Технологическая карта урока по биологии на тему "Фотосинтез"
учебно-методический материал по биологии (6 класс) на тему

Фазулянова Луиза Икрамовна

Технологическая карта  и презентация открытого урока по биологии в 6 классе на тему "Фотосинтез" Урок был проведен в рамках конкурса "Учитель года-2018"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл deresnen_tehnologik_kartasy.docx25.76 КБ
Office presentation icon fotosintez.ppt2.41 МБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы

Педагог__Фазулянова Луиза Икрамовна                              Предмет Биология                                  Класс     6                 Дата 12.01.2018

Дәрес темасы  Фотосинтез_________________________________________________________________________________________

Дәреснең максаты Дәрестә  укучыларга фотосинтез процессы   турында белемнәр формалаштыру өчен шартлар тудыру,_______ үсемлекләргә____ сакчыл караш тәрбияләү_____________________________________________________________________________  Дәреснең тибы   яңа белемнәрне ачу__________________________________ Дәреснең төре  эзләнүле_____________________________

Дәреснең дидактик структурасы

Уку эшчәнлеген оештыру формалары

Уку материалының эчтәлеге

Көтелгән нәтиҗәләр

предмет

шәхси

метапредмет

I Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы 

“Күзләр белән исәнләш” алымы

“Ассоциация” алымы

Эвристик әңгәмә

Исәнләшү, эмоциональ һәм психологик настрой булдыру,дәресне кабул итәргә хәзерләү

Минем кулда шундый матур яран гөле!

Сездә нинди фикерләр туа? (Тереклек икәнлеген нинди узлекләре раслый?)

Ә ничек туклана соң усемлек? (Туфрактан су һәм минераль тозларны суыра)

Мондый туклану ничек дип атала?

Укучылар, ничек уйлыйсыз, тере организмнарга яшәү өчен су һәм минераль матдәләр генә җитәрме?

Тагын нинди матдәләр кирәк?

Нинди органик матдәләр була?

Хайваннар, кешеләр органик матдәләрне азык белән бергә алалар, ә үсемлекләр ничек алалар икән, аларның авызлары юк бит?

Сез бу сорауга җавап бирә аласызмы?

Дәрес темасына кызыксыну булдыру, үсемлекләрнең минераль туклануы турындагы белемнәрне кабатлау

Башлангыч белемнәрне ачыклау

дөрес сөйләм булдыруга омтылыш; үз фикереңне әйтә белү

фикереңне дәлилли белү

Регулятив-үз-үзенне эшкэ хәзерләү

Коммуникатив-иптәшенә хөрмәт, игътибарлылык;

Танып белү – белемнәрне дөрес куллана белү, сорауларга җавап бирү; нәтиҗә формалаштыру;

II. Уку мәсьәләсен

өлешләп чишү.

Прблема табу

Проект төзү һәм реализацияләү

Беренчел ныгыту һәм төркемнәрдә эш

Проблемалы сорау

Анализ

Тэҗрибә үткәрү

Тэҗрибә үткәрү

Нәтиҗәләр ясау

Дәреслек белән эш

Төркемнәрдә эш

Тәҗрибәне анализлау

Әйе, укучылар, бу гади генә сорау тугел. Бу сорауга җавап бирү өчен галимнәр бик күп төрле тәҗрибәләр үткәргәннәр. Без дә сезнең белән бүген шул тәҗрибәләр белән танышып, кайберләрен узебез дә үткәреп, сорауга җавап табарбыз, ягъни эзләнү эшчәнлеге белән шөгыльләнербез

Шулай итеп, дәреснең проблемасы усемлекләр органик матдәләрне каян һәм ничек алалар?

Мин сезне бер тәҗрибә белән таныштырам.

 17 нче гасырда голландия белгече ван Гельтмон мондый тәҗрибә үткәрә: чүлмәккә балчык сала, үлчи, шуңа үлчәп тал үсентесе утырта. 5 ел дәвамында яңгыр суы гына сибеп үстерә. 5 елдан соң үсемлекне һәм чүлмәк белән балчыкны үлчи. Үсемлек 58 кгга арткан, ә балчык бары тик 57 гга кимегән.

Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, үсемлекнен массасы нәрсә исәбенә арткан?

Каян алган органик матдәне? (балчык кимемәгән, димәк башка җирдән алган дигән фикер туа)

Ван Гельтмон да судан алган дип уйлаган. Бу тәҗрибәдән соң берничә гасыр үткәч кенә, галимнәр усемлекләр органик матдәне үзләре барлыкка китерә дигән фикергә килгәннәр.

Хәзер сез үзегез тәҗрибә үткәреп карарсыз. Сезнең  өстәлләрдә бәрәңге бар. Бәрәңге ул үсемлекнең бер өлеше, шуңа йод тамызып карагыз, нәрсә күзәтәсез? Ни өчен?

Тәҗрибә: Яран гөленә су сибеп караңгы шкафка куйдык. 3 көннән соң алып, 1 яфрагын кисеп алып аңа йод тамызып карадык. Яфрак куе зәңгәр төскә кермәде. Ни өчен дип уйлыйсыз?

Гөлнең ике яфрагына кара кәгазьдән конверт ясап, яфракны капладык һәм кояшка куйдык. Тәҗрибәне сез дәвам итәсез. (инструктив карточка буенча)

 -Гөлдәге кара кәгазьле һәм тагын бер яфракны кисеп алырга

-Пинцет белән тотып, кайнап торган суда 1-2 минут тотарга

-Кайнар спиртка салырга, спирт яшел төскә кергәч, яфракны алып суда юдыртырга

-Пыяла савытка салып, өстенә йод эремәсе салырга

-Күзәтүләрне аңлатырга

Сорау: Ни өчен яфракның берсе куе зәңгәр төскә керде, ә берсе кермәде?

Яфракта крахмал барлыкка килсен өчен нинди шарт кирәк?

Бу күренеш ничек дип аталганын белү өчен дәреслек белән эшләп алабыз (п.16, беренче абзац, 87 бит).

Нәрсә ул фотосинтез?

Укучылар мин сезгә фотосинтез процессының моделен төзергә тәкъдим итәм. Сездә рәсем һәм сүзләр язылган карточкалар бар, шул сүзләрне дөрес итеп уклар янына урнаштырырга кирәк.

Барлык уклар да файдаланып беттеме? (Юк кызылы калды).

Ни өчен бу ук үсемлектән китә? Нинди матдә бүленеп чыга дип уйлыйсыз?

18 гасырда инглиз галиме Джозеф Пристли түбәндәге тәҗрибәне үткәрә: колпак астына тычкан куя, берничә көннән тычкан үлә. Ни өчен?

Шул колпак астына бөтнек үсемлеге куя һәм тагын бер тычкан яба. 8-9 көн үтә, тычкан рәхәтләнеп йөри. Ни өчен?

Димәк, фотосинтез вакытында нинди газ бүленеп чыга?

Аның нинди әһәмияте бар?

Фотосинтез күренешен ачуда һәм аның әһәмиятен ачыклауда бик күп галимнәр хезмәт куя. Шуларның берсе бөек рус галиме – К.А. Тимирязев. Минем сезгә аның сузләрен китерәсем килә: “Иң яхшы пешекчегә күпме кирәк шуның кадәр һава, кояш яктысы һәм су бирегез дә, шулардан крахмал ясарга кушыгыз, - ул ачуланыр һәм сез аннан көләсез дип уйлар”

Ни өчен кеше углекислый газ, су һәм яктылыкны кулланып, крахмал барлыкка китерә алмый? (төркемнәрдә фикерләшү)

Әйе, фотосинтез бары тик үсемлекләрдә генә бара, чөнки аларда яшел пигмент – хлорофилл бар. Хлорофилл  - ул барлык матдәләр арасында иң гаҗәеп матдә, ә менә шушы гап-гади яфрак – ул гаять катлаулы лаборатория, крахмал барлыкка килсен өчен анда меңләгән катлаулы реакция бара. (алар турында сез югары сыйныфларда өйрәнерсез)

Үсемлекләрнең яфрактан туклануы турында белемндр формалаштыру өстендә эшләү

Үсемлекләрнең органик матдәләрне үзләре барлыкка китерүе турында фикер тудыруа

Яктыда крахмал барлык

килүен исбатлауларына ирешү

Фотосинтез төшенчәсен аңлауларына ирешү

Өстәмә продукт- кислород бүленеп чыгу, аның әһәмияте турында белемнәр формалаштыру

Хлорофилл пигменты турында башлангыч белемнәр формалаштыру

үз фикереңне әйтә белү;

төркемнәрдә килешеп эшли белү;

иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

фикереңне дәлилли белү

Танып белү – проблема табу, чишү юлларын билгеләү, яңа белемнәрне проблеманы чишү өчен куллану

Танып белү – белемнәрне яңа ситуациядә куллана белү

Танып белү – бирелгән мәгълүматне анализлый белү

Коммуникатив: башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау; үз фикереңә ышандыра белү; башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү

III. Рефлексив бәяләү   этабы.

Чыгыш ясау

Өй эше

“Элек мин...дип уйлый идем”

“Ә хәзер мин ... дип уйлыйм

Җөмләне дәвам итеп бетерегез: Җирдә үсемлекләр һәм фотосинтез күренеше булмаса...

Нәтиҗә ясау өчен, сүзне төркемнәргә бирәм.

Өй эше: 1) п.16 өйрәнергә, 1-5 сорауларга җавап

2) фотосинтез сүзенә синквейн төзергә

Элек мин... дип уйлый идем

Ә хәзер мин... дип  уйлыйм

Шәхси – игътибарлылыкны туплау

Коммуникатив- башка командаларның фикерең аңлый белү,хөрмәт белән карау

;

Танып белү – белемнәрне урынлы куллану

Регулятив – үзеңә бәя бирү, анализлау


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

2018 ел Балтач муни ц ипаль районы МБГБУ “Нөнәгәр ГБУМ” Фазулянова Л.И.- югары квалифика цион категорияле биология укытучысы

Слайд 3

Проблема Үсемлекләр органик матдәләр белән ничек тукланалар?

Слайд 4

80 кг 2 кг 79 кг 943 г 60 кг

Слайд 5

Сорау Яфракта крахмал барлыкка килсен өчен нинди шарт кирәк?

Слайд 6

грекчадан “фотос”- яктылык, “ синтез”- кушылма

Слайд 7

1 нче көн 5 көннән соң

Слайд 8

Углекислый газ, су, органик матдә, яктылык

Слайд 9

Крахмал Глюкоза Аксым Май Углевод

Слайд 10

Җөмләне дәвам итегез Җирдә үсемлекләр һәм фотосинтез күренеше булмаса...

Слайд 11

Өй эше: 1) п.16 өйрәнергә, 1-5 сорауларга җавап 2) фотосинтез сүзенә синквейн төзергә

Слайд 12

Элек мин... дип уйлый идем Ә хәзер мин... дип уйлыйм Үсемлекләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта урока по биологии 5 класс "Царство грибов"

Технологическая карта урока биологии в 5 классе по теме "Царство грибов"разработаннная по ФГОС 2 поколения...

Технологическая карта урока по биологии 6 класс, тема: "Органы цветковых растений. Корень"

В разработке урока по теме: "Органы цветковых растений. Корень" представлена технологическая карта урока, где отражены этапы урока, основное содержание,  действия учителя, действия ученика. Техно...

Технологическая карта урока по биологии 9 класс на тему «Короли мезозоя» к уроку «Развитие жизни в мезозойскую эру»

В данном документе представлена технологическая карта урока по биологии 9 класс на тему «Короли мезозоя»  к уроку «Развитие жизни в мезозойскую эру»...

Технологическая карта урока по биологии 5 класса. Тема урока: " Биологические иллюстрации"

технологическая карта урока биологии для 5 класса на тему "Биологические иллюстрации" напрвлена на развитие метапредметных универсальных учебных действий. Учебник В,А. Самкова, Д.И. Рокотова -Биология...


 

Комментарии

Технологик карта үрнәге татар теле һәм әдәбияты дәресләре өчен бик файдалы!