"Хәл фигыльне кабатлау" ачык конкурс дәресе ("Ел укытучысы-2013")
методическая разработка (10 класс) по теме

Рафикова Эльвира Алмарис кызы

Хәл фигыльне кабатлау  (10 нчы сыйныфта рус телле укучылар өчен ачык конкурс дәресе).

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Азнакай шәһәренең 4 нче лицее”

ХӘЛ ФИГЫЛЬНЕ КАБАТЛАУ

(ачык конкурс дәресе)

                       

                                             Төзеде - Рафикова Эльвира Алмарис кызы,

                                       муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

                                       “Азнакай шәһәренең 4 нче лицее” ның

                                       татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                       

Азнакай - 2013 нче ел.

Тема: Хәл фигыльне кабатлау  (10 нчы сыйныфта рус телле укучылар өчен ачык конкурс дәресе).

Максат: 

1. Гамәли: укучыларының хәл фигыль турында алган белемнәрен  кабатлау. Хәл фигыльнең мәгънәсен һәм җөмләдә кулланылышын аңлауларына ирешү.

2. Гомуми белем бирү:  балаларның танып-белү активлыгын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

            3. Тәрбияви: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм массакүләм спорт чараларында катнашуга кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: кабатлау дәресе.

Җиһазлау: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева “Татар теле” (Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен), Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009; Хәл фигыль моделе, дифференциаль һәм индивидуаль биремнәр,  шигырьдән өзек, терәк җөмләләр, коллаж ясау өчен рәсемнәр.

Материал: 10 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге, интерактив такта, “Хәл фигыль” темасына презентация, клейлар, маркерлар, лалә чәчәкләре.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, иҗади эш алымы.

Фәнара бәйләнеш: рус теле, физик культура, информатика, рәсем сәнгате, инглиз теле, география фәннәре.
         

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

(1 слайд)

Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн, кадерле укучылар! Мин Азнакай шәһәре 4 нче гомуми белем бирү  лицееның татар теле һәм әдәбияты  укытучысы - Рафикова Эльвира Алмарис кызы. Ә сезнең исемнәрегезне мин бейджикларда күрәм.

(2 слайд)

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысез!

- Хәерле көн балалар!

- Имин үтсен көнегез!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек,

 Тукай телен, анам телен

 Өйрәнергә дип килдек.

2. Актуальләштерү.

-  (3 слайд) Укучылар, экрандагы шигырь өзегенә игътибар итик.

                 Җәен футбол уйный-уйный,
      Кышын чаңгыга
басып.
Әти-әнием шатлана

                                           Ярыштан җиңеп кайткач...
                                                                                 (Әлфия Закирова)

  1. Уйлап карыйк әле, шигъри юллар нәрсә турында? (Укучыларның фикерләрен тыңлау. Спорт турында).
  2. Өзектә бирелгән фигыльләрне табабыз (4 слайд) (шатлана, уйный-уйный, басып, җиңеп, кайткач).
  3. (5 слайд) Шатлана фигыленнән башка бу фигыльләр нинди төркемчәгә карыйлар? (хәл фигыль) 

(уйный-уйный, басып, җиңеп, кайткач)

  1. (6 слайд) Уйный-уйный, басып, җиңеп, кайткач фигыльләләре нинди сорауга җавап бирә? (Ничек?)(Нишләгәч?)
  2. (7 слайд) Искә төшерик әле, хәл фигыль тагын нинди сорауларга җавап бирә? (Кайчан? Нишләгәнче? Кайчанга тикле (чаклы)?)
  3. (8 слайд) Укучылар, слайдта бирелгән фигыльләрне зат-сан белән төрләндереп карыйк әле. (Төрләнми).
  4. Ә хәзер заман белән төрләндереп карыйк? (Төрләнми).
  5. (9 слайд) Димәк, укучылар нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Хәл фигыль зат-сан һәм заман белән төрләнми) .
  6.  (10 слайд) Хәл фигыльләрне юклык формасы кушымчасын куеп, әйтеп карыйк (11 слайд) (уйный-уйный –уйнамыйча, басып – басмыйча, җиңеп-җиңмичә, кайтып-кайтмыйча)
  7. Димәк, укучылар нинди нәтиҗәгә килдек? (Хәл фигыль барлыкта һәм юклыкта төрләнә ала).
  8.  (12 слайд) Укучылар, шигырьдәге хәл фигыльләрнең төрләрен ачыклыйк әле (13 слайд) (уйный-уйный- II төр, басып- I төр, җиңеп- I төр, кайтып- I төр).
  9. Шигырьдә 2 төре генә, ә без аның ничә төрен өйрәндек? (4 төрен өйрәндек).
  10. (14 слайд) Хәзер һәр төркемнән 1шәр укучы слайдтан төрләрне укып чыга. (I төр барлыкта һәм юклыкта килә. Барлык формасының кушымчалары- п, -еп/-ып; юклык формасының –мыйча/-мичә. II  төр барлыкта һәм юклыкта килә. Барлык формасының кушымчалары- а/-ә,           -ый/-и;   юклык формасының –мыйча/-мичә, - мый/-ми.  III төр барлыкта һәм юклыкта килә. Барлык формасының кушымчалары – гач/-гәч, - кач/-кәч , -еп/-ып; юклык формасының –ма/-мә. Һәм IV төр барлыкта һәм юклыкта килә. Барлык формасының кушымчалары- ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче; юклык формасы юк).
  11. Ә хәзер укучылар 1, 2, 3 номерлар күчеп утырыгыз.
    - Хәзер нәтиҗә ясап модель яки икенче төрле әйткәндә схема төзик әле. (тыныч музыка уйный).

Хәл фигыль

(Ничек? Нишләгәч? Кайчан? Кайчанга тикле (чаклы)? Нишләгәнче?)

  1. Хәл фигыль  моделен беренче ясаган төркем уң кулларыгызны бер-берегезнеке белән сәламләштерегез. (Аңламасалар, күрсәтәм). (15 слайд)
  2. Укучылар, димәк бүген нинди тема? (Хәл фигыльне кабатлау).

(16 слайд)

- Укучылар дәфтәрләрегезне ачыгыз бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.

  1.  Һәм бу схеманы дәфтәрегезгә күчерегез. (17 слайд)

- Ә хәзер укучылар  2, 4 номерлар күчеп утырыгыз.

        3. Белемнәрне ныгыту.

          -  Укучылар, бер генә мизгелгә күзләрегезне йомыгыз һәм Вакыт машинасы шул арада сезне 2013 нче елның 6 июленә илтеп куйсын.

- Ничек дип уйлыйсыз кайсы шәһәргә ул сезне илтеп куяр? (Казан.) (18 слайд) Ә ни өчен? (Бүген Казанда Бөтендөнья  студентлары ярышы – Универсиада башлана.)

- (19 слайд) Бүген Казаныбызда зур вакыйга. Татарстанның башкаласында – беренче тапкыр дөнья студентларының спорт ярышлары була. Казан дөньяның 170 иленнән кунаклар көтә. Алар тимер юл белән дә, самолетка, теплоходка утырып та киләләр, чөнки бүген зур тамаша-спорт ярышлары.

-  Һәм сәяхәтне дәвам итәбез, сез 3 төркемгә бүлендегез. 1 төркем синквейн төзи.

 (20 слайд)

Синквейн – француз теленнән тәрҗемә иткәндә 5 юлдан торган шигырь дип атала.

1нче юл –* 1 сүз – исем. Бу - синквейнның темасы.

2 нче юл - * синквейнның темасын ачучы 2 сыйфат.

3 нче юл – * синквейн темасына карата 3 фигыль (хәл фигыль булсын).

4 нче юл ––* темага карата үз мөнәсәбәтеңне белдерүче фраза-афоризм (канатлы әйтем, цитата, мәкаль яки укучы үзе төзегән фраза). 

5 нче юл – * темага карата синоним сүз – исем (бер сүз).  

Тема-Универсиада.

 (Универсиада күңелле, кызыклы, йөгерә-йөгерә, сикерә-сикерә, йөзә-йөзә килегез безгә дөньяның иң матур урынына Казанга).

(21 слайд) 2 төркем-спорт турында коллаж ясый һәм, хәл фигыльләрне кертеп, берничә җөмлә төзи.

3 төркем-пазл төзи, нәрсә килеп чыкканын  һәм мәгънәсен аңлата.

 (Универсиада Гимны музыкасы уйный. Эшләрне бетергәч, сөйләтәм).

(3 төркемнән соң лалә чәчәкләрен таратам).

4. Дәрескә нәтиҗә ясау.

- Ә хәзер 1, 2 нче номерлар алышыналар. Хәзер мин сезгә папируслар таратам, үзегезнең кулларыгызны төшерәсез һәм бармакларыгызга теләгән сүзләрне язарсыз. Терәк җөмләләр бирәм.

(22 слайд)

- Бу дәрестә миңа  ......файдалы булды. (1 төркем)

- Мин .....куллана алам. (2 төркем)

- Мин ....телим (3 төркем)

(23 слайд)

- Дәрес өчен зур рәхмәт! Сезгә укуыгызда, тормышыгызда зур уңышлар телим. Республикабызның алдынгы фикерле, физик һәм рухи яктан сәламәт акыллы яшьләре булып үсүегезне теләп калам.

-  Сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

Тема: Хәл фигыльне кабатлау.

Максат: 

1. Гамәли: укучыларының хәл фигыль турында алган белемнәрен  кабатлау. Хәл фигыльнең мәгънәсен һәм җөмләдә кулланылышын аңлауларына ирешү.

2. Гомуми белем бирү:  балаларның танып-белү активлыгын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

3. Тәрбияви:сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм массакүләм спорт чараларында катнашуга кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: кабатлау дәресе.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, иҗади эш алымы.

6 нчы июльдән  17 нче июльгәкадәр Казаныбызда Бөтендөнья Яшьләр Универисадасы узуны  күздә тотып, дәрестә кулланган дүртьюллык аша, мин укучыларымда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм массакүләм спорт чараларында катнашуга кызыксыну уяту күздә тоттым.

Шулай ук дәрестә  мин фәнара бәйләнеш: рус теле, информатика, рәсем сәнгате, инглиз теле, география, физкультура фәннәренең үзара бәйләнелешен кулландым.Укучыларда сәнгатьле укуга, рәсем сәнгатенә кызыксыну эше алып бардым.

 Дәресемне Әхмәт Зәкиевич Рәхимовның үстерелешле укыту технологиясенә нигезләнеп,  төркемнәрдә эш оештырдым. Информацион технологияләр кулландым.

Гомуми белем федераль дәүләт стандартындагы эшлекле мөнәсәбәт алымын кулланып, хәл фигыль моделен төзеттердем.

 Коммуникатив технологиягә нигезләнгән эш төрләре булдырылды. Ул-  диалог, сорау-җавап,  әңгәмә. Укучылар беренчедән, икенче бер телдә аралашырга өйрәнсәләр, икенчедән, шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен үзләштерәләр. Ягъни, мәдәни компетенция үсә.

Сәламәтлек саклау технологиясен кулландым. 10 нчы класслар хәрәкәтләр ясамасалар да, бер урыннан икенче урынга күчеп утыру үзенчә урынлы булды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кушымчасы ярдәмендә ясала....

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре. 6 сыйныфта татар теле дәресе

6 сыйныфта "Хәзерге заман хикәя фигыльнең  мәгънәләре" темасы буенча Сингапур алымы белән үткәрелгән татар теле дәресе үрнәге...

Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"

боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...

Татар теле дәресе "Боерык фигыльнең юклык формасы"

боерык фигыль турында белемнәрне тирәнәйтү,аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү; боерык фигылнең юклык формасын дөрес билгеләү күнекмәсен, аны зат-сан белән төрләндерә белү күнекмәс...

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

Әдәбият дәресе - тормыш дәресе

Татар әдәбияты дәресләре өчен...