Сценария “Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт”
план-конспект

Мубаракшина Фануса Габдулбаровна

“Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul_yoru_kagyydlre_patshalygyna_syaht.docx22.75 КБ

Предварительный просмотр:

       

     Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе

“Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт”

                          (класстан тыш чара эшкәртмәсе)

      Төзеде:педагог-оештыручы

Мөбәрәкшина Фәнүсә Габделбәр кызы

                       

Тема:“Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт”

Максат: 

1. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген аңлату.

2.Балаларның иҗади активлыкларын, логик фикерләү сәләтләрен үстерү, игътибарлылыкны камилләштерү;

3.Юлларда   үз-үзеңне  әдәпле тоту культурасы тәрбияләү.

Җиһаз:Карточкалар ,юл йөрү билгеләре,табышмаклар,жетон,презентация,

ребус

Формасы: сәяхәт

Класс: 6

           

           

Слайд-1

Алып баручы:

Исәнмесез,хәерле көн  кадерле укучылар . Без бүген сезнең белән  интеллектуаль уен-дәрес үткәрербез. Мин  сезне сәяхәткә чакырам. Сәяхәт итәргә мин ярдәм итәрмен.

Аның өчен миңа ышанычлы дуслар кирәк булыр.Сез әзерме?

Балалар:Әзер!

Менә минем кулымда 3 төрле төстәге түгәрәкләр.Сез укучылар,үзегезгә ошаган  төсләрне аласыз. (төсләрне алалар). Ә хәзер төсләр ярдәмендә командаларга берләшәбез.(командалар өч  өстәлгә бүленә).

 Сез бүгенге дәрестә үзегезнең тапкырлыкны, зирәклекне сынап карарсыз. Ә хәзер укучылар игьтибарны экранга юнәлтик. Слайд-2-3.Менә сезгә ребус бирелгән,әйдәгез әле аны бергәләп чишәбез.Слайд-4. Сфетофор ни өчен хезмәт  итә? Юлларда исән имин йөрү өчен нәрсәләрне белергә кирәк.Юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк. Димәк бүгенге интеллектуаль уенның темасы нинди  булыр икән?

Сез барыгыз да беләсез инде без юлдан җәяүләп тә, машинага утырып та, велосипед белән дә хәрәкәт итәбез. Димәк, безнең һәр кайсыбыз юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә.

А.б.:Укучылар ниһаять без сезнең белән “Юл йөрү кагыйдәләре “патшалы-

гында.Слайд-5

-Ә хәзер сүзне командаларга бирәбез .

1 команда кызыл төстә.

“Кызыл  чияләр.”Девиз:”Сак булыгыз!”

2 команда сары төстә.

“Сары лимоннар”.Девиз:”Без кисәтәбез!”

3 команда яшел төстә.

“Яшел алмалар ”.Девиз: “Кыю булыгыз!”

Уен-ярышның төп өлешен башлап җибәрәбез. Ярыш жетоннар ярдәмендә билгеләп барылачак.Сез һәр дөрес бирелгән җавапка жетон аласыз.Уенның ахырында без жетоннарны саныйбыз һәм нәтиҗә чыгарабыз..Кайсы коман

даның  жетоны күбрәк шул җиңүче була.Слайд-6

1 тукталыш “Юл әлифбасы”Хәрефләрне саннар үсү тәртибендә куйгач нинди җөмлә килеп чыга?Слайд-7

18  2    6    9    12    7    3    14   11  15   4   17  8   13   5    1    10      16   19

 л   л    ы    ә    н     й     к     ы     е   к    а    е    д   н    г     Ю    с       б    !

Слайд-8

Укучылар әйтегез әле сез нинди юл кагыйдәләрен беләсез?Слайд-9

Тыңлагыз! Тыңлагыз! Боларны белү һәркемгә кирәк!

- җәяүле тротуардан гына, анда да ун яклап барырга тиеш ;

- тротуар булмаган очракта, юлның сул ягыннан, килгән транспортка каршы барырга кирәк ;

- юл аркылы бары тик рөхсәт ителгән җирдән генә чыгарга ярый ;

- юл аша чыкканда башта сулга, уртасына җиткәч уңга кара ;

-14 яшь тулгач кына велосипед белән олы юлга чыгарга мөмкин ;

- якынлашып килүче транспорт алдыннан юлны аркылы чыгарга ярамый;

-транспортны тукталышларда гына көтәргә.

- велосипедта йөргәндә тротуар кырыеннан бар!

- машина юлынан йөрү, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезеңдә тыела!

Слайд-10

2 тукталыш “Тапкырларга табышмак”Табышмакка дөрес җавап тапсаң белемең дә арта,хәтерең дә яхшыра.

1.Солы,печән сорамый ул

Һич кенә дә армый ул

Көне-төне җир сөрә

Тырыш булганга күрә(трактор)

2.Җилдәй җитез ул үзе

Алда ике мөгезе

Аяклары түгәрәк

Атлый алар тәгәрәп(велосипед)

3.Барам-барам очы юк(юл)

4.Олы күзле бара айгыр

40 арба тартадыр(поезд)

5.Җәен,көзен,яз,кышын

Иртән,кичен,көндезен

Ача йома өч күзен(светофор)

6.Кылга асылына.

Тимергә таяна,

Утыртып чаба

Теләсә кая.(трамвай)

Бу табышмаклар нәрсәләр турында булды.

Нинди транспорт төрләре бар? (Су,җигүле, һава, коры җир транспорты)

Слайд-11-16

Табышмак әйтелә

Җәен, көзен, яз, кышын,

Иртән, кичен, көндезен

Ача, йома өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен,

Бик тиз аңлыйлар үзен.

Слайд-17

3 тукталыш “Юл чатында светофор”.Светофор төсләрен билгеләү.

Һәр командага төссез светофор макеты бирелә.Шунда 3 төсне дөрес урнаштырырга кирәк.Светофор ни өчен хезмәт итә ?(Юлда хәрәкәтне көйли)

Слайд-18-19

Слайд-20

4 тукталыш.”Игьтибарлылык “

Яшел төстә марш атларга,сары төстә кул чабарга,кызыл төстә басып торырга.Кем буташа шул уеннан чыга.

   Слайд-21            

5 тукталыш.Юл билгеләрен җый

Слайд-22

1-Җәяүле юлы,2-сәпидтә йөрү тыела,3-автобус тукталышы,4-сәпидтә йөрергә ярый,5-юл юк,6-тайгак юл,7-җир асты юлы

Кадерле  укучылар,  юл  билгеләре  безгә  бик  күп  нәрсә  турында  сөйли.  Кирәк  чакта  боералар,  кирәк  чакта  кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр  булмасын өчен куелган.   Шуңа  күрә  һәрбер  кеше:  әти-әниме,  абый-энеме,  укытучымы,  директормы,  әллә  президентмы  -   юлларда  бик  сак  булырга, юл  йөрү  кагыйдәләрен  үтәргә  тиеш. .  Сез  дә  аларны  бик  яхшы  итеп  өйрәнергә,  башкаларга  да  өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш

Слайд-23

6 тукталыш.Сорау миннән,җавап сездән.

1.Тротуар нәрсә ул.?(җәяүле  юлы)

2.Троллейбус,автобусны кайдан әйләнеп чыгасы?(арттан)

3.Җәмәгать транспортына кергәч нишләргә?(урын булса утыр,тотынып бас)

4.Ничә яшькә кадәр махсус кресло кирәк?(12)

5.Машинаның уң фаралары янса,ул кая борыла?(уңга)

6.Пассажир кем ул?(транспортка утыручы)

7.Юлда кайсы яктан йөрисе? (уң)

8.Автобуста авария булса,запас чыгу урыны кая? (тәрәзәдә)

9.Юл нәрсә ул? (транспорт хәрәкәт итә торган урын)

10.Юл чатларында нәрсә идарә итә. (светофор)

11.Олы юлга ничә яшьтән велосипед белән чыгарга (14)

12.Тыючы билге нинди була? (кызыл түгәрәк)

13.Җәяү йөрүче кем дип атала?(җәяүле).

14.Светофорның ничә төсе бар?(3 төсе).

15.Светофорның нинди төсендә юл аша чыгарга ярамый?(кызыл  төсендә).

16.Нинди төстә чыгарга ярый (яшел).

17.Машина юлы аша ничек чыгарга?(зебра аша).

18.Велосипедта ничек йөрергә ярамый?(кулны җибәреп).

19.Автобус көтү урыны. (тукталыш)

20.Трамвай кайдан йөри? ( рельстан)

21.Светофор ни өчен кирәк? ( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен)

Слайд-24

7 тукталыш.Кем зирәк

Мин башлыймын ,син төгәллә

Әгәр тапсаң сүзләрен

Әй сез балалар,кемнәр тапкыр

Күрсәтсеннәр үзләрен

1. Юл йөрү кагыйдәләрен

Барчабыз белеп торсын

Белеп кенә калмасын

Үтәргә ( онытмасын)

2.Әгәр янса сары күз

Бераз сабыр ит һәм (түз)

3.Курыкмагыз юл ачык дип

Ярдәм итә яшел (күз)

4.Як-ягыңа карамый

Ашыгырга  (ярамый)

5.Юлларда йөрү бик авыр

Тыз-быз килә машина

Юлда булсаң сак йөр яме

Чыкма алар (каршына)

6.Әкрен барган –ерак (киткән)

Слайд-25

8 тукталыш. Кемнең хәтере яхшы

Хәзер Сезгә  рәсемнәр  күрсәтелә. Сез рәсемнәрне игътибар  белән карагыз.Мин сезгә шушы  рәсемнәр  нигезендә сорау бирәчәкмен.Сез шул сорауга җавап бирергә тиеш булачаксыз

Слайд-26

           Презентациядән     рәсемнәр  күрсәтелеп  алына.    

    1 командага сорау .  Рәсемдә ничә кисәтү,тыю билгесе бар

2 командага  Сорау:  Ничә очракта балалар кагыйдәне бозалар?

Слайд-27

9.Тукталыш.Сүз төзе.Тукталышлар сүзеннән яңа сүзләр төзү

Укучылар без сезнең белән  нинди темага уен-ярыш үткәрдек.Сез нәрсәләр

турында белдегез ?

Әйдәгез хәзер жетоннарны саныйбыз.Кайсы команданың күбрәк икән.

А.б     -“Юл йөрү кагыйдәләре”патшалыгы буенча сәяхәтебез ахырына якынлашты.Барыгызга да бүгенге чарада катнашуыгыз өчен рәхмәт. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез,юл йөргәндә игьтибарлы булыгыз.Сәламәтлегегез,иминлегегез өчен сез үзегез җаваплы.Шуларны истән чыгармагыз.

Слайд-28

Юлда йөрсәң бул өлгер-

Юл кагыйдәләрен нык бел!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Татар теле кагыйдәләре

Татар телен өйрәнү өчен татар теле кагыйдәләре....

Сыйфат патшалыгына сәяхәт

сыйфатларны кабатлау, аларны сөйләмдә куллану....

Светофор патшалыгына сәяхәт

Способствовать развитию осторожности, осмотрительности на дорогах, воспитывать внимание, сосредоточенность. Закреплять умение применять полученные знания в играх и повседневной жизни....

“Үсемлекләр патшалыгына гомуми характеристика”

Данный конспект включает в себя изучение основных признаков царства растений....