Светофор патшалыгына сәяхәт
план-конспект на тему

Способствовать развитию осторожности, осмотрительности на дорогах, воспитывать внимание, сосредоточенность. Закреплять умение применять полученные знания в играх и повседневной жизни.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Светофор патшалыгына сәяхәт31.96 КБ

Предварительный просмотр:

                          Тема:“Светофор патшалыгына сәяхәт”                                           

                                                                                                                                                                                         

Максат: Балаларның юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту,сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен,игътибарлылык, уйлау, күзаллау сәләтләрен үстерү, ярдәмче сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:Урам өчен зебра,машина юлы; Юл билгеләре:”Юл эшләре”, “Машиналар куя торган урын”, “Ашханә”,”Җәяүлеләр өчен йөрү урыны”; светофор,инспектор,Хуҗа Насретдин өчен киемнәр.

Тәрбияче:Балалар,телисезме,мин сезне сәяхәткә алып барам.Моның өчен иң элек табышмакка җавап табарга кирәк.

Җәен,көзен,яз,кышын

 Иртән,кичен,көндезен

 Ача,йома өч күзен,

 Телсез әйтәдер сүзен,

 Бик тиз аңлыйлар үзен.
Балалар: Светофор!
Тәрбияче: Ә нәрсә соң ул светофор? Бу күзләре ни өчен кирәк соң аның?
Балалар: Светофор машиналарга бер-берсенә комачаулык  тудырмыйча хәрәкәт итү өчен кирәк. Аның утлары берсе кызыл – машиналар туктап тора, сары төстә – машиналар хәрәкәт итәргә әзерләнә, яшел төстә – машиналар хәрәкәт итә

 Тәрбияче.Бик дөрес.Мин сезне “Светофор патшалыгына” кунакка чакырам.Безне көтәләр.

                            Балалар автобуска утыра. Р.Миннуллин сүзләре      

                   ”Светофор”җыры.башкарыла.Машина туктый.

Тәрбияче.Рәхим итегез, балалар,бу – Тылсымлы светофор патшалыгы

   Балалар светофор янына киләләр.Светофор янында инспектор.

Балалар.Исәнмесез.

Инспектор.Исәнмесез,балалар.

Светофор.

l65365

 “Светофорның өч күзе” Шәүкәт Галиев сүзләре.

Урамнарны күзәтәм,

Узганнарны кисәтәм.

Чатта торам мин,

Сакта торам мин.

Янып тора өч күзем,

Күреп тора ул сезне,

“Кузгалма!”-ди кызыл күзем,

“Сабыр!”-дия сары күзем,

“Ярый”-дия яшел күзем.

Инспектор.Балалар, кунакка Хуҗа Насретдин килгән.Аңа сезнең ярдәм кирәк. Юл кагыйдәләре белән таныштырырга иде.Ярдәм итәрсез бит.

Балалар.Бик теләп.

Хуҗа.

Бензинсыз йөри беләм мин

Пычратмыйм зәңгәр күкне

Урамнарны өйрәнергә

Килдем күрергә күпне.

(юлны аркылы чыгарга уйлый,тик алдагы утны күреп курка)

Машиналар йөри тыз-быз,

Ничек юлны чыгармын?

Каршымда сәер өч күз!

Тиз сүндереп куярмын.

(Светофорга үрмәли башлый,тик сыбызгы тавышын ишетеп туктый.)

Балалар.Чү,Хуҗа Насретдин,ялгышма,

                  Ул ут безгә булыша.(балалар булыша.)

Хуҗа Насретдин.Менә рәхмәт, мин чыкканда,бер машина  да комачауламады. Бик әйбәт эшли икән утларыгыз.

Балалар.Әйдә, Хуҗа Насретдин,без сиңа юл тамгаларын күрсәтәбез.

 Менә күрәсеңме бу билгене,ул җәяүлеләр өчен йөрү урынын күрсәтә.Биредә курыкмыйча йөри аласың.l1450848 (1)

Хуҗа Насретдин.(Бераз баргач)Бу машина биредә нишләп тора. Машиналарны  юлда гына йөри диделәр,әллә чынлап тагын тапталам инде.

Бала. Хуҗа Насретдин бердә борчылма,бу билге булган урынга машиналар куялар.Син дә кунакка килгәч ишәгеңне шунда бәйләп калдырып,теләгән урыныңа барып килә аласың.zn6_4 (1)

                       Юлны дәвам итәләр.

Бала. Ашыкмагыз,сез бик тә игътибарсыз йөрисез,әллә билгегә карамадыгызмы?Биредә юл төзәтү эшләре бара,йөрергә ярамый.Әнә юл уртасындагы тамганы карагыз  һәм икенче юлы сак булыгыз.zn1_25 (1)

Хуҗа Насретдин.Бигрәк авыр икән сезнең шәһәрдә йөрүләр,рәхмәт  сезгә. Мин бик тә арыдым,ашыйсым да килә башлады.Кая барыйм икән?

Бала.Борчылма, Хуҗа Насретдин,әнә тегендәге билгене күрәсеңме?Хәзер шунда таба атла,ул билге янында ашханә булыр.Тәмләп ашап чыгарсың. Ашларың тәмле булсын.Хәерле юл сиңа.zn7_7

Хуҗа Насретдин.Рәхмәт балалар, ярдәмегез өчен,мин ашыгыйм инде,бик тә ачыктым. Юлга чыксаң,азыгың үзең белән булсын, дип тикмәгә әйтми шул безнең халык.Юлдагының юлда булуы әйбәт,диләр бездә,ашыйм да кайтырга чыгыйм.Шәһәр урамнарын юл йөрү кагыйдәләрен белмичә әйләнеп чыгып булмый икән.  Дуслар юлда уяу булыгыз.Сау булыгыз.

Бала.   “Юлдагы тамгалар” Рәфкать  Закиров сүзләре

Урамда һәм юлда                         Мәгънә күп аларда,

Эленгән тамгалар.                        Телләрен аңласаң.

Мин хәзер аңладым                     Син имин булырсың

Бик кирәк бит алар.                      Сүзләрен тыңласаң.

Төрлечә аларның                          Аларны тыңларга

Рәсеме һәм төсе.                           Өйрәндем мин бүген.

Биеккә эленгән                              Йөрермен урамда

Күрсенгә һәр кеше.                       Ялгышмыйча һәркөн!

Бала.

Һәләкәтләр булмасын дип,

Телидер һәрбер йөрәк.

Шуңа күрә йөргәндә

Бик сак булырга кирәк!

Бала.

Урамда сак булыгыз,

Кагыйдәне белегез,

Онытмагыз беркайчан да,

Бәлага юлыкмагыз!

Балалар.

Юл тәртип ярата,диләр,

Шуны чыгармыйк истән!

Тәрбияче.Без бүген  бик зур эш эшләдек.Хуҗа Насретдинга ярдәм иттек, юл билгеләре белән таныштырдык. Юл кагыйдәләрен онытмагыз,юлларда сак булыгыз!Сау булыгыз,балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Наш весёлый СВЕТОФОР!"

Очень часто приходиться в группе продлённого дня детей знакомить с чем то новым. Вот я и предлагаю небольшой , но поучительно-развлекательный классный час в ГПД для 1-2 классов с детьми коррекционного...

Сыйфат патшалыгына сәяхәт

сыйфатларны кабатлау, аларны сөйләмдә куллану....

“Үсемлекләр патшалыгына гомуми характеристика”

Данный конспект включает в себя изучение основных признаков царства растений....

Сценария “Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт”

ldquo;Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт&rdquo...

План - конспект учебного занятия «Сигналы светофора и регулировщика. Типы и виды светофоров»

Учебный материал способствует выработки безопасного поведения учащихся на улице посредством изучения средств регулирования дорожного движения...