. Плейотропное действие гена.

Проявление одного и того же гена может очень сильно изменяться у разных организмов. Это обусловлено, главным образом, влиянием генотипа данного организма и условиями внешней среды в которой протекает ...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...