1 класста уңыш бәйрәме.
методическая разработка на тему

Бурганова Римма Нурмухаметовна

 

“ Уңыш бәйрәме” кичәсе

Максат 1.Уеннар, җырлар ,биюләр , шигырьләр аша  балаларны яшелчәләр, җиләк-җимешләр, дару үләннәре белән таныштыру.  2.Укучыларның күзәтүчәнлеген, иҗади сәләтләрен үстерү. 3.Кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unysh_byrme.docx22.79 КБ

Предварительный просмотр:

   Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең                                                                                           1 нче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы                                                                          Бурганова Римма Нурмөхәмәт кызы        

                                          “ Уңыш бәйрәме” кичәсе

Максат 1.Уеннар, җырлар ,биюләр , шигырьләр аша  балаларны яшелчәләр, җиләк-җимешләр, дару үләннәре белән таныштыру.  2.Укучыларның күзәтүчәнлеген, иҗади сәләтләрен үстерү. 3.Кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү

                    Бәйрәмгә әзерлек эшләре

Көзге яфраклар җыю. Рәсемнәр ясау, яшелчәләрдән күргәзмә оештыру. Көз темасына презентация Ипи, тоз. Дару үләннәре. Яфраклардан матур бизәкләр ясау.Стенгазета чыгару.”Золотая осень»

-Кадерле балалар!  Алтын сары яфракларга , ал - кызыл алмаларга, балалар сөенәләр.

Амбар тулы ашлыкларга, байлык - муллык килгәнгә өлкәннәр сөенәләр.

- Мин кайсы ел вакыты турында сөйләдем?

 -Көз.

Укытучы        И балалар күрегез

                       Тышта,әнә көз килде.

Балалар          Әйе, әйе, күрәбез

                         Көз килгәнен беләбез.

Укытучы       Йә әйтегез, сөйләгез,

                        Ничек килә икән көз?

Балалар       Кошлар очты көньякка

                      Канат кагып ,еракка

                      Аюлар өн казыды,

                       Бик тирән итеп базны

                      Балыклар да тындылар

                      Су төбенә чумдылар.

                     Агачлар ялангачлар,

                      Җилләрдә чайкалалар. ( хәрәкәтләр ясыйлар)

Тирә-юндә сары яфрак

Килеп җитте алтын көз

Шатланабыз, елмаябыз

Чәчәкләрдәй матур без.

Тик нигәдер безнең Көз  кызыбызга бик күңелсез бит укучылар әйдәгез әле бер ярышып алыйк

( Ярыш – агачларга әниләр - имән яфрагы , укучылар -өрәнге яфракларын кую)

       Җыр “Көз”

Салкын  җилләр исә                                   Сары яфрак белән

Тәрәзәгә чиртә .                                           Безнең мәктәп  тулган.

Сап-сары яфраклар,                                   Кояш та елмаймый

Җиргә очып төшә.                                     Белмим нәрсә булган?

   ( Балалар  чыгышы)

1.Көз килде, уңыш булды

Табын сый белән тулды.

Рәхим ит дус  көзге бәйрәмгә!

2.Көзге табын- бай табын

   Кыяр карбыз һәм кавын

   Телем-телем теленгән

  Өем-өем өелгән.

3.Алмалары ал төсле,

Балкып туган таң төсле.

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.

   Җыр    Көз,көз әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?

      Кәрзинемдә кыярлар, алмалар , помидорлар.

               Көз,көз әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?

    Кәрзинемдә кызыл ,сары, алтын матур төсләр бар.

4.Безнең мәктәп балалары

Яшелчә дә үстерә

Мәктәп тубыннан да зур

Үсә бездә кәбестә.

5.Көз көннәре бик күңелле

Бик күп җимешләр пешә

Помидор, карбыз өлгерә

Алмалар өзелеп төшә.

Уен (кәгазьдән ясалган яшелчәләрне берничә өлешкә кискәләп мозаика төзү, артык предметны табу-  кыяр, бәрәңге , кишер, кабак, груша)

Җыр. 1.  Зур бакча алдыбызда

             Кәрзиннәр кулыбызда

            Уңышны җыеп ал

             Базыңа төшереп сал.

 Әйе, әйе җыеп ал базыңа төшереп сал

         2. Әнә кыяр түтәле

           Нинди дәүләр күр әле

           Кәбестә,чөгендер ,

           Бар да безнең өчен дер.

Әйе, әйе чөгендер , бар да безнең өчен дер.

     3. Әй син симез кабагым

        Ничек үстең аппагым

       Әйдәле иренмә

      Тәгәрә кәрзинемә

Әйе ,әйе иренмә тәгәрә кәрзинемә.

6. Ә бәрәңге,бәрәңге

Бәрәңгене күр әле.

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

Антошка” көенә укучылар җырлап  бию башкаралар.

Табышмаклар уены.

Озын,яшел түтәлдә сары,тозлы кисмәктә .(кыяр)

Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә.Ул ни булыр? (кишер)

Ите симез-мае юк,  тиресе калын, йоны юк. ( шалкан)

Өч кат тун кигән,кем салдырса шул җылый (суган)

Үзе шардай,эче кандай,тәме балдай. (карбыз)

Кат-кат тунлы, карыш буйлы.( кәбестә)

         

 Күргәзмәләр янында укучылар чыгышы.

1.Аша син кәбестә, кәбестә

  Тәнеңә витамин “С” өстә.

2.Аша син бәрәнге, бәрәнге

Бәрәңге туклыклы һәм тәмле

3.Аша син помидор, помидор

Помидор ашаган армыйдыр.

4.Аша син чөгендер, чөгендер

Алмадан бер дә ким түгел дер.

5.Аша син кишер дә , кишер дә

Чирләми үсәрсең бер дә.

6.Аша син шалкан да,шалкан да

Курыкмасың ялгыз  калганда.

7.Аша син редиска, редиска

Укырсың аннары гел бишкә.

8.Аша син сарымсак һәм суган

Суганга витамин күп тулган.

9.Аша син кыяр да, кыяр да

Кирәк аппетит җыярга.

10 . Белегез яшелчә кадерен.!!!

Җыр “Огородная-хороводная” уены. Балалар түгәрәккә басалар.Җырның сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

Бар безнең бакчабыз

Анда кәбестә үсә

Менә мондый зурлыкта

Менә мондый киңлектә.

Кәбестә чыга уртага

Тиз генә биеп ала

Соңга калмыйча гына

Кәрзингә кереп чума.( һәр күплетта бер яшелчә әйтелә)

Уен оештыру “ Кем җитез”  бер кәрзингә яшелчәләрне, икенче кәрзингә җиләк-җимешләрне урнаштыру.

          Көз кунакка килә.

Исәнме көз, ярый әле син килдең

Син безгә күп итеп бүләкләр алып килдең

-Мә он сезгә күчтәнәч

-Димәк була пәрәмәч

-Алып килдем яшелчә

-Тәмле булыр безнеңчә

-Китердем сезгә ярма

-Әни ботка куярмы?

-Алмасы гел ал гына.

-Авызыңа сал гына.

-Ә балы бигрәк тәмле.

-Бер кисмәк итеп яме.

-Икмәген, алма балың да

Бүләк иттем барында.

-Уйнарга матур көннәрен бирерсеңме тагын да?

-Яңгырым кирәкме соң?

-Юк коры көннәр торсын!

     Бию”Янгыр тамчылары”

    Укучылар карагыз әле аланда нинди матур агач үсә икән? Бу нинди агач?

Балан!

Суымны эч авырсаң

Йөткерсәң, я карлыксаң

Шәп дару юк моннан да

Дару ясыйлар минем

Хәтта кабыгымнан да.

-Ә сез дару үләннәрен беләсезме укучылар? Витаминлы үләннәр алар безгә бик кирәк.

( Капчыкта кипкән дару үләннәре мәтрүшкә, миләш, гөлҗимеш, балан һ.башкалар)

 Сәхнәләштерү “ Җир тәмлеме?

Кура җиләге  Җир тәмлеме? Җир тәмле , шикәрле, баллы.

Суган       Ялганлама яме, әче - минем кебек

Шалкан     Җиләк син дә, суган син  дә  хаклы сыман...

Балан     Икеләнмәгез җәен –әче, көзен –баллы

Алма    Мин дә шулай дөрес күрәм. Җир ул һәрчак әче

Кеше     Нинди шау-шу Нинди бәхәс?

Яшелчәләр      Җир тәмлеме? Әчеме? Баллымы?

Кеше      Һәркайсыгыз хаклы. Тирем әче, ә хезмәтем – татлы.

Укучылар, ә басуда ниләр үсә икән?     Презентация буенча слайдлар карау

 (Бодай, борчак, арпа,солы, карабодай,  тары, көнбагыш, куруруз)         

 Ипи тотып сөйләү.

Ипи басуда үсә

Аннан амбарга күчә

Аннары  мичтә пешә

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә

Безгә күәт өстәргә.

Һәркемгә ипи кирәк!

Һәм көн дә ипи кирәк!

Бигрәк тәмле карасы,

Бигрәк тәмле агы да

Күмәче дә-бары да.

Ризыкның хөрмәтлесе,

Җирдә иң кирәклесе.

Ипи иң зур байлык укучылар. Ипидән башка яшәп тә булмас иде. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый.Быел әтиләребез мул уңыш җыеп алдылар. Икмәк булса җыр да, бию дә була диләр. Әйдәгез дуслар, балалар бәйрәмне күмәк татарча бию белән тәмамлыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 класста географиядән эш программасы

Үрнәк программага нигезләнеп эшләнгән программа. Классның үзенчәлекләренә карап үзгәрешләр кертелгән. Татарстан географиясенә урын бирелгән....

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

10 класста МКТ нигезләре темасына дәрес

10 класста МКТ нигезләре темасына дәрес...

Вакланмалар 5 класста математика дәресе

5 класста математикадан дәрес эшкәртмәсеТема : Вакланмалар....

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...

"Квадрат һәм рациональ тигезләмәләр чишүне гомумиләштерү" темасына 8 класста КВН-дәрес

" Квадрат тигезләмәләр чишү"темасы 8 класс өчен генә түгел,гомумән, алгебра  курсында  иң әһәмиятле тема. Чөнки гомуми  урта белем бирү мәктәп  базасында алгебрада тигезләмәл...