Дигибрид кушылдыру
план-конспект урока по биологии (9 класс) на тему

Шарипова Ильхамия Валимухаметовна

конспект урока по биологии в 9 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл moy_urok_9.docx33.28 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:     Дигибрид кушылдыру

                                                                                                      Дәреснең девизы:

  «Без нәрсә беләбез – ул бик аз,

ә нәрсә белмибез – ул искиткеч чиксез.»

П. Лаплас

Максат:

  • Дигибрид кушылдыру турындагы белемнәрне формалаштыру;
  • Дигибрид кушылдыруга карата генетик мәсьәләләр чишү кунекмәләрен ныгыту  

Бурычлар:

  1. Белем бирү: укучыларны Г.Мендельнең тәҗрибәләре белән таныштыруны дәвам итү, дигибрид кушылдыру, Г.Мендельнең 3 нче    законының теоритик нигезләрен ныгыту,  генетик символика белән эшләү күнекмәләрен ныгыту, дигибрид кушылдыруга мәсьәләләрне төзү һәм эшләү.
  2. Үстерешле: укучыларда иң әһәмиятлесен сайлап алу, чагыштыру, каршы кую, анализлау, логик фикерләү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү.
  3. Тәрбияви: укучыларда генетик белемнәр алуга кызыксынучанлык тәрбияләү, әңгәмә культурасын устерү.

Җиһазлар: презентация, компьютер, проектор, экран, бирем- карточкалар, Мэнэдж Мэт, үзбәя бирү битләре.

Дәрес тибы: катнаш дәрес.

Методлар: аңлатмалы-этәрүчән, өлешчә эзләнүчән, күрсәтмә, мәсьәләләр эшләү практикасы.

әресне үткәрү формалары: әңгәмә, индивидуаль сорау,  динамик  модель белән эшләү, мөстәкыйль эш, дәреслек бн эш,  группада эш, төрле схемаларны төзү һәм эшләү  

 

Дәрес барышы.

I. Актуализация.

1.Оргмомент.   

2. Актуализация.  Класста эмоциональ  халәт тудыру.  Девизны укып китү.

 

3. Индивидуаль эш: Такта янында Менделнең 1 законын һәм 2 законын язалар ( 2 укучы)

 

 4.    Генетик символикаларны белү
 Укытучы  анлатманы әйтә, укучылар карточкалардан шартлы тамгаланышлы символикаларны күрсәтәләр. ( һәр укучының өстәлендә)

Р – ата-ана

F – гибрид буын

G – гаметалар

А, В – доминант геннар

а, b –рецессив геннар

x – кушылдыру

 ана зат

– ата зат

АА – доминант ген буенча гомозигота

аа – рецессив ген буенча гомозигота

Аагетерозигота

Р

G

F1

А,В

а,b

АА

Аа

Х

аа

- Ә инде шушы хәрефле тамгаланышны генетикага кем керткән ?

-   Г.Мендель.

Нәтиҗә: бу шартлы тамгаланышларны без алдагы дәресләрдә кушылдыру схемаларында кулланачакбыз. 

(Укучылар үзләренең исәпләү битләрендә балларын куялар, нәтиҗә ясыйлар)

5.  Карточка белән эш.  

Атамаларны туры китерергә:

1. Ген

А. организмдагы барлык геннар җыелмасы  

2. Фенотип

Б. организмның эчке һәм тышкы билгеләр җыелмасы  

3. Моногибрид кушылдыру  

В.   ДНК молекуласы участогы

4. Дигибрид кушылдыру  

Г. Бер пар  альтернатив билге бн кушылдыру

5. Генотип

Д. Генотибы  бер үк геннын төрле аллельләреннән тора

6. Гомозиготалы организм

Ж.  Генотибы  бер үк генның охшаш  аллельләреннән тора

7. Гетерозиготалы организм

Җавап:

1

2

3

4

5

6

7

В

Б

Г

-

А

Ж

З

Слайдта җаваплар тикшерелә. Дигибрид кушылдыруга пар табылмады, чөнки ул төшенчә укучыларга таныш түгел.

II.  Яңа материалны өйрәнү. Теманы игълан итү. Мотивация. Максатны билгеләү.

  Укытучы:

 -   Димәк, без бүген сезнең бн “Дигибрид кушылдыру”ны өйрәнәчәкбез.

(Тема  дәфтәргә язып куела.) Нинди кушылдыру икән ул?

 Укытучы: 

            -  Ә хәзер экранга карагыз, биредә  бер- берсе белән кушыла ала торган хайваннар группасы бирелә. Аларны кушылдырганнан соң  нинди яңа билгегә ия  хайваннар барлыкка килер?. Ул билгеләрне атагыз әле.  (Укучыларның җавабы: төс, йон куелыгы, озынлыгы, күз төсе һ.б.)  

 Укытучы:

-  Дөрес әйтәсез, табигатьтә  бер-берсеннән аерылып торучы билгеләр искиткеч күп, ә без бүген   сезнең белән аерылып торучы 2 билгене генә алырбыз һәм ничек итеп алдагы буында чагылыш табуын карарбыз.  Шулай итеп безнең максат .... ( укучылар билгелиләр)

 

Укытучы:  Грегор Менделнең борчаклар белән  башлаган тәҗрибәләре  8 ел дәвам итә. Үз куллары бн 8 тапкыр чәчәк ату вакытында пинцет бн серкәләрне икенче сорт усемлекләренең җимшән баганасына утырта. Барлыкка килгән 10 мең усемлеккә 10 мең паспорт тутырыла.   Ботен нәрсә тәртип бн язып барыла: ата-ана усемлеге кайчан утыртылган, чәчәкләре нинди төстә, нинди төстәге чәчәктән серкә алынган, борчаклары нинди төстә һ.б.  

Бер пар билгегә ия булган үсемлекләрне тикшергәннән соң, 2 пар билгегә  ия булган үсемлекләрне тикшерүгә  күчә.  

Бүген мин сезгә галим ролендә булып карарга тәкъдим итәм. Группада эшләү барышында сез дигибрид кушылдыруда билгеләрнең алдагы буынга ничек күчү закончалыклары бн танышырсыз.   Л.Н. Толстой әйткәнчә: “Ятлаган белем – белем түгел, ә фикерләп,  үз көчең бн алган белем ныклы.” ( «3нание только тогда знание, когда оно приобретено усилиями своей мысли, а не памятью».)

- Шуңа күрә без дәреслек бн эшләп алабыз. Һәм группаларда бирелгән сорауларга җавап табырга тырышырбыз. (Дәреслек 181-182 битләр)

Эй ар гайд

Алдан

Фикерләр

Ахырдан

Бер пар билге белән аерылып торган затларны кушылдыру дигибрид кушылдыру дип атала.

Доминант билге – башка билгенең үсешен тоткарлаучы билге.

 Гибридта 2 тип гамета барлыкка килә.

9:3:3:1 чагыштырмасы – билгеләрнең   таркалу законына туры килә.

3:1 чагыштырмасы – Менделнең 2 нче законы

Мендель алдагы тәҗрибәләрендә борчак үсемлегенең 7 пар билгесен өйрәнә.

“Алдан” графасында эш. Дәреслекне укыганнан соң “Ахырдан графасында эш. Җаваплар чагыштырыла, үзгәргән фикерләргә укучылар аңлатма бирә.

Группаларга сораулар.

1 группа

 

1. Нинди кушылдыру дигибрид кушылдыру дип атала?

2.  Мендел тәҗрибә өчен нинди билгеләргә ия булган борчакларны ала?

3.  Беренче буын борчаклары фенотип ягыннан нинди була?

 

2 группа

1. Икенче буында төрле борчакларның чагыштырмасы нинди?  

С.ш.

С.җ.

Я. ш.

Я.җ

 

 

 

 

С.ш. – сары шома борчак; С.җ. -  сары җыерчыклы борчак;

 Я. ш. -  яшел шома борчак; Я.җ . – яшел җыерчыклы борчак;  

2. Кушылдырганда төрле билге бер-берсенә карата  алдагы буынга ничек күчә?  

 

III. Белемнәрне ныгыту. 

Менделнең 3 нче законына карата группаларда мәсьәлә чишү.    Укытучы:   “ Белемнәрне алу гына җитми, ә аңа кушымта да кирәк, дигән  Гете ( «Недостаточно только получить знания, надо найти им приложение».)

 

 1 группага мәсьәлә.

 Полидактилия (алтыбармаклылык) һәм якыннан күрмәү доминант билге буларак күчә. Әгәр семьяда ата-ананың икесе дә бу билгеләр бн авыртсалар һәм ике билге буенча да гетерезиготалы булсалар, алардан  сәламәт балалар туу мөмкинлеге нинди булыр?

2 группага мәсьәлә.

 Солыда нормаль үсеш гигантизмнан өстенлек итә (доминант), ә иртә өлгерүчәнлек – соң өлгерүчәнлектән. Әгәр  2 билге буенча да гетерезиготалы затларны  кушылдырсак билгеләр  нинди чагыштырмада һәм күпме булыр.

 

IV. Рефлексия. 

«Дәрескә үзбәя» 

 Дәрес миңа ошады

Әйе-   А

Юк - В

  Дәресне аңладым

Әйе - А

Өлешчә  - В

Дәрестәге актвлык

Мин актив - А

 Актив түгел - в

Дәрестән чыкканда мин укытучыга әйтер идем:

Су булыгыз - а

Сау булыгыз, дәрес өчен рәхмәт - А

Генетик символларда тамгаланыш:

Гомозиготалы

Гетерозиготалы

Сары

Яшел

V.   6 этап. Өй эшен аңлату.  

1.Өй эше: Параграф 20

2.Иҗади бирем: дигибрид кушылдыруга мәсьәлә төзү.  (повышенный уровень).

3.Индивидуаль (опережающее) бирем: «Т. Морган- генетик һәм эмбриолог» темасына материал әзерләргә.

 


 

 

 Тема: Дигибридное скрещивание. Третий закон Г.Менделя.

Цели урока:

  • формирование знаний о дигибридном скрещивании.

Задачи:

  • закрепить основные понятия генетики;
  • объяснить сущность закона независимого наследования признаков как метода изучения наследственности;
  • продолжить развитие учебно-интеллектуальных умений: систематизировать, выделять главное и существенное, устанавливать причинно-следственные связи;
  • продолжить развитие учебно-организационных умений: организовать себя на выполнение поставленной задачи, осуществлять самоконтроль и самоанализ учебной деятельности;
  • формировать навыки решения генетических задач.

Оборудование:

  •   презентация к уроку с основными моментами урока,  мультимедийный проектор,компьютер,таблица - решетка Пеннета,карточки с заданиями, лист успеха для самооценки.

Тип урока: комбинированный.

Формы и методы проведения: беседа, индивидуальные опрос, работа с динамической моделью, самостоятельная работа, работа с текстом учебника, работа в группах, составление и работа с различными схемами скрещивания, решение генетических задач.

Ход урока

I. Актуализация знаний.

1.Оргмомент. Приветствие. Подготовка аудитории к работе. 

2. Актуализация знаний. Эмоциональный настрой класса.

3) Индивидуальная работа у доски (1 закон Менделя, 2 закон Менделя).

4) Работа с карточками: «Знание символики».

5)Индивидуальная работа с карточками: «Соотнесите понятия».

II.  Изучение нового материала. 

Тема “Дигибридное скрещивание”.  

III. Закрепление материала.

Решение задачи на закрепление третьего закона Г. Менделя.

IV.Рефлексия.

V. Домашнее задание.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Моногибрид кушылдыру.Г.Мендельнең 1,2 законы.

Моногибрид кушылдыруның үзенчәлекләре. Мендельнең 1,2 законнарын өйрәнү....