Мастер -класс "Тәмәке тартуның зарары"
план-конспект урока (10 класс) на тему

Тема. Мастер -класс "Тәмәке тартуның зарары"

Максат.тәмәкенең сәламәтлек өчен зарарлы икәнен аңлауларына ирешү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master.docx24.98 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер –класс  “Федераль дәүләт белем стандарт шартларында уку-укыту эшчәнлеген оештыру”.

10 нчы сыйныф,әдәбият.

Тема . Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз. Тәмәке тартучы белән тартучы да яна.

Максат: тәмәкенең сәламәтлек өчен зарарлы икәнен аңлауларына ирешү.

1.Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру..

Муса Маликовның “Әссәләмәгаләйкем” җыры яңгырый.

-Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар!

Мин сезнең барыгызга да хәерле көн, исәнлек-саулык, сәламәтлек телим.

Сез дә бер-берегезгә карап елмаегыз!

  • Рәсемнәрне нәрсә берләштерә?

Слайд 1

Һәр төркем үз җавабын әзерли.

(Җаваплар булмаса эзләнү эше дәвам итә,гадәтләр турында сөйләшү оештыру)

  • Нәрсә ул тәмәке?

1. Эт җиләкләре семьялыгыннан, никотинлы , озын сабаклы үлән үсемлек. – Хәзер бакчаларда тәмәке утыртучылар сирәк очрый. Шул үсемлекне үстерү, эшкәртү яки сату белән шөгыльләнә торган. – Тәмәке кибете бездән ерак түгел. Шул үсемлектән ясалган. – Бакча корткычларына каршы  көрәштә  тәмәке төнәтмәсен кулланам.

2 .Шул үсемлекнең тарту суыру,иснәү яки чәйнәү өчен киптерелеп ,бик ваклап туралган ,төелгән яфраклары һәм сабаклары. – Аның яратып тартканы – яфрак тәмәке иде.

  Папиростан аермалы буларак , шул үсемлекнең турап пачкага салынган хәлендәгесе. – “Әйдәле бер тәмәке төреп тартыйк” ,- дип тәкъдим ясады Зәкәриягә отряд командиры. В.Казыйханов.

 Үз-үзеңә бәя кую.

2. Уку мәсьәләсен  кую.

Төркемнәрдә тикшерегез.

-Нәрсә ул гадәт?

-Кешеләрдә нинди гадәтләр була?

- Яхшы (уңай) гадәтләрне санап чыгыгыз.

-Нинди начар (тискәре ) гадәтләр бар?

-Әле санап үткән начар(тискәре) гадәтләр арасында  иң нык таралганнары нинди?

-Сәгать  саен кабатлана торганнары нинди?

Димәк, бүгенге мастер-класста сүз нәрсә турында барачак?

СИНГЛ РАУНД РОБИН(однократный раунд робин)- обучающая структура,в которой учащиеся проговаривают ответы на данный вопрос по кругу один раз.

-Кемгә дә булса хас ,нык урнашкан характер үзенчәлекләре.-Чир китәр, гадәт китмәс.Мәкаль.

-Яхшы (уңай) гадәтләр, начар (тискәре ) гадәтләр.

-Бер сүзле булу. Әйбернең кадерен белү. Олыларга да .кечеләргә дә ихтирам белән карау һ.б.

- Иптәшләреңнең фикере белән хисаплашмау,әти-әниеңнең сүзен тыңламау,тәмәке тарту,аракы эчү, сүгенү һ.б.

-Аракы эчү,тәмәке тарту,дорфа сүз әйтү.

- Тәмәке тарту.

-Тәмәке тартуның кешегә зыяны турында.

Үз-үзеңә бәя кую.

Төркемнәрдә тикшерегез.

  • Тәмәке кайдан килеп чыккан?

Тарта торган үләнне Европада яшәүчеләр  “табак”(ул үсә торган Тобаго провинциясе атамасыннан)дип исемләнгәннәр.Аны испан сәяхәтчесе Христофор Колумб беренче тапкыр 1493нче елның 15нче мартында Америкадан Европага ,ә 1593 елда инглиз сәүдәгәрләре Русиягә керткән.

  Баштагы чорда тәмәке тарту өчен генә түгел, ә дару чаралары итеп тә кулланылган. Аңардан төнәтмә ,сыгынты (экстракт), борчак дару ясаганнар. Дөрес кулланмаганда аңардан  нык агуланганнар.Бу дәүләт башлыкларын тартучылар белән каты көрәш алып барырга мәҗбүр  иткән.

Слайд 2

- Михаил Федорович патшалык иткәндә тартучыларга каршы ничек көрәшкәннәр?

Михаил Федорович патшалык иткәндә тартучыларны бик каты җәзалаганнар. Аларны таяк һәм чыбыркы белән кыйнаганнар,танауларын һәм колакларын кискәннәр, ерак җирләргә сөргәннәр. Ләкин мондый катгый чаралар әйбәт нәтиҗә бирмәгән.

Слайд 3

  1697 елда Петр I Русиядә рәсми рәвештә тәмәке сатуны рөхсәт иткән, тәмәке сату үзе генә казнага бик зур табыш китергән. 19 нчы гасыр уртасында папирос , ә 20нче гасырның икенче яртысыннан сигаретлар ясый башлаганнар.

Слайд4

  • Нәрсә ул никотин?

      -Тәмәкедә була торган наркотик (агулы) матдә.

  • Никотин сүзе француз дипломаты Жан Нико исеме белән бәйле. 1560 елда ул тәмәкене беренче булып Франциягә кертә.

Бер сигарет төтене тутырылган пыяла савытка күгәрченне урнаштырсаң , ул агуланып үлә.Никотин сөртелгән тыяла таякчыкны иснәү белән белән чыпчык та шундук  үлә.

 Слайд 5

  • Тәмәке белән бәйләнешле нинди мәкальләр беләсез?

      -Тәмәке белән бергә тартучы да яна .Тәмәке бетмәс, тартучы бетәр. Тәмәке теләнергә өйрәтер.

  • Күрүегезчә татар телендә тәмәке турында мәкальләр  күп түгел.Бу нәрсә белән аңлатыла дип уйлыйсыз?

 -Тәмәке – мөселман халкына ят нәрсә.

   

Слайд 6

  • Ни өчен бу гадәт кешегә бик тиз йога?
  • -Чөнки тәмәкедә наркотик (исерткеч, миңгерәүләтә торган) көч бар.Кеше организмы ,аеруча яшь ,формалашып бетмәгән организм моңа бик тиз бирешә, каршы тора алмый.
  • Үзегезнең таныш-белешләрегез, туганнарыгыз арасыннан тәмәке тартучыларны хәтерләгез. Алар тәмәке тартулары белән канәгатьме? Бу гадәттән котылырга телиләрме?

Җаваплар тыңланыла

Текст буенча эш.  (1)

Иң киң таралган начар гадәтләрнең берсе – тәмәке тарту. Тәмәкедәге никотин – бик агулы матдә. Тарта башлаганда күңел болгану, баш әйләнү,косу,йөрәк кагу,ярсыну һәм шуннан соң хәтта һуштан язу күзәтелә.Организм никотинга ияләшкәч , кеше тәмәкенең рәхәт ярсытуын гына сизә.

         Сүзлек.

ярсыну-прийти в возбужденное состояние;  киң таралган-широко распространенный;

косу- рвота;  матдә- вещество; йөрәк кагу- сердцебиение;һуштан язу – потерять сознание;

                     

(2)Тәмәке төтенендә бик зарарлы синиль кислотасы, сөрем газы, аммиак, формальдегид бар. Яман шеш китереп чыгара торган бензопирен аеруча зарарлы. Тәмәке тартучыларда үпкә ялкынсынуы, туберкулез, бронхиаль астма авырулары бик еш очрый.

       

 Сүзлек:

Ялкынсыну-воспаление; сөрем газы – угарный газ; яман шеш – раковая опухоль;

           

         

(3) Тәмәке тарта торган укучыларның хезмәт һәм ял режимы бозыла.Тщмщке тартучы укучылар тәнәфестә башкалар белән ял итмиләр, дәрес бетүгә,тәмәке тартырга урын эзләп йөгерәләр һәм бөтен тәнәфесне шунда үткәрәләр. Тәмәке тарту яхшы укуга комачаулый,хәтер начарлана.

     Тикшерүчеләр әйтүенчә,тәмәке кеше гомерен 5-15 елга кадәр кыскарта.Бер сигарет гомерне 7 минутка киметә.

(4)  Кызганычка каршы, хатын-кызлар да тәмәке тарта.Бу аеруча зарарлы. Ни өчен? Хатын-кызлар – булачак аналар.Тәмәке тарткан хатын-кызлардан зәгыйфь яисә гарип балалар тууы мөмкин. Халыкара статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, тартучы хатын-кызлардан туган яшь балаларның үлү очрагы 40 процентка артыграк.

    Сүзлек:  

  зәгыйфь – слабый, хилый

 гарип – инвалид, калека

Слайд 9

-Бу рәсемнәргә карагач сездә  нинди фикерләр туа?Сез ничек уйлыйсыз, анда нинди уртаклык бар?

 

С витамины – сәламәтлекне ныгыта торган төп табигый элементларның берсе. Ул,зәңгелә

(цинга) авыруын дәвалаудан тыш ,турыдан-туры тән күзәнәкләрен тукландыручы капиллярдан кан китүне кисәтә. Алардан кан китсә, йөрәккә яисә баш миенә кан савып, кан юллары томалануы (закупорка), шуның нәтиҗәсендә кешенең дөнья белән саубуллашуы ихтимал. Аякларда кан юллары томаланса , гангрена башлануы мөмкин. Ахырда аякны кисәргә туры килә.

   Тәмәке исә Свитаминының тәэсирен бетерә, ягъни сезнең гомерегезне саклаучыны “урлап” китә.Канада белгече доктор Маккорник С витаминын җентекләп өйрәнә һәм бер сигаретның бер әфлисунда булган кадәр витаминны юк итүен ачыклый. Лаборатор тикшеренүләр менә шуны раслый: димәк бер пачка сигарет тартучы кеше, организм өчен кирәкле С витаминын булдыру өчен , 20 әфлисун ашарга тиеш.

-Организм өчен тәмәкенең зарарын нинди мисаллар белән дәлилли аласыз

ТИК-ТЭК-ТОУ

Һәр төркем 9 кәгазьгә тема буенча берәр сүз яза; сүзләр кабатланмаска тиеш,ул сүзләрне кулланып һәр укучы 3әр җөмлә төзи; төркемнәрдән җөмләләр укыла.

-Ничек итеп бу гадәттән котылып була?

-Иң элек тәмәкенең сәламәтлек өчен бик зыянлы икәнлегенә үз-үзеңне ышандырырга кирәк.

Көтелгән план үрнәге:

1.Ихтыяр көче тәрбияләргә.

2.Ныклы режимбелән яшәргә.

Спорт елән даими шөгыльләнергә.

4.Физик эш эшләргә.

5. тәмәке тартучылардан вакытлыча гына булса да ераграк торырга.

  • Тәмәке тартуга каршы законнар бармы?

1 июньнән җәмәгать урыннарында, базарларда һәм сәүдә предприятиеләрендә, тулай торак һәм кунакханәләрдә, тимер юл вокзалы перроннарында тәмәке тарту тыела. Кафеда тәмәке тарткан өчен штраф 500-1500 сум. 

Тәмәке тартуга каршы законны үтәмәүчеләргә штрафлар да кечкенә түгел. Кеше закон бозган өчен берничә тапкыр  500-3000 сум, юридик затлар 20-90 мең сум штраф түләсә, тәртипкә утырачак, билгеле.Өстәвенә, тәмәке бәяләренең көннән-көн арта баруын да онытмыйк. Бик тиздән аларның минималь бәясе кабына 55 сум булырга мөмкин.

Ни генә булмасын, законның нияте изге:  халыкны тартудан ташлатып сәламәтлекләрен ныгыту, я булмаса законны үтәтеп бюджетны тулыландыру.

Бүген, яисә 20нче ноябрь –Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне.

Рефлексия.

-Бүгенге мастер -класста нәрсә турында сөйләштек?

- Бүгенге мастер –класста белгән иң кызыклы мәгълүмат?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 класста географиядән эш программасы

Үрнәк программага нигезләнеп эшләнгән программа. Классның үзенчәлекләренә карап үзгәрешләр кертелгән. Татарстан географиясенә урын бирелгән....

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

1 класста уңыш бәйрәме.

“ Уңыш бәйрәме” кичәсе Максат 1.Уеннар, җырлар ,биюләр , шигырьләр аша  балаларны яшелчәләр, җиләк-җимешләр, дару үләннәре белән таныштыру.  2.Укучыларның күзәтүчәнлеген, иҗади сәлә...

10 класста МКТ нигезләре темасына дәрес

10 класста МКТ нигезләре темасына дәрес...

Тәмәке һәм аның зарары

Тема :    “Тәмәке һәм аның зарары”.Максат:  Тәмәке тарту кеше организмына зур куркыныч тудыра.Җиһазы:  “Тәмәке тартырга ярамый!” плакат, крем, ислемай, сабын, тәмәке савытлары...

Презентация к мастер-классу "Тәмәке тартуның зарары"

Презентация к мастер-классу "Тәмәке тартуның зарары"...