Мастер-класс "Кызыклы математика"
методическая разработка по алгебре

Ахатова Ляля Анасовна

Математика фәне буенча уздырылган мастер-класс.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass.docx14.85 КБ

Предварительный просмотр:

Хәерле көн, җюри һәм коллегалар.

Мин, Ляля Анасовна, Күңгәр урта мәктәбенең математика укытучысы. Сезне үземнең мастер-класста күрүемә шатмын. Минем мастер-классның темасы “Матемматика-кызыклы фән”.

“Атны елга буена алып төшеп була, мәҗбури су эчертеп булмый” дигән инглиз мәкале бар. Без балаларга белем биргәндә дә бу проблема белән очрашабыз. Әгәр дә безнең фәнебез кызыклы булмаса, балалар да аны үзләштерегә атлыгып тормыйлар.  Мин математиканы 5-6 нчы сыйныфларда  укытам.  Үземнең  фәнне кызыклырак итү, балаларда математикага мәхәббәт уяту өчен кайбер алымнар кулланам, аларны сезнең белән дә бүлешәсем килә.

1)Математиканың логика белән нык бәйләнгәнен барыгыз да белә. Күп кенә дәресләремне гади генә сораулардан башларга яратам. Сез дә җавап биреп карагыз әле.

-Өстәлнең 1 почмагын кискәч, ничә почмагы кала?

- Квадратны кисемтә итеп ясап буламы?

-сездән төрле җаваплар ишетелде. Укучыларның беренче җавабы, 5 була. Күпләрегез бу сорауга нәкъ шулай җавап бирде.

Иң беренче бу гади генә сорауга җавап бирер өчен дә сезгә мәгълумат җитеп бетмәде. Мин сезгә конкрет өстәлнең ничә почмаклы икәнен әйтмәдем. Әгәр дә өстәлнең 4 почмаклы булса, 5 почмагы кала. Тик укучыларга барлык ысулларны да күрсәтеп китәргә кирәк.

 Шушындый гади генә сорауларны карап китү, балаларда критик фикер йортүне арттыра, мәсьәләләр чишкәндә барлык шартларны да карап бетерергә кирәк икәненә кунектерә.

2) Әлбәттә математикада логикадан тыш, арифметик гамәлләрне дөрес һәм тиз арада башкару сәләте дә бик кирәк. Балаларны исәпләү эше бик тә күнелле икәненә ышандыру өчен, еш кына төрле арифметик фокуслар да күрсәтәм.

Кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәм.

“10 чисел Фибоначчи”

 

5+6+11+17+28+45+73+118+191+309

Сумманы миннән тизрәк исәпләп бетергән кешегә бишле куям!

 Хәзер аз гыа катлаулырак очрак.

Саннар белән. Миңа 5 урынлы сан әйтегез. Бер шарт, цифралары төрле булсын. Мин җавапны белергә тырышам.  Һәм кәгазь битенә язып куям.

45601

89564

10435

52436

47563

Хәзер шушы саннарны калькулятор ярдәмендә кушыгыз.

Хәзер без шул мисалларны сезнең белән эшләрбез.

Сез калькулятордан куллана аласыз.

Гадәттә бу фокусларны күрсәткәч, балалар икеләтә энергия белән дәрестә катнаша башлыйлар. Фокуснын серләрен ачуны дәрес ахырырна калдырам. 5нче сыйныфта үтелә торган, мина калса ин кунелсез дәрес, Калькулятор темасын өйрәнгәндә, бу фокуслар дәресне җанландырып җибәрә.

3) Шулай ук математикада геометрик күзаллау да зур роль алып тора. Геометриянең нигезен 5-6 нчы сыйныфта ук ныгытырга, аның матурлыгын күрә белергә өйрәтегрә кирәк дип саныйм. Ә бу матурлык символы булып, Мебиус лентасы тора. Бу лента үз эчендә математиканың бик күп серләрен яшергәнтер. Нинди лента сон ул?(1858)

Борып ябыштырылган боҗра формасында.  

Шушы боҗра төрле кызыклы үзлекләргә ия. Бер ноктадан хэрэкэт иткэндэ, лентаның капма-каршы ягына чыгасын.  Бу боҗра бер яклы гына дип санала.

Фокус группа белэн эшлэтергэ.

Башта гади боҗра белән. Аннан мебиус.

Ахырдан сердечко чыккач. Әлбәттә без һәрберебез дә үз фәнебезне кызыклы итәргә тырышабыз, ләкин балаларны кызыксындыру аларның мәхәббәтләрен яулау өчен, иң башта безгә балалрны һәм үзебезнең эшебезне ихлас яратырга кирәк. Менә бу мебиустан килеп чыккан йөрәкләр шуны күрсәтә дип саныйм. Шуның белән мастер классы тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок-исследование по математике в 6 классе « Здоровьесберегающие задачи математики. Роль математики в борьбе с курением»

Этот урок посвящен  научному исследованию. Одной из самых актуальных проблем современности является увеличение курящих людей, особенно школьников. Какова роль математики в борьбе с курением....

Рабочая программа по математике в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования на основании примерной программы по математики 5-9 классы. Математика 5 класс: И.И.Зубарева, А.

Рабочая программа разработана  на один учебный год:   в основу программы положены педагогические и дидактические принципы (личностно ориентированные; культурно ориентированные; деятельно...

Программа курса "Математика 5, 6 класс" (к учебникам Математика 5, Математика 6, авт. Зубарева И. И., Мордкович А.Г.)

Программа по математике для преподавания предмета в 5 и 6 классах по учебникам Зубаревой И. И., Мордковича А. Г. содержит пояснительную записку, в которой отражены: учебно-методическое сопровождение п...

Авторская программа элективного курса по математике Практикум по математике: математика в задачах

Элективный курс "Математика в задачах" рассчитан на учащихся 11 классов общеобразовательных классов, имеющих слабую математическую подготовку при решении задач. ...

Обобщающий урок по математике в 5 классе."Математика в мире животных и животные в математике"

Данный урок сопровождается показом презентации. Презентация  используется в качестве иллюстрации к уроку математики в 5 классе при повторении курса математики.Цели: развитие вычислительных навыко...