"Әдәби туган як" түгәрәгенең еллык эш планы
календарно-тематическое планирование по теме

Кашапова Фирүзә Фәнил кызы

"Әдәби туган як" түгәрәгенең еллык эш планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2012.dbi_tugan_yak.doc185.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы

Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының

мәгариф идарәсе” муниципаль казна учреждениесе

 ТР Азнакай шәһәре Балалар иҗат үзәге муниципаль

бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе

                                                                                               

   КАБУЛ ИТЕЛДЕ                                                РАСЛЫЙМ:

   педагогик киңәшмә советы                                Азнакай  шәhәре БИY МБОББУ

   Беркетмә № ____________            _____________ Р. М. Хәсәнова

                                                                                «____»___________20_____ел    

                                                                         

“ӘДӘБИ ТУГАН ЯК”

берләшмәсе өстәмә белем бирү программасы

        

                    Берләшмәгә йөрүчеләрнең яше – 5-8 нче сыйныфлар (12-15 яшь)

                   

Программа 1 елга исәпләнә

                                                                                       

                                                                 

                                                                                         Программа авторы:

                                                                                 Балалар иҗат үзәгенең

            өстәмә белем бирү педагогы,

                                                                                   Сәпәй төп гомуми белем

                                                                                         бирү мәктәбенең татар теле

                                                                                       һәм әдәбияты укытучысы

                                                                          “Әдәби туган як”

                                                                             түгәрәге җитәкчесе

                                                                                                  Кашапова Фирүзә Ф.

    Азнакай - 2012

                                                    Эчтәлек

  1.      Аңлатма язуы

           1. Максат һәм бурычлар.

                2. Программаны тормышка ашыру шартлары

                3. Көтелгән  нәтиҗәләр

  4. Белем һәм күнекмәләрне бәяләү формалары

  1. Программаның тематик бүленеше

  1. Программаның  эчтәлеге

     IV. Өстәмә белем бирү программасының  методик яктан тәэмин ителеше

     

     V. Куллану өчен әдәбият

I бүлек.

Аңлатма язуы

      Ватан –кешеләрнең хөрмәте һәм һәркем хозурында тора торган кадерле бер мактанычыдыр...Шуның өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз,Ватан хакына болай фидакяр булмаган кеше анда яшәргә лаек түгелдер. 

                                                                                                           Риза Фәхретдин

                                                                                                                                                             

        Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз.Ә  ул үз чиратында , туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, иң күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш.Зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала.

Тәрбия эшендә Ватан темасы үлемсез. Ватан - кешенең изге туган җире. ”Ватан - кеше үзе туган һәм шуның гражданины булган ил; туган ил; кешенең туган ягы, туган җире” дип аңлатма бирелә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә. Ә Ватанын сөючене без патриот дибез. Патриот - Ватанын , туган җирен, халкын, илен сөюче генә түгел, ә  шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше.Кеше яшьтән үк яхшы белән начарны, түбәнлек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык эшенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Патриотлык - Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте , казанышлары белән кызыксыну, милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау, җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу.

     Туган якны яратырга өйрәтү,  туган якка мәхәббәт тәрбияләү- патриотик тәрбия бирүнең беренче адымы.  Патриотизм орлыклары гаиләдә үк салынырга тиеш. Кешенең нинди мохиттә тәрбияләнүе  тормышта зур роль уйный. Укучыларны җанга рухи дәва бирүче туган як табигате, аның сихри көчкә ия булган чишмәләре, сабый чакта уйнап үскән хәтфә үләнле болыннары аша туган илебезне чын күңеленнән яратучы, милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр - Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү  патриотизм тәрбияләү өчен мөһим шарт булып тора. Бишек җырларыннан, ана теленнән башлап, балаларыбыз әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәне яратырга тиеш - әти-әнисен, дусларын, үзе уйнап үскән яшел чирәмле урамын, өен, кичке шәфәкъ балкышын, туган якларын калдырып киткән торна тавышларын, яңа чабылган үлән исен ...Чын йөрәге белән тоеп ярата белгән кеше генә туган иленең  патриоты була ала.Үзенең кече Ватаны табигатенә рухы белән бәйләнгән кеше генә  һәр агач, чәчәк, җәнлек, бөҗәк һәм һәр кеше язмышы өчен үзендә җаваплылык тояр.

        Патриотик тәрбия бирүнең икенче адымы-туган як тарихын өйрәнү.Туган як тарихы ул - шунда яшәгән кешеләр тарихы.Кешенең тарихта тамырлары гаиләсенең традицияләрендә, халкының, туган ягының үткәнендә.        Туган як тарихын өйрәнү укучыларга үз төбәкләрендә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә.Аларның тормыш-яшәешләре укучыларда соклану һәм горурлану хисләре уята, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияли.Без үсеп килүче буынга үзенең әтисе, гаиләсе, бабалары эшләрен дәвам итүче икәнен, аның тормышы, нәселе дәүләтнең һәм, ниһаять, илнең бер кисәге икәнен аңлатырга тиешбез .                                                            

        Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш. Шәҗәрәләр төзү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен  кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала.  

        Патриотик тәрбия бирүдә тагын мөһим чараларның берсе -музейлардагы хәзинәне - тарихи экспонатларны, халкыбызның рухи һәм матди культурасын , бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы кыйммәтле материалларны куллану.Укучыларда туган илгә мәхәббәт,  халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музейлары зур әһәмияткә ия. Музейлар шулай ук туган якның , туган авылның , туган мәктәпнең тарихын өйрәнү, аны буыннан буынга саклап калдыруда һәм укыту-тәрбия эшендә зур ярдәм итә.

Патриотик тәрбия бирүне халкыбыз узган сугышчан юл белән таныштыру аша алып бару гаять тә отышлы. Туган илне ихтирам итү, патриотизм хисләрен туган җиреннән аерылып , Ватан өчен утка кергән авылдашлар язмышы, аларның кичерешләре аша тәрбияләүдән дә отышлырак чара бармы соң?  Сугыш һәм  тыл  ветраннары белән очрашулар , ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм күрсәтү- һәрберсе дә укучылар күңелендә өлкән буынга хөрмәт тәрбияли. Музейга кергән һәр бала ветераннарга багышланган стенд, альбом, экспонатларны күрә,бигрәк тә кече яшьтәгеләр ныграк кызыксына, күп сораулар яудыралар.Алар моннан илебез азатлыгы өчен көрәшкән кешеләрнең исемнәре алдагы буыннарга җитәчәген аңлап чыга.

     Музейда үткәрелгән очрашулар, экскурсия, дәресләр , туган якка кагылышлы җирле материалларны өйрәтү аша балалар күңеленә патриотизм орлыклары салына. Мәктәптә үткәрелгән әдәби кичәләр - укучыларга чын-чынлап илһам чыганагы.Балаларга алдагы буыннарның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәтү,тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру кебек  максатларга ирешү өчен музей материаллары - чиксез бай хәзинә.

Туган як тарихын өйрәнү халыкның иҗади көчен, гореф-гадәтләрен һәм игелекле традицияләрен тулысынча өйрәнүне күздә тота.Укучы үзе яши торган төбәкнең традицияләрен, халкын, тарихын, мәдәниятен, табигатен, аның үзенчәлекләрен аеруча яхшы белергә тиеш.

Тарихны сөйләп кенә бала күңеленә сеңдереп булмый.Бала эшчәнлеккә үзе катнашканда гына , үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып караганда гына үзе өчен ачышлар ясый һәм белмәгәннәрен бүтәннәргә җиткерә ала.

“Әдәби туган як” түгәрәге түбәндәге максаттан чыгып оештырыла:

-үз халкының рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү;

-укучыларда эзләнү-тикшеренү, материалны системага салу күнекмәләре формалаш-тыру;

-туган як белән кызыксынуларын үстерү һәм мәхәббәт тәрбияләү;

- туган ягыбыздан чыккан әдипләр, күренекле кешеләр белән кызыксыну һәм алар белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны хәл итү күздә тотыла:

-укучыларга үзләренең нәсел тамырларына, үз гаиләләренең үткәненә кызыксыну уяту;

-туган як тарихына, әдәбиятына, сәнгатенә  бәйле шәхесләрне, мәгариф һәм сәнгать тарихын эзлекле өйрәнү;

-укучыларда милли үзаң формалаштыру;

-тарихи шәһәрләргә, табигатькә экскурсияләр үткәрү;

     Өстәмә белем бирү буенча бу программа  5 -  8 нче класс укучылары өчен атнага

3 тапкыр  216  сәгатькә, бер уку елына  төзелгән.Ул түбәндәге бүлекләрдән тора:

“Мин һәм минем гаиләм”

“Туган авылым - Сәпәем”

 Азнакаем – Чатыр таулы ягым”

 “Татарстан – минем республикам”    

 

     Һәр теманы өйрәнгәннән соң интеллектуаль уен, иҗади эш яки экскурсия планлаш-тырыла. Программаның актуальлеге – укучыларда туган як тарихы, мәдәнияте,әдәбият - сәнгате буенча белемнәр формалаштыру кирәклеге һәм куелган максат, бурычлардан чыгып билгеләнә.

III бүлек

Программаның эчтәлеге

            I бүлек.Мин һәм минем гаиләм (16 сәгать)

           Гаилә тарихын өйрәнү.Шәҗәрә турында аңлатма.Нәсел шәҗәрәләренең ерак тарихыбызны өйрәнү өчен мөһим чыганак булуы. Шәҗәрә төзү үрнәкләре.Нәселнең географиясе, нәсел башлыгын эзләп табу. Гаиләдә электән сакланган хатларны туплау, хатлардагы мәгълүматларны файдалану. Нәселнең шөгыльләрен, һөнәрлә-рен өйрәнү.Укымышлы һәм озын гомерле кешеләре турында мәгълүмат җыю. Гаилә традицияләре һәм аларны саклау. Һәр буынга сыйфатлама-характеристика язу -“Минем шәҗәрәм”. “Шәҗәрәдә - гаиләм тарихы”- дәрес-конференция. Нәсел агачын төзү үрнәкләре.

             II.Туган авылым  -  Сәпәем. (60 сәгать)

      Авылга нигез салыну. Исеме , риваятьләре, мәйданы, географик урыны, халкы, сулыклары, истәлекле урыннары, атамалары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән танышу. Авыл кешеләренең культурасы, гореф-гадәтләре. Бәет, җырлар чыгаручы кешеләр белән очрашу. Авыл һөнәрчеләре һәм һөнәрләре турында мәгълүмат җыю, кул эшләреннән күргәзмә әзерләү,видеотасмага төшерү. Колхоз һәм башка оешмаларның тарихы. Хезмәт кешеләренең тормышын өйрәнү, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар үткәрү. Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары турында материаллар туплау, өйләрендә булу. Фәнни-тикшеренү эшләре башкару. Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар белән очрашу, алар турында стенд эшләү.  Мәктәп , мәдрәсәләр тарихын өйрәнү, ветеран укытучылар , чыгарылыш укучылары белән очрашулар үткәрү, мәктәп тарихын язу күздә тотыла. Мәктәп музеена экскурсия. Төбәгебездәге  күренекле кешеләрнең тормышларын өйрәнү,  кылган гамәлләрен хөрмәтләү, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбияләү. Истәлекле урыннарга сәяхәт.Чишмәләр,су буйларын күзәтү. Тарихи – экологик сукмак буйлап сәяхәт.

             III.Азнакаем -  Чатыр таулы ягым. (76 сәгать).

         Районыбыз тарихы, мәйданы, авыллары, географик урыны, халкы, геройлары, күренекле кешеләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында мәгълүмат бирү. ”Азнакай”,  ”Азнакай тамчылары” китаплары белән танышу. Райондагы предприя-тиеләр турында әңгәмә. Районнан чыккан күренекле артистлар, язучылар, шагыйрь-ләр, аларның иҗаты белән танышу.Район үзәгендәге Җиңү паркына, ”Маяк” газета-сы редакциясенә, районның Туган як музеена, Боз сараена, “Дельфин”  су- сәламәт-ләндерү үзәгенә, мәгърур Чатыр - тауга экскурсия. Әдәби – музыкаль кичә “Шушы яктан, шушы туфрактан без...”, Һөнәр сайлау кичәсе :

        “Дәрәҗәле һөнәр иясе Сез ,

                                                      Без дә Сездән үрнәк алабыз”

              IV. Татарстан-минем республикам (54 сәгать).

      ТР тарихы, географик урыны, символикасы, табигате, күренекле шәхесләре , шәһәрләре. Казан-чал тарихлы башкала. Алабуга-чор -дәверләр капкасы. Казан шәһәренә  багышланган “Йолдызлы сәгать”уены үткәрү. Тарихи шәһәрләргә читтән торып экскурсияләр. Күренекле шәхесләре турында әңгәмә .”Татарстан һәм татар халкы тарихы” конкурсында катнашу.”Тамчы-шоу”уены.

II бүлек

Программаның тематик бүленеше

Тема


Сәгать саны

Тео-

ретик

Прак-

тик

1 нче бүлек

Мин һәм минем гаиләм

16

2

14

1

“Әдәби туган як” түгәрә-гендә техника куркыныч-сызлыгы  һәм үз – үзеңне тоту кагыйдәләре.

 Үз нәселеңне беләсеңме?-гаилә тарихын өйрәнү (Әңгәмә, эзләнү)

2

1

1

2

Хатлар ни сөйли? (Эзләнү эше)

2

0

2

3

Нәселем шәҗәрәсе

2

1

1

4

Нәселемнең укымышлы кешеләре. Нәселемнең озын гомерле кешеләре (Эзләнү эше)

2

0

2

5

Нәселем традицияләре (Язма эш)

2

0

2

6

Һәр буынга сыйфатлама-характеристика язу

2

0

2

7

“Шәҗәрәдә гаиләм тарихы” (Дәрес-конференция)

2

0

2

8

Нәсел агачын төзү үрнәкләре

2

0

2

2 нче бүлек

Туган авылым - Сәпәем

60

9

51

1

Авылым тарихы

2

2

0

2

Авылымның исеме каян килеп чыккан? (Эзләнү эше)

2

0

2

3

Авылымдагы географик атамалар һәм аларның тарихы (Өлкән кешеләр белән очрашып язып алу)

2

0

2

4

Авылым кешеләренең культурасы һәм көнкүреше(җырлар,

бәетләр). Видеотасмага төшерү.

2

0

2

5

Авылым һөнәрләре һәм һөнәрчеләре . Мәктәп музеена экскурсия

2

0

2

6

Колхоз тарихы .

Мәктәп музеена экскурсия

2

1

1

7

Авылдагы хезмәт һәм хезмәт кешеләре ( Төрле һөнәр ияләре белән очрашу).

2

1

1

8

Авылым кешеләре Бөек Ватан сугышында (Ветераннар белән очрашу, өйләрендә булу)

2

1

1

9

Сугыш чоры балалары (Эзләнү эше,очрашулар)

2

        1

1

10

Алар Ватан алдындагы бурычны үтәделәр (Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар  белән очрашу,стенд төзү)

2

0

2

11

Мәктәп тарихы (Мәктәп музеендагы бүлекләр  белән танышу)

2

1

1

12

Мәктәпнең элекке укытучылары ( Мәктәп музеендагы экспозиция белән танышу, өстәмә материаллар туплау)

2

0

2

13

Ветеран укытучыларның өйләрендә булу (очрашу)

2

0

2

14

Алар безнең мәктәптә укыдылар ( Материаллар туплау, стенд төзү)

2

0

2

15

Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Күренекле авылдашлар белән   очрашу үткәрү.

2

0

2

16

“Якты йолдыз булып яна

Азнакай күңелемдә”

Дәрес- конференция

2

0

2

17

Авылымның тарихи урыннары. Чишмәләр, су буйларын күзәтү.Экскурсия.

2

0

2

18

Тарихи – экологик сукмак буйлап читтән торып сәяхәт

2

2

0

19

Тарихи – экологик сукмак буйлап  экскурсия:

-“Мәктәп тукталышы”

-“Кызлар тавы”

- “Бүләк урманы”

4

0

4

20

Эзләнү – тикшеренү эшләре

10

0

10

21

Район конкурс-бәйгеләрен-дә катнашу өчен материаллар туплау

10

0

10

3 нче бүлек

Азнакаем-  Чатыр таулы ягым

76

        30

46

1

Азнакай районы тарихы битләреннән.

“Азнакай тамчылары”,  “Азнакай” китаплары белән танышу

4

2

2

2

Данлыклы райондаш-ларыбыз. Телдән журнал.

4

2

2

3

Данлы Азнакаем минем...

Район үзәгендәге Җиңү паркына ,”Маяк” газетасы редакциясенә, “Дельфин”  су- сәламәтләндерү үзәгенә экскурсия.

4

0

4

4

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый !

Геройлар аллеясы турында..

2

2

       0

5

Райондагы промышленность предприятиеләре

4

4

0

6

Районыбызның авыл хуҗалыгы

4

4

0

7

Азнакайның сәхнә йолдызлары – күренекле артистлар

4

4

0

8

Туган ягым  шагыйрьләре һәм язучылары

4

4

0

9

Азнакай төбәге җырчылары

4

4

0

10

Данлы Азнакайга – 80 ел...

Районның Туган як музеена, Батырлар аллеясына, Боз сараена экскурсия.

4

0

4

11

Әдәби – музыкаль кичә “Шушы яктан, шушы туфрактан без”

6

2

4

12

Һөнәр сайлау кичәсе :  “Дәрәҗәле һөнәр иясе Сез ,

Без дә Сездән үрнәк       алабыз”

6

2

4

13

Эзләнү – тикшеренү эшләре

16

0

16

14

Район конкурс-бәйгеләрен-дә катнашу өчен материаллар туплау

10

0

10

4 нче бүлек.

Татарстан – минем республикам

54

16

38

1

ТР тарихы

2

2

0

2

Татарстанның символикасы

2

2

0

3

ТР географик урыны

2

2

0

4

Татарстанның табигате

2

2

0

5

ТР шәһәрләре

Республика шәһәрләре белән таныштыру.Тарихи шәһәрләргә читтән торып экскурсия ясау.

2

2

0

4

Казан-чал тарихлы башкала.

2

2

0

5

Алабуга-чор -дәверләр капкасы.

2

2

0

6

“И Казан! Серле Казан!” “Йолдызлы сәгать” уены

4

0

4

7

Күренекле шәхесләр

2

2

0

8

”Татарстан һәм татар халкы тарихы” конкурсы

4

0

4

9

“Газиз дә син, кадерле дә, әй Туган җирем!”- “Тамчы-шоу” уены

4

0

4

10

Эзләнү – тикшеренү эшләре

14

0

14

11

Район конкурс-бәйгеләрен-дә катнашу өчен мате-риаллар туплау

12

0

12



ГОМУМИ


216


57


149

   Программаны тормышка ашыру юллары

              Түгәрәктә туган як әдәбияты һәм тарихы белән кызыксынган балалар шө-гыльләнә. Программа үзенең эчтәлеге белән төбәк тарихын  үткәннән алып бүген-гесенә кадәр  үз эченә ала.Туган як тарихын өйрәнү юллары һәм методлары төрле : семинар, экскурсия, очрашулар, төрле уеннар, эзләнү –тикшеренү эшләре һ.б. Алар-ны үткәрү укучының яшеннән, әзерлек дәрәҗәсеннән, түгәрәк занятиеләренең мак-сатыннан тора.Бигрәк тә экскурсияләр укучыларда зур кызыксыну уята. Укучылар-ның түгәрәк белән кызыксынулары артсын өчен, укытучы үткәрү формаларын чи-ратлаштырып барырга тиеш.Балалар мөстәкыйль рәвештә документаль  чыганак-ларны өйрәнеп, тикшеренү эшләре алып барырга омтылалар. Тикшеренү эшләре укытучы җитәкчелегендә алып барыла.  Эшне оештырган укытучы үзе дә, беренче-дән, төбәк тарихы буенча төп чыганакларны белергә тиеш. Икенчедән, үзе дә тик-шеренү эше белән шөгыльләнергә, укучының эше белән кызыксынырга , өченчедән, туган як әдәбиятын, тарихын өйрәнү буенча класстан тыш  эшләрдә оештыручы бу-лырга тиеш.

  Укучыларны бигрәк тә үзләренең күңелләренә якын булган, танышлары, якыннары катнашкан вакыйгалар, авылның барлыкка килүе  кызыксындыра. Шуңа да тарих, әдәбият  дәресләрендә тарихи вакыйга турында сөйләгәндә , бу вакыйганың безнең җирлеккә, авыл кешеләренә  нинди мөнәсәбәте  булуын  аңлату кирәк.

        Бу авторлык прогаммасы укучыларга туган төбәкнең тарихы , мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты турында  тирәнрәк  аңларга, төрле формадагы эзләнү эшләренә -гади язмадан башлап, фәнни-тикшеренү эшләренә кадәр - өйрәнергә мөмкинлек бирә .Программа буенча эшчәнлек нәтиҗәләре укучылар тарафыннан  иҗади эшләр, реферат, фәнни-тикшеренү эшләре, презентацияләр һ.б. формасында тәкъдим ителә.

                     

Көтелгән нәтиҗәләр:

     “Әдәби туган як” өйрәнү түгәрәгендә  шөгыльләнгән бала:

-үз гаиләсе тарихына хөрмәт белән карый, горурлану хисләре кичерә;

-мөстәкыйль рәвештә ачышлар ясый,

-материал җыя, гомумиләштерә, мәктәп музеен тулыландыра;

-эзләнү эше алып бара, материалны анализлый, системалаштыра, гомумиләштереп, нәтиҗәләр ясый;

- уеннар вакытында өйрәнгән материалны ныгыта;

-туган як әдәбияты,  тарихы буенча белемнәрен арттыра;

-фәнни-тикшеренү эшләренә өйрәнә;

- үз – үзендә патриотизм, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли;

- туган төбәгенең тарихына, әдәбиятына, сәнгатенә  бәйле  күренекле шәхесләре белән горурлана.

Белем һәм күнекмәләрне бәяләү формалары

Темалар

Белем һәм күнекмәләр

Контроль төре


1.


“Мин

һәм минем гаиләм”

  Үзләренең нәсел тамырлары, үз гаиләләренең үткәне белән кы-зыксынып, гаилә тарихын белү. Гаилә традицияләре һәм аларны саклау.

Нәсел шәҗәрәсен төзи белү.

“Шәҗәрәдә – гаи-ләм тарихы”- дә-рес-конференция.


Нәсел агачын төзү-гә конкурс.


2.


“Туган авылым - Сәпәем”

   Авылның исеме, риваятьләре, мәйданы, географик урыны, хал-кы, сулыклары, истәлекле урын-нары, атамалары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы; авыл кеше-ләренең культурасы, гореф-гадәт-ләрен; Бөек Ватан сугышы елла-рында безнең авылдашлар, Әф-ганстанда хәрби хезмәттә булу-чылар турында белү. Төбәге-бездәге  күренекле кешеләрнең тормышларын белеп, аларның кылган гамәлләрен хөрмәтләү, үзләрен шулар үрнәгендә тәрбия-ләү күнекмәсе булдыру.


Викторина “Син туган авылыңны беләсеңме?”


Проект яклау “Тарихи – экологик сукмак буйлап...”


3.


“Азнакаем –

Чатыр таулы ягым”

      Районыбыз тарихы, мәйданы, авыллары, географик урыны, хал-кы, геройлары, күренекле кеше-ләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы;  районнан чыккан күре-некле артистлар, язучылар, ша-гыйрьләр, аларның иҗаты ту-рында белү. Район һәм шәһә-ребезнең күренекле урыннарын  истә калдыру.

 Рефератлар.


Сочинение һәм шигырьләр язуга конкурс.



4.



“Татарстан – минем республикам”

   ТР тарихы, географик урыны, символикасы, табигате, күренек-ле шәхесләре, шәһәрләрен белү. Тарихи шәһәрләр: Казан һәм Ала-буга, Татарстанның  күренекле шәхесләре турында мәгълүматлы булу

”Татарстан һәм та-тар халкы тарихы” буенча конкурс.



Тест - викторина

V бүлек

     Куллану өчен әдәбият исемлеге:

1. Краеведение в школе. – Педагогическая энциклопедия, т.2.М., Советская энциклопедия,1965, с. 518-520.

2. Краеведческая программа. “Литературное краеведение”, составлена С.С.Кулаковой.

3. В.Е.Туманов. Школьный музей-хранитель народной памяти.М., 2006.

4. Экология һәм табигатьтән файдалану. – 3 нче чыгарылыш. – Казан: Татполиграф, 1997. – 378 б.

5. А.С.Тайсин. Татарстан Республикасы географиясе. Гомуми урта белем мәктәбенең 8-9 класслары өчен уку ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2002 ел. – 230 б.

6. Азнакай тамчылары. – Казан: “Рухият” нәшрияты, 2000 ел. – 210 б.

7. Азнакай районы һәм шәһәре укучыларының көндәлеге.

8. “Азнакай”. – Казан: “Эксклюзив” нәшрияты, 2001. – 171 б.

9. Большая Советская Энциклопедия. – третье издание. – Москва: Издательство “Советская энциклопедия”, 1972. – стр. 606

10. Книга памяти о советских воинах, погибших в Афганистане.-т-2, Москва, Военное издательство, 1999

11. “Мәйдан “журналы

12.”Мәгариф”журналлары

13. Музей материаллары.

14.Протащук И.Ю.Гаилә елъязмалары.Казан -2009.

15.Татарстан тарихы.Төп мәктәп өчен уку әсбабы.-Казан.-ТаРИХ, 2001

16.Хәтер.Татарстан Республикасы, Казан, Хәтер китабы нәшр.,1996.

17. Красная книга Республики Татарстан. – К., 1995.

        

IV бүлек

Өстәмә белем бирү программасының  методик яктан тәэмин ителеше

1.   2004 - 2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы //Мәгариф. – 2005. - №1. – Б. 38.

2. Татар  мәктәпләрендә татар балаларына татар теле һәм әдәбияты укыту программалары. – Мәгариф, 2010.    

3. “Мәгариф”журналлары

4. Краеведческая программа. “Литературное краеведение”, составлена С.С.Кула-ковой.

5. Интернет- ресурслар: “Открытый класс”, “Белем ru.” Һ.б сайтлар.

6. Аудиокассеталар: “Җидегән йолдыз. Флера Гыйззәтуллина”; “Марсель Галиев шигырьләренә язылган җырлар”;  “Татар  халык әкиятләре” һ.б.

7. Аудио һәм DVD  дисклар: “Татар җырлары. 1500 караоке ”, “Классик әдәбияты-быз үрнәкләре”, “Шигърият бакчасында. Татар халык авыз иҗатыннан үрнәкләр”һ.б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яшь тарихчы" түгәрәгенең эш планы

5 -7 сыйныф укучылары өчен  тарих фәненнән түгәрәк планы...

Мәктәпнең еллык тәрбия планы

Мәктәпнең  еллык тәрбия планы (план воспитательной работы МБОУ "ООш с. Сапеево" Азнакаевского района)...

План – конспект внеклассного мероприятия по литературе (9 класс) «Но жив талант, бессмертен гений...» Посвящается 200-летию со дня рождения Н.В. Гоголя

План – конспект внеклассного  мероприятия  по литературе (9 класс)«Но жив талант, бессмертен гений...»  Посвящается 200-летию со дня рождения Н.В. Гоголя ВЕДУЩИЙ (1): Николай ...

«Яшь хәбәрчеләр» түгәрәгенең тематик планы

«Яшь хәбәрчеләр»        түгәрәгенең тематик планы...

“Татар теленнән практикум. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек” түгәрәгенең эш планы

Әлеге түгәрәк 8 нче сыйныфтан ук укучыларны ДЙА әзерләү максатыннан оештырылды....

Әдәби туган як түгәрәгенең эш программасы

quot;Әдәби туган як" түгәрәгенең эш программасы 5 нче  сыйныф (11-12 яшь) укучылары өчен 1 елга  исәпләнә...

"Минем туган көнем" темасы буенча дәрес планы

7 нче сыйныфта "Минем туган көнем" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....