Унарлы вакланмалар
презентация к уроку (алгебра, 5 класс) по теме

Насрутдинова Алия Авхадулловна

Максат:

              1.Вакланмалар белән арифметик операцияләрне эшли белү     күнекмәләрен үстерү;

              2.Чагыштыру,төп әйберне таба белү,белемнәрне яңа ситуациядә куллана белү күнекмәләрен үстерү;

              3.Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,тәмәкенең зыяны турында белемнәрен киңәйтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unaly_vaklanmalar.rar344.43 КБ

Предварительный просмотр:

 

Максат:

              1.Вакланмалар белән арифметик операцияләрне эшли белү     күнекмәләрен үстерү;

              2.Чагыштыру,төп әйберне таба белү,белемнәрне яңа ситуациядә куллана белү күнекмәләрен үстерү;

              3.Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,тәмәкенең зыяны турында белемнәрен киңәйтү.

Җиһазлау:Сәламәт яшәү рәвеше турында плакат, призетация, ребус, мультимедия проектор

Дәрес барышы

Балалар без сезнең белән  “ Унарлы вакланмаларны кушу һәм алу” темасы өйрәнүне дәвам итәбез. Бу  тема буенча ныгыту дәресе  «Тәмәке тартуның зыяны  – математика телендә» дип атала.

Безнең дәреснең девизы  “Мин, сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм”. 1нче слайд

  Сез ышанырга тиеш:

Мәсьәләләрне чишә алуыгызга;

«Унарлы вакланмалар» темасын сезнең үзләштергәнегезгә;

Тәмәке бөтен тәнне, акылны  зарарлый икәнлегенә.  2 нче слайд

Телдән эш.

Ә бу слайдта тәмәке зыян китергән органнар шифрланган. Сез биремнәрне үтәп бу органнарны белергә мөмкин. 3 нче слайд

 Балалар , ә сез бу органнарга тәмәкенең нинди зыян китергәнен беләсезме?. Бу турыда безгә фельдшер сөйләр.

Йөрәк – кан тамырларын тарайтып,йөрәккә кан кууны кыенлаштыра 7 нче слайд

Үпкә нормаль сулыш алуны боза, үпкәгә сумала утыра 8 нче слайд

Колаклар -ишетү начарлана, чөнки  колак нервлары һәм  тамырлары зарарлана 9 нчы слайд

Күзләр – күрү сәләтен киметә, күзләр кызара. 10 нчы слайд

Авыз:

- Иреннәрдәге, телдәге, тамактагы, борындагы лайлалы  тышчаларны зарарлый

- Тәм тыюны боза

- Йөткерү барлыкка килә, сулаганда начар ис килә   11 нче слайд

Тире – тән  температурасы  төшә   вакытыннан алда   җыерчыклар барлыкка килә 12 нче слайд

Димәк.тәмәке тартканда тышкы кыяфәт начарлана,күрү һәм ишетү сәләте кими,сулыш органнарының һәм эчке органнар авырулары барлыкка килә, кеше ярсый башлый. Боларның нәтиҗәсе булып укчы тиз ара башлый һәм аның өлгереше түбәнәя.

Түбәндәге ребусны чишеп сез сәламәтлекне ныгыта, инфекцион авыруларга каршы тора алучанлыкны  һәм эшкә сәләтне арттыра   торган матдәнең исемен белерсез.13 нче слайд

Бүгенге дәрестә витаминнар  минем булышучыларым булыр. Алар сезгә мәсьәләләр алып килгән

А витаминыннан мәсьәлә. 14 нче слайд

Кешенең канына бер сигарет тартканнан соң    3 мг никотин керә. 14 сигарет  тартканнан

 соң , канга күпме никотин керә?

 С витаминыннан тигезләмә

Х+2,7=3,4

Р витаминыннан мәсьәлә

1 тәмәкене тарту кешенең гөмерен 6 минутка кыскарта. Әгәр дә кеше көненә 15 тәмәке тартса, аның гомере  ничә минутка кыскара?

Мөстәкыйль эш

Йомгаклау

  1. Дәрестә нинди яңа әйберләр белдек?
  2. -Кайсы биремне эшләү иң кызык булды?Сез бу җөмләне ничек тәмамлар идегез: Тәмәке тарта башлаганчы

Өй эше

1.   №1268

2.Тәмәкенең зыяны турында саннар файдаланып   плакат ясарга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Вакланмалар 5 класста математика дәресе

5 класста математикадан дәрес эшкәртмәсеТема : Вакланмалар....

"Вакланмалар илендә"

Разработка урока для 6 класса...

Конспект урока на тему: "Унарлы вакланмаларны натураль саннарга тапкырлау һәм бүлүне гомумиләштерү"

Тема: Унарлы вакланмаларны натураль саннарга тапкырлау һәм бүлүне гомумиләштерүМаксат:1)унарлы вакланмаларны натураль саннарга бүлү һәм тапкырлау күнекмәләрен ныгыту...

Бүлү һәм вакланмалар

Дәрес эшкәртмәсе...

Бүлү һәм вакланмалар

"Бүлү һәм вакланмалар" темасына презентация...

Унарлы вакланмаларны чагыштыру, кушу,алу

Теманы йомгаклауга КВН -дәресМаксат:1. Тема буенча алган белемнәрне системалаштыру,логик фикер йөртү эшчәнлеген үстерү2.Уеннар аша белем алуга омтылыш,алган белемнәрне мөстәкыйль рәвештә куллана белүн...

5 класс - Унарлы вакланмалар темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрес планы.1.Оештыру моменты.2.Актуальләштерү.3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.4.Яңа дәрес материалын аңлату.5.Яңа дәрес материалын ныгыту.6.Физкультминут.7.Мөстәкыйль эш.8.Дәресне йомгаклау.9.Өй эш...