Тәмәке һәм аның зарары
рабочая программа по биологии по теме

Нуруллина Алсу Сафеевна

Тема :    “Тәмәке һәм аның зарары”.

Максат:  Тәмәке тарту кеше организмына зур куркыныч тудыра.

Җиһазы:  “Тәмәке тартырга ярамый!” плакат, крем, ислемай, сабын, тәмәке савытлары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tmke_zarary.doc30 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :    “Тәмәке һәм аның зарары”.

Максат:  Тәмәке тарту кеше организмына зур куркыныч тудыра.

Җиһазы:  “Тәмәке тартырга ярамый!” плакат, крем, ислемай, сабын, тәмәке каплпры.

Дәрес барышы

  1. Актуальләштерү
  1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.
  2. белемнәрне тикшерү

 (Өстәлдә пакетта төрле крем, духи, сабын, тәмәке каплары)

Бирем:  шушы әйберләрне ике төркемгә аерып куярга кирәк. Нинди билгеләр буенча аерырсыз?

  Б.   (аера)

  У. – Ни өчен шулай аердыгыз?

  Б. – Крем, сабын, ислемай тән тиресен тәрбияләгәндә кулланыла, ә тәмәке кешегә зарар гына китерә.

 У. – Тәмәкенең зарарлы икәнен кайдан белдегез?

 Б. - Әни әйтте,  радио, телевизордан ишеттем.

  У. – Бүген без тәмәке тартучы һәм аның янында торган кешеләр белән нәрсәләр булуы хакында сөйләшербез.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру
  1. “Ну, заяц, погоди!” мультфильмын искә төшерербез.

  У. – Ни өчен бүренең хәле авырайган?

       - Ни өчен бүре бер юлы берничә тәмәке тарткан?

      -  Ни өчен шулай эшләгән?

      - Билгеле, бүре агуланган, чөнки ул берничә тәмәкене бер юлы тарткан!

      - Ни өчен куян да ютәлли башлаган? Ул тәмәке тартмаган иде бит? Тәмәке янган вакытта кеше тормышы өчен куркыныч һәм зарарлы матдәләр бүленеп чыга. Сулыш алган вакытта тәмәке төтене кая эләгә?

      - Сез ничек уйлыйсыз, мондый төтен кеше организмына ничек тәэсир итә?

      - (рәсемнәр карау)

      - тәмәке тартучының үпкәсе ничек үзгәргән? Аның күзләре нинди була?

Б. – Күз астында зәңгәрсу түгәрәкләр  барлыкка килә.

У. –Тешләр дә саргая, бозыла башлый. Авызыннан начар ис килә башлый, теш пастасы да тәмәке исен алмый, аның киеменә дә тәмәке төтене исе сеңә.

У. – Тәмәке тарту кешегә нинди зарар китерә?

Б.   – Тәмәке кешене агулый, авыруга әйләндерә. Кеше аннан башка яши алмый. Аңа торган саен күбрәк тәмәке кирәк була.

2.  “Пассив рәвештә тәмәке тарту”

У. – Сезнең тәмәке тартучылар белән бер бүлмәдә торганыгыз бармы? Бергә булу сезгә ничек тәэсир итте?

     Мультфильмны искә төшерегез.  

      Куян үзе тартмаса да, аның хәле авырайды.

  1. Димәк. Тәмәке төтене тәмәке тартмаучылар өчен дә зарарлы.

Тәмәке тартучы янында торучыларны “Пассив рәвештә тәмәке тартучылар” дип йөртәләр. Алар үзләре тәмәке тартмасалар да, организмнарына зыян китерәләр.

  1. Тартырга ярамый!- дигән билге белән танышу.

У.  _Нинди билгегә охшаган?

Б. – Хәрәкәтне тыя торган юл билгесенә.

У. – Бу билгене кая күргәнегез бар?

Б. –(шул билгене ясау)

У. – Кемнәрнең әти-әниләре тәмәке тарта?

- Алар кайда тарталар?

- сез бу вакытта кайда буласыз?

- Өегезгә кайткач, әтиләрегезгә тагын бер тапкыр тәмәке төтененең заралы икәнен аңлатырга тырышыгыз

  1. Йомгаклау
  1. Тәмәке төтене турында сез ниләр белдегез?
  2. Тәмәкене тартып карарга мөмкинме?
  3. Яныңда тәмәке тартып караучы булса, ни эшләрсең?
  1. Өй эше   Тәмәкенең зарары турында рәсем ясарга

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер -класс "Тәмәке тартуның зарары"

Тема. Мастер -класс "Тәмәке тартуның зарары"Максат.тәмәкенең сәламәтлек өчен зарарлы икәнен аңлауларына ирешү....

Презентация к мастер-классу "Тәмәке тартуның зарары"

Презентация к мастер-классу "Тәмәке тартуның зарары"...