Математик чара
методическая разработка по алгебре на тему

Галиханова Гульназ Ильгизовна

Математик чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematika_buencha_chara.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

                              Кама Тамагы татар урта мэктэбе

Сыйныфтан тыш чара

“Балалар сөйли...”

                 Үткәрде: математика укытучысы

                     Галиханова Голназ Илгиз кызы

2013 ел

Сыйныфтан тыш чара

“Балалар сөйли...”

Максат:

1. Укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру;

2. Уйлаган фикерне дөрес итеп формалаштырып әйтеп бирү сыйфатын үстерү;

3. Математика фәненә иҗади кызыксыну уяту;

4. Кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Чараны үткәрү программасы.

Катнашучылар:

Укучыларны, һәр өстәлдә 5 әр укучы итеп, 3 өстәлгә утыртырга; һәм аларны 1 нче команда, 2 нче команда, 3 нче команда дип тамгаларга. (5 класслар, 8 нче класслар, 10 нчы класслар)

Алдан биремнәр биреп, әзерләнергә кушылган 1 нче сыйныф укучылары.

1. Кереш

2. Конкурс биремнәре

3. Тамашачылар белән уен

4. Нәтиҗәләр ясау.

     Исәнмесез кадерле укучылар. Безнең математика атналыгы дәвам итә,  инде 3 нче көнгә дә килеп җиттек. Бүгенге чараның исемен “Балалар сөйли...” дип атарбыз.

Безнең белән бүген сәяхәткә математика фәнен яратучы, өйрәнүче, математика белән мавыгучы һәм шөгыльләнүче укучылар җыелган. Әйдәгез аларны кайнар алкышлар белән сәламлик. (алкышлар)

Димәк, башлыйбыз! (музыка куела)

I. Безнең беренче уен “Фикерлибез” дип атала.

Бу уенда сезгә, 1 нче сыйныф укучылары, сез уйлап табырга тиешле сүз турында сораулар бирә. Әгәр дә сүзне 1 нче тапкырдан белсәгез – 15 очко

                                                                  2 нче тапкырдан белсәгез – 10 очко

                                                                  3 нче тапкырдан белсәгез – 5 очко  

алу мөмкинлегегез бар.

Команда номеры

Белергә тиешле сүз

Сүз турында сөйләүләр

1

НОКТА

1. Ул җөмләдә, картада булырга мөмкин. Кайбер кешеләрнең дәфтәрләрендә, битләрендә дә була ала.

2. Ул төп геометрик фигура.

3. Җөмләнең ахырына куела.

2

КИСЕМТӘ

1. Ул туры һәм тигез.

2. Озын һәм кыска була ала.

3. Башы һәм ахыры бар.

3

ПОЧМАК

1. Өйне, шкафның һәм партаның бар.

2. Анда кайвакыт балалар да булырга мөмкин. Мин кайвакыт булам анда. Аңа бәрелсәң синяк чыгарга мөмкин.

II. Икенче уеныбыз исә, “Тизрәк уйла!” дип атала.

Бу уенда командаларга 10 ар сорау бирелә.1 минут эчендә сорауларга җавап табырга кирәк. Ничә сүзне дөрес әйтсәгез шулкадәр очко алырсыз.

1 нче командага сораулар:

1. Яссылыктагы төп фигуралар (нокта,  туры);

2. Геометрик фигураларны өйрәнүче фән (геометрия);

3. Геометриянең яссылыктагы фигураларын өйрәнә торган бүлеге (планиметрия);

4.Беренче рус хатын- кыз математигының исем, фамилиясе (С.Ковалевская);

5. Бер ноктадан чыккан төрле ике ярымтурыдан торган фигура (почмак);

6. Яссылыктагы ике кисешмәүче туры ничек дип атала (параллель);

7. Фикер йөртү юлы белән аныклана торган раслама (теорема);

8. Чиктәш почмаклар суммасы (1800);

9. Өчпочмакның почмаклары суммасы (1800);

10. Турыпочмаклы өчпочмакның туры почмагына каршы ятучы ягы (гипотенуза).

2 нче командага сораулар:

1. Геометриянең фигураларны пространствода өйрәнә торган бүлеге (стереометрия);

2. Бер туры өстендә ятмаган 3 нокта һәм шул нокталарын пар-пар тоташтыручы 3 кисемтәдән торган геометрик фигура (өчпочмак);

3. Юнәлешле кисемтә (вектор)

4. “Эврика!” сүзен кем әйткән (Архимед);

5. Исбатланмый торган раслама (аксиома);

6. Туры почмак ясап кисешүче турылар (перпендикуляр);

7. Турыпочмаклы өчпочмакның туры почмагын төзүче яклары (катетлар);

8. Әйләнәнең теләсә кайсы ике ноктасын тоташтыручы кисемтә (хорда);

9. Бөтен яклары да тигез булган параллелограмм (ромб);

10. Кайсы санау системасында 0,1,2,3 саннары бар? (дүртешәрледә)

3 нче командага сораулар:

1.Гади санның бүлүчеләре ничә? ( 2)

2. Ике ягы гына параллель булган дүртпочмак? (трапеция)

3. Исбатларга кирәк булган математик җөмлә? (теорема)

4. Иң кечкенә натураль җөп сан? (2)

5. Сәгатьнең чиреге күпмегә тигез? (15минут)

6. Санның йөздән бер өлеше? (процент)

7. Математикада ничә цифр бар? (10)

8. Барлык яклары тигез параллелограмм? (ромб)

9. Яссылыкта ноктаның торышын нәрсә билгели? (координата)

10. Нинди автомобильнең эмблемасы 4 боҗралы? (ауди)

III. Безнең киләсе уеныбыз  “Аңлатабыз!” дип атала.

Бу уенда без кабат 1 нче сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итәрбез. Бу очракта сүзне 2 мөмкинлектән белергә кирәк.

1 нче мөмкинлек – 10 очко

2 нче мөмкинлек – 5 очко китерер.

Команда номеры

Белергә тиешле сүз

Сүз турында сөйләүләр

1

ӨЧПОЧМАК ЛИНЕЙКА

1. Аны мин үзем белән мәктәпкә алып киләм. Дәрестә кулланам. Берничә төрле була.

2. Аның яклары һәрвакыт тигез, перпендикуляр төзегәндә кулланалар.

2

ПАРАЛЛЕЛЬ ТУРЫЛАР

1. Мин аларны Казанга барганда Колангыда күрдем, минем партада да бар әле ул.

2. Алар кисешмиләр.

3

МӘЙДАН

1. Квартира алганда беләләр, ул зур булса шатланалар.

2. Аны өчпочмакныкын да, турыпочмаклыкныкын да табып була.

IV. Киләсе уен “Рәсем ясыйсы килә” дип атала.

Бу уенда сез, төп цифрлар ярдәмендә кеше рәсеме  ясарга тиешсез. Рәсем ясаганда кайсы команда күпме цифр кулланган, шулкадәр очко алачак. Рәсем матур да булырга тиеш.

V.Безнең ярышучыларыбыз эш белән мәшгуль булганда, без тамашачылар белән уен уйнап алырбыз. 

1 нче тамашачыга – 2 гә бүленә торган сан урынына “Әйтмим” сүзе әйтеп 1 дән 30 га кадәр санарга.

2 нче тамашачыга - 3 кә бүленә торган сан урынына “бик дөрес” сүзе әйтеп 1 дән 30 га кадәр санарга.

VI. Киләсе уен “Куып тот!” дип атала.

Бу уенда балалар ниндидер сүз турында аңлатма сөйлиләр. Сүзне тапкан команда  кул күтәреп җавапны әйтергә тиеш. Җавап дөрес булмаса балалар дәвам итәләр. Һәр дөрес әйтелгән сүзгә 5 очко

БИЕКЛЕК

Кешеләрнең дә, өйләрнең дә, фигураларның да була. Зурырак һәм кечерәк тә була ала. Сездә дә бар, миндә дә бар.

ӘЙЛӘНӘ

Ул чәшкәдә дә бар. Телевизорда поле чудес уенында да күрәбез без аны. Аны без диаграмма төзегәндә дә файдаланабыз. Аны циркуль ярдәмендә төзиләр.

ЦИЛИНДР

Агач кәүсәсенә охшаган әйбер. Элек шундый исемдәге баш киемнәре киеп йөргәннәр.

ТАМЫР

Агачта бар. Суүсемнәрдә юк. Тигезләмәнеке бар.

VII. Бу уен “Шигырь яздык утырып” дип атала.

Бу уенда, бирелгән сүзләрдән рифмага туры китереп ике куплет шигырь язырга кирәк. Математик шигырь булса тагын дә әйбәт.

................ ямансу

.............юаныч.

...............Пифагор,

.................. куаныч.

.................... укытучы,

.....................күңелле.

................. тискәре сан,

................... укучы.

 

VIII.Командалар эш эшләгән арада, без тамашачылр белән “Мәкальне тап!” дигән  уен уйнап алырбыз.

Мин хәзер сезгә, үзгәртелгән мәкальләр әйтәм, информатика өлкәсенә кагылышлы. Сез аларны дөресләп әйтегез.

        

Биремнәр

Җаваплар

Скажи мне, какой у тебя компьютер, и я скажу, кто ты.

Скажи мне, кто твой друг, и я скажу, кто ты.

Компьютер памятью не испортишь.

Кашу маслом не испортишь.

Дареному компьютеру в системный блок не заглядывают.

Дареному коню в зубы не смотрят.

В Силиконовую долину со своим компьютером не ездят.

В Тулу со своим самоваром не ездят.

Утопающий за F1 хватается.

Утопающий за соломинку хватается.

Бит байт бережет.

Копейка рубль бережет.

Что из Корзины удалено, то пропало.

Что с возу упало, то пропало.

Вирусов бояться – в Интернет не ходить.

Волков бояться – в лес не ходить.

За одного хакера семь кандидатов наук дают.

За одного битого семь небитых дают.

Всяк Web-дизайнер свой сайт хвалит.

Всяк кулик свое болото хвалит.

Шуның белән безнең бәйгебез тәмам, ә хәзер җиңүчене ачыклар өчен очколарны саныйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Сыйыфтан тыш чара "Кеше- җирнең гүзәл чәчәге"

Чараны үткәрергә ярдәмлек, рус төркеме белән әзерләнгән тамаша. Актлар залында үткәрергә каралган бәйрәм....

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Географиядән дәрестән тыш чара эшкәртмәсе. "Күп белергә теләсәң"

Әлеге кичә  эшкәртмәсе 6-7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде....

Ачык чара "Ярат математиканы"

Төрле класс укучылары җыелма командасы өчен математик ярыш...

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...