Витаминнар
презентация к уроку по биологии (8 класс) по теме

Витаминнар.

8 класс өчен дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Витаминнар441.79 КБ
Microsoft Office document icon vitamin.doc46 КБ

Подписи к слайдам:

Витаминнар - матдәләр алмашын көйләү өчен һәм организмның тереклек эшчәнлеге процесслары нормаль баруы өчен кирәкле органик матдәләр алар. Латинча “виталис” яшәү көче дигәнне аңлата.
Бик күп диңгез сәяхәтләрендә аеруча поляр якларга ясаганда,диңгезчеләр еш кына фаҗига, һәлакәтләргә очраганнар.Алар азыкларда ниндидер серле матдәнең җитешмәве аркасында һәлак булганнар.Шул рәвешчә Яңа Җирдә капитан Баренц, Тын океан утравында командор Беринг, Арктик бозларында капитан Седов һәлак булдылар
Васко до Гама 1498 елда үзенең Һиндстанга ясаган тарихи сәяхәтен көч-хәл белән генә ахырына җиткерә.Ул командасындагы 160 матростан 100 кешене югалта.Магелланның 265 юлдашыннан 65 генә кире әйләнеп кайта.Диңгез сәяхәтчеләре бер куркыныч авырудан үлә торган булганнар:аларның теш уртлары шешә һәм каный, тешләре төшә, буыннары шешеп сызлый, тәннәре кара таплар белән каплана. Бу авыруга зәңгелә дип исем бирәләр. Ә матрослар аны “диңгезчеләр үләте” дип атый.
Рус диңгезчесе адмирал Крузенштерн һәрвакыт корабльдә тозламаган яшелчәләр запасы тоткан.Ә Джемс Кук үзе белән бергә сәяхәткә кишер һәм лимон сулары ала торган булган.
1881 елда Н.И.Лунин тычканнар белән эксперимент үткәрә: бер төркем тычканны- натураль сөт белән, икенчесен барлык кирәкле матдәләр: аксым, углевод, май,минераль тозларга бай ясалма азык белән тукландыра.Тиздән икенче төркем тычканнар үсүдән туктап ябыгып үлә.1911 елда Польша галиме Казимер Функ дөге көрпәсеннән тапкан матдәгә витаминнар дип исем бирә. Дөге кабыгындагы бу матдә белән ул күгәрченнәр параличын дәвалый.
Витаминнар алар: үсемлек, хайван азыклары аша кабул ителә. Кайбер витаминнар организмда да синтезлана. Кояшның ультрашәмәхә нурлары тәэсирендә организмда Д витамины барлыкка килә.Хәзерге вакытта 80 гә якын витамин билгеле, аларны латин хәрефләре белән билгелиләр. Витаминнар Суда эрүчән Майда эрүчән В, С, РР һ.б К,Е,Д,А
А- витамины, нигездә, хайваннардан алынган азыкларда: балык маенда, акмайда, сөттә, йомыркада, бавырда күп. Үсемлек азыклары составындагы каротин пигментыннан бавырда А витамины ясала. Әһәмияте: углеводлар, аксымнар, минераль тозлар алмашында катнаша, үсешкә йогынты ясый, күрү өчен кирәкле родопсин пигменты ясауда катнаша. Авитаминоз “тавык күзе” авыруына китерә. Төүлеккә 1 мг А витамины кирәк. Нәкъ тә 1 кызыл помидор яки алмадагы кадәр.
В группасы витаминнарының берничә төре билгеле. Эре бөртекле тарттырылган оннан пешерелгән икмәктә, чүпрәдә, иген бөртекләрендә, кузаклыларда, йомыркада, бавырда, сөттә бар.В1 – углеводлар алмашына тәэсир итә. Бу витамин җитмәү бери- бери авыруына китерә.В2- күзәнәк сулавында, нерв системасы эшчәнлеген көйләүдә катнаша.Бу витамин җитмәгәндә күрү начарая, тире авырулары барлыкка килә,чәч коела. В6- аксымнар алмашында катнаша, холестеринның кан тамырлары стенкасына утыруын киметә. В12-кан күзәнәкләре ясауны көйли,аксымнар алмашында катнаша. Витаминның җитмәве анемиягә китерә.Тәүлеккә 200 грамм арыш икмәге ашасаң,организм В витаминының бер тәүлеккә җитәрлек микъдары белән тәэмин ителә.
С – витамины чи яшелчә, җиләк-җимештә күп. Аксымнар, углеводлар алмашын көйли,антитәнчекләр ясауга булышлык итә, азканлылыктан дәвалый. Витаминның җитмәве – цинга авыруына китерә.Тәүлеккә - 50-78 мг. кирәк
Д – витамины балык маенда, бавырда,йомыркада күп. Кояш нурлары тәэсирендә дә бу витамин ясала. Кальций, фосфор алмашын көйли. Д витамины җитмәү рахит авыруына китерә.
РР витамины – чүпрәдә, бавырда, сөттә, йомыркада, чистартмаган дөгедә күп.Оксидлашу-кайтарылу процессларында катнаша. Витаминның җитмәве ашкайнату эшчәнлеген боза, тире кучкыллана, пеллагра авыруына китерә.


Предварительный просмотр:

                           

                                     Тема: Витаминнар.

Максат: 1)витаминнарның әһәмияте турында белемнәрне тирәнәйтү; азык продуктларында витаминнарның туплануы; витаминлы препаратларны куллану, саклау үзенчәлекләре, витаминнарның матдәләр алмашындагы роле турында төшенчә формалаштыру.

2) укучыларның мөстәкыйльлекләрен, логик фикер йөртүләрен үстерү; дәреслек белән эшләү күнекмәләрен,таблица, схемалар белән эшләү күнекмәләрен үстерү.

3) илебез галимнәренең витаминнар ачудагы хезмәтләрен күрсәтү,патриотик тәрбия.

Форма: дәрес – презентация.

Материаллар: проектор, компьютер, презентация, гербарийдагы үсемлекләр, төрле яшелчә җиләк – җимешләр.

                                           Дәрес барышы.

I .Оештыру өлеше.(исәнләшү, дәрескә хәзерлекләрен тикшерү)

II. Актуальләштерү.( слайдларга күзәтү)

1.Бу портретта кем сурәтләнгән, аның нинди хезмәтләре сезгә билгеле?

2.Ашкайнату трактының саннар белән нинди өлешләре күрсәтелгән?

3.Аксымнар, майлар, углеводларның таркалуы кайда бара.

4.Сеңү процессы кайда бара?

5.Азыкның энергетик кыйммәте һәм энергияне сарыф итү арасында нинди бәйләнеш бар?

6.Пластик алмашу һәм энергия алмашы арасында нинди бәйләнеш бар?

III. Яңа тема.  ( слайдларга күзәтү)

Витаминнар- матдәләр алмашын көйләү өчен һәм  организмның тереклек эшчәнлеге процесслары нормаль баруы өчен кирәкле органик матдәләр алар. Латинча “виталис” яшәү көче дигәнне аңлата.

   Бик күп диңгез сәяхәтләрендә аеруча поляр якларга ясаганда,диңгезчеләр еш кына фаҗига һәлакәтләргә очраганнар.Алар азыкларда ниндидер серле матдәнең җитешмәве аркасында һәлак булганнар.Шул рәвешчә Яңа Җирдә капитан Баренц, Тын океан утравында командор Беринг, Арктик бозларында капитан Седов һәлак булдылар

Васко доГама 1498 елда үзенең Һиндстанга ясаган тарихи сәяхәтен көч-хәл белән генә ахырына җиткерә.Ул командасындагы 160 матростан 100 кешене югалта.

Магелланның 265 юлдашыннан 65 генә кире әйләнеп кайта.

Диңгез сәяхәтчеләре бер куркыныч авырудан үлә торган булганнар:аларның теш уртлары шешә һәм каный, тешләре төшә, буыннары шешеп сызлый, тәннәре кара таплар белән каплана. Бу авыруга зәңгелә дип исем бирәләр. Ә матрослар аны “диңгезчеләр үләте” дип атый.

Рус диңгезчесе адмирал Крузенштерн һәрвакыт корабльдә тозламаган яшелчәләр запасы тоткан.

Ә Джемс Кук үзе белән бергә сәяхәткә кишер һәм лимон сулары ала торган булган.

   1881 елда Н.И.Лунин тычканнар белән эксперимент үткәрә: бер төркем тычканны- натураль сөт белән, икенчесен барлык кирәкле матдәләр: аксым, углевод, май,минераль тозларга бай ясалма азык белән тукландыра.Тиздән икенче төркем тычканнар үсүдән туктап ябыгып үлә.

   1911 елда Польша галиме Казимер Функ дөге көрпәсеннән тапкан матдәгә витаминнар дип исем бирә. Дөге кабыгындагы бу матдә белән ул күгәрченнәр параличын дәвалый.

  Витаминнар алар: үсемлек, хайван азыклары аша кабул ителә. Кайбер витаминнар организмда да синтезлана. Кояшның ультрашәмәхә нурлары тәэсирендә организмда Д витамины барлыкка килә

Хәзерге вакытта 80 гә якын витамин билгеле, аларны латин хәрефләре белән билгелиләр.

Витаминнар

           Суда эрүчән                                            Майда      эрүчән                                                                                                

           В, С, РР һ.б                                                        К,Е,Д,А

А- витамины, нигездә, хайваннардан алынган азыкларда: балык маенда, акмайда, сөттә, йомыркада, бавырда күп. Үсемлек азыклары составындагы каротин пигментыннан бавырда  А витамины ясала. Әһәмияте: углеводлар, аксымнар, минераль тозлар алмашында катнаша, үсешкә йогынты ясый, күрү өчен кирәкле родопсин пигменты ясауда катнаша. Авитаминоз “тавык күзе” авыруына китерә. Төүлеккә 1 мг А витамины кирәк. Нәкъ тә 1 кызыл помидор яки алмадагы кадәр

В группасы витаминнарының берничә төре билгеле. Эре бөртекле тарттырылган оннан пешерелгән икмәктә, чүпрәдә, иген бөртекләрендә, кузаклыларда, йомыркада, бавырда, сөттә бар.В1 – углеводлар алмашына тәэсир итә. Бу витамин җитмәү  бери- бери авыруына китерә.В2- күзәнәк сулавында, нерв системасы эшчәнлеген көйләүдә катнаша.Бу витамин җитмәгәндә күрү начарая, тире авырулары барлыкка килә,чәч коела. В6- аксымнар алмашында катнаша, холестеринның кан тамырлары стенкасына утыруын киметә. В12-кан күзәнәкләре ясауны көйли,аксымнар алмашында катнаша. Витаминның җитмәве анемиягә китерә.Тәүлеккә 200 грамм арыш икмәге ашасаң,организм В витаминының бер тәүлеккә җитәрлек микъдары белән тәэмин ителә.  

С – витамины чи яшелчә, җиләк-җимештә күп. Аксымнар, углеводлар алмашын көйли,антитәнчекләр ясауга булышлык итә, азканлылыктан дәвалый. Витаминның җитмәве – цинга авыруына китерә.Тәүлеккә - 50-78 мг. кирәк. Нәкъ тә 1 аш кашыгы гөлҗимештәге кадәр

Д – витамины балык маенда, бавырда,йомыркада күп. Кояш нурлары тәэсирендә дә бу витамин ясала. Кальций, фосфор алмашын көйли. Д витамины җитмәү рахит авыруына китерә

РР витамины – чүпрәдә, бавырда, сөттә, йомыркада, чистартмаган дөгедә күп.Оксидлашу-кайтарылу процессларында катнаша. Витаминның җитмәве ашкайнату эшчәнлеген боза, тире кучкыллана, пеллагра авыруына китерә.

Нәтиҗә ясап әйтсәк, организмга күбрәк витаминнар керсен өчен, төрле азык белән тукланырга һәм күбрәк җиләк- җимеш, яшелчә, арыш икмәге, сөт продуктлары ашарга кирәк. Витаминлы препаратларны дөрес саклый һәм әзерли белергә дә кирәк. Азыкта витаминнарның саклануы.Пешергәндә А витамины тиз таркала: мәсәлән, чи кишердәгегә караганда, пешкәнендә 2 тапкырга кимрәк. Киптергәндә дә  витаминнар таркала.Югары температура азыктагы В группасы витаминнарын шактый киметә. С витамины җылытканда һәм һавада тиз таркала. Металл тию дә С витаминын тарката.

   Витаминнарның тәүлеклек дозасы.

С 50-78 мг.

А 1 мг.

В1 2-3 мг.

 Гиповитаминоз- витаминнар җитәрлек булмау  аркасында матдәләр алмашы бозылу.

Авитаминоз – организмда витаминнар  булмау.

Тартучының 1 сигарет тартканнан соң организмында  25 мг С витаминын югалта.

 IV.Ныгыту.

Слайдлар буенча сорауларга җавап бирү.

Сүзлек дәфтәрләре белән эш.

Авитаминозы аркасында нинди авырулар килеп чыгарга мөмкин?

Подностагы продуктларны, җиләк-җимешләрне витаминнар группасына бүлү.

Дәреслек белән эш. 168 биттәге сорауларга җавап бирү.

V.Өй эше. 166-167 биттләрне укырга. Витаминнар буенча өстәмә әдәбият,көндәлек матбугат материалларына, интернетка күзәтү.Чыгыш әзерләү.

                                                                                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие"Витаминнар - кеше өчен кирәкле матдәләр!"

Внеклассное мероприятие"Витаминнар - кеше өчен кирәкле матдәләр!"...

Витаминнар белән дуслаш

Уңыш  бәйрәменә 5 сыйныф  укучылары  өчен  әзерләнгән  чыгыш  эшкәртмәсе. Балалар  бакчаларында  да  кулланырга  мөмкин....