Тезмә кушма җөмләләр (презентация)
презентация к уроку (9 класс)

Шарапова Рамиля Мударисовна

Максат: 

1.Тезмә кушма җөмләләр турында мәгълүмат бирү;

2.Укучыларның анализ ясау, гомумиләштерү,мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү;

3.Укучыларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tezm_kushma_zhomllrprezentatsiya.pptx93.97 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тезмә кушма җөмләләр

Слайд 2

Максат : 1. Тезм ә кушма җөмлә турында мәгълүмат бирү ; 2. Укучыларның анализ ясау , гомумиләштерү , мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү ; 3. Укучыларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү .

Слайд 3

Өй эшен тикшерү 1. Сорауга җавап бирү: - Бәйләүче чаралардан чыгып, кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә ? 2 . ”Хәрәм малның хәере юк” дигән мәкале буенча фикер алышу .

Слайд 4

Проблемалы ситуа ц ия булдыру. Уку мәс ь әләсен кую ( Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру) - Нинди җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала?

Слайд 5

Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Дәрес темасын ачыклау

Слайд 6

- Компонентлары үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала.

Слайд 7

- Бар бер үлән чокырда, аны таный сукыр да. - Башы бер, күзе унике. - Көмеш тәнле - ите тәмле. Бәй ләүче чараларга, тыныш билгеләренә игътибар Табышмакларны укы, баш кисәкләрен тап. Һәр табышмакта ничә компонент? Бәйләүче чараларга, тыныш билгеләренә игътибар ит ит.

Слайд 8

Таблицаны кара, нәтиҗә яса Тезмә кушма җөмлә Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә Теркәгечле тезмә кушма җөмлә Бүгенге концертта Айгөл җырлый, Марат шигырь сөйли. Бүгенге концертта Айгөл җырлый, ә Марат шигырь сөйли.

Слайд 9

Сорауларга җавап бирү а) Тезмә кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә? б ) Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә, гади җөмләләрне үзара бәйләп, нинди теркәгечләр килә? в) Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә, гади җөмләләрне үзара бәйләп, нинди чаралар килә?

Слайд 10

Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләрне бәйләүче чараларны табыгыз, кушма җөмләнең теркәгечлеме,теркәгечсезме икәнен билгеләгез а) Алсу, елмаеп, сыйныфка килеп керде. б) Мин әйтергә өлгермәдем, ә ул киенергә дә кереп китте. в) Ай күрде, кояш алды . ( мәкаль)

Слайд 11

Тезмә кушма җөмләләрне тап: а ) Көчле музыка яңгырады да, тамаша башланды. б) Яңгыр явып торды, шуңа карамастан укучылар барысы да концертка ашыктылар. в) Яшьләр арасында популяр җырчылар бик күп. г) Мин кирәкле материалларны Интернеттан эзлим, яисә әнием китапханәдән китап алып кайта.

Слайд 12

Өй эше 1 . Теркәгечле яки теркәгечсез тезмә кушма җөмләләргә мисаллар табып язарга . 2 . Тезмә кушма җөмләләр кулланып , “ Әдәплелек сыйфатлары ” дигән темага хикәя төзергә .

Слайд 13

Сез бик акыллы, эшчән, тәрбияле һәм шәфкат ь ле балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. (9 класс)

Бу -  рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес. Татар теле – гаять бай тел. Шуның өчен дә мин халык авыз иҗаты әсәрен куллану аша укучыларга  телебезнең  байлыг...

Тезмә кушма җөмлә

"Тезмә кушма җөмлә" темасын үткәндә өстәмә материал....

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Аннотация8нче сыйныфта  татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Тема: “Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”.Дәрес тибы : катнашБу дәрес яңа темага керү белән бергә  9 нчы с...

Тезмә кушма җөмләләр буенча тест

8 класста тезмә кушма җөмлә темасын үткәндә файдаланырга мөмкин...

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау.

 тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану.  2) иҗади фикерләү сәлатен үстерү.  3) туган җиргә олы хөрмәт, мәхәббәт хисләре, г...

"Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә" темасына презентация

"Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә" темасына презентация...

Кушма җөмлә турында төшенчә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

7 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....