УЕН-ВИКТОРИНА “ӘКИЯТЛӘР ИЛЕНДӘ”.
методическая разработка (5 класс)
Максат:
- Балаларның интеллектуаль активлыгын үстерү;
- Балаларда дуслык, ярдәмләшү, үз максатыңа ирешүчәнлек кебек әхлак сыйфатлары булдыруны дәвам итү. Төрле халык әкиятләренә карата кызыксыну тәрбияләү. Балаларны халык культурасына тарту, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү;
- Тәрбияченең сорауларын игътибар белән тыңларга өйрәтү, чират буенча җавап бирү, иптәшләрен бүлдермичә тыңлау сәләте формалаштыру. Әкиятләр турында булган белемнәрен ныгыту;
- Балаларның бәйләнешле сөйләм телен, сүз байлыгын үстерү. Эзлекле фикер йөртү сәләтен үстерү өстендә эш алып бару.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 28.81 КБ |
Предварительный просмотр:
ГБОУ “Ново-Кинерская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья”
УЕН-ВИКТОРИНА “ӘКИЯТЛӘР ИЛЕНДӘ”.
Составила: Хисматова Рания Фархатовна
Максат:
- Балаларның интеллектуаль активлыгын үстерү;
- Балаларда дуслык, ярдәмләшү, үз максатыңа ирешүчәнлек кебек әхлак сыйфатлары булдыруны дәвам итү. Төрле халык әкиятләренә карата кызыксыну тәрбияләү. Балаларны халык культурасына тарту, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү;
- Тәрбияченең сорауларын игътибар белән тыңларга өйрәтү, чират буенча җавап бирү, иптәшләрен бүлдермичә тыңлау сәләте формалаштыру. Әкиятләр турында булган белемнәрен ныгыту;
- Балаларның бәйләнешле сөйләм телен, сүз байлыгын үстерү. Эзлекле фикер йөртү сәләтен үстерү өстендә эш алып бару.
Җиһазлау: Әкиятләргә иллюстрацияләр, рәсемнәр, фишкалар, дидактик уен: “Парын тап”, мультимедия-проектор.
Алдан эш алып бару: Режим моментларында рус һәм татар халык әкиятләрен, төрле язучыларның әкиятләрен уку. Укылган әкиятләргә иллюстрацияләр ясау. Рәсемнәрдән, әкият китапларыннан күргәзмә оештыру. Мультфильмнар карау, алар буенча әңгәмә оештыру. Викторина өчен сораулар әзерләү. Әкиятләрнең өзекләрен ятлау.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче: Балалар, бер-берегезгә елмаегыз әле. Күрегез әле, сез елмайгач тагын да яктырак булып китте! Бүген бездә гадәти булмаган уен-викторина булачак. Бу уен-викторинада, сезгә үзегезнең белемнәрегез ярдәмгә киләчәк. Уен барышында без, кайсы команда зирәк, тапкыр һәм дус икәнен беләчәкбез.
Әйдәгез, безнең уенны бәяләүче жюрины сәламлик!
Сәламләү өлеше.
Командалар бер-берсен сәламли:
“Алтын балык”: “Һәр ялтыраган алтын түгел, сак бул”,
“Теремкәй”: “Күңелең киң булса, эшләрең уң булыр”.
Тәрбияче: Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Мин дә әкиятләр яратам. Әкиятләрне зурлар да, кечкенәләр дә ярата. Әкиятләр буенча спектакльләр, кинофильмнар төшерәләр. Әкият геройлары булып, кешеләр, җәнлекләр, төрле хайваннар, кошлар, табигать күренешләре тора. Әкиятләрдә көтелмәгән гаҗәп хәлләр, төрле әверелү, тылсым да була. Әкиятләр бары яхшылыкка, дөреслеккә өйрәтә. Әкиятләр - борынгы халык авыз иҗаты жанры. Алар безнең көннәргә бик борынгы заманнардан килгән.
Ни өчен халык әкиятләре дип әйтәбез? Әйе, ул әкиятләрне халык уйлап чыгарган һәм бер-берсенә сөйләгән. Шулай итеп, алар буыннардан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткәннәр. Сез кечкенә булганда әниләрегез сезгә әкиятләр сөйләгән. Мәктәпкә баргач, әкиятләрне үзегез укый башладыгыз. Әкиятләр сезне үзенең искиткеч серле дөньясына алып керә.
Бүген без сезнең белән шул серле әкиятләр дөньясында сәяхәт ясарбыз. Яраткан әкиятләрегезне искә төшерерсез, яраткан әкият геройларыгыз белән очрашырсыз һәм үзегез дә әкият геройлары булырсыз. Ә мин сезгә булышырмын. Сез үзегез дә, уен барышында бер-берегезгә ярдәм итәрсез. (“В гостях у сказки” көе яңгырый).
Айваз: Әкиятләр нинди була?
Әкиятләр батырлар:
Бар бит анда ак аюлар,
Көчле Камыр батырлар
Йөгерештә Җилаяклар,
Чакмый торган Чаяннар.
Рәдис: Серле,кызык әкиятләрне
Тыңларга бик яратам.
Әкият сөйләгәннәрен
Көн саен көтеп алам
Разминка “Белсәң зирәк, эйт тизрәк?” (1 балл)
1 командага сораулар
- Әкиятләр ничек башлана?
- Кәҗә белән Сарык бүре башын нәрсәгә салганнар?
- Кем йомырканы ваткан?
- Шалканны кемнәр тарткан?
- Өчпочмакның ничә почмагы бар?
- Ул кытакларга ярата.
- Алтын таракның төшеп калган урыны.
- Кем тавык тәпие өстендә яши?
- Кемне өеннән куганнар?
- Камыр ……..-\батыр\
- Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы (песи)
- Былтыр исемле егет- кайсы әкият герое? ( Шүрәле)
2 командага сораулар
- Кем кәҗә бәтиләрен ашаган?
- Алтын тарак кемдә бар?
- Йомры икмәк кемнәрдән качкан?
- Түгәрәкнең ничә почмагы бар?
- Ул себеркегә атланып оча.
- Өч кыз әкиятендә, ничәнче кыз әнисенә ярдәм иткән?
- Аны Былтыр кыстырган.
- Кем келәмдә очып йөри?
- Аның өе боздан.
- Сертотмас……../үрдәк/.
- Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган? ( кувшин)
- Кәҗә белән Сарыкның капчыгындагы әйбер. ( бүре башы)
1 слайд: “Артык сүзне тап!”
Төлке, торна, тәлинкә, кувшин, бүре.
Кәҗә, соры бүре, шүрәле, кәҗә бәтиләре, тимерче.
Йомры икмәк, тиен, бүре, аю, төлке.
Чуар тавык, абый, әби, тычкан.
Интеллектуаллар ярышы “Нинди әкиятләрдән бу күренешләр?” (татар халык әкиятләре буенча)
А.б:
- Аю абзый, син минем хуҗамны күрмәдеңме? Ул ауга китте, миңа өйдән чыгарга кушмады... (Сертотмас үрдәк)
- Сал минем таракны! Әй адәм актыгы! (Су анасы)
- Әй, әти менә мондый эш куштылар. Ике ат китерерләр, мин әйтергә тиеш булырмын, кайсы аның яшь, кайсы карт. (Зирәк карт)
- Баралар ди болар урман аланыннан, тапканнар ди болар бер бүре башын. Салганнар капчыкка, нәрсәгәдер ярар дип. (Кәҗә белән сарык)
- Әй, Төлке туганым, кайдан шул хәтле күп балык таптын син? Мин койрыгымны бәкегә җибәрдем дә тоттым. (Төлке белән Бүре)
- Аша, кунагым, аша, кунак булып кит. Бик тәмле итеп пешердем борчак боткасын. (Торна белән Төлке)
- Әби ашатырга тотынса: “Җимне миңа азрак бирдең“ - дип сугышалар икән. (Чукмар белән Тукмар)
- Җир сөргәндә тәпиләремне, борынымны канатып бетердем. Бу бөртек миңа тиештер инде. (Тычкан белән Чыпчык)
Нинди әкиятләрдән бу күренешләр? (рус халык әкиятләре буенча)
#1052;ышка к ним пришла на помощь, вместе вытянули овощ. (Репка)
#1051;ечит разных малышей, лечит птичек и зверей. (Доктор Айболит)
#1055;омогла нам яблонька, помогла нам печка… (Гуси-лебеди)
#1053;ам не страшен серый волк. (Три поросенка)
#1057;яду на пенёк, съем пирожок. (Маша и медведь)
#1051;овись, рыбка, большая и маленькая. (Лиса и волк)
#1048; сбежали от грязнули и чулки и башмаки. (Майдодыр)
#1057;вет мой, зеркальце, скажи… (Сказка о мертвой цареевне и о семи богатырях)
#1053;е пей из копытца, козлёночком станешь. (Сестрица Аленушка и Братец Иванушка)
#1071; от дедушки ушёл, я от бабушки ушёл… (Колобок)
#1044;ёрни за верёвочку, дверь и откроется. (Красная Шапочка)
#1057;покойствие, только спокойствие. (Карлсон)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт сезгә.
“Җанлы картиналар” бәйгесе
Командалар әкиятне сүзсез, мимикалар, хәрәкәтләр, ишарә ярдәмендә күрсәтәләр. (“Шүрәле”, “Куян кызы”)
“Табышмак әйтәм, җавабын тап”.
- Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Җавапларындагы сүзләр нинди әкиятләрдә очрый?
1. Су коена инештә;
Оча алса да, җирдә йөри,
Ите яхшы бәлешкә. (Үрдәк) 2 слайд
2. Көлтә-көлтә койрыгым
Селки-селки барамын.
Кетәкләргә кереп, мин
Тавык-чеби аламын. (Төлке) 3 слайд
3. Җәен соры, кышын ак
Шул ни булыр, әйтеп бак? (Куян) 4 слайд
4. Сорыдыр төсе,
Үткендер теше.
Урманда йөри,
Бозаулар эзли. (Бүре) 5 слайд
5. Сакаллы килеш туа,
Берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә) 6 слайд
6. Мыеклы, сакалы юк,
Туны бар, чапаны юк,
Сыйпый аны һәммәсе,
Шуны ярата... (мәче) 7 слайд
“Әкияти сандык” бәйгесе (рус халык әкиятләре буенча)
Тәрбияче: Сандыкта бик күп еллар буе әкиятләр сакланган. Ләкин, вакыт узу белән аларның исемнәрен укуы авырлашкан. Хаталарны төзәтергә булышыгыз әле балалар.
1. «Царевна — индюшка».
2. «По-собачьему велению».
3. «Сивка - будка».
4. «Иван-царевич и зелёный змей».
5. «Сестрица Алёнушка и братец Никитушка».
6. «Петушок— золотой пастушок».
7. «У смеха глаза велики».
8. «Бабушка Ряба».
Бу кайсы әкияттән? 8 слайд
Балалар, хәзер сез иллюстрацияләргә карап, әкиятнең исемен әйтергә тиеш буласыз.
- “Сак- Сок” 9 слайд
- “Йомры икмәк” 10 слайд
- “Теремкәй” 11 слайд
- “Шүрәле” 12 слайд
Тәрбияче: Ә хәзер ял итеп бер әкияттән өзек карап алыйк.
“Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерү
Үрдәк.
Эзли-эзли арып беттем,
Зинһар әзрәк ял итим.
Барысы да өйдә утыралар.
Ә мине урманга кудылар,
Хуҗаны эзләргә куштылар,
Серне чишмәскә куштылар.
Керпе чыга.
Керпе.
Балаларым, йомшакларым
Бик ачыкканнар.
Күренми микән еланнар
Яки тычканнар.
Тукта әле такыр юлда
Кемдер селкенә.
Үтермәсен, хур итмәсен,
Качыйм тиз генә.
Үрдәк.
Керпе, керпе, нигә болай
Качасың кая?
Мин үрдәкне санадыңмы
Әллә усалга?
Һичбер кемгә тими торган
Мин юаш үрдәк,
Бары синнән сорый торган
Сүзем бар әзрәк.
Керпе.
Нишләп утырасың?
Кемне көтеп торасың?
Үрдәк.
Хуҗабыз белән этебезне эзлим
Икәүләп ауга киттеләр;
Эшне хур иттеләр
Хуҗалыкны сакчысыз калдырдылар,
Безне куркуга салдылар.
Күрмәдеңме керпе шуларны?
Ишетмәдеңме мылтык атылганны?
Керпе.
Ишеттем мин мылтык шартлавын,
Күрдем кошларның куркып качканын.
Ә сезнең өегез кайда?
Кайсы юл анда алып бара?
Сездә юкмы еланнар һәм тычканнар?
Минем балаларым бик ачыкканнар.
Үрдәк.
Менә шушы сукмак инде
Безнең өйгә алып бара.
Ләкин берәүгә дә әйтмә, кара!
Бездә еланнар бөтенләй күренми,
Ә инде тычканнарга
Песи абзый көн бирми.
Керпе.
Киемем энәле булса да,
Эч-сереңне алсам да,
Мин сиңа начарлык эшләмәм.
Ләкин сак бул, очраган берәүгә
Эч-сереңне сөйләмә.
Үрдәк.
Өйрәтмә мине,
Үзем дә бик яхшы беләм.
Керпе. Башкалар әйткәнгә дә колак сал!
Тәрбияче: Балалар, бу әкияткә нинди мәкаль туры килер икән?
13 слайд Миндә авыз бар диеп,
Бер туктаусыз сөйләмә.
Тәрбияче: Рәхмәт, балалар инде уеныбызны дәвам итик.
«Әкият героеның исемен әйт» бәйгесе
— Кайсы герой камырдан ясалган? (Йомры икмәк).
— Бакчада үскән геройның исемен әйтегез? (Шалкан).
— Кем аяк киемен бик яраткан, исемен дә шулай кушканнар? (Кот в сапогах).
— Кайсы геройның исемендә баш киеме бар? (Кызыл Калфак).
— Нинди соры төстәге герой балаларны кыерсыткан? (Бүре).
— Нинди уңган кызга фея ярдәм иткән? (Көлсылу).
— Бу кечкенә кызга карлыгач ярдәм иткән? (Дюймовочка).
—Кайсы әкият герое балаларны, кошларны һәм җәнлекләрне дәвалый? (Айболит).
— Аюны хәйләләп урманнан өенә алып кайттырган кызның исеме? (Маша).
— Әкияттә барлык савыт-сабалар кемнән качканнар? (Федорадан).
— Италиядә туган суган – малай гына түгел, ә ышанычлы, тугры дус та?
(Чиполлино).
— Озын борынлы малайны түмәрдән кем ясаган? (Карло исемле әти).
— Соры бүре кемгә хезмәт иткән? (Иван-царевичка).
— Малышның түбәдә яшәүче дустының исеме ничек? (Карлсон).
“Әкиятләрне рәсемнән таны” бәйгесе 14слайд
Тәрбияче: Мин сезгә әкиятләрдән иллюстрацияләр күрсәтәм, ә сез шул әкиятләрнең исемнәрен әйтергә тиеш буласыз.
#1056;усская народная сказка: “Волк и семеро козлят” 15 слайд
#1064;.Перро “Красная Шапочка” 16 слайд
#1040;нглийская народная сказка: “Три поросенка” 17 слайд
#1056;усская народная сказка “Репка” 18 слайд
#1056;усская народная сказка «По–щучьему велению» 19 слайд
#1056;усская народная сказка «Сестрица Алёнушка и братец Иванушка» 20 слайд
#1040;.С.Пушкин «Сказка о рыбаке и рыбке” 21 слайд
8. Татар халык әкияте «Өч кыз” 22 слайд
#1040;.Алиш “Сертотмас үрдәк” 23 слайд
#1040;.Алиш “Чукмар белән Тукмар” 24 слайд
- Укучылар, әкиятләрнең авторларын да дөрес таптык. Ә сез аларның үзләрен таныйсызмы? 25 слайд
- Габдулла Тукай
- Абдулла Алиш
- Александр Пушкин
- Муса Җәлил
Тәрбияче: Молодцы, ә хәзер әйдәгез Абдулла Алишның “ Куян кызы” әкиятеннән өзекне карыйк.
“Куян кызы”н сәхнәләштерү
Әни куян:Яле, кызым, килче әле,
Киеп куйчы шуларны.
Туңдырырга һич ярамый
Кышын аяк - кулларны.
(Кызына киез итекләр киертә).
Куян кызы: Әни, рәхмәт, бу итекне
Һич тә салмый киярмен,
Дусларыма: “Аны Әни
бүләк итте!” – диярмен.
(Әнисе чыга, Куян кызы сикеренә, йөренә)
Куян кызы:Тукта әле, җайсыз ич бу,
Уңайсыз аякларга.
Ялан тәпи йөрү рәхәт
Яшерим кай якларга?!
(Итекләрне яшереп куя).
Сикерергә, йөгерергә
Итекләрсез рәхәт икән...
Ай-яй салкын, туңам ич мин,
Кышы бик зәһәр икән...
(Куян кызы аксаклып йөри, елый):
Әни, әни, аякларым
Нигә авырта икән?!
(Әни куян чыга. Борчулы):
Нәрсә булды, ник елыйсың?
Салдың итекне нигә?
Ай кызкаем, куянкаем,
Тәпиең синең шешкән!
Ялантәпи йөргәнсең бит,
Итекне салып кичтән!
Ай, Ходаем. Нишлим икән,
Ничек ярдәм итәргә?
Тиен дустым киңәш бирер,
Аны күрим иртәгә...
(Әни куян, Куян кызы, Тиен)
Тиен:Алай икән, кызыңа
Кичекмәстән ярдәм кирәк!
Айболитка барып карыйк,
Белмәгәне аның сирәк:
Кирәк икән үлән белән
Дәвалый ул җәнлекләрне;
Им-дәвасы бик шифалы,
Әйдә киттек, ал иркәңне!
Әни куян:Зинһар өчен, зинһар, Доктор,
Ярдәм итче йолдызыма;
Бик сызлана, йоклый алмый,
Күз тигәнме кондызыма
(Доктор Куян кызын карый): Алай икән! Әни сүзен
Тыңламасаң, шулай була.
Яле әйдә, тирән итеп,
Еш-еш, һава сула.
(Күкрәген тыңлый).
Чынлап әйтәм, хәле мөшкел,
Төнәтмәне һәркөн эчерт.
Аягыңны, Куян кызы,
Итек киеп, җылыда йөрт!
Мин кушканча, карышмыйча,
Төгәл итеп дәваласаң,
Ике көннән савыгырсың,
Шәт иншалла, Алла кушса!
киттек, ал иркәңне!
Тәрбияче: Укучылар, хәзер үзебезнең игътибарлыгыбызны сынап карыйк әле. Слайдта әкиятләргә иллюстрацияләр бирелгән. Шушы рәсемнәрдәге предметлар буенча мин сораулар бирәм. Төсенә, санына, нәрсә барлыгына карагыз.
26 слайд
- Рәсемдә өйнең түгәрәк бүрәнә өлеше ничә? (5)
- Су анасының күзе ачыкмы, йомыкмы? (йомык)
- Өй кырыенда ничә көнбагыш бар? (1)
- Куян өенең тәрәзә пәрдәсе нинди төстә? (шәмәхә)
3. Йомгаклау. Уенга нәтиҗәләр чыгару.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Менә безнең әкиятләр иленә сәяхәтебез ахырына якынлашты. Бүген сез, бик зирәк, өлгер, акыллы һәм тәртипле дә булып мине шатландырдыгыз, рәхмәт! Әйдәгез, очколарны санарга сүзне жюрига бирик.
Адилә:Әкияттә без булдык,
Күп әйберләр без белдек.
Әкияттән безгә килгән
Күп геройларны күрдек.
Рәсим: Рәхәт булды, ярыштык,
Күңелле бил алыштык.
Әкиятләр сөйләдек,
Уйнап һич тә туймадык.
Алып б.:Булдырдыгыз, балалар,
Зирәк, тапкыр икәнсез.
Әкиятләрне күп беләсез,
Музыканы тоясыз.
Бәйрәмдә җиңде дуслык,
Җиңде бүген татулык.
Дуслык, татулык булса –
Җирдә булыр тынычлык!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Вакланмалар илендә"
Разработка урока для 6 класса...
Китаплар илендә
Уен-викторина...
Китаплар илендә
Уен-викторина...
Татар халык әкиятләре һәм аларның төрләре. Әкиятләрнең төзелеше.
Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;2. Әкиятләрне ...


