"Журналистика нигезләре" электив курс программасы
методическая разработка (11 класс) на тему

    Гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфы укучылары өчен төзелгән “Журналистика нигезләре” электив курсы эзләнү-тикшеренү алымы аша иҗат эшчәнлеген булдыруга юнәлдерелгән. Шулай ук җәмәгать эшчәнлегенең бер төре буларак, журналистика нигезләре укучыларны яңа көн өчен актуаль булган мәгълүмат     җыю, эшкәртү һәм вакытлы матбугат аша тарату белән таныштыра. Программа күпмедер дәрәҗәдә мәктәп укучысын актив тормыш позицияле, мөстәкыйь һәм социаль шәхес итүгә потенциаль булып тора.

     Әлеге курска аларны тартуның төп шарты булып, шәхси кызыксынучанлык һәм киләчәктә “нәшриять эше” юнәлешендә эшләү теләге тора. Электив курсның эчтәлеге, оештыру формасы укучыга гамәли эшчәнлек ярдәмендә журналистика өлкәсендә үз көчен сынап карарга ярдәм итә.

     Курс 34 сәгатькә исәпләнгән. Ике атнага 1 дәрес хисабыннан бүлергә мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon elektiv_kurs.doc96 КБ

Предварительный просмотр:

        “Журналистика нигезләре” электив курсы программасы                

                                     (10 – 11 нче сыйныф укучылары өчен)

                                                    Аңлатма язуы.

    Гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфы укучылары өчен төзелгән “Журналистика нигезләре” электив курсы эзләнү-тикшеренү алымы аша иҗат эшчәнлеген булдыруга юнәлдерелгән. Шулай ук җәмәгать эшчәнлегенең бер төре буларак, журналистика нигезләре укучыларны яңа көн өчен актуаль булган мәгълүмат     җыю, эшкәртү һәм вакытлы матбугат аша тарату белән таныштыра. Программа күпмедер дәрәҗәдә мәктәп укучысын актив тормыш позицияле, мөстәкыйь һәм социаль шәхес итүгә потенциаль булып тора.

     Әлеге курска аларны тартуның төп шарты булып, шәхси кызыксынучанлык һәм киләчәктә “нәшриять эше” юнәлешендә эшләү теләге тора. Электив курсның эчтәлеге, оештыру формасы укучыга гамәли эшчәнлек ярдәмендә журналистика өлкәсендә үз көчен сынап карарга ярдәм итә.

     Курс 34 сәгатькә исәпләнгән. Ике атнага 1 дәрес хисабыннан бүлергә мөмкин.

 

     Курсның максаты:

1.   Укучыларны төрле стиль һәм жанрлардагы текстлар белән таныштыру;

2. Киләчәктә белем алу өлкәсендә укучының юнәлешен һәм белем алу юлларын ачыклауда үз көчен бәяләргә ярдәм итү;

3. Мәгълүмат җыю, аларны эшкәртү һәм тарату аркылы укучыларның иҗади сәләтен үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү;

      Курсның бурычы:

1. Укучыларны төрле стиль һәм жанрлардагы текстлар турында алган белемнәрен  гамәли куллана белүен булдыру;

2. Публицистик һәм әдәби - публицистик стильдәге тексларны анализлау осталыкларын һәм күнекмәләрен үстерү;

3. Әдәби тел культурасын , телдән һәм  язма сөйләмен баету аша мәктәп укучысын гомумкультурасы югары,  зәвыклы шәхес итеп тәрбияләү.      

      Көтелгән нәтәҗәләр һәм аларны бәяләү.

   Курс  газета чыгару һәм аны презентацияләү белән тәмамлана. Бу үз чиратында һәр укучының курс материалын ни дәрәҗәдә үзләштерүен һәм гамәли куллана белүен күрсәтә. Нәтиҗәдә мәктәп укучысының танып-белү активлыгы үсә, әдәби- публицистик эшчәнлеккә кызыксынучанлыгы арта, сөйләме үсә,  иҗадилык һәм мөстәкыйльлек дәрәҗәсе күтәрелә.

    Бәяләү формалары төрлечә булырга мөмкин:

  • һәр өйрәнелгән бүлек саен;
  • һәр тема саен;
  • курс дәвамында алган белемнәрнең нәтиҗәсе буларак, шәхси эшеңне презентацияләү формасында йомгаклау(гомуми) тикшерүе.

Уңай бәя алу (зачет) өчен шартлар:

  • һәр дәрескә йөреп һәм бирелгән биремнәрне үтәп барса;
  • газета чыгаруда һәм презентацияләүдә шәхси катнашса.  

                                                     Программаның эчтәлеге.

I. 1. Кереш-лекция: журналист һөнәре белән танышу һәм аңа кайда укырга булу турында мәгълүмат алу.

   2.  Практик дәрес: “Мин - журналист” эшлекле уены. Укучыларның иҗади сәләтен ачыклау.

Төп төшенчәләр: һөнәр, һөнәри осталык, аралашу белү кагыйдәләре, коммуникативлылык, үзүсеш.

II. 1. Мәълүмати әңгәмә: Телдән һәм язма сөйләмгә куелган таләпләр белән танышу. Телдән сөйли, җавап бирә, фикерне оештыра белмәү язма сөйләмнең өзек-сыныклыгына китерүен дәлилләү.

     2. Практик дәрес: Телдән журналны  биремле сөйләү, монологик сөйләм рәвешендә кору. “Стилистик эксперимент”, “үзгәртеп төзе” алымнарын куллану. Фразеологик эшнең бер төре буларак, охшаш текстларны эчтәлеге ягыннан чагыштыру. Бу эш төрләре - резенция язуга әзерлек этабы.  

Төп төшенчәләр: эчтәлекле булу, бәйләнешле, ышандырырлык булу,  әдәби тел нормалары, төгәллек.

III. 1. Мәълүмати әңгәмә:  Сөйләмнең публицистик һәм әдәби- публицистик стильләре турында теоритик белемнәр.

       2. Практик дәрес: Текстларга стилистик анализ. Газетага хәбәр язу. 

Төп төшенчәләр: публицистик стиль, әдәби- публицистик стиль, үз стилең, стиль үзенчәлеге.

IV. 1.  Әңгәмә-күзәтү: Теманың актуальлелеге, әһәмияте. Эпиграф сайлау. Цитаталар куллану. Гади һәм катлаулы план төзү. Фикерләрнең логик эзлеклелеге.       

       2. Практик дәрес: Газета яки журнал белән эш. Газета һәм журналларның максаты, функциясе: информацион, методик, танып-белү һ.б. Аларның исеме һәм эчтәлеге арасындагы бәйләнеш. План төзү. Конспект төзү. Эшлекле уен “Редколлегия йөкләмәсе”

Цитата, ссылкалар кулланып мәкалә язу.

Төп төшенчәләр: эпиграф, гади план, катлаулы план,  библиографик материал, цитата, ссылка.

V. 1. Дәрес-тикшерү: язганны тулыландыру максатыннан тел байлыгы, сәнгатьлелек чаралары, эмоциональлек, образлылыкны бирүче стилистик мөмкинлекләрне дөрес файдалану, логик һәм фактик хаталарны ачыклау.

    2. Практик дәрес: фикер әйтергә һәм бәя бирергә өйрәтүдә язучыларның тәнкыйть мәкаләләрен файдалану; матур әдәбиятны пропагандалауның бер төре буларак укылган китапка карата отзыв яздыру; әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен бәяләүне теоритик яктан өйрәнгәннән соң эчтәлеге буенча   резенция (бәяләмә) язу.

Төп төшенчәләр: отзыв, резенция (бәяләмә), аннотация (тасвирлама)

VI. 1. Публицистик стиль жанрларының еш мөрәҗәгать итә торганнары  белән танышу.

Аларны язуга куелган таләпләр. Укучыларда иҗадилык, мөстәкыйльлек булдыру.

     2. Практик дәрес: мәкалә-күзәтү, рейд мәкаләсе (экскурсиядән соң), юлъязма язу.

Төп төшенчәләр: мәкалә, мәкалә-күзәтү, рейд мәкаләсе, юлъязма, мәкаләнең төзелеше һәм формасы.

VII. 1. Дәрес-әңгәмә: әдәби- публицистик стиль жанрлары һәм аларга куелган таләпләр белән танышу. Документаль очеркны художестволы очерктан аерырга өйрәтү.  

        2. Практик дәрес:  үзләре сайлаган проблемага очерк, эссе язу.

Төп төшенчәләр: очерк, эссе, ирекле композиция, тәнкыйть жанры.

VIII. 1.Дәрес-экскурсия: журналист, мөхәррир, корректор хезмәтләре белән танышу. Газета чыгаруга әзерлек.  

         2. Практик дәрес: профессиональләр белән очрашудан алган тәҗрибәдән чыгып бер һөнәр турында мәкалә язу .

Төп төшенчәләр: мөхәррир, корректор

IX. 1. Курска йомгак итеп газета чыгару һәм аны презентацияләү.

                      Укытучы өчен әдәбият

1. Әдәбият белеме сүзлеге/ [Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990

2. Әдәби сүзлек / Төзүче- редакторлары И.Рәми, Р. Даутов.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2001

3. Вәлиев М. Китап редакторы: Иҗат һәм оештыру эшчәнлеге. Казан: Милли кит. 2006

4.Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Казан: “Раннур” нәшр., 2000

5. Гарифуллин В.В. Газета текстының төзелеше. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995

6. Гыймадиева Н. Имтиханнар өчен сочинениеләр. - Казан: Яңалиф, 2003

7. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Метод. кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000

8. Корконосенко С.Г. Основы журналистики.М.: Аспект Пресс, 2006

9. Лазутина М.М. Технология интервью М.: Аспект Пресс,  2005

10. Лазутина Г.В. Основы творческой деятельности ңурналиста. М.: Аспект Пресс, 2006

11. Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе. – Казан: Татар. кит. нәшр.., 1981

12. Хабибуллина З., Миңнуллина Р. Сочинение язарга өйрәнәбез (методика һәм үрнәкләр). Казан: Яңалиф, 2002

13. Хаков В.Х. Татар әдәби теле (стилистика). Казан: Татар. кит. Нәшр., 1999

        Укучылар өчен әдәбият

1. Гарифуллин В.В. Үткен каләм, үткер күз : яшь хәбәрчеләргә киңәшләр. – Казан: Татар кит. нәшр., 1995

2. Голубь И.Б., Розенталь Д. Занимательная стилистика. Книга для учащихся 10 класса средней школы. М., Просвещение, 1988

3. Хабибуллина З., Миңнуллина Р. Сочинение язарга өйрәнәбез (методика һәм үрнәкләр). Казан: Яңалиф, 2002

                     Тема

Сәгать саны

         Үткәрү формасы

I.

Кереш дәрес. Кем ул журналист? Аның өчен нәрсә әһәмиятьле – ул үземе әллә укучымы?  

1

Кереш-лекция.

Эшлекле уен “Мин - журналист”

II.

1.

2.

Телдән һәм язма сөйләмнең бербөтенлеге.

Әдәби тел нормалары. Тел культурасы.

Телдән сөйләм төрләре.

1

1

Мәълүмати әңгәмә.

Телдән журнал.

III.

1.

2.

Сөйләм стильләре.

Публицистик стиль.

Әдәби- публицистик стиль.

1

1

Терәк схема төзү. Мәълүмати әңгәмә.

Мәълүмати әңгәмә. Газетага хәбәр язу.

IV.

1.

2.

3.

4.

5.

6.

Тема ачыклау, мәгълүмат җыю һәм системага салу.

Темалар төрлелеге. Тема ачыклау үзенчәлекләре. Эпиграф сайлау.

Газетага яки журналга материал ничек җыела?

Газета текстының төзелеше. Язу техникасы.

Гади һәм катлаулы план.

Тезислар һәм конспектлар.

Мәкаләне формалаштыру культурасы.

Библиографик материалны, цитата, ссылкаларны тутыру.

1

1

1

1

1

1

1

1

Әңгәмә-күзәтү.

Эшлекле уен “Редколлегия йөкләмәсе”

Сөйләү- лекция.

План төзү.

Конспект төзү.

Сөйләү- лекция.

Гамәли дәрес.

Цитата, ссылкалар

кулланып мәкалә язу.

V.

1.

2.

3.

4.

Язганны тулыландыру.

Тел бизәкләү чаралары.

Текстны анализлау һәм стиль хаталарын тикшерү.

Логик һәм фактик хаталарны ачыклау.

Язмага үз фикереңне һәм бәяңне белгертү алымнары: аннотация (тасвирлама), отзыв, резенция (бәяләмә)

1

1

1

3

Сыйфатлау жанрындагы сочинение язу.

Дәрес-тикшерү.

Консультация.

Иҗади эшчәнлек. Резенция (бәяләмә) язу.

VI.

1.

2.

3.

4.

Публицистик стиль жанрлары.

Мәкалә-күзәтү.

Рейд мәкаләсе.

Юлъязма.

Репортаж.

2

2

2

2

Текстка анализ. Иҗади эш.

Тематик экскурсия. Иҗади эш.

Текстка анализ. Иҗади эш.

Текстка анализ. Иҗади эш.

VII

1.

2.

Әдәби- публицистик стиль жанрлары.

Очерк.

Эссе.

1

1

Дәрес-әңгәмә. Иҗади эш.

Дәрес-әңгәмә. Иҗади эш.

VIII.

Балалар һәм яшьләр газеталары хезмәткәрләре белән очрашу.

2

Экскурсия. Һөнәр турында мәкалә язу .

IX.

Курска йомгак итеп газета чыгару һәм аны презентацияләү.

3

Укучыларның иң яхшы эшләреннән газета.

Минем эш тәҗрибәм

 Бала күңеле ачылмаган дөнья, аның күңелендәге көмеш кыңгырауны укытучы эзләп тапса, ул кыңгырау гаҗәеп матур авазлар белән чыңлый башлый, җавап бирә.

Һәр баланың үз эчке дөньясы, тормышы, кызыксыну өлкәсе бар. Шуңа күрә мин һәр укучыма аерым якын килеп, шәхес итеп карыйм .

Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүне мин  максат итеп куйдым, чөнки бүгенге көндә яшүсмерләр арасында сүлпәнлек, битарафлылык, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият укудан бөтенләй бизү, яхшылыкны күрергә теләмәү кебек, кире сыйфатларның көчәюе сизелә.Методик темамны да шуны исәптә тотып билгеләдем: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы”.

Минем фикеремчә, белемле һәм тәрбияле шәхес кенә тормышта үз урынын таба алачак. Шуннан чыгып, мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

1. Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес һәм матур итеп әйтеп бирә белергә  өйрәтү.

2.Укучыларның иҗади көчен, танып белү сәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыру.

3.Уку - укыту процессында заманча технологияләр куллану.

4.Укучыларда үз халкына, аның әдәби теленә, тарихына, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү.

5.Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыларда әхлак кануннары булдыру. 

6. Күптеллелек шартларында толерант шәхес тәрбияләү. 

     Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Әхлак  тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый. Әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Атаклы швейцар педагогы Песталоцци: “Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш.” – дигән. Аның фикеренчә, бары әхлак тәрбиясе генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләрдә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра.

Ризаэтдин Фәхретдиннең түбәндәге сүзләрен исә алтын хәрефләр белән язып куярлык: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртәалмас.”

Әхлак тәрбиясе бирү хәзерге вакытта да үзенең актуальлеген һич кенә дә югалтмый. Соңгы вакытта телевидение, радио, газета-журналларда илдә җинаятьчелекнең көннән - көн кискенләшә баруы турында хәбәр итәләр. Чыннан да кеше үтерү, талау, кыйнау һ.б. күптөрле җинаятьләрнең ташкынсыман арта баруын ишетеп, күреп беләбез.

Менә шуңа күрә дә мин  дәресләремдә һәм сыйныфтан тыш чараларда укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә түбәндәге бурычларны куям:

  • балаларны җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, әхлак нормалары белән таныштыру;
  • балаларда әхлак төшенчәсе турында уңай тәҗрибә булдыруга ирешү.
  • балаларның хисләрендә, аңында, тәртибендә әхлаклылык принципларына омтылыш тәрбияләү;
  • ирекле, һәрьяклап камил шәхеснең әхлакый идеалын балаларның тулысынча күзаллавына, шуңа омтылуына ирешү.

Телгә алынган мәсьәләләрне хәл итү өчен, укыту технологиясенең тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгәнен сайлап алырга тырышам. Дәресләремдә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр кулланам:

-критик фикерләүне үстерү технологиясе;

- компьютер технологиясе;

- коммуникатив технология;

Укучыны шәхес итеп үстерүдә укытучы кулында иң көчле технология – коммуникатив үстерешле укыту. Коммуникатив технологиянең иң югары өстенлеге укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар булдыруда. Моның чыганагы укыту процессының, үзләштерү законнарын, этапларын бозмыйча оештырылуында (сөйләм материалын кабул итү, фикерләү, гомумиләштерү, аңлау, куллану ). Төп нигезләмәләре: чит телне үзләштерү чаралары, уку-укыту материалының күләме һәм ешлыгы. Укучының дәрестәге сөйләм эшчәнлеге аның үзенең эчке халәте, эчке теләге нигезендә, ягъни коммуникатив мотивация нигезендщ оеша.

Бу технология аша мин укучыларымны тирән фикерләргә, сөйләм телен үстерергә өйрәтәм.

 Критик фикерләүне үстерү технологисен куллану укучыларда укуга кызыксынуны һәм активлыкны, логик фикерләү сәләтен,  фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен, сөйләм телен  үстерә.

Критик фикерләү ул:

- кызыксыну;

- эзләнү методы куллану;

- үз алдыңа сорау кую;

- куелган сорауга җавап эзләү;

- фактларның сәбәбен ачыклау;

- гомуми кабул ителгән хакыйкатькә икеләнеп карау;

- үз фикереңне булдыру һәм аны логик дәлилләр белән яклау;

 Критик фикерләү сәләтен үстерү технологиясендәге яңалык:

- яңа идеяләрне кабул итүгә әзерлек;

- үз фикерләвеңдә хаталарсыз эшләргә омтылу;

- мөмкин булган дөрес һәм ялгыш арасындагы аерманы таба белү (күрә белү );

- нигезләнгән һәм нигезләнмәгән хаталарны аеру.

Критик фикерләүне үстерү технологиясен куллану, шулай ук, һәр укучыга шәхси якын килеп эшләүне дә күз алдында тота.

Мин бу технологияне дәресләремдә еш кулланам, методик берләшмә утырышларында, семинарларда тәҗрибәм белән уртаклашам ( кушымта 3 )

  Шулай ук, дәресләремдә компьютер технологиясен файдалануны кулай күрәм.

Шуны да әйтергә кирәк: рус мәктәпләрендә татар теле укытканда, дәрестә компьютер куллану белән артык мавыгырга ярамый, чөнки ул укытучы белән укучының үзара аралашуын, аңлавын алыштыра алмый. Дәресләремдә компьютерны, түбәндәге очракларда кулланам.

- тел күренешләренә өйрәткәндә.

- диалогны,аралашуны тәэмин иткәндә.

- сөйләм күнекмәләрен формалаштырганда .

- белем һәм күнекмәләрне тикшергәндә.

- укыту максатында кирәкле мәгълүмәтне эзләүдә.

- уку материалын аңлатканда.

- төрле ситуацияләрне модельләштергәндә ( кушымта 4 )  

Мәктәп еллары - кешенең шәхес буларак формалашуында мөһим чор. Бүген мәктәптә балалрның сәламәтлеген саклау дигәндә, физик, психик, рухи иминлеген кайгыртуга зур игътибар бирелә.Укучыларымда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү максатыннан, дәресләрдә һәм сыйныф сәгатьләрендә сәламәтлек саклау технологиясен кулланам. Моның өчен мин укытуның ирекле формаларыннан файдаланам. Мәсәлән, язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең музейларында еш булып, бик күңелле дәресләр уздырабыз, балаларым мондый дәресләрдән күңел күтәренкелеге белән кайталар.

        Соңгы берничә ел дәвамында мин уку-укыту һәм тәрбия процессында укучы шәхесен формалаштыруда халкыбызның уңай традицияләреннән  файдалану юнәлешендә эшлим. Бу исә дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш чараларда балаларда халкыбызның рухи хәзинәсенә, гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү эшен нәтиҗәлерәк оештырырга мөмкинлек бирә.

Шушы тема буенча фикерләремне үзем укыта торган сыйныфлардагы әсәрләр нигезендә дәвам итәм. V-VI сыйныфларда әдәбият курсы татар халык әкиятләрен өйрәнү белән башлана. “Зирәк карт” “Сертотмас үрдәк” , “Үги кыз” әкиятләре өйрәнелә. Әкиятләрнең һәрберсе үгет-нәсихәтле, нинди дә булса хакыйкатьне бәян итә. Аларда халык хезмәткә, тырышлыкка, күңел сафлыгына дан җырлый; гаделлек, зирәклек һәрвакыт җиңә;  ялкау,  комсыз кешеләр көлкеле хәлләрдә кала.

Әкиятләрне без укып һәм анализлап кына калмыйбыз, ә үзебез дә  аларны сәхнәләштерәбез.      

Мәкаль һәм әйтемнәрдә телебезнең матурлыгы, төгәллеге гәүдәләнә, ул балаларның  фикерләү сәләтен генә үстереп калмый, ә тапкырлыгын да тирәнәйтә,аларга тәрбия бирүдә ярдәм итә.

Беребезгә дә сер түгел: әти - әниләре  авылда туып үсеп, саф татарча сөйләшсәләр дә, балалар, рус мохитендә яшәү сәбәпле, рус телендә аралашырга тырышалар.  Балаларны кызыксындыру нисбәтеннән  эшне гел төрләндереп торырга туры килә. Шуңа күрә эшне берничә юнәлештә алып барам. 

Беренче юнәлеш – “Халык җәүһәрләре”. Әлеге юнәлеш газета-журналлардан  милли йоларга  багышланган  рәсемнәр, материаллар җыю һәм аерым папкаларга   туплау белән бергә күренекле шәхесләр белән очрашуларны үз эченә ала.

Икенче юнәлеш – “Халкым сулышын тоеп яшим”. Ул халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, бәйрәмнәрен үткәрүгә кайтып кала. Ел саен үзебезнең мәктәптә “Нәүрүз”, ”Сабантуй,” “Каз өмәсе” бәйрәмнәрен уздырдык.

Өченче юнәлеш  –  “Хәтирә” исемле милли музей оештыру.

Кеше бүгенге көн белән генә яшәргә тиеш түгел бит. Ул үзенең  үткәнен дә яхшы белергә тиеш.Шул максаттан, бүгенге көндә шушы музейны булдыру өстендә эшлибез.        

Халкыбыз педагогикасы нигезләрен балалар күңеленә сеңдерү, әти - әниләргә җиткерү – безнең изге бурычыбыз.      

Кешелек һәрвакытта да киләчәк буынны дуслык, тынычлык һәм ярдәмләшү рухында тәрбияләде.                

Әхлаклылык бит ул, тормыш законы буларак, кешене ярату һәм саклау.

Шуңа күрә чаралар оештырганда төрле  халыкларның, башка гореф -гадәтләренә, традицияләренә зур игътибар бирәм. Бу чаралар милләтара дуслыкны ныгытуга, укучыларның бер - берсенә һәм олыларга хөрмәт тәрбияләүгә китерә.

Бала әхлак тәрбиясен  иң беренче чиратта гаиләдә ала. Гаиләдә дөрес тәрбия алган бала мәктәп тәрбиясен дә кушкач, тормыштагы тискәре күренешләрне хупламый, ул гына түгел, аларга каршы тора ала. Менә шуңа күрә дә. Мин, әти-әниләр белән эшне оештыруга зур игътибар бирәм. Бергә төрле чаралар үткәрәбез, сәяхәтләр оештырабыз.

 Мәгариф системасын модернизацияләү шартларында шәхес камиллегенә ирешүдә дәрестән тыш эшчәнлек мөһим чараларның берсе булып тора. Монда укучының иҗади эшчәнлеге, мөстәкыйльлеге үстерелә. Шундыйларның берсе – фәнни эзләнү эшләрен оештыру.    

 Мин  укучыларым белән  төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашам. Без  үзебезнең  иҗади эшләребез  белән чыгышлар ясыйбыз, вакытлы матбугат белән тыгыз элемтәдә торабыз.

Мин төрле семинарларда,конференцияләрдә, конкурсларда, бәйгеләрдә үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашам. Эшемнең нәтиҗәләре дә бар.

Куйган максатларга, уңышларга ирешү, укытучыдан  бик күп әзерлек, вакыт һәм көч сорый. Укытучы иҗади эшчәнлектә төрле технологияләр, дәрес формалары үзләштерә. Хезмәт юлында аларны кулланып, үз эш алымнарын тудыра. Ләкин алар барсы да гомуми бер идеягә -   тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең матди һәм рухи байлыкларын арттыручы, туган халкының киләчәген кайгыртучы зыялы шәхес тәрбияләүгә юнәлгән булырга тиеш дип уйлыйм. Үз эшемнең нәтиҗәсен белү максатыннан, мин укучыларымда әхлакый-этик сыйфатларның формалашу дәрәҗәсенең үсешен билгеләү өчен диагностика алып барам. Төрле эш алымнары кулланам: анкеталар тутыру,күзәтүләр, әти-әниләр белән әңгәмә,фән укытучылары белән әңгәмә һ.б.

Гореф гадәтләрен, үз тарихын, телен белгәннәрнең генә киләчәге бар. Ә бу өлкәдә төп юнәлешне, әлбәттә, укытучы бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган төбәгем". Электив курс программасы

Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

"Лексикология һәм сөйләм культурасы" дигән электив курс программасы

Тел, сөйләм – безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Бүгенге укытуны гуманлаштыру заманында укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, телн...

"Баулы-хәзинәләр чишмәсе" татар әдәбиятыннан IX сыйныфлар өчен электив курс программасы

    Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, укучыга ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.Туган төбәгебезнең тарихын ө...

“Әдәбият серләре” (7 нче сыйныфлар өчен электив курс программасы)

     “Әдәбият серләре” электив курсы программасы 7 нче рус сыйныфының татар төркеме өчен бирелгән әсәрләргә нигезләнеп төзелгән. Өстәмә рәвештә Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсә...


 

Комментарии

Гимадеева Глюса Ренатовна

Спасибо за хороший материал!