"Аюда кунакта"-музыкальная сказка на тат.языке
материал на тему

Чикурова Люция Ханифовна

"В гостях у медведя"-музыкальная сказка на тат.языке.Сценариий предназначен для проведения музыкального развлечения на тат.языке для детей старшего возраста

Скачать:

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Максат:

1. Фикерләү сәләтен һәм сөйләм телен үстерүне дәвам итү.

2. Балаларның алган белемнәрен ныгыту.

3. Әкиятләргә ярату хисе тәрбияләү.

Алдаш эшләнгән эш.

Балалар белән шигырьләр өйрәнү, җырлар өйрәнү. Битлекләр әзерләү. Җырлы биюле уеннар уйнау.

ТСО: Магнитофон, дисклар

Җиһазлау: Кәрзиннәр, гөмбәләр, балыклар, шалкан, кишер, кәбестә,пәрәмәч, китап, түбәтәй, чыршылар, өстәл, урындыклар, самавар, чәйнек, чынаклар, тәлинкәләр.

Катнашалар: Алып баручы, аю, кыз, балалар, кәҗә, куяннар,тиен, керпе, төлке, бүре.

Түрдә - аю "өе". аның тирәсендә агачлар "үсә", баскычта аю йоклап утыра. Аның бүген туган көне. Аны котларга дип балалар килә. алар аю белән исәнләшәләр. Йоклап киткән аюны күреп, алып баручы аның янына бара.

А.Б. Балалар карагыз әле күпме кунак килгән безгә. Әйдәгез апалар белән исәнләшик.

Балалар. Исәнмесез апалар.

А.Б.: Балалар сез әкият яратасызмы?

Балалар. Әйе яратабыз.

А.Б. Әкият нинди була соң ул?

1 бала: Әкиятләр батырлар,

            Бар бит анда аюлар

            Көчле камыр батырлар.

2 бала: Әкиятләр хәйләле

            Чөнки анда зирәк Батыр

            Тагын елак Шүрәле.

3 бала:  Әкият ул тамаша

              Күрсәң күзләр камаша

              Керпе, бүре , аюлар

              Кеше булып сөйләшә.

4 бала:   Серле кызык әкиятләрне,

              Тыңларга яратабыз

              Әкиятләрне тыңлагач

              Тыгын да зур үсәбез,

              Һәм дус, тату яшибез.

А.Б. Балалар без дә бүген сезнең белән дуслык турында “Аюның туган көне дигән әкиятне сәхнәләштерәбез. Рәхим итегез!

Урман көе яңгырый.

Кыз бала җыр башкара

Җыр ”Безнең туган як кына”.

көе М. Минһаҗева, сүзләре Р.Вәлиева, М. Минһаҗева

Җәй килә, кояш көлә,

Дөньяга нур бөркелә,

Уяналар агачлар,

Елмая алмагачлар.

Без киләбез урманга,

Дөнья матр булганда,

Шатланабыз, көләбез,

Бергәләп гөр киләбез.

Әй ямьле дә урманда,

Кояш карап торганда,

Тиен уйный сикереп ,

Гөлләр утыра көлеп.

Энҗе чәчәчк вак кына,

Җилләр исә сак кына.

Талгын җыилле, көмеш күлле,

Безнең туган як кына!

Урман көе яңгырый

А.Б. Аю дускай йоклап киткән.

        Безне зарыгып озак көткән.

        Аю, дускай без сине

        Котларга диеп килдек.

        Синең туган көнеңә

        Бүләкләр алып килдек.

аю уяна киерелә ,торып баса

Аю: Ай-яй-яй, йоклаганмын,

        Сезне дә күрмәгәнмен.

        Кунакларым әйдәгез

        Бирегәрәк үтегез.

Кыз: Аю дускай туган көнеңә

         Алып килдек бүләкләр:

         Чәк-чәк, конфет, hәм китап,

         Чын күңелебездән котлап.

А.Б һәм кыз: Котлыйбыз, котлыйбыз,

                       Сәламәтлек телибез!

А.Б. Кәҗә килә йөгерә, йөгерә,

        Аю дуска бүләк китерә.

кәҗә йөгереп килә

Кәҗә: Аю дускай, сиңа туган көнеңә

           Алып килдем яшелчә:

           Шалканын да, кишерен дә,

           Ашаганда нык чәйнә.

           Кәбестәсен күбрәк аша,

           Витамин бит күп анда.

Аю: Рәхмәт, кәҗә, сыеңа.

А.Б. Аю дусны котларга дип,

         Тиен дә сикереп килә.

тиен керә

Тиен: Исәнме, Аюкаем, Аюкай,

           Күркәмне кара, дускай.

           Чикләвекләре тәмле, тәмле

           Булса да каты төшле.

Аю: Мин, дускаем, шундый шат.

        Сиңа миннән зур рәхмәт.

А.Б. Әнә ашыга Керпе,

        Ул соңга калган бугай.

керпе ашыгып килә

Керпе: Дустым сиңа бүләгем

             Булсын шушы  матур түбәтәем.

А.Б. Төлке килә шома басып,

        Аркасына капчык асып.

аркасына капчык асып төлке керә

Төлке: Аю дускай каршыла син

            Төлке дустыңны.

            Котлыйм туган көнең белән,

            Бирче кулыңны.

            Алып килдем мин сиңа

            Төрле- төрле балыклар.

            Аларны авыз итәргә

            Дусларың да калырлар.

Аю: Булсаң да хәйләкәр син,

        Үзеңне якын итәм мин.

А.Б:Әйдәгез түгәрәккә басып,

       Дусларым биеп алыйк.

“Бар матур урман”. җырлы биюле уен.

Бар матур урман,

Монда аю яши,

Менә шундый аю зур,

Менә шундый кечкенә,

Аю,аю кил әле,

Биеп, биеп кит әле,

Әллә- лә, әллә-лә,

Биеп, биеп кит әле.(ике тапкыр)

Аю: Бигрәк матур уен. Миңа бик ошады.

А.Б. Куян да монда килә ике баласы белән

куяннар керә

Әни куян: Аю дус, туган көнеңә

                  Пешердем зур пәрәмәч.

                  Шушы пәрәмәчләрдәй

                  Йөзең торсын гел көләч.

Куян балалары: Ә без сиңа алып килдек

                            Шундый кызыклы китап.

                            hәм менә бию биибез,

                            Аюкай, сине котлап.

А.Б. Карагыз әле, кем килә?

        Бер мичкә бал күтәреп.

мичкә күтәреп, бүре килә

Буре: Мин килдем туган көнеңә

          Хуш исле балым белән.

          Аю дускай, чәй эчәрбез

          Барлык кунаклар белән.

аю сөенеп йөри

Аю: Рәхмәт, Бүре, зурлагансың,

        Син мине онытмагансың.

Төлке: Аю дускай, әйдәле,

            Бер уен уйнап алыйк.

“Туган көн”.

халык сүзләре, Р.Сәрвәров музыкасы.

Аюның туган көненә,

Без пешердек ак ипи,

Менә шундый ипи зур,

Менә шундый кечкенә,

Менә шундый баллы,

Менә шундый тәмле,

Әйе шул, әйе шул, әйе шул ипи тәмле.

Аю: Менә нинди күңелле уен уйнадык, барыгызга да зур рәхмәт.

        Мин бүген шатланам

        Дусларым килгәнгә,

        Минем туган көнемдә

       Шатлыклар теләгәнгә.

А.Б. Бәйрәмебез, тәмамланып килә. Барлык кунакларыбыз җыелды. Балалар әйдәгез әле бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр “Үз җырыбыз”

А. Гыйлиуллина  сүзләре һәм көе.

Җырлар бик күп тә түгел,                                

Безгә дигәннәре аз.                                  

Әйдәгез без языйк әле  

Алып та  каләм  кагәз.

Кушымта:

Үз җырыбыз булсын әле,

Җырларга бәйрәмнәрдә.                              

Җырдан башка торалмыйбыз    

Бакчада да, өйдә дә.

Аңламаган сүзләрне,  

Үзгәртәбез җырларда.  

Чөнки безгә иртәрәк шул    

Мәһаббәт дип җырларга.

Кушымта:

Аю: Матур җырлыйсыз. Минем дә сезгә буләгем бар.

Аю балаларга матур шарлар тарата.

А.Б. Бенең артистларыбыз: рус төркемендә эшләүчә тәрбияче Атаева Е.Н., кәҗә Айдана, төлке Яна, тиеннәр Рената, Ангелина, керпе Вова, куяннар Данилина, Алёша, Софья, бүре Арсений, кыз Азалия.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Новогодний сон" (сценарий музыкальной сказки)

"Новогодний сон" - музыкальная сказка для детей дошкольного и младшего школьного возраста. Предлагаемая разработка состоит из конспекта сценария, презентации и нотного приложения. Работа адресована пе...

Музыкальная сказка

"Осенняя сказка" А осень ласковой рукою,Всех, поражая красотою,Усыпав золотом сады,Нам дарит дивные плод...

Сценарий музыкальной сказки на английском языке по стихотворению С.Маршака "Сказка о глупом мышонке"

Приём драматизации является серьёзным подспорьем при обучении английскому языку особенно в начальной школе, когда учителю важно заинтересовать детей и не дать потеряться этому интересу....

Сценарий музыкальной сказки на английском языке «Летучий корабль»

Сказка была показана на районном конкурсе творческих работ  20.04.2012г. Учащиеся, участвовавшие в постановке, заняли  призовое место....

Музыкальная сказка на французском языке "Золушка"

Всем с самого детства известна сказка, где несчастная девочка становится избранницей принца. Данный сценарий выполнен в форме мюзикла...

Сценарий музыкальной сказки "Собака ищет друга" на французском языке.

Данный материал содержит сценарий сказки "Le chien cherche un ami". Материал может быть использован учителями французского языка для внеклссной работы и во внеурочной деятельности. Рекоменду...

Сценарий музыкальной сказки "Муха Цокотуха". По мотивам сказки К. Чуковского.

Предлагаемый материал для постановки музыкальной сказки в подготовительной группе. Предполагается задействование детей всей группы.Возможно добавление или уменьшение количества героев....