Проект "Сәләтле бала".
проект по биологии (8 класс)

Сәләтне үстерү иң мөһим эшләрнең берсе -хәзерге көндә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сәләтле бала26.73 КБ
Файл proekt_sltle_bala29.11.docx26.73 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “ Г.Х.Хабибрахманов исемендәге Олыяз урта мәктәбе”

« Сәләтле бала » темасына проект

Автор: Фәләхова Илүсә Рәис кызы, беренче квалификацион категорияле биология һәм химия укытучысы

Проектның кыскача аңлатмасы

Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күрәбез, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса. Сәләтне үстерү өчен тиешле шартлар булдыру әһәмиятле. Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән җентекләп эшли белергә ярдәм итә. Бәйге-ярышларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша. Татар телендә белем алучы укучыга аеруча ярдәм кирәк,чөнки татат телендә биология,химия дәресләре өчен кулланма материал әз күләмдә.

Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу hәм тәрбия – ил өчен иң мөhим мәсьәлә. Талантлыяшьләр-җәмгыятьнең төп байлыгы.

Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, татар телендә укыту программаларын, төрле эш алымнарын сайлап алу мөмкинлеге фәннәрне тирәнтен өйрәнү hәм балаларның табигый сәләтен үстерүгә юл ачты.

Сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә.

Сәләтлек, без, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күзалдында тотабыз.

Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән җентекләп эшли белергә ярдәм итә. Бәйге-ярышларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша.

Фәнни тикшеренү эшчәнлеген оештыру – укыту-тәрбиянең бер өлеше. Мондый төр  эшчәнлек сәләтле балаларга иҗади шәхес буларак үсәргә, үзләрен төрле өлкәләрдә күрсәтә белергә өйрәтү белән бергә җәмгыятьнең зыялы көчләрен булдырырга, фән-техник һәм социаль үсешкә ярдәм итә. Укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру дип дәрестән тыш вакытта укучыларда эзләнү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итүче билгеле бер форма һәм методларны кулланып эшләү атала.

Ләкин нинди генә сәләтлелек булмасын,билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльлләнгән баланың сәләте тиз ачыла,кызыксынучанлыгы арта.Шуңа күрә һәр укытучының сәләтле балалар белән эшләү планы, максаты, бурычлары булу бик мөһим.

Проектның кирәклеген нигезләү

“Сәләтле бала проекты” һәр белем бирү оешмасы иң кирәкле проектларның берсе булып тора. Хәзерге җәмгыяттә  сәләтле бала югары дәрәҗәгә ия зат. Бу проект аша сәләте булган балалар белән эшләү өчен татар телендә материаль- техник база, фәнни әдәби уку әсбаплары, төрле энциклопедияләр булдыру тора.

Проектның максаты:

-Татар телендә белем алучы укуылар өчен  методик ярдәмлекләр әзерләү

  • балаларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү, сәләтне үстерү буенча эшчәнлек системасын булдыру;
  • балалар сәләтен үстерүнең максималь дәрәҗәсенә ирешү;
  • мәктәп укучыларының интеллектуаль потенциалын ачыклау һәм үстерү;
  • Бөтенрәсәй  фән олимпиадаларының, фәнни-гамәли конференцияләрнең төрле этапларында җиңүчеләрнең, призерлар санын күбәйтү;
  • төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарының сыйфат дәрәҗәсен яхшырту.

Бурычлары:

  • мәктәп укучысының шәхесен тормышка ашырырга ярдәм итүче төрле иҗади һәм фәнни эшчәнлекне оештыру, гамәли фикерләүне камилләштерү;
  • һәр баланың табигый биремнәрен һәм иҗади потенциалын ачыклау һәм үстерү, аның сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен тормышка ашыру;
  • укучыларның дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлеген интеграцияләү;
  • балалар үсешенең максималь дәрәҗәсенә ирешү максатында инновацион педагогик һәм мәгълүмати технологияләр куллану.

Проектның төп эчтәлеге

“Сәләтле бала” проекты мәктәп базасында эшләүче проект булачак. Проект уз эченә сәләтле балаларны биология, химия фәне буенча муниципаль һәм республика күләм олимпиадаларга, төрле дәрәҗәдәге фәнни –тикшеренү эшчәнлеге белән конференция һәм конкурсларда катнашуны үз эченә ала. Бу проектны биология, химия фәннәреннән сәләтле бала белән эшләүче һәр укытучы куллана алачак.

Сәләтле баланы олимпиадага әзерләү зур материаль база сорый. Биология, химия лабораториясен материаль база,татарча кулланма әдәбият белән баету ягыннан тулыландыру проектның нигезендә ята.

Сәләтле бала проектының эшчәнлеге алымнары:

Сәләтле балаларны ачыклау.

Мөгәллимнәргә баланың ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Алардан сәләтле баланың күңелен аңлау, аларның үсешенә көч-куәт бирерлек эшләр башкару, шәхси якын килү таләп ителә.

Куйган максат-бурычларга ирешүөчен, укучыларны актив иҗади эшчәнлеккә тарту, сәләтләрен ачуны түбәндәге юнәлешләрдә алып барырга була.

1.Танып белү сәләтләрен ачыклау

-яңа материалны үзләштерү дәрәҗәсе

-нәтиҗә ясый белүе

-катлаулы идеяләрне аңлавы, үзенчәлекләрен аера белүе

-ситуациягә анализ ясый белү

-теорияне практикада куллана белү

-гипотеза төзи белү

2. Иҗади сәләт

-сиземләү үсеше

-оригиналь идеяләрне әйтә белү

-интуиция үсеше

Моны ачыклау өчен сораулар ярдәмендә төре тестлар тәкъдим ителә.

Һәр фәннән сәләтле, иҗади фикерләүче балалар бар. Һәркайсына юл табарга, кызыксындырырга гына кирәк. Мондый балаларның сәләтен барлау һәм үстерү өчен ел дәвамында системалы эш оештырыла. Дәресләр татарча укытылганлыктан,башта укучылар белән татарча тестлар,өстәмә әдәбият кулланабыз. Сәләтле укучылар белән бергәләп татарча тестлар төзибез.Катлаулырак мәсьәлә һәм биремнәрдән торган олимпиада, интеллектуаль марафон үткәрелә. Соңыннан эш нәтиҗәләрен чагыштырып, сәләтле балаларны сайлап, олимпиадага әзерлек эше башлана. Бу күзәтүләрдән соң сәләтле балалар турында мәгълүматлар тупларга була.

Сәләтле бала проекты аша олимпиадага гына түгел фәнни тикшеренү эшләре буенча да баланың сәләтен ачарга була. Фәнни-тикшеренү эшләрен иң элек татарча төзибез,конференция нигезләмәләре русча булганлыктан тәрҗемә ясарга туры килә. Бугенге яңа буын стандартлары кысаларында белем алучы бала һәр яктан кызыксынучан зат ул. Биология, химия дәресләрендә лаборатор, практик эшләр аша сәләтле бала узенең сәләтен күрсәтә. Ул фәнни тикшеренү эшендә чагылачак. Фәнни тикшеренү эшчәнлеген оештыру – укыту-тәрбиянең бер өлеше. Мондый төр  эшчәнлек сәләтле балаларга иҗади шәхес буларак үсәргә, үзләрен төрле өлкәләрдә күрсәтә белергә өйрәтү белән бергә җәмгыятьнең зыялы көчләрен булдырырга, фән-техник һәм социаль үсешкә ярдәм итә. Укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру дип дәрестән тыш вакытта укучыларда эзләнү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итүче билгеле бер форма һәм методларны кулланып эшләү атала.

Тагында тирәнрәк белү өчен класстан тыш чараларда бу проектның эшчәнлеге киң кулланылачак.

Ресурслар

“Сәләтле бала” проектының ресурслары булып  белем бирү оешмасы, төрле интернет мәглүмат чыганаклары, олимпиада үзәге тора.

Максатчан аудитория

Проектта 11-17 яшьлек укучылар, аларның әти-әниләре ,мәктәп админстрациясе катнашачак.

Сәләтле балаларны сайлап алу принциплары:

  • баланың шәхесенә хөрмәт;
  • теге яки бу балалары булган балаларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу сәләтлелек билгеләре;
  • булдыру максатларында балаларның сәләтләрен эксплуатацияләү;
  • мәктәп имиджын саклап калу, укытучылар;
  • хезмәттәшлек атмосферасы тудыру;
  • укучыларның тар даирәсендә программаның йомыклыгы шактый киң программаның күп кенә чараларында катнашучылар составы.

Проектны тормышка ашыру этаплары һәм сроклары.

1-аналитик этап (3 айга кадәр срок)

Сәләтле балалар белән эшләү темасы буенча методик әдәбиятны анализлау.

Бу этапта тикшеренүләрнең теоретик базасы белән танышырга кирәк. Биология белән кызыксынучы балалар өчен түгәрәк оештырыла.

2-диагностика этабы (3 айга кадәр срок)

Диагностика үткәрү, сәләтле балаларны һәм укучыларны мотивацияләү, укытучылар белән консультация, администрация белән  методик хезмәт.

3-методологик этап (6 ай вакыты)

Сәләтле балалар белән эшләү стратегиясе буенча белем бирү процессында катнашучылар белән фикер алышу. Балаларны тикшеренү һәм проект эшчәнлеге өчен кирәкле компьютер программаларыннан файдаланырга өйрәтү.

Проектны тормышка ашыруның 4 этабы (12 ай)

 Биология кабинетын ТСО чаралары белән җиһазлау, дәресләрдә һәм класстан тыш эшчәнлектә Power Point һәм Publisher программаларын куллану буенча татар телендә балалар һәм укытучылар өчен укыту семинарлары һәм мастер-класслар уздыру. Балалар проектлар методы, компьютер техникасын кулланып биология буенча проектларны рәсмиләштерү кагыйдәләре белән таныштыру. Бу этапта укытучы өчен проект эшчәнлеген кулланып ачык дәрес дәрес үткәрү планлаштырылган. Укучылар өчен татар телендә биология,химия фәннәреннән презентацияләре конкурсы үткәреләчәк.. Сыйныфтан тыш чараларда һәм түгәрәк эшендә ИКТ куллану, кызыксынган балаларны эшкә җәлеп итү. Ачык дәресләр үткәрү.

5-рефлексив этап (1 ай)

Проектка йомгак ясала, аның киләчәккә үсеш перспективалары билгеләнә. Power Point һәм Publisher программалары ярдәмендә булдырылган балалар проектлары балалар конкурсларында катнаша.. Укытучы  өчен үз сайтында , белем бирү сайтларында, методик журналларда эшләр бастыру, шулай ук һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашу планлаштырылган. Сәләтле балалар белән төрле олимпиадаларга,төрле дәрәҗәдәге конференцияләрдә актив катнашу күздә тотыла.

Проектны тормышка ашыру планы

Билгеләнгән чаралар

Вакыты

Сәләтле балалар белән эшләү мәсьәләсе буенча методик һәм укыту әдәбиятын өйрәнү,татар телендә кулланмалар әзерләү.

2020-2021уку елы дәвамында

“Яшь эколог” түгәрәген оештыру

Сентябрь-май

Компьютер программаларын белү мәсьәләсе буенча укытучыларның һәм укучыларның компетентлыгын өйрәнү

Сентябрь, 2020

Укучыларны укытуга мотивлаштыруны өйрәнү. Сәләтле балаларны ачыклау буенча диагностика үткәрү

сентябрь, 2020

Тарихи-туган якны өйрәнү укуларында һәм район конференцияләрендә катнашу өчен электрон материаллар әзерләү

Октябрь, 2020

Олимпиадаларга әзерләнү өчен материаль  туплау . Биологик , химик терминнарны татар теленә тәрҗемә итү.

Ноябрь, 2020

Сәләтле балаларны олимпиадаларга әзерләү

Ел дәвамында

        Сәләтле  балаларны фәнни гамәли конференцияләргә әзерләү

Ел дәвамында

Фәнни –гамәли конференцияләрдә катнашу өчен сәләтле балаларга юнәлеш бирү

декабрь, 2020

Район күләмендә үткәрелүче олимпиадаларда катнашу

Ел дәвамында

Республика күләм ,район күләмендә үткәрелуче фәнни-гамәли конкурсларда,конференцияләрдә актив катнашу.

Март-апрель

2021

Сәләтле балалар белән эшләү өчен төрле методик әсбаплар булдыру өчен укытучылар һәм укучыларның инициатив төркемен булдыру

Ел дәвамында

Биология –химия лабораториясен материаль яктан тулыландыру(татар телендә укыту өчен тестлар,дәрес эшкәртмәләре,класстан тыш чаралар буенча программалар әзерләү)

Ел дәвамында

Проектның нәтиҗәсен чыгару

Май,2021

Көтелгән нәтиҗәләр һәм социаль эффект

Укучы:

1. Дәресләргә проектлар һәм презентацияләр төзү өчен төп компьютер программаларын өйрәнү;

2. Предметларны өйрәнүгә югары мотивация, күрсәтмәлелекне һәм проблемалы алымны актив куллану нигезендә олимпиадаларга, фәнни гамәли конференцияләрдә катнашу;

3. Фән буенча югары белем сыйфаты, БДИ һәм ТДИ тапшыру нәтиҗәлелеге

4. Яңа материалларныны үзләштерү дәреслек, сүзлек белән эш итә белү.

5.Яңа буын стандартлары нигезендә укыган балада, хәзерге җәмгыяттә югары сәләткә ирешеп, төрле конкурсларда урыннар яулау.

Укытучы:

1. Сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү буенча актив эш алып барыла.

2. Мәктәп сайты өстендә уртак эш, методик копилканы тулыландыру, укытучыларның һөнәри берләшмәләрендә актив катнашу;

 3. Укытучыларның үз белеменә, тәҗрибә уртаклашуга, укытучыларның белемлелеген һәм белемен күтәрүгә омтылуы;

4. Сәләтле балалар белән өстәмә дәресләр алып бару.        

5.Даими рәвештә һөнәри конференцияләрдә актив катнашу.

Проектның киләчәк үсеше перспективалары

Әлеге проект буенча эшкә йомгак ясап, мин куелган максатлар һәм бурычлар тулысынча тормышка ашырылыр  дигән нәтиҗәгә килдем.

Проектның мәҗбүри өлеше-укучыларның мотивациясен өйрәнү һәм сәләтле балаларны ачыклау проект башында һәм ахырында планлаштырылган иде. Укучыларның химия һәм биологияне өйрәнүгә мотивациясе дә югары түгел иде. Проект  дәвамында анкеталау укучыларның фәннәрне өйрәнүгә мотивация артуын күрсәтте; укытучылар һәм укучылар экскурсияләрне, проектларны һәм үзләре төзегән фильмнарны презентацияләүдә һәм дәресләргә әзерләүдә актив катнаша башладылар.Бигрәк тә иҗади проект эшләрен яратып башкаралар.Русча терминнарны татарчага тәрҗемә итү баланың логик фикерен арттыра.

Проект 2020-2021 уку елы дәвамында тормышка ашырылырга тиеш.Проектның киләчәк усеш перспективаларын билгеләү:

1.Укучыларның төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашуының нәтиҗәлелеген арттыру.

2.Район, өлкә, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда актив катнашу.

3. Үзсайтымда https://nsportal.ru/falyahova-ilyusa-raisovna  даими рәвештә татарча төзелгән тестларны, методик ярдәмлекне урнаштыру.

4.ММБ һәм РМО кысаларында уку эшчәнлеген активлаштыру өчен Power Point һәм Publisher программаларын куллану буенча укытучылар өчен мастер-класслар һәм укыту семинарлары үткәреләчәк.

5.Биология-химия лабораториясен заманча җиһазлар белән баету.

“Сәләтле бала” проектының көтелгән нәтиҗәсе булып:мәктәп базасында “сәләтле бала” проектын башка фәннәрдән булдыру. Яңа белем стандартлары нигезендә башка фәннәр белән дә предметара бәйләнештә торып сәләтле балаларның санын арртыру, төрле олимпиадаларда конкурсларда катнашып мәктәбебезнең сәләтле балалар белән эшләү проектын югары дәрәҗәгә күтәрү тора.

Бу проект нигезендә олимпиадаларга әзерләнү өчен биология ,химия фәненнән татарча методик кулланмалар,укучылар өчен тестлар эшләү күздә тотыла. Олыяз урта мәктәбендә үткәрелүче “Хикмәтле дә,бизәкле дә туган тел” дигән конференциядә татарча биология-география юнәлешендәге “Фәнни-тикшеренү эшләре”бүлеген булдыру тора.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного бала

Сценарий выпускного вечера в школе...

К "Осеннему балу"

В данном материале - стихотворение об осени, стихотворение об осеннем букете и четверостишие о поделке из природного материала "Жар-птица"...

Сценарий выпускного бала "ВЫПУСКНИК - 2011"

Сценарий выпускного вечера для девятиклассников в форме вручения премии "Оскар"...

Л.Н.Толстой "После бала"

Урок литературы. Мастер-класс. Цель урока: Выявить, при помощи  каких средств автор раскрывает главную мысль рассказа: каждый человек несет ответственность за все происходящее вокруг. Задач...

Урок-презентация. Л.Н. Толстой "После бала"

Презентация представляет собой набор иллюстраций и информационных сносок, касающихся биографии писателя и истории создания произведения "После бала"....

Урок-презентация. Л.Н. Толстой "После бала"

Презентациявключает в себя весь необходимый материал для проведения урока по теме "Л.Н.Толстой "После бала". Контраст как основной художественный прием в произведении"....