“Үсемлекләр патшалыгына гомуми характеристика”
план-конспект урока по биологии (5 класс)

Данный конспект включает в себя изучение основных признаков царства растений.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: “Үсемлекләр патшалыгына гомуми характеристика”.

Максат: 

-укучыларны үсемлекләр патшалыгы үзенчәлекләре, аларны башка патшалыклардан аеру билгеләре белән  таныштыру;

- укучыларның креатив һәм критик фикерләү, чагыштыру, анализлау, нәтиҗә ясый белү сәләтләрен үстерү, үзара арлаша, хезмәттәшлек итә белү күнекмәләрен арттыру;

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү.

Эш төре: индивидуаль,группаларда эш.

Җиһазлау: компьютер,интерактив такта,презентация, таратма материаллар, укыту структуралары,  USB-микроскоп,яктылык микроскоплары, тәҗрибә өчен кирәкле приборлар, элодея суүсеме,суган, дәреслек В.В.Пасечник “Бактерияләр.Гөмбәләр.Үсемлекләр”, эш дәфтәре.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше(1-2 минут)

II.Актуальләштерү (5 минут)

-Биология нәрсәне өйрәнүче фән? (терек табигатьне өйрәнә).

-Терек табигатькә хас булган билгеләрне санарга(туклану, сулау, үрчү, үсү, матдәләр алмашы,үсеш).

-Бу билгеләр нинди патшалыклар өчен хас? (бактерияләр,гөмбәләр,үсемлекләр,хайваннар)

-Ә без сезнең белән кайсы патшалыклар белән таныштык? (бактерияләр,гөмбәләр)

-Бу патшалыклар нинди билгеләре буенча аерыла?

(Тактага бактерия,гөмбә рәсемнәрен куярга,аларга хас булган күзәнәкне, билгеләрне туры китереп куярга)

Описание: http://www.kirtan.pro/wp-content/uploads/2015/01/maxresdefault-1024x576.jpg

Описание: https://susankubitz.files.wordpress.com/2012/10/800px-leccinum_scabrum18092009.jpg

Описание: http://xcook.info/sites/default/files/products/100-150/Paporotnik-1.jpg

           

      Описание: http://dok.opredelim.com/pars_docs/refs/21/20331/img40.jpg

     

  1. Бактериология.
  2. Тышча белән аерылып торган төш юк.
  3. Төш матдәсе цитоплазмада урнашкан
  4. Күзәнәк тышча белән әйләндереп алынган, камчылары бар.
  5. ДНК бер түгәрәк чылбыр
  6. Уңайсыз шартлар булганда спора барлыкка китерәләр.

1.Микология.

2.Тышча белән әйләндереп алынган төш бар;

3. Гөмбәлек яки мицелий барлыкка китерәләр;

4.Эшләпә,аяк,төп өлешләреннән тора.

1.Ботаника

2.автотроф туклану,

3. пластидлар булу, 4.фотосинтезга сәләтле,

5.үсүләре чиксез, 6.фитогормоннар,

7.вакуоль булу,

8. целлюлозадан торган күзәнәк тышчасы булу.

 -Укучылар, без үсемлекләр патшалыгы белән танышмы?(Әйе)

-Ә аның күзәнәк төзелеше белән танышмы? (юк)

 -Димәк,бүгенге дәресебезнең темасын ачыклыйк “Үсемлекләр патшалыгына гомуми характеристика”

                                                         

  Үсемлекләр  дөньясы гаҗәеп күптөрле, алар арасында микроскопик һәм гигант, коры тирәлеккә җайлашкан, шулай ук сусыз үсә алмаган, ерткыч та, паразит та, тау кыяларында,комда,елга һәм диңгезләрдә үсүче үсемлекләр дә очрый. Ләкин аларның барысында да башка патшалык вәкилләреннән аеручы билгеләр бар.

-Укучылар, бүгенге дәрестә максатыбыз нинди ? (Укучылар дәреснең максатын ачыклый: Үсемлекләр патшалыгына  хас булган билгеләрне ачыклау).

          III .Яңа материал өйрәнү (25 минут)       

   Үсемлекләрне өйрәнүче фән – ботаника (“ботанэ” – яшеллек,үлән,үсемлек) дип атала.Ул аларның тормышын, эчке һәм тышкы төзелешен, Җир шары өслегендә таралуы, әйләнә-тирәлек һәм бер-берсе белән үзара бәйләнешен өйрәнә. Ботаника нигез салучы Теофраст дигән галим. 2 китап яза “Үсемлекләр тарихы” һәм “Үсемлек сәбәпләре”, аларда  500 якын үсемлек тасвирлана, үсемлекләрнең физиологиясе һәм классификация нигезләре урын ала.

      Һәрбер тере организм күзәнәкләрдән тора (күзәнәкләр – тукыма – органнар – организм), ә күзәнәктә билгеле бер функцияне башкаручы структураларны органоидлар дип атыйлар.

  Үсемлекләр күзәнәгенә генә хас булган органоидлар бар (электрон стенд белән эш).

Димәк,үсемлек күзәнәгенә генә хас булган органоидлар: вакуоль, күзәнәк тышчасы, плазмадесма (күрше күзәнәкләрне бәйләнештә тотучы цитоплазматик күперләр), пластидлар(хлоропласт,хромопласт,лейкопласт).

1 билге:Пластидлар булу.

-Укучылар, ни өчен үсемлекләр яшел төстә? (үсемлекләрнең күзәнәкләрендә специфик булган органоидлар-пластидлар бар, аларда пигментлар була. Яшел төсне хлоропласт пластидында булган хлорофилл пигменты бирә).  Хлоропластны USB-микроскоптан, электрик яктылык микроскопларында  элодея суүсеменең күзәнәкләрендә карау.

-Тагын нинди пластидларны беләсез? (хромопласт – чәчәкләргә,җимешләргә төрле төс бирүче пластид,

Лейкопласт – төссез пластид, запас матдәләрне туплыйлар)(презентациядә күзәнәкләр күрсәтү)

2 билге:Фотосинтезга сәләтле булу.

   Үсемлекләр күзәнәкләрендә  хлоропласт булу нәтиҗәсендә үсемлекләрнең үзләренә генә хас булган билге барлыкка килә. Бу фотосинтезга сәләтле булу.

  Фотосинтез – ул яктылык энергия исәбенә хлоропластларда неорганик матдәләрдән органик матдәләр барлыкка китерү. Бу органик матдә – крахмал. Моны без тәҗрибә аркылы күрербез.

Тәҗрибә №1 (алдан әзерләнгән яфрак күрсәтү)

   Яран гөлен 3 тәүлеккә караңгы шкафка куйдык,аннан гөлне алып “К”хәрефе язылган трафаретны беркетеп   1 тәүлеккә яктыга куйдык. Яфракны кисеп алып башта кайнар спиртка (яфрак төссезләнде,спиртта хлорофилл яхшы эри), аннан  җылы суда тоттык, йод эремәсе салдык. Зәңгәр төстә “К”хәрефендә крахмал барлыкка килде. Крахмал суда эреми, кайнатканнан соң да хлоропластларда сакланып кала, аны  йод эремәсе белән җиңел белеп була, чөнки ул зәңгәрләнә.

-Хәреф яфракның нинди өлешендә барлыкка килгән соң?

Димәк, яфракның яктыртылган өлешендә крахмал барлыкка килгән. Тәҗрибә яфракта башта шикәр барлыкка килүен,аннары шикәр крахмалга һәм башка органик матдәгә әверелүен күрсәтә.

Фотосинтезның әһәмияте: - бүлеп чыгарылган О2 тере организмнарга сулау өчен тотыла.

3 билге:Автотроф туклану.

-Укучылар барлык организмнар туклану буенча нинди типларга бүленәләр?(автотроф һәм гетеротроф).

-Без өйрәнгән патшалыклар арасында автотроф һәм гетеротроф организмнарга кемнәр керә?(бактерияләр-цианобактерияләр,гөмбәләр)

-Үсемлекләр автотрофларга керәләр? (автотроф –грекчадан “үзләре тукланучылар” дигәнне аңлата,тереклек эшчәнлеге өчен кирәкле барлык органик матдәләрне неорганик матдәләрдән – судан, углекислый газдан- мөстәкыйль рәвештә барлыкка китерә алалар)

4 билге:Үсүләре чиксез(төрле зурлыктагы үсемлекләрне слайдларда күрсәтү)

-Укучылар, үсемлекләрнең үсүләре башка төр организмнарның үсүеннән нәрсә белән аерыла?

(Алар гомерләре буе үсәләр,чиксез үсү).

Укучылар,үсемлекләрнең чиксез үсүләре  нәрсәгә бәйле булыр соң?

5 билге: үсү гормоннары-фитогормоннар булу.

Үсемлек организмының тереклек эшчәнлеге процессларын үсемлек гормоны- фитогормоннар көйли.Үсүне тизләтүче матдәләр-ауксиннар хезмәт итә.Фитогормоннар бик аз микъдарда синтезлана( ауксин турында видеофрагмент карау)

Тәҗрибә №2 (бодай бөртегендә ауксин фитогормоны булуны ачыклау)

Бодай бөртеген үстердек, үсенте яртылаш үскәч, бәбәк очына пластилин ябыштырдык. Ни өчен андый үсентеләр яктылыкка үрелми? (Чөнки ауксин гормоны бәбәкнең очында яктыда гына барлыкка килә.)

Физкультминутка.

6 билге:Вакуольләрдә күзәнәк согы туплану.

  Үсемлекнең  матдәләр алмашы продуктларын туплау куышлыгы ничек атала? (вакуоль).

Вакуоль карт  күзәнәкләрдә эрерәк була, күзәнәк согы җыела – бу төрле органик һәм неорганик матдәләр эремәсе.Күзәнәктә җыелып,күзәнәк согы эчке басымны арттыра, күзәнәк стенкасын киерелдерә. Бу процесс тургор дип атала. Тургор үсемлек тукымаларына ныклык бирә.Үсемлек суны күп парга әйләндергәндә шиңә.Бу тургорның кимүе.

Тәҗрибә №3 (суган кабыгы ярысында тургор кимүне карау)

Гади суда тоту

Аш тозы эремәсендә тоту

Су күзәнәк эченә тула, күзәнәк стенкасы киерелә.

Күзәнәктән күзәнәк согы чыга,тургор кими.Чөнки күзәнәк эчендәге тозлар,тышкы тирәлек сыекчасына караганда азрак.Тишемнәр аша тышкы тирәлеккә чыга.Эчке стенка кысыла.

 7 билге: Целлюлозадан торган күзәнәк тышчасы булу.

-Укучылар, игътибар итегез, күзәнәкнең тышкы стенкасы  кысыламы? (юк) 

-Ни өчен дип уйлыйсыз? (Чөнки,үсемлек күзәнәгендә целлюлоза бар,бу матдә үсемлек күзәнәкләре тышчасына ныклык бирә).

Мондый нык күзәнәк стенкасы үсемлекләрнең тагын бер аерымлык билгесе.

  Без дәресебез башында нинди максат куйган идек? үсемлекләр патшалыгын башка патшалыклардан нинди билгеләр буенча аерып була: автотроф туклану, пластидлар булу, фотосинтезга сәләтле, үсүләре чиксез, фитогормоннар, вакуольләрдә күзәнәк согы туплану, целлюлозадан торган күзәнәк тышчасы булу.

 Үсемлекләр патшалыгының уртак билгеләре булса да, төзелешләре ягыннан аларны ике зур төркемгә аерып йөртәләр. Бу слайдларга карап сез нинди фикерләр әйтә алырсыз?

(Дәреслек 57 бит “Ботаника нәрсә өйрәнә?” бүлеге, схема тутыру.)

                                                             Үсемлекләр

Түбән төзелешле                                                                    югары төзелешлеләр

(тамырлары да, сабаклары да,                                          (тәннәре органнарга бүленә, яфрак-сабаклары,

Яфраклары да юк.Тәннәре                                                бәбәкләре,тамырлары,тукымалары бар.

катлама, яки таллом дип атала.                                         Мүкләр,абагасыманнар,ачыкорлыклылар,

Суүсемнәр отделы.)                                                                  ябыкорлыклылар отделы)

V. Үткән материалны ныгыту. (7 минут)

билгеләмә

тере организмнарның үзенчәлекле патшалыгы

Характеристика

автотроф туклану, пластидлар булу, фотосинтезга сәләтле, үсүләре чиксез, фитогормоннар,вакуоль булу,целлюлозадан торган күзәнәк тышчасы булу

Мисаллар

Кычыткан,элодея,шомырт,

абага, мүк, алмагач,нарат,чыршы һ.б.

                          Капма-каршы мисаллар

                              Мухомор, чыпчык, кокк,бака    

                                  Һ.б.                                                                        

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы (команда эчендә түгәрәк буенча фикер алышу).

VI. Йомгаклау (рефлексия) (2 минут)

Дәрес                                                     Мин  эшемдә                                                      Нәтиҗә

1. Кызыклы / күңелсез               1. Актив/пассив                                              1. Материалны аңладым

2.   Файдалы/файдасыз               2. Канәгать/ канәгать түгел                    2. Өстәмә мәгълүмат белдем                            

                                                                                                                                3. Аңламадым

                            Кәефем әйбәт                

                                                                                                                 Кәефем төште

VII. Өй эше бирү (3 минут)

П.11 укырга, карточкалардагы  үсемлек патшалыгы билгеләрен өйрәнергә.

“Үсемлекләрнең табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле” эссе язарга.

Эш картасы.

Тема:                                                                                                                 .

1.Үсемлекләрне өйрәнүче фән                                 .

2. Фәнгә нигез салучы                                 .

                                                                   Үсемлекләр

 (тамырлары да, сабаклары да,                                          (тәннәре органнарга бүленә, яфрак-сабаклары,

Яфраклары да юк.Тәннәре                                                бәбәкләре,тамырлары,тукымалары бар.

катлама,яки таллом дип атала.                                         Мүкләр,абагасыманнар,ачыкорлыклылар,

Суүсемнәр отделы.)                                                                  ябыкорлыклылар отделы)

     

Үсемлекләр патшалыгына хас булган билгеләр.

1.Ботаника-үсемлекләрне өйрәнүче фән (“ботанэ” – яшеллек,үлән,үсемлек) дип атала.Ул аларның тормышын,эчке һәм тышкы төзелешен, Җир шарын өслегендә таралуы, әйләнә-тирәлек һәм бер-берсе белән үзара бәйләнешен өйрәнә.

2.Автотроф туклану(автотроф –грекчадан “үзләре тукланучылар” дигәнне аңлата,тереклек эшчәнлеге өчен кирәкле барлык органик матдәләрне неорганик матдәләрдән – судан, углекислый газдан- мөстәкыйль рәвештә барлыкка китерә алалар).

3. Пластидлар булу (хлоропласт,хромопласт,лейкопласт)

4.Фотосинтезга сәләтле (Фотосинтез – ул яктылык энергия исәбенә хлоропластларда неорганик матдәләрдән органик матдәләр барлыкка китерү. Бу органик матдә – крахмал.

5.Үсүләре чиксез.

6.Фитогормоннар (ауксин- үсүне тизләтүче гормоннар)

7.Вакуольләрдә күзәнәк согы туплану (тургор- күзәнәк стенкасының киеренке халәттә булуы)

8. Целлюлозадан торган күзәнәк тышчасы булу.

                                     

                                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат патшалыгына сәяхәт

сыйфатларны кабатлау, аларны сөйләмдә куллану....

Светофор патшалыгына сәяхәт

Способствовать развитию осторожности, осмотрительности на дорогах, воспитывать внимание, сосредоточенность. Закреплять умение применять полученные знания в играх и повседневной жизни....

Рус телендә башлангыч гомуми бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа (татар төркемнәре өчен). Төзүче-авторлары: Ф. Ф. Харисов Ч. М. Харисова.Методик ярдәмлек

Аңлатма язуыРус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укыту үз алдына түбәндәге максат һәм бурычларны куя:а) укучыларда ана телен өйрәнү белән кызыксыну, аңа омтылыш уяту,  үз...

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Дәрес планы. 7 класс. Моллюсклар тибына гомуми характеристика.

Моллюсклар тибына, аларның тышкы һәм эчке төзелеш үзенчәлекләренә гомуми характеристика бирелә....