Исемнәр патшалыгына сәяхәт
план-конспект урока (5 класс) по теме

открытый урок

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл открытый урок16.34 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Исем патшалыгына сәяхәт.

Максат:1.Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

        2.Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү.

        3.Татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:дәреслек,таблица,перфокарточкалар,крассворд.

Метод һәм алымнар:укытучы сүзе,әңгәмә,перфокарточкалар белән эш,крассворд чишү.

                        Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше.

-Исәнмесез укучылар.

-Исәнмесез.

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.Тукай телен,татар телен өйрәнергә дип килдек.

-Укучылар,әйдәгез бергәләп фонетик зарядка үткәрик әле.Татар теленә генә хас булган авазларны кабатлап үтик әле.

-Ә(әни,әти,әби,мәми,мәктәп)

-Ү(үр,күр,үрә,күрә,күлмәк)

-Ө(өй,өч,өрә,өмә,өндә,өрәңге)

-Һ(һәм,һәр,һава,һәйкәл)

-Җ(җәй,җим,җир,җыр,җылы)

-Ң(яңа,сиңа,миңа,синең,зәңгәр,туңа)

2.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

-Укучылар безнең бугенге темабыз “Исем патшалыгына сәяхәт ,“-дип атала.Без сезнең белән бүген исем патшалыгының шәһәрләре буенча сәяхәткә чыгарбыз.

1)Беренче шәһәребезнең исеме

СОРАУЛАР ШӘҺӘРЕ.

-Әйдәгез бергәләп шушы сорауларга җавап бирик әле.

-Исем нәрсәне белдерә?

-(предметны)

-Исем нинди сорауларга җавап булып килә?

-(кем?нәрсә?)

-Исем нәрсәләр белән төрләнә?

-(килеш,сан,тартым)

-Исем башка сүзләргә нәрсәләр ярдәмендә бәйләнә?

-(кушымчалар)

-Исем җөмләдә күбесенчә нәрсә булып килә?

 -(ия)

Ялгызлык исемнәр ничек язылалар?

-(баш хәрефтән)

-Уртаклык исемнәр ничек язылалар?

-(кечкенә хәрефтән)

2)Икенче шәһәребезнең исеме                

КУШЫМЧАЛАР ШӘҺӘРЕ.

-Укучылар,әйдәгез хәзер перфокарточкалар өстендә эшлик әле.Менә сезгә төрле килештәге исемнәр,сез шул исемнәрнең килешләрен табып билгеләгез.Ә аннары бергәләп тикшерербез.

1)тауны

.2)кар

3)болында

4)куянга

5)кыш

6)җирнең

7)җилдән

8)бозда

9)урманны

10)агачның

11)кошка

12)чанада

3)Өченче шәһәребезнең исеме

ИСЕМНӘР ШӘҺӘРЕ

-Ә хәзер укучылар әйдәгез бергәләп шушы рәсемнәргә карыйк әле.(төрле рәсемнәр бирелә)

-Сез миңа шушы рәсемнәр арасыннан К хәрефенә башланып К хәрефенә беткән 5 исем табыгыз.Һәркем дәфтәрләрдә мөстәкыйль эшли.

КАПЧЫК

КҮЛМӘК

КҮЗЛЕК

КАРМАК

КУРЧАК

4)Дүртенче шәһәребезнең исеме

КИЛЕШЛӘР ШӘҺӘРЕ.

-Хәзер укучылар ике вариантка ике исем бирәм,килешләр буенча төрләндерәбез.Кушымчаларын билгелибез.Ике кеше тактада эшли,ә калганнар дәфтәрләрдә.

Б.к.        бүрек           урман

И.к.        бүрекнең        урманның

Ю.к.        бүреккә        урманга

Т.к.        бүрекне        урманны

Ч.к.        бүректән        урманнан

У.в.к.        бүректә        урманда    

5)Бишенче шәһәребезнең исеме

ЗИРӘКЛӘР ШӘҺӘРЕ

-Укучылар сезгә Ю хәрефенә башланган исемнәр бирелә.Шул исемнәрне тиз генә шушы баскычка урнаштырырга кирәк.

(Юл,юкә,юлчы,юлдаш,юллама,юлбарыс,юмартлык)

6)Алтынчы шәһәребезнең исеме

АНТОНИМНАР ШӘҺӘРЕ

-Укучылар әйдәгез искә төшерик әле.

-Нинди сүзләр антоним сүзләр дип атала?

-(капма-каршы мәгънәле сүзләр)

-Укучылар антоним исемнәр дә була .Шушы исемнәрнең антоним парларын табып языгыз.

кайгы               малай

батыр           дошман

кыз                түшәм

көн                шатлык

идән                куркак

дус                төн

7.Җиденче шәһәребезнең исеме

ХИКӘЯЛӘР ШӘҺӘРЕ

-Укучылар белгәнебезчә бездә хәзер кыш.Әйдәгез менә бу рәсемнәр буенча,бу сүзләрне кулланып кыш турында кечкенә генә хикәя төзик әле.

(Кар,кыш,боз,салкын,ап-ак,тун,бүрек,бияләй,урман,агач,кош,җәнлек,чана,чаңгы,җил,бүран)

Йомгаклау.

-Укучылар,әйдәгез хәзер бергәләп нәтиҗә чыгарыйк әле.

-Бүген без сезнең белән нинди тема үттек?

-Димәк исем нәрсәне белдерә?

-Нинди сорауларга җавап бирә?

-Нәрсәләр белән төрләнә?

-Ничә килеш бар?

-Ниндиләр?

-Рус теле белән чагыштырып карасак туры киләме?

-Кагыйдә чыгарыйк әле

-Предметны белдереп кем? нәрсә? сорауларына җавап булып килгән сүз төркеме исем дип атала.)

-Билгеләр.

-Өй эше.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Урок татарского языка для  русскоязычных  детей в 4 классе. Учебник: Хайдарова Р.З....

Сыйфат патшалыгына сәяхәт

сыйфатларны кабатлау, аларны сөйләмдә куллану....

Светофор патшалыгына сәяхәт

Способствовать развитию осторожности, осмотрительности на дорогах, воспитывать внимание, сосредоточенность. Закреплять умение применять полученные знания в играх и повседневной жизни....

“Үсемлекләр патшалыгына гомуми характеристика”

Данный конспект включает в себя изучение основных признаков царства растений....

Урок на тему "Исемнәрнең төрләнеше.Парлы һәм тезмә исемнәр"

Конспект и презентация к уроку для 6 класса на тему "Исемнәрнең төрләнеше.Парлы һәм тезмә исемнәр"...

Сценария “Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт”

ldquo;Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт&rdquo...