Развернутое тематическое планирование по биологии
календарно-тематическое планирование по биологии (8 класс) по теме

8 класста киңәйтелгән календарь-тематик план. Сонин программасы буенча укыту

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon biologiya_8kl.doc177.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

Максат

Җиһазлау

Сүзлек

 эше

Лаб. эш

Пр. эш

Өй эше

Срок

1

Органик дөнья системасында кешенең тоткан урыны.

Укучыларны кешенең төп үзенчәлекләре белән таныштыру; органик дөнья системасында кешенең тоткан урынын билгеләү

Таблица, дәреслек, галимнәрнең портретлары

Рудимент атавизм

1-3 бит, өйрән

2

Кешенең үзенчәлекләре.

Кешенең үзенчәлекле якларын ачу; укучыларда чагыштыру, гомумиләштерү күнекмәләрен арттыру

Таблица, дәреслек

4-5 бит, өйрән. Дәфт. 3 бит яз.

3

Кешенең килеп чыгышы. Этаплары.

Кешенең килеп чыгышы турында белемнәр формалаштыру, Кеше эволюциясенең төп этапларын укучыларга җиткерү

Кеше скелеты, таблица, дәреслек

Дриопетик понгид, гоминид, рамапетик, неандерталец кроманьонец

10-13 бит өйрән, сорауларга җавап

4

Кешенең килеп чыгышы.

Кеше эволюциясен өйрәнүне дәвам итү; укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү

Дәреслек, таблица

Барлык темаларны кабатларга

5

Кеше расалары.

Расалар турында белемнәр формалаштыру, аларның үзенчәлекләрен табарга өйрәтү. Фәнни күзаллауларда, гуманистик принципларда, экологик фикерләүдә биологик белемнәрне кулланырга өйрәтү.

«Кеше расалары» таблицасы, географик карта «Народонаселение», дәреслек

Раса, расизм, экваториаль раса, Евразия расасы, Азия-Америка расасы

16-17 бит өйрән. Теләк буенча бирем:

1.Тема буенча тест

2. Биологик диктант тексты

3. Тема буенча кроссворд

4. Расалар т-а реферат

6

Кеше организмының төзелеше һәм функцияләре турындагы белемнәрнең үсеш тарихы.

Укучыларда    кеше организмының төзелеше һәм функцияләре турындагы белемнәрнең үсеш тарихы турында күзаллау булдыру

Галимнәрнең портретлары

27 бит сорауларга җавап бирергә

7

Организмның күзәнәкчел төзелеше.

Күзәнәк турында төшенчә бирү, Күзәнәк өлешләренең функцияләре белән таныштыру

Микроскоп, тере күзәнәк микропрепаратлары, таблица

Күзәнәк мембранасы, төш мембранасы, цитоплазма, органоид, эндоплазматик челтәр, Гольджи комплексы, лизосома, митохондрия, хромосома,

28-29 бит өйрән, тема буенча тест төзе

8

Күзәнәкнең төзелеше.

Укучыларны күзәнәкнең төзелеше белән таныштыру, рәсемнән күзәнәкнең аерым өлешләрен тану күнекмәләрен булдыру

Микроскоп, микропрепаратлар

28-29 бит кабатла

9

Тукымалар һәм органнар.

Укучыларга орган, тукыма төшенчәләрен җиткерү, аларның төп төрләре һәм типлары белән таныштыру; китап белән эшләү күнекмәләрен арттыру

таблица

Тукыма,

эпителиаль тукыма,

тоташтыргыч тукыма,

мускул тукымасы

нерв тукымасы

32-35 бит, өйрән

10

Органнар системасы. Организм.

Укучыларны органнар һәм органнар системасы белән таныштыру, аларның аерым функцияләрен һәм бер-берсенә бәйләнгәнлекләрен күрсәтү

таблица

орган

Дәреслектәге һәм дәфтәрдәге материалны үзләштерергә

11

Гумораль регуляция.

Гумораль регуляция төшенчәсен ачу,калкансыман биз һәм эчке секреция бизләре турындагы белемнәрне формалаштыру

Таблица «Эчке секреция бизләре» бөер моделе

Эчке секреция бизләре, гормоннар, гипофиз

44-47 бит, өйрән, табл. Тутырып бетер язма эшкә әзерлән

12

Гормоннарның әһәмияте. Язма эш

Алган белемнәрне гомумиләштерү, фикерләү сәләтләрен устерү. Гормоннарның әһәмиятен тоярга өйрәтү

Таблица,

Үткәннәрне кабатларга

13

Нерв системасы. Аның төзелеше һәм әһәмияте.

Нерв системасының төзелеше турында мәглумат бирү, балаларда анализ, гомумиләштерү күнекмәләре булдыру

Таблица, дәреслек

Нейрон, нерв импульсы синапс,

50-53 бит, өйрән,

14

Арка мие..

Балаларга арка миенең төзелеше турында мәгълумат бирү, аның функцияләрен ачыклау. Интеллектуаль аңны үстерү өстендә эш алып бару.

Дәреслек, таблицалар, юеш препарат «Кешенең арка мие»

Үзәк канал, арка мие сыекчасы арка мие нервлары

56-57 бит, өйрән, сорауларга җавап бир

15

Рефлекс. Рефлектор дуга

Рефлекс, һәм рефлектор дуга турында төшенчә бирү, китап белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен арттыру

Дәреслек, таблица

рефлекс, рефлектор дуга

Теманы өйрән, рәсем яса

16

Баш миенең төзелеше һәм функцияләре.

Баш миенең төп бүлекләренең төзелешен һәм функцияләрен өйрәтү, укучыларда кызыксындыру булдыру.

Баш миенең моделе, юеш препаратлар

Озынча ми, күпер, урта ми, ара ми

60-61 бит өйрән. «Уйлагыз!» җавап яз

17

Зур ми ярымшарлары.

Зур ми ярымшарларының төзелеше һәм төп зоналарның функцияләре белән таныштыру.

Таблица, дәреслек, баш миенең моделе

Ярымшарлар кабыгы, бурразналар, сырлар, сөялле өлеш

66-67 бит өйрән, 70 бит рәсем яса, аңлат

18

Зур ми ярымшарлары.

Бу өлкәдә фән казанышлары белән таныштыру, аларга карата горурлык хисләре тәрбияләү.

Таблица, дәреслек

68-69 бит укы, 70 бит сорауларга җавап бир

19

Анализаторлар. Күрү анализаторлары.

Балаларга кешенең сизү органнары турында мәгълумат бирү; күрү анализаторының төзелеше һәм функцияләре турында белемнәр формалаштыру

Таблица, күз моделе

Күз алмасы, мөгезкатлау, тамырлы катлау, күз карасы, хрусталик таякчыклар, колбачыклар

72-75 бит өйрән, 78 бит сорауларга җавап тап

20

Ишетү һәм тигезлекне саклау анализаторлары.

Укучыларны ишетү анализаторының тозелеше һәм функциясе  белән таныштыру, тигезлекне саклау органы турында төшенчә бирү

Таблица, дәреслек

Колак пәрдәсе, вестибуляр аппарат

80-83 бит, рәсем буенча сөйләргә әзерлән

21

Тире-мускул сизүе. Ис сизү. Тәм тою.

Анализаторның төрле төрләре белән таныштыруны дәвам итү, һәрберсенең әһәмиятен күрсәтү

таблица

Механорецепторлар, термморецепторлар

86-89 бит өйрән, 90 бит сораулар

22

Анализаторларның сизгерлеге, үзара бердәмлеге

Анализаторларның үзенчәлекләре турындагы белемнәрне тирәнәйтү

таблицалар

Теманы кабатларга, «Уйлагыз!» язмача җавап

23

Терәк һәм хәрәкәт. Скелет сөякләре.

Скелет сөякләренең аерым бүлекләре белән таныштыру; аларның үзенчәлекләрен күрсәтү

Скелет моделе, таблицалар

Сөяк өслеге,

92-93 бит укы, рәсемнән танырга өйрән

24

Сөякнең төзелеше, үсүе, тоташуы.

Сөякнең төзелеше, үсүе, тоташуы белән танышу, буыннарның төрләре турында мәглумат бирү

Скелет моделе таблицалар

буын, буын сумкасы

94-95 бит, өйрән, 96 бит сорауларга җавап

25

Скелет төзелеше

Укучыларны скелет төзелеше белән таныштыруны дәвам итү; китап белән эшләү күнекмәләрен арттыру

Скелет моделе

Умырткалык, сигезкүз сөяге

98-103 бит, скелет сөякләрен таны

26

Имгәнүләр вакытында беренче ярдәм

Кабатлау нигезендә имгәнү төрләрен характерлау; бу очракта беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү

Беренче ярдәм күрсәтү материаллары

Алган күнекмәләрне өйдә кабатларга

27

Мускуллар

Мускул тукымасының төзелеше һәм үзенчәлекләре турындагы белемнәрне гомумиләштерү; мускулларның төп төркемнәренә характеристика бирү

Микроскоп, мускул тукымасы препаратлары, таблицалар

Мускул җепселләре, миофибриллалар, сеңерләр

106-109 бит, укы, 110 бит сорауга җавап

28

 Мускулларның эшләве.

Мускуллар эшчәнлегенә аңлатма бирү

таблицалар

Динамик эш, статик эш, бөгүче мускуллар, турайтучы мускуллар

112-113 бит өйрән, сорауларга җавап бир

29

Терәк һәм хәрәкәт аппаратларын формалаштыруда физик күнегүләрнең әһәмияте

Терәк һәм хәрәкәт аппаратларын формалаштыруда физик күнегүләрнең әһәмиятен күрсәтү, реаль мисаллар китерү

Таблицалар

«Терәк һәм хәрәкәт» темасын кабатларга

30

«Терәк һәм хәрәкәт» темасы буенча язма эш

Булган белемнәрне системалаштыру

таблицалар

Гомумиләштерү дәресенә әзерләнергә

31

Терәк һәм хәрәкәт темасы буенча гоумиләштерү дәресе.

Мускуллар һәм скелет арасындагы бәйләнешне күрергә өйрәтү; физик эшнең, күнегүләрнең әһәмиятен ассызыклап күрсәтү

таблицалар

32

 Организмның эчке тирәлеге һәм аның әһәмияте.

Балаларны организмның эчке тирәлеге белән таныштыру, аның әһәмиятен ачыклау

Таблицалар «Тукымалар» «Канның составы», микроскоп, микропрепаратлар «Кеше канны»

лимфа

Теманы өйрән,

33

Кан плазмасы, аның составы.

Кан плазмасы , аның функциялре, канның оюы турында белемнәр формалаштыру

таблицалар

Эритроцит, лейкоцит, тромбоцит, фибриноген, фибрин, фагоцитоз

117-119 бит өйрән, сорауларга җавап бир

34

Иммунитет

Безнең организмның йогышлы авырулардан ничек саклануын укучыларга аңлату; иммунитетның төрләре белән таныштыру

Таблица «Кеше каны күзәнәкләре», И.И.Мечниковның портреты

Иммунитет, вакцина, антитәнчек

Теманы өйрән, эш дәфтәрендә эшлә

35

Кешенең кан группалары. Кан салу. Резус-фактор.

Кан группалары һәм аларның аермалы яклары  турында белемнәр формалаштыру; кан салуның әһәмиятен күрсәтү

Таблицалар «Кеше каны» «Тукымалар»

Агглютинация, агглютинин, донор, реципиент, резус-фактор

«Организмның эчке тирәлеге» темасын кабатларга /116-123 бит/

36

Матдәләрнең күчүе.Кан әйләнеше органнары.

Иммунитет һәм кан  турындагы белемнәрне ныгыту; канн әйләнеше органнары белән таныштыру

Таблицалар, дәреслек

Вена, капилляр, аорта

Дәфтәрдәге һәм дәреслектәге материалны өйрән

37

Йөрәкнең эшләве.

Яңа анотомик мәгълуматлар бирү; чагыштыру һәм гомумиләштерү күнекмәләре булдыру; санитар-гигиеник күнекмәләр тәрбияләү

Таблицалар, йөрәк моделе

Йөрәк циклы, пауза, автоматизм

130-131 бит укы, таблицадан күрсәтеп сөйләргә өйрән

38

Кан һәм лимфаның тамырлар буйлап хәрәкәте.

Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү; физик камилләшүгә омтылыш тәрбияләү

Секундомер, тономер, таблица

Пульс, артериаль басым, пульс басымы, лимфа тамырлары, лимфа төеннәре

134-135 бит өйрән, дәфтәрдәге биремнәрне башкар

39

Йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, аларны кисәтү.

Канн китүнең төрләрен ачыкларга өйрәтү; никотин һәм алькогольнең  йөрәк һәм канн тамырларына зыянын ачыклау; авырулар вакытында беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү

Таблицалар, беренче ярдәм күрсәтү материаллары

«Матдәләр алмашы» темасын кабатларга

40

Сулыш.Сулыш органнарының төзелеше.

Укучыларны сулыш органнарының төзелеше белән таныштыру;

Таблица «Сулыш органнары», дәреслек

Альвеола, бугаз, бугаз өсте, калкансыман кимерчәк, тавыш ярылары, трахея, бронхлар

138-139 бит укы, сорауларга җавап бир

41

Үпкәдә һәм тукымаларда газлар алмашы.

Сулыш системасы турында өйрәнүләрне дәвам итү; үпкәдә һәм тукымаларда газлар алмашын балаларга аңлаешлы итеп җиткерү

таблицалар

Теманы өйрән, дәфтәргә рәсем яса

42

Сулыш хәрәкәтләре.Үпкәнең тереклек сыемы.

Сулыш хәрәкәтләре һәм үпкәнең тереклек сыемы турында мәгълумат бирү;

Таблица, дәреслек, эш дәфтәре

Газлар алмашы, үпкәләрнең тереклек сыемы

143 бит өйрән

43

Сулыш регуляциясе. Сулыш органнары авырулары, аларны кисәтү

Сулыш регуляциясен тәэмин итүче органнар турында балаларга җиткерү. Сулыш юллары авырулары белән таныштыру; беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү

Таблица, борын моделе, салфеткалар

144 бит укы, дәфт. эшлә, зачетка әзерлән

44

«Сулыш» һәм «Организмның эчке тирәлеге» темалары буенча зачет-дәрес

Темалар буенча белемнәрне гомумиләштерү; укучыларның белемнәрен һәм күнекмәләрен тикшерү

Тема буенча таблицалар, тестлар, карточкалар

Темаларны кабатларга

45

Ашкайнату. Азык продуктлары, туклыклы матдәләр һәм аларның организмдагы әверелешләре.

Азык продуктларының үзенчәлекләрен ачу, организмда аларның ролен күрсәтү

Ашкайнату органнарын сурәтләгән таблицалар

фермент

Таблицаны тутырып бетер

46

Ашкайнату системасының төзелеше һәм функцияләре.

Ашкайнату системасының төзелешен балаларга күрсәтү, функцияләрен ачыклау

Таблицалар, кеше торсы,

Теманы өйрән

47

Авыз куышлыгында азыкның эшкәртелүе.

Никотин һәм алькогольнең авыз куышлыгына йогынтысын күрсәтү; авыз куышлыгын һәм тешләрне саклау кагыйдәләрен булдыру

Таблица, бинт, мамык

Йоткылык, үңәч, перистальтика

152-153 бит өйрән, сорауларга җавап бир

48

Ашказанында азыкның эшкәртелүе.

Укучыларны ашказанында азыкның ничек эшкәртелүе белән таныштыру; чагыштыру күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү

Таблица, кеше торсы,

Ашказаны,

Теманы өйрән, эш дәфтәрендә практик эшне тәмамла

49

Эчәклектә азыкның эшкәртелүе

Эчәклектә азыкның эшкәртелү процессы белән таныштыру

таблицалар

уникеилле эчәк, бавыр, үт,

157-158 бит өйрән

50

Туклыклы матдәләрнең сеңүе

Укучыларны туклыклы матдәләрнең сеңүе белән таныштыру; организмда бавырның һәм ашказаны асты бизенең ролен күрсәтү

таблицалар

158-159 бит өйрән, дәфтәрдә эшллә

51

Туклану гигиенасы. Авыруларны кисәтү.

Шәхси гигиена һәм туклану режимы турында белемнәр формалаштыру; ашказаны-эчәк авыруларының нәрсәдән килеп чыгуын ачыклау, аларны кисәтү

таблицалар

Бүлекне тулысынча кабатларга

52

Контроль тикшерү дәресе

Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү, тикшерү

карточкалар

53

 Матдәләр алмашы һәм энергия алмашы.

Укучыларга пластик һәм энергетик алмашу турында мәгълумат бирү; таблицалар, дәреслек белән эшләү күнекмәләрен арттыру

Таблицалар, схемалар

Пластик алмашу, энергетик алмашу, матдәләр һәм энергия алмашы

162-163 бит өйрән, алкоголь һәм наркотикларның зыяны турында материал алып кил

54

Витаминнар (дәрес-сәяхәт).

Укучыларга витаминнар һәм авитаминозлар турында мәгълумат бирү, витамин төрләренең функциясен күрсәтү; хезмәт, физик һәм эстетик тәрбия бирүне дәвам итү

Демонстрацион таблицалар, яшелчә һәм җиләк-җимештән күргәзмә, станция исемнәре язылган таблицалар

Витамин, авитаминоз

166-167 бит өйрән, сорауларга җавап бир, эш дәфтәрендә эшне бетер

55

Бүлеп чыгару. Бөернең төзелеше һәм эшчәнлеге.

Укучыларга бүлеп чыгару органнары турында мәгълумат бирү; бөернең төзелеше һәм эшчәнлеге белән таныштыру; сәламәтлеккә карата аңлы караш тәрбияләү

Таблица «Бүлеп чыгару органнары»

Нефрон, фильтрлау, бөер лаканы, икенчел сидек

170-171 бит укы, таблица буенча сөйләргә әзерлән

56

 Бөер авырулары, аларны кисәтү.

Бөер авыруларының кеше организмына йогынтысын аңлату; туклану гигиенасының, начар гадәрнең бүлеп чыгару органнарының эшчәнлегендә ролен ачыклау

таблица

Теманы кабатла

57

Тән япмасы. Тиренең төзелеше. Тире гигиенасы.

Укучыларны тиренең төзелеше һэм функцияләре белән таныштыру, тире гигиенасы кагыйдәләрен ныгыту

Микроскоп, микропрепаратлар, таблица, карточкалар

Эпидермис, чын тире, тир бизләре, май бизләре

174-175 бит укы, эш дәфтәрендә эшлә

58

Организмның терморегуляциясендә тиренең роле

Организмның терморегуляциясендә тиренең ролен күрсәтү;

Таблица «Тире»

терморегуляция

178 бит, эш дәфтәрендә эшлә

59

Организмны чыныктыру. Кием гигиенасы.

Организмны чыныктыруның асылын ачып бирү; дөрес киенү күнекмәләре булдыру

таблицалар

179 бит өйрән

60

Үрчү. Кешенең җенес системасы.

Балаларны кешенең җенес системасы белән таныштыру; аталану һәм яралгының үсеше турында белемнәр булдыру.

таблица

Сперматозоид, аналык көпшәләре, аналык, зигота, яралгы, йөклелек

182-185 бит өйрән

61

Кешенең яшенә бәйле процесслар

Укучыларны кешенең яшенә бәйле процесслар белән таныштыру; организмның формалашу периодларын ассызыклап күрсәтү

таблицалар

Тулгак тоту

188-189 бит өйрән, эш дәфт. №157

62

Югары нерв эшчәнлеге. Рефлекс – нерв эшчәнлегенең нигезе

Югары нерв эшчәнлеге турында мәгълумат бирү; рефлекслар турындагы белемнәрне гомумиләштерү

Таблицалар «Рефлекс», «Кешенең баш миенең төзелеше»

Шартлы рефлекс, шартсыз рефлекс

И.М.Сеченов һәм И.П.Павлов хезмәтләре турында чыгыш әзерлә

63

Тоткарлану.

Тоткарлану төрләренең физиологик ролен ачу; ярсу һәм тоткарлану арасындагы бәйләнешне күрсәтү; галимнәрнең хезмәтләре белән танышу

Портретлар, таблица «Баш мие»

Инстинкт, тоткарлану

193-195 бит өйрән, эш дәфт. №160, 162

64

Биологик ритмнар. Йокы һәм төш күрү. Йокы гигиенасы.

Йокы һәм төш күрүнең  табигатен билгеләү; йокы периодлары һәм йокының тирәнлеге белән таныштыру

таблица

Гипноз, летаргия

200-203 бит өйрән

65

Кешедә нерв эшчәнлегенең үзенчәлекләре.Танып белү процесслары.

Укучыларны  нерв эшчәнлегенең үзенчәлекл белән таныштыру, хәтер турындагы белемнәрне формалаштыру

Баш мие моделе, таблица

Хәтер, тою, күзаллау, кабул итү, фикерләү

206-207 бит өйрән, сорауларга җавап бир

66

Нерв эшчәнлеге типлары.

Укучыларны нерв эшчәнлеген типлары белән таныштыру; яңа төшенчәләр кертү;нерв системасы формалашуда әйләнә-тирәлекнең йогынтысын күрсәтү

Дәреслек, схема

Темперамент, холерик, сангвиник, флегматик, меланхолик

Теманы өйрән, эш дәфт. №166

67

Нерв һәм психик авыруларны кисәтү. Наркотик матдәләрнең нерв системасына зыяны.

Балаларны нерв һәм психик авырулар белән таныштыру; аларны кисәтү дә эш алып бару; сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау

Газеталар, галимнәрнең портретлары

Теманы өйрән

68

«Биология. Кеше» курсын кабатлау

Балаларның белемнәрен гомумиләштерү

таблицалар

Барлык темаларны кабатларга

69

«Биология. Кеше» курсын кабатлау,  контроль эш

Курс буена алган белемнәрне гомумиләштерү, тикшерү

карточкалар

Кабатларга

70

Гомумиләштерү дәресе

Контроль эш нәтиҗәләре буенча сорауларга җавап бирү; булган белемнәрне гомумиләштерү

таблицалар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развернутое тематическое планирование уроков физики в 11 классе ( 4 часа)

Рабочая программа по физике для 11 класса составлена на базе Примерной программы  среднего (полного) общего образования по физике (профильный уровень) и авторской программы Г.Я. Мякишева. ...

Развернутое тематическое планирование по физике 11 класс ( 3 часа)

Рабочая программа по физике для 11 класса составлена на основе Примерной программы Г.Я. Мякишева ( Сборник программ для общеобразовательных учреждений: Физика 10-11 кл., Н.Н. Тулькибаева, А.Э. П...

Развернутое тематическое планирование по математике 6 класс, Учебник Н.Я. Виленкин (6 часов в неделю)

Развернутое тематическое планирование  по математике 6 класс с пояснительной запиской, Учебник   Н.Я. Виленкин (6 часов в неделю)  с пояснительной запиской ...

Развернутое тематическое планирование 5 класс

Развернутое тематическое планирование 5 класс по программе Петерсон (6 часов в неделю)...

Развернутое тематическое планирование по биологии 6 класс

Развернутое тематическое планирование по биологии по УМК под редакцией В.В.Пасечника , в которое внесены некоторые изменения. Планирование включает в себя пояснительную записку, также непосредственно ...

Развернутое календарно-тематическое планирования по биологии (ФГОС) 5-6 класс Сухова,Строганов

Развернутое календарно-тематическое планирование по ФГОС(прописаныУУД) по биологии 5-6класс, учебник авторы: Сухова, Строганова...

Развернутое календарно-тематическое планирования по биологии (ФГОС) 9 классе А.Г.Драгомилов,Р.Д. Маш

Календарнор-тематическое поланипррование составлена на основе учебника биолоигия 9 класс авторы А.Г.Драгомилов,Р.Д. Маш  соответсвии с ФГОС (УУД прописаны)...