Яңа ел-2011
материал по теме

Мероприятие для 5-8 класс.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el_2011.doc124.5 КБ

Предварительный просмотр:

     

 

               

 Катнашалар:  

Каш бабай:  Хасанов Булат

Кар кызы: Хөснетдинова Гөлия

Яңа ел: Мөхәмәдиева

Иске ел:

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Залда “ Кояш вальсы” музыкасы яңгырый. Уртада чыршы.

       Сәхнә артыннан кызлар биеп чыга. Алардан соң Алып баручы  “Кояш вальсы” җырын башкара 1 куплет:

Көн уяна, ил коена                                    Кояшның шифалы нурын    

Кояш нурында                                           Күрү- мең бәхет!

Алтын нурлар ямь өстиләр                       Кояш кагылган юлларда    

Минем җырыма.                                        Йөрү- мең бәхет!

Ул яңгырый кырлыр буйлап,                   Табигать җырны күтәрә

Күкләргә аша,                                            Мәгърур хор сыман.

Тургайның дәртле җырына                      Җир шары үзе әйләнә

Барып тоташа.                                            Кояш вальсына!..

                     Көй дәвам итә. Шигырь укыла залга балалар керә.

А.Б.  Таң сызыла Яңа ел иртәсен

Чулпан йолдыз котлап уята

Ел башлана дуслар алдыбызда

Ап- ак карлы шома юл ята.

Теләгем шул изгелекле булсын

Яңа аяк баскан яңа ел

Моң –зар түгел, шатлык алып килсен

Һәр яңа көн бирсен яңа җыр.

Яңа елның һәрбер туар таңы

Күмелсен тик сөенеч шатлыкка.

Яңа елның яңа матур таңы

Күлелләрне төрсен аклыкка.

Ак бураннар булып бәхет ишек каксын

Чынга ашсын өмет- теләкләр.

Матурлыгын тоеп бу җирнең

Шатлык белән типсен йөрәкләр.

                                   

                                       ҖЫР:               ЯҢА ЕЛ.

Җырлыйлар: Маликова Р. Салихзянова Э, Вафина Г. Хайрутдинова А.

1. Түшәп җиргә бәллүр гүзәллекне          2. Яңа елда бәхет ташып торсын

Энҗе мәрҗән ява һавадан.                      Күңелләрдән шатлык китмәсен.

Шатлык өстәп тормыш киңлегенә         Сабый тавышлары чыңлап торсын

Бәйрәм килде безгә яңадан.                       Кайгы хәсрәт өйгә кермәсен.

3.Җир йөзебез тыныч имин булсын

Көч куәте артсын илемнең.

Киләчәгең якты маяк булсын

Гөлбакчасы газиз җиремнең. 

1Якты өмет сыман,тузгый ап- ак буран.

Шатлык белән тулы йөрәкләр.

Өр- яңа ел килә,бәхет иңсен илгә-

Телим әле миндә теләкләр:

Ил- көн тыныч булсын,сабыйлар күп тусын,

Кавышсыннар өзелеп сөйгәннәр.

Яшәсеннән бергә,кешеләр бит җиргә

Рәхәт күрер өчен килгәннәр.

2.Дуслар бергә булсын,табын тулып торсын,

 Кунак булсын күрше күләнгә,канат куяр өчен,

 Бәхет тояр өчен бер җылы сүз кирәк кешегә.

 Балкып тора йортлар ,бүген якты утлар

 Таңга кадәр сүнми яналар, бер теләгем тагын:

 Яңа елның таңын ялгыз көтмәсеннәр аналар.

3. Энҗе карлар ята җем- җем итеп,җилләр уйный көйнең төрлесен.

 Салкыннардан тик туң саклый димә,иң кирәге күңел җылысы,

 Күңел көче , олы, дәртле безнең, кирәк булса кышны җылытыр.

 Җиргә яз китерер җылы хисләр,юлда ятса, ташны эретер.

4 Һавалардан ап-ак күбәләктәй ак йолдызлар гүя сибелә,

Бар тирә як җем- җем иткән энҗе бөртегенә күмелә.

Ап- ак карлар агачларның, башларыннан сыйпап үтәләр.

Гүя күктә әйлән- бәйлән уйнап, талгын гына җиргә яталар.

               

5. Йолдыз яусын, җирем һәрчак шулай  ап-ак йолдызларга төрен

Карлар яусын, дөнья һәрчак шулай, шатлык авазына күмелсен.

Ап- ак карлар, яп- яшь карлар, Яңа елның яңа бүләге

“Күңелләр саф, юллар якты булсын, ак бәхетләр!”- дигән теләге.

 

 А.Б.  Әйе. Алда ап-ак карлы, ак өметләр тулы Яңа ел. Нинди булыр ул. Илемә, Җиремә, Халкыма иминлегең белән килә күр. Эчәр суыбызны, җыяр ризыкларыбызны иркен кыл. Күпләребезгә шәфкать- мәрхәмәт нуры иңдер. Җаныбызны, рухыбызны имәнү, тетрәнүләрдән сакла. Бәхетең, хәерең белән кил, Яңа ел.

                     Җыр : “ Аллага шөкер”  Башкара Хакимов Илнар .

  1. Бер максатсыз гел заяга     2. Шатлык белән кайгы белән

Узмасын гомер.                          Узар бу гомер                

Исәнмесез яшибез без               Без бит бергә, шунсы шатлык

Аллага шөкер.                            Аллага шөкер.

  1. Алла бирса җырларбыз без

Узганчы гомер

Исәнмесез яшибез без                    Без бит бергә, шунсы шатлык

Аллага шөкер.                                 Аллага шөкер.

     6.Иркен тормыш вәгъдә итеп     Тылсым, әкият бәйрәменә

Төрле утлар яна чыршыды.        Кемнәр сөенми икән?

Күңелле чыршы бәйрәмен          Безне котлап, кыш та мулдан

Көтеп ала барсы да.                     Агачка бәсләр элгән.

7 Әкияткә кергән кебек,                   Һәр яклап ява теләкләр

Сокланып туя алмыйбыз.                Күңелле рәхәт безгә.

Һәр ел шулай Кыш бабайны           Тынычлык бирсен , ходаем  

Сөенеп каршылыйбыз.                    Сөекле илебезгә.

Атлар тавышы ишетелә. Кыш бабаай тавышы. Сәхнә артыннан килгәндә

К.Б   Тр-р-р малкайларым., туктагыз атларым. Атларым бераз ял итеп алсыннар, ә мин бу сихри аланның матурлыгына хозурланып ял итеп алыйм.

Исәнмесез минем ул , кызларым. Сезне барыгызны да Яңа ел белән котлыйм. Укуда да, хезмәттә дә сезгә уңышлар телим.

А.Б. Рәхмәт, рәхмәт Кыш бабай. Бабай, без бәйрәмне башладык инде.

К.Б. Шулаймыни?! Һәй, соңга калганмын шул. Калын урманны үтә алмыйча адашып йөрдем.

Дусларым,

Көттердем булса, кирәк

Җыйналсагыз бәйрәмне

Әйдәгез башлыйк тизрәк!

8. Исәнме Кыш бабай исәнме                    Ул безне яңа ел белән

Бик озак көттек сине.                                   Котларга диеп килгән

Син килгәнне белгәнгә,                               Яңа елда яңа бәхет

Җыелып килдек бире.                                  Теләргә диеп килгән.

К.Б.    

Мин сезгә диңгез- океаннар

Урманнар кичеп килдем.

Сагынып көткән дусларыма

Бүләк өләшим дидем.

Алып килдем үзем белән

Яңа елның ак карын

Яңа шатлык өләшергә

Армый чаба атларым

Зур рәхмәтләр сезгә, дуслар

Мине зурлап  көткәнсез

Бәйрәм белән һәммәгезне

Күңелле ял итегез.

Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Әйе, Яңа ел мөбәрәк, сый тулы өстәлләребез түгәрәк булсын. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди матур чыршыгыз, бизәкләре күз явын алырлык. Балалар мин яңа ел хуҗасы. Мин һәр ел өчен җавап бирәм. Шуның өчен яңа ирешкән уңышлар турында сөйләгәндә мин сезнең белән  горурланам. Кимчелекләр турында сүз чыкса, ак сакалымның бөртекләренә кадәр  кызара.

А.б. Кыш бабай, бу мәктәп укучыларының укулары һәм эшләре өчен йөзегезгә дә, шулай ук ак сакалыгызга да кызарырга туры килмәс дип уйлыйм. Моның шулай икәнен раслау өчен сүзне мәктәп директорына бирик әле.

Директор сүз ала.

К.б. Сезнең уңышларыгыз турында тыңлагач күңелләр күтәрелеп китте. Кызым сер итеп кенә әйтәм. Мин бераз арыдым да әле. Күпме котлау открыткалары  бирдек бит.

А.б. Шулайдыр шул бабакай. Укучыларның әле бу уңышлары укудан гына, спорт һәм сәнгатьнең нәтиҗәләре бик күп әле.  Тик шулай да барыбер нидер җитми кебек.

К.б. Җыр җитми, кызым, күңелгә җыр җитми.

А.б. Әйе шул. Татарда шундый әйтем бар: Кеше икмәксез, һавасыз яши алмаган кебек, җырсыз да яши алмый.

                              Хор белән җыр: “ Кар  кызы”

1.Бәйрәм киче саф һава               2. Яшелдән күлмәк кигән

Тәнкә- тәнкә кар ява.                    Урманнан безгә килгән.

Мамыктай җиргә ята.                 Таккан ул ак сәдәфләр

Кыш бабай кар ярата.                  Кадаган кар чәчәкләр.

Бер күренә, бер күмелә                  Җәен җырчан . кышын уйчан

Күктә ай, күктә ай.                      Кыш бабай, кыш бабай

Шул саран ай яктысына              Чыршы янына чакыра

Җем- җем итә чыршыкай.           Кар кызы ак сылукай.

Уйныйбыз да  җырлыйбыз           Сакалы ак үзе бик шат

Кышбабайны көтәбез.                  Кыш бабай, кыш бабай

Кил кыш бабай, әйдә кил               Каш бабайны каршы ала,

Яңа елны алып кил.                       Кар кызы ак сылукай.

9 Бөртеге көмештәй , карың бик килешә,                 Бураның куеныңда,галәмгә юлыңда

 Йолдызлы төнеңә, Яңа ел!                                        Бөтерелеп вальста ,Яңа ел!

Бәхетең үзеңнән ,бүләгең өләшер                             Шул бию шикелле,җиңел һәм сөйкемле

Таңнарың каршылыйм, Яңа ел                                  Булсачы һәр көнең , Яңа ел!.

 Җырлый Хайрутдинова Алинә ____________________________________

А.Б. Бабакай нигәдер күңелсезләнеп киттең кебек. Берәр җирең авырмыйдыр бит.

К.Б. Авыруын авырмыйм кызым. Тик бераз  күңелеп төшеп тора шул. Кызым кар чәчәгемне көтеп тормаганмын.. “Яңа елны алып киләм ,бабакай бер кая да китмә мине көтеп тор”;- дигән иде. Карт хәтер онытылып ашыгып юлга чыгып киткәнмен бит. Аннан башка менә эссе дә була башлады инде. Юлны эзләп адашып йөри торгандыр  инде хәзер.

А.б. Борчылма ,бабакай. Бар да әйбәп булыр. Хәзер без сине суытабыз. Син бераз утыр, ял ит.

 Мороз көенә Кар бөртекләре бии.

  Серле матур тавыш астында Кар кызы тавышы ишетелә.

Кар кызы:  Ау-у-у-у

К.Б. Балалар әллә минем колакка ишетелде, әллә чынлап та кызым килеп җиттеме. Кар чәчәгемнең тавышы ишетелгәндәй булды бит.

Урамнан кар кызы җырлап керә:

Кар буранда тудым мин,                          Мин уйныймын, җырлыймын

Кар биләүдә үстем мин.                           Буран уйнап торганда

Кар биләүләрдә үстем мин                      Уйнап туйгач ял итәм

Кар сулары эчтем мин.                            Чыршы үскән аланда

Мин салкыннан курыкмыймын              Мин салкыннан курыкмыймын

Мин буран яратам                                    Мин буран яратам

Бизәп йөрим бар дөньяны                       Бизәп йөрим бар дөньяны

Кар бөртеге таратам.                                Кар бөртеге таратам.

К.К. Исәнмесез, дусларым!

Зәңгәр күктән учларыма                      Бөтен кеше ашкынып

Шат йолдызлар җыйдым мин.             Көтеп алган бәйрәм бу!

Матур җырлар җырлар өчен               Кешеләргә Яңа ел

Бу бәйрәмгә килдем мин.                     Алып килгән бәйрәм бу!

К.Б.  Кызым, син мине ачуланма инде. Мин карт хәтер онытылып киткәнмен. Соңга калам дип ашыгып чыгып киткәнмен.

К.К.  Юкка борчылма, бабакай! Синең алдан килүең бик әйбәт булган. Әйдә бергәләп  балаларны һәм килгән кунакларны бәйрәм беләм котлыйк.

  К.К. Яңа ел котлы булсын!

  К.Б. Табыннарыгыз түгәрәк булсын!

А.Б. Акрын гына  җиргә карлар ява

Аклык биреп бөтен дөньяга.

Җир яменә карлар үзләре дә

Калып тора гүя хәйранга.

Акрын гына җиргә карлар ява

Һәр таҗында күпме пакълык бар.

Тирә- юньне төреп  алган бүген

Җем- җем итеп торган ап- ак кар.

Акрын гына җиргә аклык иңә,

Күңелдә дә сафлык булсачы.

Җиребезгә байлык, муллык алып,

Шатлык кына булып яусачы.

                                 Хор белән җыр:  Дуслык

1. Әй рәхәт биюләр бергәләп         2. Яңгырый болын кыр өстендә

Каршыга чык син дә сеңелем.        Тургайдай гармуным көйләре

Һавалар гел аяз, гүя яз                    Шул көйне тыңлап һич туймыйлар

Гөлбакча шикелле җиребез.           Тыңлыйлар туган як өйләре.

Куш: Шатланып уйныйкта көлик без.    3. Дуслар җыр сузалар һәр якта

Күмәкләп җырлыйкта биик без.                 Дус булып яшәве күңелле.

Әнкәйдәй кадерләп үстергән илкәйгә         Һәм безгә кушылып балалар

Зур рәхмәт (2) диик без.                               Җырлыйлар бииләр шикелле.

10 Ап- ак карлар яуды җиргә,                   Ямь- яшел чыршылар да

Җем- җем итә бар дөнья.                         Менеп утырды инде.

Чаналарыбызны тартып.                          Ап- ак яуган кар өстеннән

Әйдәгез барыйк тауга.                             Эзләр салып калдырам.

Яңа еллар алып килде,                            Дөньның бар матурлыгын

Бизәде бар мизгелне.                               Сизәм кыш айларыннан.

К.к.  Бабакай, җырлар, биюләр белән мавыгып вакытны онытмыйк әле. Сәгатькә күз сал әле, Иске елның санаулы минутлары гына калып килә бит. Иске ел үзе дә моңсуланып, боегып калган. Шулаймы бабакай.

К.б. Чыннан да ,кызым. Иске елыбыз әле кайчан гына көчле Арслан булып килеп кергән иде. Хәзер инде китү өчен юлга чыгарга  әзерләнә. Китәр алдыннан ни  әйтергә теләр идең?

 

Иске ел.  Әйтә алам куанып матур еллар калдырам.

Зур адымлы, нык куллы батыр уллар калдырам.

Яхшы булды теләгем, беркемне ач итмәдем.

Эшчән булдым, тырыштым көчсезләргә булыштым.

                           

                                 

                                  ХОР белән җыр:     ХУШ ИСКЕ ЕЛ.

      1. Хуш иске ел узган юлында               2. Яңа елның нурлы таңында

      Без җырладык бәхет турында.          Җырлыйк дуслар чыршы янында.

      Сызганып җиңне,бизәдек илне            Я башлап җибәр бөек җиңүләр

      Кабызган утларың нурында                 Ватанны шаулатсын тагында.    

Иске ел.Узган еллар бигрәк кадерле шул

Һәр көненә хезмәт куелган.

Тарихның бу данлы елына да

Күпме Җиңү сезнең уелган.

Ә шулай да шатлыклырак булсын

Кадерлерәк булсын яңасы.

Мәхәббәттә, эштә янасы бар

Киләчәккә юллар ярасы.

К.Б. Кызым, ялгышмасам син Яңа елны алып киләм дигән идең түгелме соң?

К.К. Юкка борчылма, бабакай. Яңа ел килергә бик аз вакыт калып бара.

А.Б.Илләргә иминлек булып              Бу елга бөтен кешегә

Яңа ел килсен иде.                              Бәхетле язмыш бирсен.

Бәхет булып, шатлык булып              Бала куанычы бирсен

Һәр өйгә керсен иде.                           Аналар күңеленә.

Сырхауларга- сәламәтлек,                 Канәгатьлек хисе бирсен

Пар булсын ялгызларга...                  Канәгать түгеленә.

Миһербанлык өстәсен ул                    Хәере белән килсен берүк,

Усалга, явызларга.                             Җиргә шушы Яңа ел!

Ышанычын җуйганнарга                   Өмет белән теләк телик

Ышаныч булып килсен.                      Теләк кабул була ул.

Одинокий пастух көе. Ак күлмәк кигән кызлар зәңгәр материаллар белән бииләр. Алар арасында төн кызы да бар. Көйнең уртасында сәгать 12не суга йолдыз урыныннан күчә һәм Яңа ел туа. Кул чабулар.

Яңа ел. Исәнмесез, кадерле дуслар!

Яңа елда яңа зур уңышлар,

Күп бәхетләр юлдаш булсыннар.

Челтерәп аккан көмеш чишмәләр дә

Кайгы- хәсрәтләрне юсыннар.

Аяз күкләр һаман тыныч булсын.

Шат көлүгә дөнья күмелсен

Яңа елның алсу таңы сезгә

Иксез- чиксез бәхет китерсен!

А.б. Зур рәхмәт сиңа Яңа ел. Рәхим ит безнең балачак иленә. Җирдәге барлык кешегә сәламәтлек һәм тынычлык алып кил.

Салихзянова Энҗе, Вафина Гөлүсә җыр Снеженики

10. Янә бер ел артта  калды                         Булыр микән йөзе һәрчак

Калды артта моңаеп...                                Кояш кебек гел көләч?

Ниләр безгә вәгъдә итә?-                            Куандырыр микән безне

Алдыбызда: Яңа ел!                                   Һәрбер көнне- ул килгәч?!

11. И, яңа ел, балкып кил син.                    Апалар да, абыйлар да,

Шатлык белән генә кил:                             Һәм, әлбәттә, сабыйлар да,

Әтиләр дә, әниләр дә,                                 Сөенсеннәр гөлән- гел!

Бабайлар да, әбиләр дә,                             Хуш киләсең, Яңа ел!

К.Б. Кызым әйдә бер матур җыр җырла әле. Синең җырыңа балалар да кушылырлар.

Кар кызы җырлый. Кушымтада балалар да кушыла.

                                 ҖЫР : ... Әллә безнең яшел чыршы.

1.Әллә безнең яшел чыршы                  2. Кыш бабайның сүзләрендә

Нурда йөзәме.                                           Изге теләкләр

Кар кызының елмаюы                              Биштәрендә безгә дигән

Бәйрәм бизәге.                                          Тәмле бүләкләр.

Куш: Үрелсеннәр әйлән- бәйлән              3. Монда безнең дусларыбыз

Куллар- кулларга.                                       Барда янәшә.

Бергәләшеп керик әле                                Яңа елның хыяллары

Яңа елларга.                                               Үзенә дәшә.                                                

12.Яңа уку елыбызның                            Кыш бабайлы Яңа ел да

Яңа кышы-                                               Килеп җитте.

Ап- ак дөнья уртасында                          Шулай итеп тагын бер ел                        

Яшел чыршы.                                          Үтеп китте.

13. Яңа елның ап- ак кары кебек         Салкыннарың белән кил , яңа ел,

 Чиста һәм пакъ булсын күңелләр       Бураннарың белән кил безгә

Уфтанмаслык итеп яшик әле                Җиребезнең йөзен бозып торган

Кире кайтмас узган гомерләр.            Яраларын төзәт тигезлә.

14. Үтеп кер син безнең йөрәкләргә             Яңа еллар котлы булсын!

Тамырларга кадәр үтеп кер.                        Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын!.

Яшәешнең саф җилләре булып                    Бәхет шатлык тулып торсын!

Явызларның җанын интектер.                       Көнебез һәрчак тыныч булсын!

Җырлый Шафигуллина Алинә ____________________________________________

К.Б. Менә  озак көттерми генә Яңа ел да килеп җитте. Бу ел бәрәкәте,бәхетле тормыш, илләребезгә тынычлык, саулык- сәламәтлек, балалар бәхете һәм дә инде муллык алып килсен иде.

 

К.К. Мин синең сүзләреңә кушылам бабакай. Кешеләр үзара дус- тату яшәсеннәр иде. Бер кайчанда туплар шартламасын, балалар елаганы ишетелмәсен, аналар күз яшьләре түкмәсен, сабыйлар ятим үсмәсеннәр иде.

К.Б. Карчәчәгем, бигрәк моңлы итеп җырлыйсың инде син. Синең җырлаганыңны ишетсәм, бар дөньямны  онытам, урман тын кала, кошлар сайрауларыннан туктап сине тыңлый. Кызым әйдә бер матур җыр җырла әле.

                    Кар кызы җырлый.  Кышкы  учак.

1. Тагын бер ел иңләп узды                   2.Тагын бер ел шаулап узды

Язмышым урамнарын                            Туздырып ап- ак карны

Кайгыларны адаштыра                           Ак кар булып уйнап оча

Яңа ел бураннары (2)                             Яңа ел болытлары (2)

Куш: Ява карлар ( 2)                               3. Тагын бер ел гөрләп узды

Яңа елның кары ява                               Тик хәтер булып калды

Кар өстендә учак булып                        Аклык булып җанга иңә

Яшьлек елларым яна.                            Яңа ел шатлыклары.

15 Яңа елда яңа зур уңышлар,               Аяз күкләр һәрчак  тыныч булсын,

Күп бәхетләр юлдаш булсыннар.          Шат көлүгә дөнья күмелсен.

Челтерәп аккан көмеш чишмәләр дә     Йөзләрегез һәрчак балкып торсын,

Кайгы, хәсрәтләрне юсыннар.              Яңа елның таңы безгә бәхет китерсен.

16. Гомерем буе татлы хыял идең        Котлы булсын , якташ Яңа еллар

Кайчан сиңа килеп җитәрмен.              Түр башына бүген гөл эләм.

Ниһаять, ул сәгать килеп җитте            Котлыйм сезне чын күңелдән дуслар

Хуш киләсең җиргә ,Яңа ел.                  Яңа матур туган көн белән.

 

А.Б. Яңа елым!

Синдә – барча өмет- хыяллар:                  Шатлык, бәхет алып кил. Яңа ел!

Туар таңнар синдә алтын кебек             Синдә соңгы хыял- өметләр:

 Туар таңнар көмеш кебекләр...             Акыл саткан патшалар да синдә

Шатлык бәхет алып кил син! Җитәр!     Даһи булып китәр кебекләр.

Хәсрәтләрдән калыйк бушанып!            Өметләрне акла, әй Яңа ел!

Зур өметләр баглап торабыз без,           Син күрсәт бер шәфкать. Бер рәхим!-

Туган елым, сиңа ышанып...                    Халкым белән сиңа кереп киләм  

                                                               - Бисмиллаһир-рахманир- рахим!..

 

5 класс укучылары башкаруында бию_________________________________________

К.К. Бабай син бүген урман аланында бик матур итеп биеп маташа идең.

Син  ул биюеңне балалар алдында да биеп күрсәт инде. Булган килеш булсын. Бераз аякларын да язылып китәр.

К.Б. Шулай дисең инде алайса кызым. Булдырып булыр микән соң? Ни генә дисәң дә  мин бит инде хәзер үзең күрәсең гел таяк белән генә йөрим бит.

К.К. Әйдә, бабакай, булдырасың син аны. Бер картлыкта, бер яшьлектә диләр бит.

                           Җыр Кыш бабакай, бабакай

1Кыш бабай, бабакай                               2 Кыш бабай, бабакай  

    Котыптан ук килгәнсең.                              Синдә егет идеңме.          

    Әле егәрле икәнсең                                        Кар кызларың таң калдырып

    Күзләр генә тимәсен.                                    Җырлап – биеп йөрдеңме.

   Кыш бабай , бабай                                        Кыш бабай. Бабакай

   Күзләр генә тимәсен.                                    Җырлап биеп йөрдеңме.

3.Һай Кыш бабай сакалың

Ак бәс сарган кашларың.

Урталарга чык син әйдә  

Синең биер чакларың.

Кыш бабай, бабакай

Синең биер чакларың.

 Кул чабулар.

К.К. Булдырдың бабакай. Инде бераз ял итеп ал.

Салихзянов Фаил җырлый_________________________________________________

17Оныттырып якты йөзең белән                              Яңа ел!

 Кешеләрнең сагыш моң, зарын.                      Балкы җирдә нур булып

Яңа елым алып кил син                               Эшләребез синдә уң булсын,

Җан назлагыч күңел язлары.                 Тормышыбыз синдә мул булсын.

 18.Ак карларың белән куандырып       Үткәннәрнең алып кил яхшысын  

Күңелләргә салып мең өмет.                  Күңелләрнең сафлыгын төяп

Кил ,Яңа ел, кил минем илемә               Мул игеннәр, хөр тормышлар китер

Ашыгып кил, җит тизрәк килеп.            Илдә киң күңелле бул ия!.  

                    Җырлый:  Мавлютова Адилә. “Бәйрәм бүген.”

1. Күтәренке күңелле                 2. Җырлыйсы килеп кенә

Барда көләч шат бүген.                 Тора минем бүгендә

Күктә кояш елмая                          Көтеп алган бәйрәме

Яшерә алмый шатлыгын.               Бүген һәммәбезнең дә.

Куш: Ап-ак карлар явалар             3. Җыр күтәрә күңелне

Җырлап бәйрәм көенә.                     Барда көләч шат бүген.

Бәйрәм бүген, бәйрәм дип.               Бүген кышның бәйрәме

Ак карлар да сөенә.                           Яңа ел бүген

А.Б. Ак бураннар белән бөтерелеп

Җир өстенә килә Яңа ел,

Ак җәймәгә басып шыгыр- шыгыр,

Салмак кына атлап килә ул.

Чыршы тирәсендә, түгәрәктә

Бөтерелә көлеп, балалар.

Керфек очларында кунып эри

Күбәләктәй яуган ак карлар.

Котлы булсын, дуслар, котлы булсын

Яңа елның һәрбер кичләре!

Ап- ак карлар кебек бөтерелә,

Күңелләрдә сөю хисләре.

Күпме шатлык булыр, күпме  бәхет,

Күпме туйлар булыр бу елда.

Яңа елның якты мизгелләре

Истәлеккә мәңге уела.

К.б.  Яңа ел , син бик матур теләкләр теләдең.  Бәлки әле теләкләреңне бер матур җыр белән дә әйтеп бирерсең.

К.к. Быелгы шатлыклы ел

Яңа ел котлы булсын.

Сезнең матур шигырьләрне

Шат җырлар алыштырсын..

       

                             Яңа ел җырлый:    Елмай.

1 Уянганда елмаеп тор                             2.Елмай көнгә һәм кояшка

Бар дөнья балкып китәр.                          Көнең күңелле узар.

Әниеңә көлеп кара                                    Кырлар болыннар да сиңа

Телә хәерле иртә.                                      Чәчәк  гөлләре сузар

Куш: Елмай әле. син елмайсаң                 3.Авыр булса да кайчак та

Яратыр олы, кече                                      Елмай күз яше аша.

Дөньяда иң матур кеше                            Еш көл елмай дусларыңа

Елмайган, көлгән кеше.                            Көлү күңелне ача.

19. Ачылды кояшның. алтын нур керфеге                  Һәркемнең йөзендә , күзендә

Җемелди энҗедәй ап-ак кар бөртеге.                         Өр- яңа елмаю күренә.

Уянды Ватаным, атлады киң итеп                              Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел

Дөньяда иң батыр халкына тиң итеп                          Әйтерсең җиңүгә өндәүче яңа җыр.

Исәнме, Яңа ел, исәнме яңа көн!                                Ямь- яшел чыршылар- Яңа ел байрагы

Рәхим ит илемнең түренә                                            Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.

20.  Күңелләрдә шатлык та бар             Ныгысын дуслык татулык

Бераз моңсу да никтер.                         Иман бир балаларга.

Син яңа ел инде безгә                           Саулык сәламәтлек китер

Матурлык кына китер.                          Озын- озак елларга.

21. Кышкы кичләр матур инде      Әнә ничек матур булып

Күпләрне хисләндерә.                     Энҗе карлар сибелә.

Кышкы кичнең матур  хисе            Минем белән табигатьтә

Йөрәкне җилкендерә.                      Матурлыкка сөенә.

                              Хор белән җыр: Кыш бабай

  1. Яшел чыршы янында                          2. Ак таягың кулында

Җыелып бер тугандай                             Ап- ак туның кигәнсең

Әйлән бәйлән уйнадык без                      Бөтен җирең бәсләнгән

Килеп керде Кыш бабай.                         Күп җир гизгән икәнсең.

Куш: Кыш бабай (2)                                3. Бәйрәмебез син килгәч

Хуш киләсең уз бире.                              Матурланды тагында

Шатланышып җыр белән                        Бик күңелле уйнавы

Каршылыйбыз без сине.                         Яшел чырыш янында.

К.Б. Зур рәхмәт сезгә балалар. Сез бик акыллылар икәнсез.  Ләкин нишләмәк кирәк, вакытны туктатып булмый. Безнең сезнең белән саубуллашыр вакыт җитте.

К.К. Әйе.  Инде сәгать шактый булган юлга кузгалыр вакыт.

К.б.  Чыршыбыз җилдә тирбәлеп,         Сау булыгыз дусларым,

Китерә миңа хәбәр                                  Уйнагыз да көлегез.

Көтә мине бик күп җирләр,                    Киләсе Яңа елларла

Көтә бик күп балалар.                            Тагын сезгә килербез.

Сезнең белән күңелле булды безгә дә

Бәхетләр генә телим һәммәгезгә дә.

Сукты китәр сәгатебез, хушыгыз инде

Яңа шатлыклар алып Яңа ел килде.

К.к. Әй , Яңа ел дуслар белән                Зур бәхетләр, зур уңышлар

Күңел ач рәхәтләнеп.                              Һәрчак юлдаш булсын.

Яңа елда барыгызда                                Көндәлекләрегез бары

Яшәгез сез шатланып.                            “5” ле белән тулсын.

Яңа елның таңнары гел аяз булсын

Ул тарихка бәхетле ел булып язылсын

Сау булыгыз, бүгенгедәй һәрчак булыгыз көләч

Күрешербез Яңа елда тагын бер ел узгач.

Җил ыжгырган тавыш, атлар тавышы Кыш бабай белән Кар кызы китәләр.

Маликова Рания җырлый.______________________________________________

А.Б.  Каен урманында умырзая,            Аермасын язмыш мине синнән

Иделләрдә тулып боз китә.                     Сагынуларга ничек түзәрсең.

Татарстан, синең һәр фасылың,              Насыйп булса иде яшәү мәңге сөеп

Минем йөрәгемне җилкетә.                     Сине, газиз Татарстаным.

Гүзәллекләр эзләп читтә йөрим,             Үз ишләрем монда, үз дусларым

Бар илләрдән. Илем, гүзәл син.              Үз милләтем- газиз татарым

                                                                  Мәңге яшә. Татарстаным!

                         Хор белән җыр:   ТАТАРСТАН  

Мин яратам сине Татарстан               Мин яратам сине Татарстан    

Ал таңнарың өчен яратам.                   Горур халкың өчен яратам.

Күк күкерәп, яшен яшнәп яуган            Җан  эретә торган  энкәм теле

Яңгырларың өчен яратам.                    Татар  телең өчен яратам .

Мин  яратам сине Татарстан

Тугайларың өчен яратам.

Тукайларың,Сәйдәшләрең өчен

Җәлилләрең өчен яратам. 

А.Б. Әкрен генә йомшак карлар ява,

Өр- яңа ел башлана.

Бәйрәм бүген, куанычлы дөнья,

Һәрбер йортта шатлык, тантана.

Ап- ак серле кышы белән

Сөенечле Яңа ел килә.

Бар дөньяга тыныч бәхет теләп:

“ Рәхим ит, син, әйдә, уз түргә”.

Арыслан елындагы кимчелекләр

Куян елына аяк басмасын.

Күңелебез чиста, якты булсын,

Кайгы- хәсрәт ишек   какмасын.

Булсын бу ел матур, тыныч,имин,

Сугыш афәте берүк булмасын.

Аналар да газиз улларыннан

Хәвеф- хәтәр көтеп тормасын.

Авылларда артсын яшь гаиләләр,

Гүзәл тормыш алар корсыннар.

Маңгай тире тамган кырларымда

Тук башаклар шаулап торсыннар.

Яңа елда һәрбер гаилә һәм дә йортка

Иңсен бәхет, муллык, бәрәкәт.

Яшәсеннәр иде- хәвеф хәтәр күрми

Таза, тыныч, тату, сәламәт.

                                        Җыр           Матур булсын

  1. Син дә җырла батыр егет

Синдә җырла матур кыз.

Матур булсын, матур булсын

Матур булсын бу тормыш.

  1. Илебезнең халыклары

Тыныч тормыш коралар

Тыныч булсын, тыныч булсын

Тыныч булсын дөньялар.

  1. Илебез кояшы балкый

Якты булып көн саен.

Якты булсын, якты булсын

Якты булсын көн саен.

                                     

                           Яңа ел программасы

                                                    2 смена

      Кем башкара

    Җырларның исеме

Кассета яисә диск

1

  Башлау өчен

2

3

4

5

6

 

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

 

19

20

21

22

23

24

25

26

               

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План работы РМО педагогов-психологов и социальных педагогов г.Пролетарска Ростовской области на 2010-2011 учебный год

Данный материал является обязательным документом в работе руководителя РМО....

Рабочая программа по физике 2010-2011

Это рабочая программа по физике для 7-11 классов, раработана в сентябре 2010 года!...

ЕГЭ-2011, ГИА- 2011

Предлагаю демо-версии ЕГЭ-2011, ГИА - 2011...

Фотоотчет по ВР 2011-2011 учебный год 5а класс

В презентации представлен краткий отчет о воспитательной работе в классном коллективе 5 класса....

Качественный анализ педагогических кадров МБ ОУ Пеля-Хованской СОШ за 2010-2011, 2011-2012, 2012-2013 учебные годы

Возможно данная информация вам поможет для составления справок по состоянию педагогических кадров в школе....

Сценарий экскурсии для гостей «Из 1936 – в 2011» в день празднования 75-летнего юбилея ДОЛ «Березка» (Репники Ковровского района Владимирской области) Лето 2011 г.

Проект "Интерактивная экскурсия «Из 1936 – в 2011» в день празднования 75-летнего юбилея ДОЛ «Березка» (Репники Ковровского района Владимирской области)  2011 г." разрабо...