Экологик эзләнү эше "Бүлмә экологиясе"
творческая работа учащихся по биологии (7 класс) по теме

 

Мәктәпнең1 нче сыйныф укучылары бүлмәсенең экологик-гигиеник торышын билгеләү.

 

.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ekologik_ezlnu_eshe.doc216.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Буа муниципаль районы Янтуган урта   гомуми белем бирү мәктәбе

“ Мәктәптә I  сыйныф бүлмәсенең экологик-гигиеник торышы”

темасына экологик-эзләнү эше

                                                                         

                                                                         Төзеде: 7 нче сыйныф

укучысы Садыкова Э.Ф.

Җитәкче: Арифуллина В.С.

Максат: 

Янтуган урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары бүлмәсенең экологик-гигиеник торышын билгеләү.

Бурычлар:

1.Сыйныф бүлмәсенең мәйданын исәпләү.

2. Бүлмәнең һава дымлылыгы һәм температура режимын билгеләү.

3.Бүлмәдәге һавага гөлләрнең йогынтысын өйрәнү.

4. V  сыйныф укучыларының сәламәтлек күрсәткечләре белән танышу.

   Мәктәп- ул безнең икенче йортыбыз. Мәктәптә кешенең кабатланмас, матур еллары үтә.Мәктәптә һәр бала яхшылыкка, матурлыкка омтыла.Алдында биек үрләр, шул үрләрне яуларга белем белән бергә саулык та кирәк.Сау-сәламәт килеш биек үрләрне яулый алса гына, бәхетле булачак.Моңа мәктәп мохиты, экосистемасы йогынты ясамый калмый, минемчә. Шуның өчен дә без мәктәпнең экосистемасын  өйрәнергә булдык.

  Янтуган урта гомуми белем бирү мәктәбе 1976 нчы елда, авылның урта, матур бер җирендә төзелгән.Гомуми мәйданы 1680 кв. метр.Мәктәптә барысы 79 укучы белем ала.Укытучылар, җыештыручылар(техн.персонал) һәм пешекчеләр белән барлыгы 103 кеше.Алар уртача көнгә 5-8 сәгать вакытларын мәктәптә үткәрәләр.Шуның өчен дә мәктәптә хезмәт һәм уку өчен уңай шартлар тудыру, мәктәпнең экологик-гигиеник торышын һәм халәтен өйрәнү мөһим.

  Безнең тикшерү, өйрәнү объекты-мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары яки башлангыч сыйныф укучылары бүлмәсе.

  Бу бүлмәнең экологик проблемаларын билгеләү һәм чишү, гигиеник торышын ачыклау максатыннан түбәндәге биремнәрне эшләдек.

  1 нче-бүлмәнең мәйданын исәпләү.

  Сыйныф бүлмәсенең мәйданы 30 квадрат метр тәшкил итә.  Сыйныфта 6 укучы белем ала.(Укытучы белән 7-әү).Бер укучыга 4,3 квадрат метр туры килә.Норма буенча бер укучыга 2 квадрат метр булырга тиеш.Димәк, бу күрсәткеч нормага туры килә.

  2 нче бирем-бүлмәнең яктылык режимын билгеләү.

  Сыйныф бүлмәсенең яктылык режимын түбәндәге формула белән буенча исәпләдек:

ЯК=М 10 : И/М=4*10:30=1,3

ЯК-яктылык коэффициенты.

М10-пыяла тәрәзәләр мәйданы

И/М-идән өслеге мәйданы

  Шулай ук ясалма яктыртуны да санадык.

ЯЯК=М Н:И/М=100*3:30=10Вт

ЯЯК-ясалма яктылык коэффициенты.

М-лампочка егәрлеге.

Н-лампочка саны.

И/М-идән өслеге мәйданы.

  Ясалма яктылык коэффициенты 1 квадрат метрга-15Вт туры килсә -норма санала.

3 нче бирем-бүлмәнең һава температурасы тирбәнешен үлчәү.

  Сыйныф бүлмәсенең һава температурасы көзен, кышын һәм яз көннәрендә үлчәдек.Температура 17-19 градус цельсийда тирбәнде.Бу нормага туры килә.(Норма-18-20 градус)

  Һава тирәлеге, һава торышы-мәктәпнең экологик халәтен билгеләүче төт фактор булып тора.Белгәнебезчә, кешеләр күп булган бүлмәдә һава углекислый газга байый, һава температурасы күтәрелә, һавада су парлары күбәя, дымлылык арта.Тузан белән бергә һавада микроорганизмнар да күбәя.

  Галимнәр мәктәпнең сыйныф бүлмәләрендә 1 куб метр һавада дәресләр башланганчы 2600 микроб, ә дәресләр беткәндә, аларның саны 13500 гә җитүен ачыклаганнар.

  Шунлыктан без бүлмәнең җилләтү (вентиляция) режимын өйрәнү өчен бүлмәдәге барлык җилләткечләрнең гомуми мәйданын санадык һәм аэрация коэффициентын исәпләдек.Ул түбәндәге формуладан гыйбарәт:

 АК=М(җ):И/М=0,3м

АК-аэрация коэффициенты

М(җ)-барлык җилләткеч мәйданы

И/М-идән өслеге мәйданы.

  Бүлмәдәге һаваны сафландыруда һәм чистартуда бүлмә гөлләренең әһәмияте зур.Чөнки,  ачык һава белән чагыштырганда бүлмәдә углекислый газ микъдары 23 тапкырга (0,7 %) артык булуы билгеле.Сыйныф бүлмәсендә яран гөле, эухарис, беладонна, маранта һ.б. гөлләр үсә.Бүлмә гөлләреннән тагын хлорофитум үрчетергә тәкъдим иттек,

     

чөнки ул күләгәдә дә әйбәт үсә, һәм яран гөл белән хлорофитум гөлләре үзләренә тузанны, тавышны һәм бигрәк тә углекислый газны йоталар.

  Бүлмәнең экологик торышына шулай ук укучыларның сәламәтлеге дә йөгынты ясый.

  4 нче бирем буенча үткән ел шул сыйныфта белем алган , 5 нче сыйныф укучыларның сәламәтлекләре тикшерелде.

  Күзәтүләрдән һәм тикшерүләрдән чыгып, түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин, сыйныфта аллергия белән авыручылар юк.Сыйныф җитәкчесе һәр баланың сәламәтлек паспортын булдырган.Ел саен була торган медосмотр нәтиҗәләре, һәм укучының сәламәтлек торышы  шул паспортка теркәлеп бара.

  Тикшерүләрдән чыгып түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкин.

V сыйныф укучыларының сәламәтлек күрсәткече

графикта

 

 

Сәламәтлек группаларына бүленеш диаграммасы

Нәтиҗәләр:

1.Сыйныф бүлмәсендә яктылык җитәрлек түгел, чөнки кояш бүлмәгә төштән соң гына карый. Шуның өчен ясалма яктылыкны арттырырга  яки лампочкаларны зуррак егәрлеккә алыштырырга кирәк.Тәрәзә пыяласын елга ике мәртәбә чистартырга кирәк, чөнки пычрак тәрәзә 70% яктылыкны тотып кала.

2.Бүлмә гөлләрен үрчетергә.Алар эстетик яктан гына түгел, санитар яктан да әһәмияткә ия.Тик алар тәрәзә төбендә булырга тиеш түгел, чөнки алар яктылыкны томалыйлар.

3.Даими рәвештә бәлмәдәге һаваны җилләтеп торырга (2 сәгать саен 10-15 минут, үтәли җил ярдәмендә) кирәк.

4. I сыйныф укучыларының сәламәтлеген өйрәнүне, профилактик-дәвалау чаралары үткәрүне дәвам итергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дөньяның экологик проблемалары

Дөньяның экологик проблемалары  белән таныштыру...

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...

Кошларның экологик роле

В данной презентации рассматривается экологическая роль птиц, их значение в жизни человека....

химия дәресләрендә экологик, валеологик тәрбия

Әйләнә- тирә мохитның , һава һәм океан бассейннарының пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя.  Алар кешелек тормышының хуҗалык эшчәнлегенә һәм дөньяга...

Экологик кичә "Урман -зур байлык".

Кичәнең әһәмияте:1.Табигатьнең  кеше тормышында әһәмиятен ачу.2.Табигатькә сакчыл , аңлы караш, экологик культура тәрбияләү.3. Күзәтүчәнлекне, үз фикереңне кыю әйтә алу, чагыштыру күнекмәләрен үс...

Экологик сукмак буйлап....

Разработка классного часа...

Экологик марафон

"Экологик марафон"  7-8 нче сыйныф укучылары арасында үткәрелә торган ярыш. Бу тәрбияви чарада мин укучыларның экологик белемнәрен арттыру; әйләнә –тирәнең пычрану, зарарлану сәбәпләрен ачыклау; ...