XXI ггасыр укытучысы
план-конспект на тему

XXI  ггасыр укытучысы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_ukytuchy_turynda_xxi_gasyr_ukytuchysy.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Галимуллина

Лилия

Фәргат кызы

Казан шәһәре Совет районы

159 нчы лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эчтәлек:

  1. XXI гасыр укытучысы.
  2. Педагогик эшчәнлек нәтиҗәләре.
  3. Фәнни методик эшчәнлек.
  4. Дәрестән тыш эшчәнлек.
  5. Милли тәрбия сыйныфларында тәрбия эше.

XXI гасыр укытучысы

Әссәламегаләйкем дип, сәлам юллыйм,

Безнең халык шулай башлаган.

Үзем белән таныштырып узыйм,

Бәйгеләр бит шулай юл алган.

Туып - үстем тату гаиләдә,

Лилия  дип исем бирделәр.

Тормышында күпкә ирешүчән

Һәм бәхетле булсын, - диделәр.

Йолдызлыгым – арыслан

Сабыр да мин, кызу  да,

Алга карап эш итүчән,

Кирәк чакта чая да.

Арча  районының Кенәрендә

Үтте минем яшьлек елларым.

Тау итәге, алма бакчасыннан,

Чишмәләрдән алдым моңнарым.

Хезмәтемне шуңа багышладым:

Татар телен барсы белсеннәр.

Сәйдәшләрем, Тукайларым аша

Бөек халкымны да күрсеннәр,

Туган телебезне сөйсеннәр.

         Көннәрдән бер көнне нәни генә кызчыкның күңелендә:”Киләчәктә мин укытучы булам”, дигән фикер туа. Еллар үткән саен аның бу нияте үсә, ныгый. Кыз, барлык кыенлыкларны җинеп, хыялын тормышка ашыра башлый... Ул кызчык мин, Галимуллина Лилия Фәргат кызы, булам инде. Күңелемдә укытучы һөнәрен хөрмәт итәргә, аңа сокланырга өйрәткән, шул һөнәр иясе булырга теләк уяткан беренче укытучыларыма мин бүген дә бик рәхмәтле. Язмыш мине, Казан дәүләт университетында  белем алгач, кабат мәктәпкә кайтарды, Ләкин инде укучы сыйфатында түгел, ә сабый чакларымнан хыялланган һөнәр иясе-Укытучы итеп.2004 нче елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан бирле мин- мәктәптә. Шушы юлны сайлаганыма һич тә үкенгәнем юк, киресенчә, эшләү елларым арткан саен, горурлана гына барам. Укытучы һөнәре- ул искиткеч, чөнки без мөстәкыйль, иҗади максатчан егет-кызлар тәрбиялибез, аларга белем бирәбез. Ул-җаваплы һөнәр. Чөнки игътибар үзәгендә башлангычларның да башлангычы булган балачакны истәлекле итүдә, белем туплауга, дус яшәргә өйрәтүдә син үз өлешеңне кертәсең. "Балаларга нәрсә дә булса бирә аламмы мин, күңелем ярлы,буш түгелме?!” дигән сораулар да тынгылык бирми. Минем өчен һәр бала – үзе фикерен әйтергә хокуклы шәхес. Ничек бар, шулай кабул итәм мин аларны. Парта артындагы һәр сабый- үзенең "балкуын” билгеле бер вакытка кадәр генә тыеп торучы йолдыз ул.. Аларның һәрберсе талантлы, сәләтле. Менә шул сыйфатларны үстерү, камилләштерү- минем бурычым. Дәресләр... Алар укытучы белән укучының бергәләп иҗат иткән, мөстәкыйль карарлар кабул иткән дәресләрне иң яхшы дәресләрем дип саныйм. Балаларның кызыксыну тулы күзләрен күрү- минем өчен иң кадерле минутлар. Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысынан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәббияты буенча программада каралган материальны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм. Шәхеснең иҗади мөмкинлекләрен ярдәм итүче педагогик шартлар булдыру зарур. Бүгенге көндә әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә семинар-дәрес, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр үткәререгә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Шул максаттан экскурсияләр. рольле уеннар кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле була. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам. Еш кына үз дәресләрендә мин проблеманы хәл итүнең күмәк эзләү ысулын файдаланам. Мәсьәләләр буенча фикер алышу процессында барысы да катнаша. Барысы да үз фикерләрен әйтә һәм башкаларны тыңлый, барысының да хокуклары тигез. Бу тормышта балачак хыялымның чынга ашуы белән мин бәхетле. Иртәгә кабат сыйныф бүлмәсенең ишеген ачып: " Исәмесез, кадерле укучыларым! Бүген без сезнең белән ...” – дип, аларны гыйлем дөньясына алып керәчәкмен. Тәүлекнең 24 сәгате генә аз миңа. Кешеләр өчен, укучыларым өчен кызыклы булып калырга тырышырга кирәк. Әгәр гаҗәпләндерә , балаларның күңелләрендә кызыксыну, белемгә омтылу чаткылары уята алмыйсың икән, бу- укытучының иң зур кимчелеге. Чөнки бу- гадәти тормыш түгел. Бу- укытучы тормышы!!!Тормыш девизым түбәндәгедән гыйбарәт: язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш.Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә,- асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.

       Мәктәптә эшли башлавыма 8 ел тулды. Укытучы һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим. Укучыларның шат елмаюлары, ягымлы карашлары хезмәтемә көч һәм дәрман бирә.

 

Язмышлардан узмыш юк шул,

Минем язмыш-балалар.

Белем бирү, тәрбияләү

Бурычым булып калалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Хәл фигыльне кабатлау" ачык конкурс дәресе ("Ел укытучысы-2013")

Хәл фигыльне кабатлау  (10 нчы сыйныфта рус телле укучылар өчен ачык конкурс дәресе)....

авыл укытучысы

авыл укытучысының бүгенге көн эшчәнлеге, аны борчыган мәсьләләр хакында уйланулар....

Химия - биология укытучысы Хәйбуллина Ф. Ф. шәхси иҗади планы

Химия - биология укытучысы Хәйбуллина Ф. Ф. шәхси иҗади планы....

Азнакай шәһәре 4 нче лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рафикова Эльвира Алмарис кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә....

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Гүзәлия Наил кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Гүзәлия Наил кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатиатуллина Лилия Хәмит кызының эш тәҗрибәсеннән.

Питрәч икенче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатиатуллина Лилия Хәмит кызы укучыларының белем сыйфаты турында төшенчә. Уку елыКласс Фән Өлгереш Белем сый...