Тезмә кушма җөмләләр.
план-конспект урока (9 класс)

Шарапова Рамиля Мударисовна

Максат: 

1.Тезмә кушма җөмләләр турында мәгълүмат бирү;

2.Укуч

Максат: 

 

1.Тезмә кушма җөмләләр турында мәгълүмат бирү;

 

2.Укучыларның анализ ясау, гомумиләштерү,мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү; 3.Укучыларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

ыларның анализ ясау, гомумиләштерү,мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү; 3.Укучыларда

әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tezm_kushma_zhomllr_9_syynyf.docx18.24 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тезмә кушма җөмләләр.

Максат: 

1.Тезмә кушма җөмләләр турында мәгълүмат бирү;

2.Укучыларның анализ ясау, гомумиләштерү,мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү; 3.Укучыларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Җиһазлау: Дәреслек, презентация, күнегүләр җыентыгы.

                                                                    Дәрес барышы.

I.  Оештыру. Мотивлаштыру.

Исәнләшү.Унай психологик халәт булдыру.

II.  Өй эшен тикшерү.

1.”Хәрәм малның хәере юк” дигән мәкале буенча фикер алышуда катнашу.

2.Сорауга җавап бирү:

- Бәйләүче чаралардан чыгып, кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә?

III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.

- Нинди җөмлә ул тезмә кушма җөмлә?

(Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру)

IV.  Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Дәрес темасын ачыклау. 

-Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала. 

V. Яңа белемнәрне үзләштерү.

1.Табышмакларны укы, баш кисәкләрен тап. Һәр табышмакта ничә компонент?  Бәйләүче чараларга, тыныш билгеләренә игътибар ит.

2.Кагыйдәне уку.

3.Таблицаны кара, нәтиҗә яса.

                                                    Тезмә кушма җөмлә

Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

Теркәгечле тезмә кушма җөмлә

Бүгенге концертта Айгөл җырлый,

Марат шигырь сөйли.

Бүгенге концертта Айгөл җырлый, ә Марат шигырь сөйли.

IV.  Материалны ныгыту.

1.Сорауларга җавап бирү:

а) Тезмә кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә? (Теркәгечле тезмә кушма җөмлә һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә) 

б) Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә, гади җөмләләрне үзара бәйләп, нинди теркәгечләр килә? (Тезүче теркәгечләр) 
в) Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә, гади җөмләләрне үзара бәйләп, нинди чаралар килә? (Санау һәм каршы кую интонациясе)

2.Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләрне бәйләүче чараларны табыгыз, кушма җөмләнең теркәгечлеме,теркәгечсезме икәнен билгеләгез.

а) Алсу, елмаеп, сыйныфка килеп керде.

б) Мин әйтергә өлгермәдем, ә ул киенергә дә кереп китте.

в) Ай күрде,кояш алды.(мәкаль)

3.Тезмә кушма җөмләләрне тап:

а)  Көчле музыка яңгырады да, тамаша башланды.

б) Яңгыр явып торды, шуңа карамастан укучылар барысы да концертка ашыктылар.

в)  Яшьләр арасында популяр җырчылар бик күп.

г) Мин кирәкле материалларны  Интернеттан эзлим, яисә әнием китапханәдән китап алып кайта.
VII. Өй эше:

1.Теркәгечле яки теркәгечсез тезмә кушма җөмләләргә мисаллар табып языгыз. 
2.Тезмә кушма җөмләләр кулланып,“Әдәплелек сыйфатлары” дигән темага хикәя төзергә.

VIII. Рефлексия.Бәя.Үзбәя.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. (9 класс)

Бу -  рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес. Татар теле – гаять бай тел. Шуның өчен дә мин халык авыз иҗаты әсәрен куллану аша укучыларга  телебезнең  байлыг...

Тезмә кушма җөмлә

"Тезмә кушма җөмлә" темасын үткәндә өстәмә материал....

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Аннотация8нче сыйныфта  татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Тема: “Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”.Дәрес тибы : катнашБу дәрес яңа темага керү белән бергә  9 нчы с...

Тезмә кушма җөмләләр буенча тест

8 класста тезмә кушма җөмлә темасын үткәндә файдаланырга мөмкин...

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау.

 тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану.  2) иҗади фикерләү сәлатен үстерү.  3) туган җиргә олы хөрмәт, мәхәббәт хисләре, г...

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлауга тест сораулары.

 ) тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану. ...

Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Дәреснең тибы- кабатлау. дәрес барышында яңа мәгълүмати технологияләр, сингапур структурасы киң кулланылды....