Моногибрид кушылдыру.Г.Мендельнең 1,2 законы.
методическая разработка по биологии (9 класс) по теме

Хаметшин Марат Зиннурович

Моногибрид кушылдыруның үзенчәлекләре. Мендельнең 1,2 законнарын өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_genetika.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Зур Тигәнәле урта мәктәбе

темасыны дәрес эшкәртмәсе.

Биология укытучысы

Хаметшин М.З.

2012 ел

Тема: Моногибрид кушылдыру. Г.Мендельнең 1, 2 законнары.

Максат: Укучыларны график һәм символлар ярдәмендә дәрес материалын  

                   модельләштерергә өйрәтү.

Бурычлар:  1) Организмнарның нәселдәнлек һәм үзгәрүчәнлек

                        закончалыкларын өйрәнүче фән – генетика турында белем

                        формалаштыру;

                      2) Г.Мендельнең 1 һәм 2 законнарының асылын ачу;

                      3) Генетик символлар һәм терминнар белән таныштыру;

                      4) Организмнарның күптөрлелегенең сәбәпләрен ачыклау.

Җиһазлар: таблицалар, графиклар,карточкалар, компьютер.

Проблемалы сорау: Ни өчен кара сыерның бозавы кызыл булып туарга мөмкин?

 

                                            Дәрес барышы.

  1. Яңа дәрес материалы.  

  1. Актуальләштерү.

     А) Генетика, организмнарның күптөрлелеге, билгеләре турында кыскача

     әңгәмә;

      Б) Доклад: “Генетика фәне һәм  Г.Мендель”.

 2) Генетикадагы төп төшенчәләр һәм символлар.

       Р- ата-ана организм (парента).

       G- гаметалар.

       F- гибрид буын (филие).

       Х- кушылдыру.

       ♀ - ана организм.

       ♂ - ата организм.

       Ныгыту: сорауларга җавап.

  1. Гибридологик метод

Организмнарның нәселдәнлек закончалыкларын өйрәнүнең төрле

методлары бар. Гибридологик, биохимик, цетогенетик, игезәкләрне

 өйрәнү һ.б. методлар. Генетикада гибридологик метод киң кулланыла. .Ул Г.Мендель тарафыннан ачылган.

      Бер яки берничә билге белән аерылып торган организмнарны кушылдыру гибридлаштыру дип атала.

      Бер билге белән аерылып торган организмнарны кушылдыру моногибрид кушылдыру дип атала.

     

       Гибридологик методның үзенчәлекле яклары бар.

 Мендель тәҗрибәләрендә: 1) саф линияләрне (гомозиготалы организмнарны)  

                                  кулланган;

                              2) капма-каршы (альтернатив) билгеләрнең

                                  нәселдән –нәселгә күчүен өйрәнгән;

                              3) барлыкка килгән билгеләрне математик юл

                                  белән санап барган.

4) Г.Мендельнең 1 законы.

     Мендель сары һәм яшел борчакларны ясалма серкәләндергән һәм барлыкка килгән борчакларның барысы да сары төсле булуын ачыклаган.

 

     Проблемалы сорау: Ни өчен барлык борчаклар сары төсле булган?

     

     Әйдәгез тәҗрибәне (кушылдыру) схема рәвешендә языйк.

                          Р    ♀   АА     Х     ♂ аа

                                  сары          яшел

                          G        А                 а

                           F                 Аа

Җавап : чөнки сары төс өстенлек итә (доминант).

     Шул ук кушылдыруны пеннет челтәре ярдәмендә дә язарга мөмкин.

          ♀



       а


     А


     Аа

                                                   

 Мендельнең беренче законы болай укыла:

 

  Ике төрле гомозиготалы организмнарны кушылдырганда беренче буын гибридлары бертөрле була һәм доминант билгене йөртә.

Икенче төрле бу законны доминирлау кагыйдәсе дип йөртәләр.

       

  1. Г. Мендельнең 2 законы.

     Мендель беренче буын гибридларын (F1) чәчкән һәм алар үзлегеннән серкәләнеп сары һәм яшел борчаклар биргәннәр. Бу күренешне ул билгеләрнең таркалуы дип атаган.

Проблемалы сорау : Ни өчен барлыкка килгән борчаклар сары һәм яшел була?

Әйдәгез бу тәҗрибәне схема рәвешендә языйк.

                                               Р      ♀Аа       Х         ♂Аа

                                                     сары               сары

                                          G      А,а                 А,а                                  

                                           F     АА, Аа, Аа, аа

Билгеләр чагыштырмасы:   3:1    ,     1:2:1

Җавап: Гетерозиготалы организмнар ике төрле гамета барлыкка

             китерәләр. Аларның берсе сары төсне (А) икенчесе яшел төсне (а)

            билгели. Бу гаметалар кушылып төрле организмнарны барлыкка

            китерәләр.

Җенес күзәнәкләре барлыкка килгәндә һәр гаметага бер генә ген эләгә. Бу гаметалар сафлыгы законы.

     Шул ук кушылдыруны пеннет челтәре ярдәмендә анализларга мөмкин.

                   

      ♀



    А


    а


    А


 АА          


  Аа


    а    


 Аа


   аа

    Мендельнең 2 законы болай әйтелә:

    Беренче буын гибридларын (F) кушылдырганда икенче буын гибридларында (F2) таркалу күзәтелә: аларның ¾  доминант билгене, ¼  рецессив билгене йөртә. Бу таркалу законы.

  1. Ныгыту.

       

     Класс группаларга бүленә. Аларга Мендельнең 1 һәм 2 законнарына кагылышлы мәсьәләләр бирелә. Укучылар группаларда һәм индивидуаль эшлиләр. Һәр группадан бер укучы мәсьәләгә аңлатма бирә.

    Әйдәгез укучылар дәрес башында куелган сорауга җавап бирик. Ни өчен кара сыерның бозавы кызыл булып туарга мөмкин икән? Чөнки сыер гетерозиготалы булган. Аа. Үзендә ачылмаган кызыл төсне йөрткән.

  1. Гомуми нәтиҗә:

1.  Гибридологик метод нәрсә ул?

     2.  Мендельнең 1 һәм 2 законнары ничек әйтелә?

Өй эше.

  1. Мәсьәлә чишәргә.
  2. Мендельнең 1 , 2 законына  карата мәсьәлә төзергә.

     3.  Дәреслекне файдаланып кроссворд төзергә (ирекле).

Мәсьәлә.

Кара кролик (АА) белән ак кроликның(аа) балалары нинди төсле булыр?

Мәсьәлә.

     Гетерозиготалы кара чәчле ир (Аа) белән хатынның (Аа) балалары нинди чәчле булыр? Кара төс сары төстән өстенлек итә.

Мәсьәлә.

    Гетерозиготалы кара сыер (Аа) белән кара үгезнең (Аа) бозаулары нинди төсле булыр? Кара төс кызыл төстән өстенлек (доминант) итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«ПРОЕКТ ИНТЕРАКТИВНОГО ТЕАТРА «ЗАКОН ЕСТЬ ЗАКОН»

Тема  данного нравственно- правового проекта «Интерактивный театр» выбрана  не случайно. Она сочетает в себе как традиции, так и новаторство. Тради...

Контрольная работа по физике для 9 класса "Законы Ньютона.. Закон всемирного тяготения. Движение тела по окружности. Импульс тела. Закон сохранения импульса".

Контрольная работа для 9 класса по теме "Законы Ньютона.Закон всемирного тяготения. Движение тела по окружности. Импульс тела. Закон сохранения импульса". Контрольная работа разработана имеет  дв...

Тест по физике на тему: «II закон Ньютона. Применение законов Ньютона»

Одна из проблем профилизации старшей школы - недостаточное количество учащихся для комплектования профильных классов. Физика преподается в большинстве школ на базовом уровне. Данный тест позволяет гот...

Моногибридное скрещивание. Закон доминирования. Закон расщепления.

цитологические основы закономерностей наследования при моногибридном скрещивании.Закон доминирования. Закон расщепления. Примеры задач на моногибридное скрещивание....

Урок Законы Кеплера. Закон Всемирного тяготения.

Данная разработка урока физики "Законы Кеплера. Закон Всемирного тяготения" позволяет изучить данную тему в ходе групповой работы. Такой метод изучения нового материала детям очень нравится. Они сами ...