Дәрес планы. 7 класс. Моллюсклар тибына гомуми характеристика.
план-конспект урока по биологии (7 класс) на тему

Моллюсклар тибына, аларның тышкы һәм эчке төзелеш үзенчәлекләренә гомуми характеристика бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mollyuski_plan_uroka.doc100.5 КБ

Предварительный просмотр:

Класс

7

Номер урока

11

Дәрес темасы

Моллюсклар тибына гомуми характеристика

Дәрес максаты

Моллюсклар тибының гомуми төзелеш үзенчәлекләре белән таныштыру.;

Лаборатор тикшерүләр үткәрү күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү.

Дәреснең бурычлары

Белем бирүче:

- моллюсклар тибының гомуми характеристикасы, тереклек итү шартларына бәйле рәвештә төзелеш үзенчәлекләре белән таныштыру;

Үстерүче: 

- информацион технологияләр куллану күнекмәләрен үстерү.

- биологик объектларны чагыштыру күнекмәләрен үстерү;

- күзәтү һәм аның нигезендә нәтиҗәләр ясау күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви: 

- Табигатькә сакчыл караш һәм экологик культура тәрбияләү;.

Планлаштырыл-ган нәтиҗәләр

  1. Предметара

Регулятив УУД:

  • дәрестә үз эшчәнлегенә бәя бирү күнекмәсен формалаштыру.
  • тикшерү эше үткәрү күнекмәләрен формалаштыру.

Танып – белү  УУД:

  • дәреслектә ориентлаша , тиешле информцияне табу күнекмәсен формалаштыру;
  • анализлау,чагыштыру, гомумиләштерү күнекмәләрен формалаштыру;

Коммуникатив УУД:

  • үз фикереңне әйтә белүләрен формалаштыру;
  • башкаларны тыңлый һәм аңлый белү, сораулар бирү  формалаштыру;
  1. Предмет:
  • Тере объектлар белән эшләү күнекмәләре;
  1. Шәхси:
  • Экологик аң тәрбияләү;
  • Табигатьнең матурлыгын күрә белү;;
  • Укуга җаваплы караш формалаштыру.

Дәрес тибы

Яңа белем бирү

Дәреслек

В. В. Латюшин, В.А. Шапкин. Биология. Хайваннар. 7 класс. М.: Дрофа,

Төп төшенчәләр

Моллюсклар, кабырчык,  мантия, мантия куышлыгы, үпкәләр, саңаклар, йөрәк, кыргыч, бизләр: ашкайнату, селәгәй, бөерләр

Предметара бәйләнешләр

Экология, рус әдәбияты

Ресурслар

  • Мультимедия җиһазлары комплекты: компьютер, проектор, экран; презентация; лаборатор эш өчен җиһазлар

Дәрес формасы

Фронталь, индивидуаль эш

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Оештыру  моменты

Укучыларның дәрескә әзерлеген , парталарда дәрескә кирәкле материалларның булуын барлый.

Дәрескә әзерләнәләр

Уку эшчәнлегенә мотивлаштыру

Укучылар, без бүген сезнең белән гадәти булмаган тере организмнар туркеме белән таныша башлыйбыз. Ә менә алар ничек дип атала, моны сез үзегез әйтеп карагыз. Салтыков-Щедринның «Карась идеалист»  дигән бер әкиятеннән кечкенә генә  өзек тыңлап китегез.

Слайд №1. Кәрәкә (Карась) ләмгә күмелеп ята һәм аннан үзенең азык-төлек запасын арттыру өчен кечкенә генә кабырчыклар җыя икән. Ә үзе эченнән генә болай дип фикер йөртә: «Ай-яй-яй, бу кабырчыклап шундый итеп ясалган, аларны һич кенә дә йотарга мөмкин түгел».

- Әйдәгез эле, укучылар, әйтеп карагыз, көндәлек тормышта без нинди хайваннарны кабырчыклар (ракушки)  дип атап йөртәбез ? (Укучыларның җаваплары)

- Әйе, укучылар, без бүген моллюсклар турында сөйләшербез.

- Ничек уйлыйсыз, безнең максат нинди булыр? (Укучыларның җаваплары)

Укытучыны тыңлыйлар, слайдны карыйлар, җавап бирәләр

Җавап бирәләр. Дәфтәрләренә дәреснең темасын язалар.

Яңа белемнәр ачу.

1. Гомуми билгеләре.     Слайд №2.

Моллюсклар яки йомшак тәнлеләр, умырткасыз хайваннар төркеме. Аларның үзенчәлекле билгесе, арка ягында тире җыерчыклыгы – мантия булу. Моллюсклар күптөкле суалчаннардан килеп чыканнар. Төрләренең саны 130 меңгә җитә.Аларның җиде классын аерып йөртәләр. Без шуларның өчесен өйрәнербез: Корсагаяклылар, Икекапкачлылар, Башаяклылар. Слайд №3(Күптөрлелекләре)

  1. Яшәү тирәлекләре.      Слайд №4.

Диңгездә тозлы суларда (мидияләр, устрицы, кальмарлар, осьминоглар), төче сулыкларда (беззубки, прудовики, живородки), сирәк кенә дымлы коры җирдә (виноградная әкәм-төкәме, лайлачлар). Размерлары берничә мм дан 20 метрга кадәр.

  1.  Моллюскларның тышкы төзелеше.     Слайд №5.

!Рәсем буенча моллюскларның тән өлешләрен билгеләгез һәм аермаларын табыгыз.

( Кушымта 1. Өлешләрен билгелиләр)

Нәтиҗә: Моллюскларның тән өлешләрен түбәндәгеләрдән тора. Слайд №6.

  1. Баш.
  2. Гәүдә.
  3. Аяк.
  4. -Әйтегез әле, укучылар моллюскларда нинди симметрия? (Укучыларның җаваплары)
  5. Нәтиҗә: Күпчелек моллюскларда ике яклы симметрия, корсагаяклылар асимметрик .

Башында сизү органнары урнашкан. Арка ягында тире җыерчыгы – мантия бар. Мантия белән тән арасында мантия куышлыгы бар.Анда сулыш һәм химик сиземләү ораннары урнашкан. Аңа аналь, җенес, үлеп чыгару тишемнәре ачыла.

 Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, моллюскларның тәне йомшак булгач аларны җәрәхәтләү бик җиңелдер? Шулай булгач, аларның тәне өчен ниндидер бер саклагыч кирәк була. Һәм ул аларда бар. Ничек уйлыйсыз, ул нәрсә? (Укучыларның җаваплары)

Дөрес! Саклагыч өчен аларда кабырчык бар.

Нәтиҗә: Күп төрләренең тәне тулысынча яки өлешчә кабырчык белән капланган.Кабырчык өч катламнан тора: мөгезчел (тышкы), фарфор, перламутр (эчке).

Ә хәзер моллюскларның тышкы төзелешен ныграк аңлау өчен лаборатор эш эшләп алырбыз.

Лаборатор эш. «Моллюск кабырчыкларының төзелеше» ( Кушымта №2. Эш тәртибе укучыларның парталарында)

Фикультминутка.

- Сядем поудобнее. Закроем глаза и переместимся мысленно в  подводный мир.

- Откройте глаза и посмотрите вокруг, не меняя положения туловища, сначала вправо, затем влево.

 - Вы увидели живого огромного кальмара - широко открываем глаза, нам страшно - зажмуриваемся. Трясем головой - не поверили.

- Начинаем от страха глубоко дышать – вдох-выдох, вдох-выдох.

-От страха по телу пошли мурашки - потерли плечи, руки ноги, не открывая глаз.

- Снова открыли глаза-

 - Выдохнули – Фу – показалось - пожали плечами  и широко улыбнулись соседу.

  1. Моллюскларның эчке төзелеше.  Слайд № 7.

 Сулыш системасы. Әйдәгез, укучылар, дәреслек белән эшләп алабыз. Дәреслек текстыннан моллюскларның нинди орган ярдәмендә сулыш алуларын табабыз.

Нэтиҗә: суда яшәүче моллюсклар саңаклар ярдәмендә, ә коры җирдә яшәүчеләре капчыксыман үпкәләр ярдәмендә сулыш ала.

Кан йөреше системасы. Әйдәгез, дәреслек текстыннан кан йөреше системасының үзенчәлекләрен эзләп табабыз.

Нәтиҗә: кан йөреше системасы ачык, йөрәк барлыкка килә. Ул бер карынчыктан, бер яки ике йөрәгалдыннан тора.

(Ачык кан әйләнешен бергәләп тикшерү)

Ашкайнату системасы.   Слайд № 8.  Азык авыз кушлыгыннан йоткылыкка, аннан үңәч аша ашказанына эләгә. Анда азык эшкәртелә, ә эшкәртелмәгән азык калдыклары эчәклек һәм аналь ачыклык аша чыгарыла. Авыз куышлыгында хитин тешле тел, ягъни кыргыч бар. Моллюскларда ашкайнату системасында бизләр барлыкка килә: авыз куышлыгына селәгәй бизләре, ашказанына ашкайнату бизе ачыла.

 

Нерв системасы. Төенле, алардан нерв кәүсәләре һәм нервлар китә.

Бүлеп чыгару һәм җенес системасының үзенчәлекләрен, әйдәгез, үзегез әйтеп карагыз. Ә моның өчен сезгә дәреслек ярдәмгә килер.

Нәтиҗә: бүлеп чыгару органы бөерләр.

                Җенес системасы: аерым җенеслеләр, кайберләре гермафродитлар.

Укытучыны тыңлыйлар.

Экрандагы рәсем буенча эшлиләр, аермаларын табалар. Кушымта 1 дә өлешләрне язалар.

Дәфтәрләренә язып баралар.

Гомуми билгеләре:

Тышкы төзелеше

  1. Тәне сегментларга бүленмәгән;
  2. Өч өлештән тора: баш, гәүдә, аяк..
  3. Мантия бар.
  4. Мантия куышлыгы бар.
  5. Кабырчыклары бар..

Лаборатор эш башкаралар.

Дәреслек тексты белән эшлиләр, текстан сулыш алу органнарын эзләп табалар.

Сулыш органы саңаклар яки үпкәләр.

Дәреслек тексты белән эшлиләр.

Кан йөреше системасы ачык, йөрәк һәм кан тамырларыннан тора.

Укытучыны тыңлыйлар, дәфтәрләренә язып куялар.

Кыргыч һәм ашкайнату бизләре бар.

Дәфтәрләренә язалар.

Төенле, алардан нерв кәүсәләре һәм нервлар китә.

Дәреслек тексты белән эшлиләр. Кирәкле материалны эзләп табалар,дәфтәрләренә язалар.

Бүлеп чыгару органы бөерләр.

  Җенес системасы: аерым җенеслеләр, кайберләре гермафродитлар.

Белемнәрне беренчел ныгыту.

Экранда тест эшләү.

Рефлексия  

Дәрес башында куелган максатка җавап. Бирә алдыкмы? Ничек уйлыйсыз?Әлеге тема буенча белемнә кайларда кирәк булыр?

Укытучы сорауларына җавап бирәләр.

Өй эше.

  1. Изучить §11
  2. «Моллюскларның әһәмияте» темасына чыгыш әзерләргә.

Өй эшен язалар.

Дәрескә йомгак ясау.

Укытучының чыгышы. Укучыларның дәрестә эшләүләренә, катнашуларына бәя бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок в 7 классе по теме «Статистические характеристики »

 Урок №4  "Урок обобщения, систематизации и коррекции  знаний" "" В данной работе В данной работе использованы тесты и материалы ЕГЭ "" ААААААА ААААААААААААААААА...

Текст для смыслового чтения на уроке биологии в 7 классе по теме" Общая характеристика класса Земноводные"

В ФГОС ООО одним из требований к образовательному процессу в формировании УУД, является формирование стратегии смыслового чтения и работа с текстом (поиск информации и понимание прочитанного; преобраз...

ачык дәрес план-конспекты "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау"

Сыйфат темасын үткәннән соң үткәрелгән, "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау" дәрес план-конспекты...

“Үсемлекләр патшалыгына гомуми характеристика”

Данный конспект включает в себя изучение основных признаков царства растений....

План - конспект по теме :Общая характеристика Зарубежной Европы.

Тема урока «Общая характеристика региона. Зарубежная Европа» 11 класс Цели урока: Показать типичные черты хозяйства развитых стран Зарубежной Европы, структуру и основные промышл...

План конспект урока биологии 8 класс Тема: « Млекопитающие. Общая характеристика и особенности внешнего строения»

План конспект урока биологии 8 класс Тема: « Млекопитающие. Общая характеристика и особенности внешнего строения»...

План урока "Фотон и его характеристики"

Дать понятие о фотоне как элементарной частице электромагнитного излучения; изучить основные свойства фотона; объяснить физическую природу давления света с точки зрения электромагнитной и квантовой те...