Мин –XXI гасыр укытучысы!
статья на тему

Хусаинова Гульнара Халисовна

эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc70 КБ

Предварительный просмотр:

Мин –XXI гасыр укытучысы!

(эссе)

Хөсәенова  Гөлнара Халис  кызы,

Алабуга муниципаль районы 10нчы урта (тулы)

гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

   

Мин – Укытучы. ХХI гасыр укытучысы! Ул нинди булырга тиеш? ХХ гасыр укытучысыннан бүгенге укытучы ни белән аерыла? Кайсы гына гасырда яшәмәсен, укучыларына караганда күбрәк белергә һәм үзе белгәнне тизрәк укучыларына җиткерергә омтылуы, кечкенә балада киләчәк зур шәхесне күрә белүе белән укытучы башка һөнәр ияләреннән аерылып торадыр ул. Ә бүгенге көн укытучы алдына тагын да зуррак таләпләр куя: без белемнәрне мөстәкыйль үзләштерә һәм тормышта куллана, тәнкыйди фикер йөртә һәм килеп туган проблемаларны заманча технологияләр кулланып хәл итә алырлык иҗади, теләсә кайсы өлкәдә аралаша алу осталыгы булган, әхлакый һәм физик яктан сәламәт шәхес тәрбияләү өстендә эшләргә тиеш. Ә моның өчен укытучыдан һәрчак эзләнүләргә, яңалыкка омтылган акыл да, тормыш юлына аяк атлаучы һәр бала язмышы өчен борчылучы йөрәк тә, һәрчак яшь булып, балаларча самими, эчкерсез булып кала алучы күңел дә таләп ителә.

Мин - Укытучы. Кечкенәдән укытучы булырга хыялландым һәм менә 14 ел инде бу хезмәт- мәктәп тормышы минем һөнәрем генә түгел, ә яшәү рәвешем. Педагогика фәненә нигез салучыларның берсе А. Дистервегның: “Мәгърифәт һәм алгарыш бер генә кешегә дә алдан бирелә алмый. Аларны үзендә булдырырга теләгән һәркем моңа үз эшчәнлеге, үз көче, үз теләге белән ирешергә тиеш”, - дигән сүзләре -  минем тормыш фәлсәфәм.

      “Балаларыгызны үзегезнең  заманaгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманагыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”,- дип яза бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин.  Шушы хакыйкатьне истә тотып, дәресләремдә укучыларның үз эшчәнлегенә зур игътибар бирәм, белем алуга уңай караш формалаштыру өчен шартлар тудырырга, шәхескә юнәлтелгән алым һәм технологияләр кулланып, белем сыйфатын яхшыртырга  тырышам. Мәктәптә эшли башлаган елларымда ук М.Мәхмүтовның проблемалы укыту методына өстенлек бирдем һәм хәзер дә кулланам, бүгенге заманча технологияләрнең күбесенең нигезендә шушы метод ята дип исәплим.   Шундыйлардан Д.Б. Эльконин һәм В.В. Давыдовның үстерелешле укыту технологиясе, минемчә,  укучыларда белем алуга кызыксыну уяту, эзләнү ихтыяҗы тудыру, иҗади активлыкны үстерү кебек мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә.Үстерелешле укытуның төп принциплары: укытуда проблемалылык;  фәнни фикерләү формалаштыру; укучыларның психологик үзенчәлекләрен исәпкә алу; укучының уку эшчәнлегендә актив катнашуы; укучыда укырга теләк уяту;укытуны дифференцияльләштерү һәм шәхси үзенчәлекләрне исәпкә алу; белем бирүне тизләтү; катлаулы биремнәрне дә чишәргә өйрәтү.

            Үстерелешле укыту технологиясенең дәвамы – Ә.З.Рәхимов эшләгән иҗади үсеш технологиясен, бүгенге укучы психологиясен аңлап, коллективта үз фикерен үткәрә һәм шул ук вакытта башкалар фикере белән дә исәпләшә белүче шәхес тәрбияләүне максат итеп эшләнгән технология буларак, дәресләремдә яратып кулланам. Иҗади үсеш технологиясе буенча укучылар төркемнәрдә эшлиләр; дәрес 3 этаптан тора, материал адымлап-адымлап өйрәнелә, һәр эштән соң нәтиҗә ясала; белемнәр тигезләштерелә; укучылар дәреснең һәр этабында үзләренә бәя куялар һәм дәрес ахырында гомуми бәяләүгә чыгалар. Өй эшләре дә, укучының мөмкинлекләрен исәпкә алып, 3 вариантта: иҗади, ярым иҗади, үтелгән материалны кабатлау характерында була.  

       Рус телле аудиториядә татар телен укыту нигездә коммуникатив  юнәлештә

алып барылырга тиеш. Минемчә,коммуникатив компетенция формалаштыру максатына ирешүдә Р.З.Хәйдәрова дәреслекләре иң отылышлысы.Мондагы коммуникатив-ситуатив күнегүләрнең төрле дәрәҗәдә,әмма аерым бер дәрес кысаларында барысының да өйрәнелә торган темага юнәлтелгән булуы укучыларның шәхси мөмкинлекләрен искә алырга,үстерергә,куелган максатка ирешергә мөмкинлек бирә.Дәреслек яңа технологияләр кулланып эшләүне күз алдында тота,укытучыга үзенең иҗади мөмкинлекләрен файдаланырга мөмкинлек бирә.Бу дәреслекләр белән укучыларны сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләренә дә өйрәтергә шартлар тудырылган.  

       Укучыга һәрвакыт эш, активлык кирәк, дәрестә темп югары булганда, укучының башка нәрсә уйларга вакыты калмый, шуңа күрә мин укучы белән хезмәттәшлек итәргә, әңгәмә үткәрергә, укучының иҗади үсешен тәэмин итәрлек күнегүләр бирергә, гади генә итеп әйткәндә, дәрестә үз эшемне генә түгел, шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, сыйныфтагы һәр укучының эшен дә планлаштырырга тырышам. Иҗади эшләрнең күп төрләрен кулланам. Мәсәлән, хикәя, шигырь, әкият язу; әсәрләрне сәхнәләштерү, иллюстрацияләр ясау; сүзләр белән портрет тудыру; сочинениеләр бәйгесе, викториналар үткәрү;тапкырлар һәм шаяннар клубы; шигырь сөйләүчеләр фестивале; олимпиадалар һ.б.

      Әлбәттә, бүгенге заман дәресләрен компьютер һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Укучылар белән проектлар төзү, презентацияләр ясау дәресләрне төрләндерергә, нәтиҗәлелеген арттырырга, зур мәгълүматны кыска вакыт эчендә бирергә мөмкинлек тудыра, укучыларның үз эшчәнлеген, активлыгын, иҗади кызыксынучанлыгын үстерә. Презентацияләр ясау барышында укучы зур эзләнү эше алып бара, китап, өстәмә әдәбият, интернет белән эшли, мәгълүматны кыскарта, гомумиләштерә, эчтәлеккә туры килерлек рәсемнәр, иллюстрацияләр эзли, материалны эстетик яктан зәвыклы, кызыклы итеп бирергә тырыша, ягъни материалны иҗади эшкәртә, алган белемен тормышта кулланырга өйрәнә. 11 нче сыйныф укучыларым белән 1960-2000 нче еллар әдәбияты буенча проектлар төзеп, шактый презентацияләр эшләдек. Укучыларымның бирелгән тема өстендә кызыксынып, илһамланып эшләве, башка темаларны узганда да үз темаларыннан чыгып кызыклы чагыштырулар, гомумиләштерүләр ясавы бу технологияләрнең киләчәге зур булуын күрсәтте. Укучы үзенең проектын телдән һәм язмача да якларга мөмкин. Проект технологиясе укучыны үз эшен куелган максат буенча планлаштырырга, ахыргы нәтиҗәсе өчен җаваплылык тоярга өйрәтә. Шушы барлык эшләр нәтиҗәсендә, мин 2012 нче елда ”Иң  яхшы укытучы” грантына  лаек булдым.

       Р.З.Хәйдәрованың “Күңелле татар теле” комплексына нигезләнеп, 1 нче сыйныф укучыларым белән атнаның 3 дәресен,  интерактив тактадан файдаланып, компьютер классында  укыйбыз. Балалар бу дәресләрне көтеп ала, биремнәрне яратып, ярыша-ярыша эшли, материалны тиз үзләштерә, сүзләрне истә калдыралар.Укучылар үзләре тестлар төзиләр, төрле уеннар уйлап чыгаралар һәм дәреснең бер өлешендә  укытучы роленә керү аларга бик ошый.

      “Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты”, “Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технологияләр, “Татар теле. 5-11”, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Ф.Яруллин, Р.Фәхреддин кебек язучыларыбыз турында интерактив китаплар, фонохрестоматияләр, сәхнә әсәрләре буенча видеоязмалар татар теле һәм әдәбияты дәресләрен яңа технологияләргә нигезләргә нык ярдәм итә.

      11м (төркем) сыйныфында татар әдәбиятын укучыны мөстәкыйль уйларга, анализ һәм синтез алымнары белән эшләргә, бәяләргә һәм нәтиҗәләр ясарга өйрәтүче Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе  белән укытам. Минемчә, бу система укучыны төрле күренешләр арасында бәйләнешләр табарга, иптәшләренең һәм укытучының җавапларын анализларга, гомумиләштерергә өйрәтә һәм, нәтиҗәдә, алган белемнәрне тормышта куллана белә торган шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.

Бу дәресләрдә укучылар күренеп торган объектив эчтәлекне генә түгел, ә авторның төрле алым һәм чаралар аша юнәлеш бирелгән субъектив фикерен дә табалар, әсәрне тормыш белән бәйләп, потенциаль эчтәлеккә дә чыгалар, ягъни һәр дәрестә кечкенә генә булса да эзләнү эше башкаралар. Әдәбият укытуның асылы да - читләтеп кенә әхлакый тәрбия бирү, аны матурлыкны күрергә, иҗади эшнең рәхәтен, ләззәтен тоярга күнектерү бит. Болай эшләгәндә, укучылар активрак, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр, бәхәсләшәләр, уртак нәтиҗәгә киләләр. Ә болар - тормышта бик кирәкле сыйфатлар. Минем уйлавымча, укыту ул - укучыны белемнәр белән коралландыру гына түгел, ә алган белемне тормышның төрле очракларында файдаланырга да өйрәтү. Үземнең эш тәҗрибәм турында мин күп чыгышлар ясадым, ачык дәресләр күрсәттем.

     Бүгенге көндә укучыларның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән технологияләрне өйрәнү, дәресләремдә куллану өстендә эшлим. Рухи һәм физик яктан сәламәт кеше тәрбияләү – киләчәккә хезмәт итү ул.

      5-6 сыйныф укучыларының психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, белемнәрне ныгыту, гомумиләштерү дәресләрендә  уен (рольле, эшлекле, иҗади һ.б.) технологиясенә  зур урын бирәм. “Сүз ясалышы дөньясына сәяхәт”,  “Фонетика буенча викторина”, “Тукай шигырьләрен сәхнәләштерү” кебек уен-дәресләр дә үткәрәм, дәреснең бер өлешендә генә үткәрелә торган “Чылбыр”, “Дөрес-дөрес түгел”, “Көчсез буын” һ.б. уен элементларын да укучылар яратып кабул итә.

      Иҗат – үсеш өчен иң көчле этәргеч. Һәр балада ниндидер сәләт бар һәм укытучының бурычы – шуны кечкенәдән күреп алып, алга таба үстерү. Акыл, ихтыяр көче, хыял һәм фараз итү, уңай эмоцияләр, үзеңне һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белергә омтылу – боларның барысына да иҗади эш нәтиҗәсендә ирешелә. Укучыларымның иҗади бәйгеләрдә, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә  еш катнашуы һәм җиңүе, газета-журналларда язмалары басылу – сайлаган юнәлешемнең дөрес булуы турында сөйли.

      Мин -татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Укучыларымда халкыбызның данлы үткәненә, гореф-гадәтләренә хөрмәт, бүгенге һәм киләчәк көннәренә ышаныч, туган җиргә,туган телгә мәхәббәт тәрбияләүне үземнең гражданлык бурычым дип саныйм. Дәресләрдә генә түгел, сыйныфтан тыш чаралар, сыйныф сәгатьләре аша да укучыларымда милли үзаң формалаштырырга, милләтемә хезмәт итәрлек шәхесләр тәрбияләргә тырышам.  

       2010 нчы елдан мәктәпнең  татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсен җитәклим. Татар теле көннәре, күренекле шәхесләребезнең туган көннәрен билгеләп үтү, татарча концертлар, спектакльләр кую,олимпиадалар, төрле бәйгеләр,атналыклар үткәрү аша  укучыларымда татар рухын саклап калырга тырышам.

      Мәктәпкә килгән көнемнән башлап, татар сыйныфларында сыйныф җитәкчесе булып эшлим. Һәр балага иҗади якын килеп эшләргә, тормышта үз урыннарын табарлык  мөстәкыйль һәм инициативалы, рухи һәм физик яктан сәламәт шәхесләр тәрбияләргә, миңа балаларын ышанып тапшырган ата-аналарның өметләрен акларга тырышам. “Кимчелекләрне төзәтүдән тукта, укучыга рухының көчле якларын ачыкларга ярдәм ит, ә төзәлүен ул үзе төзәләчәк”, -  диелә укытучыга электән килгән бер киңәштә. Горурланып әйтә алам: минем укучыларым арасында хәтта мәктәп исәбендә торган укучылар да юк; алар актив тормыш алып баралар, төрле өлкәләрдә җиңүләр яулыйлар, үзара ярдәмләшеп, дус, тату коллектив булып яшиләр.  

      Укытучы бәхете нәрсәдә? Минемчә, иртән укучыларыңны сагынып эшкә бару, кич ышаныч белән гаиләң янына кайту, һәр балага мәхәббәтеңне тигез өләшү һәм үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү, кечкенә генә җиңүләренә дә куану, уңышсызлыкларын вакытында күреп төзәтергә ашыгу, хезмәтеңә әти-әниләрнең, хезмәттәшләреңнең хөрмәте, укыткан балаларыңның рәхмәте.

      Хезмәт юлымны башлаганда ук, мин үземнең максатымны кечкенә генә шигырь юлына салган идем. Мин хәзер дә шул максатыма тугры:

Матурны матур дип кем дә әйтер,

    Ямьсездә дә матур таба бел.

Йомшак, кайгыртучан кулларда

   Чәнечке дә -  гөл!

      Мин – Укытучы. Ана теле һәм әдәбияты укытучысы! Уйлап карасаң, никадәр җаваплы да, кирәкле дә минем хезмәтем.  Мин һәр дәресем, һәр сүзем белән милләтемә, туган халкыма хезмәт итәм. Мин укучыларыма халкым мирасын, Тукай, Җәлил, Туфан сүзләрен ирештерәм, татар телендә сөйләшергә өйрәтәм.  Милләтемнең гореф-гадәтләре, горурланырлык тарихы, күренекле шәхесләре турында  һәр укучымның йөрәгенә җиткерергә, горурлык хисләре уятырга тырышам.  Киләчәктә дә шулай эшләргә язсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

СПИД-гасыр бәласы....

Укучыларга кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлату. Класс сәгате өчен эшкәртмә....

XX гасыр башы: “Фатиха Аитова мәктәбе”

XX гасыр башы: “Фатиха Аитова мәктәбе”   “Әйдә халыкка хезмәткә, Хезмәт эчендә йөзмәккә!” Габдулла Тукай   Үзен хөрмәт иткән һәр халык үз халкының тарихын яхшы белергә тиеш. Татар халк...

Урта гасыр әдәбиятына йомгак

План-конспект урока по татарской литературе в 10 кл с использованием компьютерных технологий...

Урта гасыр әдәбияты буенча тестлар

Тестлар, "Урта гасыр әдәбияты" темасын үтеп бетергәч, үткәрелә...

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты буенча сораулар

9 нчы класс укучылары өчен зачет дәрестә кулланырга сораулар тәкъдим ителә....

XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү.XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү. Поэзиягә күзәтү. А.Каргалый,Х.Салихов, Г.Кандалый, Г.Чокрый, Акмулла, Г.Сәмитова шигырьләреннән афоризмнар уку (презентация)

Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру....