Электив курс программасы
рабочая программа (10 класс) по теме

Хабибуллина Гульзира Фаизовна

 

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле белгечлекләрне сайларга теләүчеләр аз. Укучыларны рухи- әхлакый яктан тәрбияләүдә нәкъ менә филология фәннәре иң әһәмиятлеләреннән санала.

Тәкъдим ителгән электив курс концепциядә күрсәтелгән 4 профильнең берсен- гуманитар профильне - тормышка ашыру максатыннан төзелде. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программаларында стилистика һәм сөйләм культурасын өйрәнүгә 9 нчы сыйныфта - 12 сәгать, ә 11 нче сыйныфта 8 сәгать вакыт бирелгән. Бирелгән сәгатьләр татар әдәби теленең барлык стильләрен тирән үзләштерү һәм белемнәрне формалаштыру өчен азрак, шуңа күрә өстәмә өйрәнүне таләп итә, чөнки бу темага сораулар Бердәм республика имтиханнарына да кертелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uenny_uydyryp_sal.doc74.5 КБ

Предварительный просмотр:

Уеңны уйдырып сал

(10-11 нче сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)

Г.Ф.Хәбибуллина,

Бөгелмә муниципаль районы

аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бүгенге көндә илнең киләчәге булачак яшь буынны тәрбияләүгә игътибар арта. Укыту-тәрбия системасын яңарту  максатыннан мөһим чаралар күрелә. 2001 нче елда "Россия мәгариф системасын 2010 елга модернизацияләү концепциясе" кабул ителде, мәгариф системасы алдында торган төп бурычлар билгеләнде. Мәгарифне реформалауда иң мөһим юнәлешләрнең берсе - профильле урта мәктәп булдыру. Профильләштерүнең төп максаты - һәр баланың кызыксынуын, сәләтен, һәвәслеген мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау, аңа үзен табарга, аңларга булышу, киләчәктә һөнәри эшчәнлек өчен юнәлеш бирү, яшь буынны мөстәкыйль тормышка әзерләү тора.

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты. Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле белгечлекләрне сайларга теләүчеләр аз. Укучыларны рухи- әхлакый яктан тәрбияләүдә нәкъ менә филология фәннәре иң әһәмиятлеләреннән санала.

Тәкъдим ителгән электив курс концепциядә күрсәтелгән 4 профильнең берсен- гуманитар профильне - тормышка ашыру максатыннан төзелде. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программаларында стилистика һәм сөйләм культурасын өйрәнүгә 9 нчы сыйныфта - 12 сәгать, ә 11 нче сыйныфта 8 сәгать вакыт бирелгән. Бирелгән сәгатьләр татар әдәби теленең барлык стильләрен тирән үзләштерү һәм белемнәрне формалаштыру өчен азрак, шуңа күрә өстәмә өйрәнүне таләп итә, чөнки бу темага сораулар Бердәм республика имтиханнарына да кертелгән.

"Уеңны уйдырып сал" электив курсының эчтәлеге рухи-әхлакый тәрбия бирүнең төп чарасы булган туган тел һәм әдәбият укытуга игътибарны көчәйтүне, балаларны кызыксындырып, аларның филология өлкәсендә белемнәрен тирәнәйтүне эченә ала, укучыларның танып-белү активлыгын үстерүне, тикшеренү-эзләнү эшчәнлегенә өйрәтүне, югары уку йортында кирәк булган интеллектуаль күнекмәләр бирүне күздә тота.

Курсның төп максатлары:

  1. укучыларда туган телебезгә кызыксыну тәрбияләү;
  2.  телдән һәм язма сөйләм культурасы формалаштыру;
  3.  туган   телебезнең   грамматик,   стилистик,   орфографик,   орфоэпик кагыйдәләрен яхшы үзләштерү һәм тел чараларын уңышлы куллана белергә өйрәтү.

Курсның бурычлары:

  1. төрле   жанрдагы   текстларны   өйрәнү   һәм   чагыштыру,   аларны көндәлек тормышта куллану;
  2. укучыларның танып-белү һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү;
  3. мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдыру;
  4. балаларның иҗади эшчәнлеген оештыру,
  5. Бердәм республика имтиханнарына әзерләү;
  6.  аралашу культурасы тәрбияләү.

Белем бирүнең актив формалары (материалны үзлектән өйрәнү, семинарлар, диспутлар, иҗади очрашулар уздыру, электрон текстлар белән эшләү, Интернеттан файдалану, төрле жанрдагы иҗади эшләрне яклау, экскурсияләр) укучыларның мөстәкыйль уку эшчәнлеген үстерә һәм электив курсның нәтиҗәлелеген арттыра.

Электив курс программасы 10-11 нче сыйныф укучылары өчен атнага 1 сәгать исәбеннән 2 чирек дәвамында 17 сәгать дәрес уздыруны күздә тотып төзелде.

Электив курсның тематик планы

Тема

Сәг. саны

Үткәрү формасы, эш төре

1

Хәзерге татар әдәби теленең стильләре

1

Кереш лекция, конспект язу, әңгәмә, төрле стильдәге текстларның аудиоязмаларын тыңлау

2

Текст турында төшенчә.

Текст төрләре. Текстның  төзелеше

3

Лекция, гамәли эш, әдәби текстка анализ, сәнгатьле уку

3

Матур әдәбият тексты

2

Лекция, диспут, матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр уку, анализ, иҗади язма эш

4

Публицистик текст

3

Лекция, газета-журналлардан күргәзмә оештыру, мәкаләләр уку, “Бөгелмә авазы” газетасына хәбәр язу (электрон вариантта), типографиягә экскурсия, журналистлар белән очрашу

5

Рәсми-эшлекле текст

3

Лекция, гамәли эш , эшлекле уен: Интернет челтәренә шәхси резюме урнаштыру яки портфолио яклау

6

Фәнни текст

3

Лекция, конспект язу, фәнни текстлар язу алгоритмын эшләү, фәнни эшнең чыгыш ясау өчен кыскартылма текстын әзерләү, семинар, укучыларның чыгышлары

7

Зачет-дәрес.

2

Белемнәрне тикшерү, иҗади эш

Барлыгы:

            17 дәрес

Курсның эчтәлеге

1        нче   тема.   Хәзерге   татар   әдәби   теленең   стильләре (1 сәгать).

Кереш   дәрес.    Функциональ   стильләрнең   төрләре.    Язма   сөйләм стильләре: фәнни, рәсми, эпистоляр, публицистик стильләр. Аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. укытучының лекциясен тыңлау, мөһим төшенчәләрне язып алу;
  2. әдәби тел стильләренең үзенчәлекләрен билгели белү.

            2        нче тема.    Текст турында төшенчә (3 сәгать).

Текст -авторның дөньяга карашын чагылдыру формасы. Хикәяләү. Текст төрләре һәм аның төзелешенә стилистик анализ. Язма һәм сөйләмә текст. Текст һәм контекст. Текстны бербөтен итеп кабул итү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. текстларның төрләрен аера белү;
  2. текст төзелешен анализлау;
  3. сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру;
  4. төрле стильдә текстлар төзи белү.

3 нче тема.  Матур әдәбият тексты (2 сәгать).

Чәчмә һәм тезмә текст, аларның үзенчәлекләре. Сүзнең сурәтләү көче. Телнең    сәнгатьле    сурәтләү    чаралары:    чагыштыру,    сынландыру, метафора, эпитет.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. язучыларның әсәрләреннән өзекләргә анализ бирә белү;
  2. үзара әңгәмә оештыру;
  3. бирелгән темага әдәби текст төзү

4 нче тема. Публицистик текст (3 сәгать). 

Мәгълүматны   җиткерү  чарасы   буларак-   публицистика.   Публицистик текстта күтәрелгән проблемалар. Публицистик текст төрләре: мәкалә, очерк, интервью, репортаж. Журналистика теле.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. публицистик текст үзенчәлекләрен билгели белү;
  2. мәкаләдә күтәрелгән проблеманы ачып, анализлау;
  3. "Бөгелмә авазы" газетасына мәкалә, реклама тексты язу;
  4. компьютерда текстның электрон вариантын төзи белү.

       5        нче тема.      Рәсми-эшлекле текст (Зсәгать).

Эшлекле аралашу.  Рәсми эш кәгазьләре: рәсми хат,  шәхси резюме, тәкъдим   итү   кәгазе   (рекомендация),  рәсми   отчет,   реклама  тексты. Телефоннан аралашу этикеты.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. рәсми-эшлекле текст үзенчәлекләрен билгели белү;
  2. шәхси резюме, тәкъдим итү кәгазе (рекомендация), рәсми отчет төзү;
  3.  Интернетта эшли белү;
  4. укучы портфолиосын төзү һәм аны яклау.

6 нчы тема. Фәнни текст ( 3 сәгать)

 Фәнни    текстларның    жанрлары,    аларның    үзенчәлекләре.    Доклад. Реферат.    Конспект.   Тезис.    Рецензия,    һөнәри   тел.    Тыңлаучылар каршында чыгыш ясау һәм тыңлау этикеты. Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. фәнни текст үзенчәлекләрен билгели белү;
  2.  бирелгән темага фәнни эш язу ;
  3.  чыгыш ясау өчен фәнни эшнең кыскартылма текстын әзерләү;
  4. чыгышларны бәяләү нормаларын эшләү.

Укучыларның белемнәрен тикшерү, зачет.

Электив курс дәвамында укучылар һәр темага гамәли биремнәр башкара һәм алар 5 баллы система белән бәяләнә.

Курс ахырында гомуми нәтиҗә ясала.

Укучылар өчен өстәмә әдәбият:

  1. Низамов И.И. Уем телем очында.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995.
  2. Әхмәдуллин А. Әдәбият белеме сүзлеге. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990.
  3. Хәбибуллина З.Н. Сочинение язарга өйрәнәбез.-Казан: Яңалиф, 2002.
  4. Хаков В. X. Стилистика һәм сүз сәнгате: - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979.
  5. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: -Казан: Хәтер, 1999.
  6. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы.- Казан: Мәгариф, 2002.
  7. Вәлиев З.В. Эш кәгазьләре үрнәкләре.- Казан, 1999.
  8. Галимов И. Р. Мавыктыргыч лексикология. .- Казан: Мәгариф, 2001.
  9. Мөхәммәт Мәһдиев, Равил Фәйзуллин, Фәнис Яруллин әсәрләре.

Кулланылган әдәбият:

1. 3аһидуллина Д. Әдәбият укыту методикасы.- Казан: Мәгариф, 2000.

  1. Зәкиев М.З. Татар грамматикасы.- Казан: Фикер, 1999.
  2. Хәбибуллина З.Н. Сочинение язуның теориясе.-Казан: Мәгариф, 2000.
  1. Ибраһимов С.М.,  Сафиуллина Ф.  С.  Практик стилистика.- Казан: 1978.
  2. Вәлиева   Ф.   С.   Укучыларның   язу   һәм   сөйләм   телен   үстерү мәсьәләләре.-Казан: 1976.

6. Габдулхаков В.Ф. Коммуникативная культура общения и диагностика речи в школе.- Казань, 2001.

  1. Абдрәхимова   Х.Я.   Татар   теленнән   бәйләнешле   сөйләм   үстерү дәресләре.-Казан: Мәгариф, 1993.
  2. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле,- Казан: Мәгариф, 1994.

9.        Хатипов Ф. Әдәбият теориясе.-Казан: Мәгариф, 2000.

10.   Заһидуллина    Д.Ф.    Урта    мәктәптә    татар    әдәбиятын    укыту методикасы.-Казан: Мәгариф, 2000.

  1. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Коллектив.-Казан: Мәгариф, 2007.
  2. М.Бакиров.  Шигърият дөньясына сәяхәт. -Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.
  3. М.Җәләлиева. Алдымда ак кәгазь: иҗат дөньясы турында әңгәмә.-Казан: Мәгариф, 2005.
  4. Д.Заһидуллина.   Әдәбият  дәресләрендә   сөйләм   үстерү.   -Казан: Мәгариф, 1998.
  5. Д.Заһидуллина. Әдәби әсәр: өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. -Казан: Мәгариф, 2007.

16.    Ә.Закирҗанов.    Заман   белән   бергә.   -Казан:   Татарстан    китап нәшрияты, 2004.

17.    Ә.Закирҗанов. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту.11 нче сыйныф. -Казан: Мәгариф, 2001.

18.   Ә.Закирҗанов.   Мәктәптә  татар   әдәбиятын   укыту   мәсьәләләре.-Казан: Мастер Лайн, 1997.

  1. А.Яхин. Әдәбият тарихын ничек укытабыз?.-Казан: Мәгариф, 1998.
  2. А.Арслан. Нәфис сүз осталыгы. "Мәдәни җомга", 2001.
  3. Р.Нуриев. Сәнгатьле уку.-Казан, 2000.
  4. А.Яхин. 5 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр дәреслекләргә методик кулланма. -Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган төбәгем". Электив курс программасы

Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

"Лексикология һәм сөйләм культурасы" дигән электив курс программасы

Тел, сөйләм – безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Бүгенге укытуны гуманлаштыру заманында укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, телн...

"Журналистика нигезләре" электив курс программасы

  Гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфы укучылары өчен төзелгән “Журналистика нигезләре” электив курсы эзләнү-тикшеренү алымы аша иҗат эшчәнлеген булдыруга юнәлдерелгән. Шулай ...

"Баулы-хәзинәләр чишмәсе" татар әдәбиятыннан IX сыйныфлар өчен электив курс программасы

    Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, укучыга ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.Туган төбәгебезнең тарихын ө...

“Әдәбият серләре” (7 нче сыйныфлар өчен электив курс программасы)

     “Әдәбият серләре” электив курсы программасы 7 нче рус сыйныфының татар төркеме өчен бирелгән әсәрләргә нигезләнеп төзелгән. Өстәмә рәвештә Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсә...