технологическая карта урока по алгебре в 7 классе по теме "Дәрәҗәләрне тапкырлау һәм бүлү"
план-конспект урока по алгебре (7 класс)

Гумерова Фания Гарафетдиновна

"Нигезләре бертөрле булган дәрәҗәләрне тапкырлау һәм бүлү"темасына 7 нче класста алгебрадан технологик карта. Дәрескә презентация һәм дәрестә куллану өчен кушымталар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnolog.karta_.urok_matematiki.gumerova_f.g.docx244.05 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Дәрәҗәләрне тапкырлау һәм бүлү”

Дәрес тибы:      яңа материалны өйрәнү дәресе 

Дәреснең максаты: төрле эш төрләре аша дәрәҗәләрне тапкырлау, бүлү үзлекләрен чыгару, формулаштыру һәм аларны күнегүләр үтәгәндә куллана белү.

Максатлар:

  • белем бирү: дәрәҗәләрне тапкырлау һәм бүлүнең үзлекләрен чыгару һәм формалаштыру;
  • үстерешле:  укучыларның хәтерен, игътибарын, танып -белү активлыгын, зирәклеген устерү;
  • тәрбияви: үтәләсе эшнең сыйфаты һәм нәтиҗәсе өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.

Планлаштырган нәтиҗәләр

Предмет:

  • нигезләре бертөрле булган дәрәҗәләрне тапкырлау һәм бүлү принцибын куллана белергә;
  • дәрәҗәләрне тапкырлау һәм бүлү,кагыйдәләрне үзләштерү, авыр булмаган билгеләмәләрне мөстәкыйль формалаштып эшли белергә

Предметара:

  • үзара аңлашуга ышанычлы элемтәләр булдыру;үзеңнең хисләреңне, уйларыңны  чагылдыру өчен адекват ысуллар куллану;
  • танып-белү максатын мөстәкыйль формалаштыру һәм аңа туры килгән эш планы төзү;
  • алган белем һәм күнекмәләрне практик эшчәнлектә, көндәлек тормышта куллану.

Шэхескә юнәлдерелгән:

  • Мәсьәләләр үтәү алгоритмы нигезендә  өйрәнүгә ныклы мотивация формалаштыру.

Дәрес ресурсы: дәреслек, презентация, биремле карточкалар, смайликлар, конвертлар.

Дәрес барышы

Этаплар

Укытучы эшчәнлеге:

Укучы эшчәнлеге:

Узеңнең дәрестәге уңышларыңны бәяләргә

  1. Оештыру

этабы

- сәламләү, танышу;

Укытучыны сәламлиләр.

Уку эшчәнлегенен мотивларын билгеләргә

-Дәресне башлыйбыз, ләкин безгә яхшы кәеф, игътибарлылык, хәтер кирәк. Бер –беребезгә карап елмаек әле. Ә хәзер №1 конвертны ачыйк. Әйдәгез кәефләребезне билгелик. (Смайликларны күтәрәләр. Барысының да кәефләре яхшы.) Молодцы!Дәрес буена яхшы кәефегез дәвам итсен.

Дәрескә  биреләләр

Кәефләрен билгеләү

Дәрескә кирәкле барлык әйбер дә әзерме?

Эш урынын хәзерлеген тикшерәләр

II. Өй эшен тикшерү

-Сез  дәрәҗәләр  турында өйрәнә башладыгыз. Бөек математик, философ, физик.... Михаил Ломоносов тур..Аның сүзләрен уку. (Дәрәҗәләр турында) Дәрәҗәләр турында ниләр беләсез, кабатлап китәрбез. Моның өчен хәзер бер бирем үтәрбез. Сезнең дәрәҗәләр турындагы белемнәрегез кирәк булыр.

(№2 конверт белән эш)

Укучы нинди кагыйдәләрне белми?

(Дөрес түгел мисалларның кагыйдәләрен әйтү.)

(с.5-6)

-Дәрәҗәләр тур.

Парлап эшләү.

Дөрес һәм дөрес түгел

III. Белемнәрне актуальләштерү. Танып-белү  эшчәнлеген мотивлаштыру

 1. Проблемалы  ситуация тудыру.

  1)23٠27=210                              230:210=220  

- Болар нәрсә?Дәрәҗәләр белән нинди гамәлләр эшләгәннәр ? Алар ничек атала?

- Бу гамәлләрне эшли беләсезме? Кемнәр дөрес эшләде?

Өлкәннәр һәм иптәшләре белән төрле социаль ситуацияләрдә аралашу, теләктәш булу күнекмәләре күрсәтәләр, сорауларга җавап бирәләр,  фикерләр алмашалар.

  1. Дәреснең тема, максатын бергәләп билгеләү.

-Дәреснең темасын билгеләгез.

“Дәрәҗәләрне тапкырлау һәм бүлү”.

-Дәреснең максаты нинди ?

Дәрәҗәләрне тапкырлау, бүлү кагыйдәләрен чыгару һәм мисаллар чишкәндә куллана белү.

Дәреснең тема һәм максатын формалаштыралар.

Узеңнең һәм иптәшләреңнең эшчәнлеген дөрес бәяли белү

IV. Уку эшчәнлеген оештыру.

1.Дәрестә эзлекле эшләү этапларын билгеләү

(ягъни укучыларны проблемалы ситуацияне чишү өчен дәрестә катнашырга этәрү).

-Ничек уйлыйсыз,  максатларны үтәү өчен бүген ниләр эшләрбез?

1) Мисалларны күзәтү;

2) үзлекләрне хәрефләр белән язу;

3) биремнәр үтәү;

4) дәреслек белән эшләү;

5) белемнәрне тикшерү.

 Проблемалы ситуацияне чишү планы төзиләр, эшләү юлларын билгелиләр.

Уку мәсьәләсен кабул итәргә һәм сакларга

2.Яңа белемнәр ачу.

1)  23٠27=210       

-Мисалын кем аңлата?      (бер укучы тактада)  

(222)*(2222222)= 2222222222=     

(чагыштырабыз) Уң һәм сул якта нигезләр бертөсле.  

-кагыйдә чыгарыла, әйтелә;

- дәреслектән кагыйдәне уку;

- бер-береңә сөйләү;

- кагыйдәне хәрефләр белән язу;

-мисаллар язу, чишү.

2) 230:210=220          

-Бүлү ничек булыр? Ягез, тапкырлау белән тикшереп карыйк.

- Кагыйдә чыгарыла, әйтелә.

 - дәреслектән кагыйдәне уку;

- бер-береңә сөйләү;    

- кагыйдәне хәрефләр белән язу;

-мисаллар язу, чишү.

- искәрмә.(слайд 14)

(кушымта: слайд  10-13)

Кирәкле информацияне аерып алу, яңа төшенчәләргә билгеләмә бирәләр, информацияне мөстәкыйль дәреслек материалыннан һәм биремнәрдән табалар,   фронталь, парлап , группада  эшлиләр

3.Беренчел ныгыту.

1) проектордан биремнәр чишү (язма, телдән сөйләп тикшерелә)

(кушымта: слайд 15-16)

Сораулар бирәләр, тыңлыйлар,башкаларның сорауларына җавап бирәләр, үз фикерләрен формалаштыралар, әйтәләр һәм аларны дәлиллиләр, группада һәм парлап эшлиләр

Сораулар бирү, тыңлау,башкаларның сорауларына җавап бирү, үз фикерләрен формалаштыру, әйтү һәм аларны дәлилләү

Укытучы, иптәшләре белән диалогка керү

4.Яңа белемнәрне  күнегүләр системасына кертү (алган белемнәрне куллану: чагыштыру, анализ, синтез, гомумиләштерү, классификация, күнегүләр үтәү) 

1)биремнәрне үтәү(группалап)( кагыйдә аңлаталар, ярдәмгә киләләр)

(кушымта: слайд 17-18)

Чагыштыралар, гомумиләштерәләр, нәтиҗә ясыйлар, үз фикерләрен әйтәләр һәм дәлиллиләр, группада һәм парлап эшлиләр

Укытучы, иптәшләре белән диалогка керү

5. Үзтикшерүле һәм үзара тикшерүле мөстәкыйль эш. (№3 конверт)

1) Ике вариантта үзлектән эш үтәү. (Фамилия куела, эшләр алмашынып тикшерелә, хаталар языла, критерий бирелә, билге куела, эшләр җыела)

(кушымта: слайдлар  19-22 )

Үзләренең һәм иптәшләренең эшчәнлекләрен бәялиләр.

V. Нәтиҗә ясау. Дәрестә уку эшчәнлегенә рефлексия .

Дәрестәге нәтиҗәләрне куелган максатлар белән тигезләү.

  • Без дәрестә нинди тема өстендә эшләдек?
  • Дәрескә нинди максат куйган идек?

Йомгаклау сорауларына җавап бирәләр

Укытучы, иптәшләре белән диалогка керү

 Укучыларның үзләренең дәрестәге уку эшчәнлегенә үзбәяләре (мин нәрсә эшләдем, мин моны ничек эшләдем, нинди эзлеклелектә, нәрсә килеп чыкты, килеп чыкмады, нәрсә катлаулы, кызык, боларның кайсын мин элек эшли белә идем, кайсы яңа эйбер булды һәм б.к).

(№4 конверт ны ачу)

-Кем яңа материалны барысын да аңладым, дип уйлый;

-кем бик аңлап бетермәде, аңа бераз ярдәм кирәк;

- кем бөтенләй аңламады.

(Тактага беркетелгән плакатка билгелиләр)

-Молодцы! Кемнәр аңлап бетермәгән, әле бу темалар дәвам итә. Борчылырга урын юк. Бераз тырышлык, практик күнекмәләр кирәк.

 Үзләренең дәрестәге уңышларын бәялиләр,  уку эшчәнлегенең рефлексиясен тормышка ашыралар

Үзләренең дәрестәге уңышларын бәялиләр

VI. Өй эше.

П.19; кагыйдәләр, №404,415

                                                                                             Кушымталар                              
с. 5-6

С.15-16

        

С.17-18

        

Үзлектән эш җаваплары:

1 вариант

2 вариант

а)  b6

а)  а6

б)  26

б)  26

в) х9

в) х6

г) х8

г) х16


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта урока по алгебре 8 класс "«Рациональные уравнения как математические модели реальных ситуаций»"

Научиться составлять математические модели реальных ситуаций, совершенствовать навыки решения задач, развивать логическое мышление, умение рассуждать и обобщать....

Технологическая карта урока по алгебре 7 класс "Линейная функция и ее график"

Технологическая карта урока "Линейная функция и ее график" 7 класс закрепление...

Технологическая карта урока по алгебре 7 класс

Технологическая карта урока алгебры в 7 классе по теме:«Линейное уравнение с одной переменной.Решение задач с помощью уравнений»Предмет: алгебраКласс: 7Автор УМК: Ю.Н. Макарычев, Н.Г....

Технологическая карта урока по алгебре 10 класс

технологическая карта урока разработанна в технологии педагогической мастерской....

Технологическая карта урока по алгебре 8 класс по теме "Решение задач с помощью рациональных уравнений."

Технологическая карта урока 8 класс Мерзляк по теме " Решение задач с помощью уравнений"...

Технологическая карта урока по алгебре 7 класс "Системы уравнений с двумя переменными. Графический метод решения системы двух линейных уравнений с двумя переменными"

  Данный урок был проведён в апреле 2021 года на районном семинаре учителей математики. Целевая аудитория - ученики 7 "б" класса, в классе 27 учащихся, класс разноуровневый, но у...