Открытый урок по математике в 6 классе на тему"Тискәре саннарны кушу"
методическая разработка по алгебре (6 класс) по теме

Открытый урок по математике в 6 классе на тему"Тискәре саннарны кушу"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany_25.02.14.docx20.21 КБ

Предварительный просмотр:

Фән: математика.

Класс: 6

Тема:    Тискәре саннарны кушу

            Дәреснең максаты:

          1. Белем бирү.   Тискәре саннарны куша белергә өйрәтү.

                   математика   тарихыннан мәгълүмат бирү

2.Күнекмәләрне үстерү. Фикерләү сәләтен, иҗади активлыкны, мөстәкыйльлекне, математик сөйләм телен үстерү, исәпләү күнекмәләрен үстерү;

3.Тәрбия бирү. Белем алуга кызыксыну тәрбияләү, дәрестә укучыларның сәләтен тулысынча ачу өчен уңай халәт булдыру, үзара ярдәмләшү, үз хезмәтенә намуслы караш тәрбияләү.

     

  Дәреснең тибы: Яңа белем бирү дәресе

  Җиһазлау: карточкалар, компьютер, презентация

  Дәреслек: Н.Я.Виленкин.,В.И. Жохов. Математика, 6 класс.

Дәрес барышы:

 1 Оештыру өлеше Исәнмесез, укучылар. Бүген безнең дәресебез үзенчәлекле, бездә кунаклар бар.

Тема, максат һәм дәреснең эчтәлеге белән таныштыру. Укучыларның дәреснең темасын үзләштерү өчен уңай халәт булдыру.

ii.Белемнәрне актуальләштерү.

                Үткәннәрне кабатлау:

  1. Координаталар турысы нәрсә ул?
  2. Нинди саннарны капма-каршы дип атыйлар?
  3. Нинди саннарны бөтен дип атыйлар?
  4. Санның модуле дип нәрсәне атыйлар?
  5.  Модульнең үзлекләре нинди?
  6. Тискәре саннарны ничек чагыштырырга?
  7. Саннарны координаталар турысы ярдәмендә ничек кушарга?

                   Телдән күнегүләр   . СЛАЙД 2-8

  1. Исәпләргә:

а) |-4,2| + |-2,9| =      б) |-8,4| + |-0.4| =       в) |-3,6| + |-1,8| =

           

           2.Саннарны координаталар турысы ярдәмендә кушарга:

            а) 4 +(-1)=         б) -5+(-2 )=             в) -8 + 3 =     г)-240 + (-80) =?

II. Яңа белемнәр формалаштыру

          Үткән дәресләрдә без яңа саннар белән таныштык. Нинди саннар инде ул? (тискәре).Хәзер укучылар сез нинди саннарны беләсез инде? (натураль,бөтен,вакланмалы:гади һәм унарлы һәм тискәре).Саннар белән нинди гамәлләр эшли беләсез? (кушу,алу,тапкырлау бүлү).Барлык саннар белән дә бу гамәлләрне башкара беләбезме? Юк.әлбәттә.Бу гамәлләрнең иң беренче чиратта кайсысы карала? Без тискәре саннарны чагыштыра.координаталар турысы ярдәмендә гена аларны куша беләбез.Ә бу ысул бик уңайсыз. Шулай итеп бүгенге дәреснең темасы:Тискәре саннарны кушу”

Дәфтәрләрне ачабыз, числоны язабыз. Теманы язабыз. СЛАЙД 1

     1) Таблицаны тутырырга ( саннарны координаталар турысы ярдәмендә кушарга) СЛАЙД 9

Укучылар 3нче һәм соңгы баганага игътибар итегез..Бу баганалардагы саннар турында нәрсә әйтә аласыз?(алар капма-каршы).Ике тискәре санның суммасын ничек исәпләргә7(саннарның модульлеренең суммасына капма-каршы сан).Хәзер таблицага карап ,тискәре саннарны кушу кагыйдәсен әйтеп карагыз

       2)          Ике тискәре санны кушу өчен:

1) аларның модульләрен кушарга

            2) .килеп чыккан сан алдына «-» тамгасы куярга кирәк СЛАЙД 10

      3) Дәреслек белән эш.

Кагыйдәнең дөреслеген китаптан тикшерик эле. 176 битне ачып ике тискәре санны кушу кагыйдәсен укыгыз.

IV.Үткән материалны  ныгыту.

  1.     №1045(а-е)
  2. Тарихи мәгълүмат СЛАЙД 11-18
  3. Физкультминут(укучыларның өстәлендә-5тән 5кә кадәр саннар)
  1. әт –иң зур тискәре сан  (-1)
  2. әт-иң кечкенә натураль сан с(1)
  3. Модуле 4кә тигез сан  (-4һәм 4)
  4. Капма-каршы саннар
  5. Суммасы 0гә тигез саннар
  6. Тамгалары бертөрле булган саннар

4)Математик диктант(Диктантны алмашып тикшерү  ) СЛАЙД 19

    5) Дөрес тигезлек килеп чыксын өчен  тамганы куегыз: СЛАЙД 20

   V. Дәрескә йомгак

  1. Нинди саннарны капма-каршы дип атыйлар?
  2. Нинди саннарны бөтен дип атыйлар?
  3. Санның модуле дип нәрсәне атыйлар?
  4. Ике тискәре санны  ничек кушарга
  5. Тискәре саннар белән гамәлләрне кем керткән?

   VI. Өй эше.  П.32, кагыйдәне ятларга,№№1056(а-е.), 1060 (а), : СЛАЙД 21


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по математике 5 класс по теме :"Простые и составные числа"

Цель: 1)сформировать  понятия  простого  и  составного  числа,  способность  к  установлению  вида  числа  на  основе определения  и...

Открытый урок по математике 5 класс по теме :"Десятичные дроби"

Основная цель: 1)сформировать  способность  к  чтению и  записи десятичных  дробей, определению поразрядного значения цифр десятичной дроби, представлению десятичной  дро...

открытый урок по математике 6 класс по теме: "Умножение дробей"

План-конспект урока..Презентация...Самоанализ урока....

Открытый урок по математике (6 класс) на тему "Действия с целыми числами"

В ноябре каждого года у нас в школе проходит "Неделя открытых уроков". Обычно мы стараемся показать самое лучное: играем, отгадываем кроссворды, путешествуем, показываем применение новых технологий, и...

Открытый урок по математике 5 класс по теме "Натуральные числа"

Урок обобщения и систематизации знаний по теме "Натуральные числа"...

Открытый урок по математике 6 класс по теме" Положительные и отрицательные числа"

Открытый урок по теме "Положительные и отрицательные числа". Математика 6 класс, учебник Виленкин Н. Я....

Открытый урок по математике 6 класс по теме: Случайные собятия. Вероятность случайного события. Мерзляк

Открытый урок в рамках конкурса Учитель года-2018. Урок проводился в 6 классе. Введется групповая работа, применяется технология проблемного обучения....