"Иҗат җимешләре" түгәрәгенең эш програмасы
рабочая программа (7 класс) по теме

Заһретдинова Әлфия Назиф кызы

Татар телендә оештырыла торган түгәрәкләр – бөтен укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Мондый эшчәнлек укучыларга сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар теле предметына кызыксыну уятырга ярдәм итә.

“Иҗат җимешләре” түгәрәге - сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади сәләтен үстерү буенча класстан тыш эшләрнең нәтиҗәле формаларыннан берсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_tugrk_buencha_esh_programmasy.docx28.65 КБ

Предварительный просмотр:

                                             

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

4нче номерлы урта мәктәп

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча

“Иҗат җимешләре” берләшмәсенең

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Социаль-педагогик юнәлеш  

7-9 нчы сыйныфлар өчен

Эш программасын әзерләде:

югары квалификацион категорияле                                                                                                                                                                                                       татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                                                                                                                                                             Заһретдинова Әлфия Назиф кызы

                                                                                                               Педагогик киңәшмә

                                                                                                               утырышында каралган.

                                                                                                               Беркетмә №____________            

                                                                                                               «___» __________2015 ел.

                                                                                                                                                     

2015-2016 нчы уку елы

Аңлатма язуы 

  

Балаларда кешелеклек, әдәплелек, туган телгә мәхәббәт, кешеләр белән аралашу күнекмәләре булдыру, яхшы гадәтләр тәрбияләү - безнең, укытучыларның, җитди бурычыбыз.

Татар теле буенча оештырыла торган түгәрәкләр – бөтен укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Мондый эшчәнлек укучыларга сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар теле предметына кызыксыну уятырга ярдәм итә.

“Иҗат җимешләре” түгәрәге - сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади сәләтен үстерү буенча класстан тыш эшләрнең нәтиҗәле формаларыннан берсе.

Безнең илдә һәр милләт кешесе үз телендә белем алырга, җәмәгать оешмаларында сөйләшүләр алып барырга һәм җыелышларда үз телендә чыгыш ясарга хокуклы. Тел – милләт байлыгы. Тел булмаса, милләт тә юк.

Хәзерге вакытта татарча сөйлим диеп, телне бозып сөйләүчеләр күбәйде. Без кайчакта, зәңгәр экраннан чыгыш ясаган кайбер дикторларыбызның хаталы сөйләмен ишетәбез. Моңа, әлбәттә, күңел әрни, сыкрана. Бу программа шушы кимчелекләрне киметү максатын да күздә тота.

Әлеге программага нигезләнеп үткәрелгән түгәрәк эше укучыларга үзләренең һөнәри омтылышларын, сәләтләрен ачыкларга ярдәм итәр, матур сөйли, аралаша, үз фикерләрен эзлекле әйтергә өйрәтер дип уйлыйм.      

Түгәрәкнең юнәлеше 

  1. Укучыларның танып-белү һәм иҗади эшчәнлеген оештыру.
  2. Балаларны традицияләребезгә нигезләнгән үзара аралашу культурасына өйрәтү.
  3. Балаларның милли телен баету.
  4. Сәләтле балаларны ачыклау.

            Максатлар һәм бурычлар:

  1. Укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтен,  эстетик зәвыгын, фантазияләрен үстерү.
  2. Матурлыкны, шигъриятне тоярга, яратырга өйрәтү.
  3. Матур әдәбиятны, вакытлы матбугатны укып баруга омтылыш тудыру, вакытлы матбугат белән элемтә булдыру.
  4. Сәнгатьле, образлы сөйләм күнекмәләре булдыру.
  5. Укучыларның сәләт мөмкинлекләрен өйрәнү аша киләчәк һөнәр алуга юнәлеш бирү. Фән буенча олимпиадаларга әзерләү.

     Түгәрәк планы  7-9 сыйныфларда укучылар өчен атнага 1,  елга 34 сәгатьтән исәпләнеп, 1 еллык итеп төзелде. 

    “Иҗат җимешләре” түгәрәге  программасында  төп урынны төрле темалар буенча теоретик һәм практик материал алып тора, шулай ук кызыклы кичәләрдә, конкурсларда, очрашуларда катнашу да планлаштырыла. Бәйләнешле сөйләм үстерү, сәнгатьлелек, культуралы сөйләм кебек проблемалы мәсьәләләр дә программада урын алды.    

Көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны тикшерү төрләре

  1. Укучыларның  төрле темаларга  мәкалә, шигырь, әкият, хикәяләр язарга өйрәнүе.
  2. Балаларның язмаларын туплап, иҗади эш җыентыклары әзерләү.
  3. Укучыларның  матур итеп шигырь, әкият сөйләвенә, аларны сәхнәләштерергә өйрәнүенә, үз-үзләрен сәхнәдә матур, иркен итеп тота белүенә ирешү.
  4. Төрле конкурс һәм конференцияләрдә нәтиҗәле катнашу, язмаларны  Ижау шәһәрендә чыгучы “Яңарыш” газетасында бастыру

Программа эчтәлеге

     Программа ике этаптан тора. Алар “Яшь хәбәрчеләр секциясе” һәм  “Шигърият секциясе” дип атала.

     Яшь хәбәрчеләр секциясендә яшь хәбәрче булу серләре белән таныштырыла, публицистика, аның жанрлары турында мәгълүмат бирелә. Төп басым мәкалә язуга ясала, мәкаләнең темасын сайларга, яңалык табарга, мәкаләне укучылар өчен кызыклы  итеп яза белергә өйрәтелә. Газета,  аның төзелеше турында мәгълүмат бирелә, “Яңарыш” газетасы әгъзалары белән очрашу планлаштырыла. Практик дәресләрдә мәкаләләр язу, аларны матбугатка әзерләү, төрле иҗади конкурсларга әзерлек эшләре үткәрү күздә тотыла.

     Шигърият секциясендә шигырь теориясе өйрәнелә, ритм, рифма, шигырь төзелеше, тема яңалыгы, актуальлек, образлылык турында мәгълүмат бирелә. Образлылыкка ирешүдә сурәтләү чараларының әһәмияте аңлатыла, сынландыру, чагыштыру, метафоралар кулланып язу гамәлгә кертелә. Практик дәресләрдә укучылар белән индивидуаль консультацияләр үткәрелә, шигырьләр матбугатка хәзерләнә. Электрон почта белән эш итәргә өйрәтелә.

     Бу этапта шулай ук мәктәптә үткәрелә торган чараларга әзерлек эшләре алып барыла, төрле конкурс һәм бәйгеләрдә катнашу күздә тотыла, укучыларның иҗади эшләрен туплап, җыентыклар чыгару планлаштырыла.

Календарь - тематик план

Тема

Сәгатьләр саны

Үткәрү вакыты

барысы

теория

практика

план

факт

1

Кереш. Түгәрәкнең бурыч һәм максатлары белән танышу.

1

1

04.09.

2

Вакытлы матбугатка обзор ясау. Укучыларның иҗади сәләт һәм теләкләрен ачыклау.

1

1

11.09.

“Яшь хәбәрчеләр” секциясе

3

Яшь хәбәрче, аның максаты һәм бурычлары.

1

1

18.09.

4

Яшь хәбәрче булу серләре.

1

1

25.09.

5

Мәкалә. Мәкаләнең темасы.

1

1

02.10.

6

7

Мәкалә язу, яңалык таба белү.

2

2

09.10.

16.10.

8

9

Мәкаләләрне анализлап, матбугатка хәзерләү.

2

2

23.10.

30.10.

10

Газета. Аның төзелеше.

1

1

13.11.

11

Газета-журналларда үткәрелә торган иҗади конкурсларда катнашу.

1

1

20.11.

12

Иҗади конкурс өчен материалларны эшкәртү.

1

1

27.11.

13

Иҗади конкурс материалларын матбугатка әзерләү.

1

1

04.12.

14

Матбугатта басылган мәкаләләрне анализлау, иҗат эшен дәвам итү.

1

1

11.12.

15

“Яңарыш” газетасы әгъзалары белән очрашу.

1

1

18.12.

Шигърият секциясе

16

Шигырь теориясен өйрәнү.

1

1

15.01.

17

Ритм, рифма. Вакытлы матбугатка күзәтү.

1

1

22.01.

18

Шигырь төзелеше.

1

1

29.01.

19

Тема яңалыгы. Актуальлек.

1

1

05.02.

20

Шигырь төзелеше. Образлылык.

1

1

12.02.

21

Образлылыкка ирешүдә сурәтләү чаралары.

1

1

19.02.

22

Сынландыру, чагыштыру, метафоралар куллану.

1

1

26.02.

23

Укучылар иҗатына анализ.

1

1

05.03.

24

25

Индивидуаль консультацияләр.

2

2

12.03.

19.03.

26

Шигырьләрне матбугатка хәзерләү.

1

1

02.04.

27

28

Электрон почта белән эш

2

2

09.04.

16.04.

29

“Туган тел” кичәсенә хәзерлек һәм катнашу.

1

1

23.04.

30

Туган тел турында шигырь яки сочинение язу.

1

1

30.04.

31

32

33

Укучыларның иҗади җыентыкларын чыгару.

3

3

07.05.

14.05.

21.05.

34

Йомгак дәрес

1

1

28.05.

Барысы

34

9

25

Файдаланылган әдәбият.

1.”Көч һәм рух тамырлары”: Әдәплелек дәресләре 5-11 сыйныфлары өчен хрестоматия – Казан, “Мәгариф”, 2000 ел.

2. Низамов И.М, “Уем тел очында.”-Казан, татар китап нәшрияты.

3. “Сүз эчендә хикмәт бар” –Татар халык иҗаты – Казан, “Мәгариф,” 1999

4.”Татар исемнәре ни сөйли?”-Казан, “Раннур” нәшр.,1998 ел.

5. “Кызыклар дөньясында” Фәизов Р. – Казан “Раннур” нәшр., 2000 ел

6. Баязитов Ф.С. “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.”- Казан , татар китап нәшрияты,1995 ел.

7. Уразман Р. “Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.”-Казан, китап нәшрияты., 1992 ел.

8. “Татар шәҗәрәләре”-Казан, татар нәшрияты, 1995 ел.

9. Сафиуллина Ф.С. һ. Б. –“Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел”- Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 1998 ел.

10. “Дәрестән тыш эшләр” (5-11 сыйныфлар өчен.) Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2000 ел.

11. “Халкым чишмәсеннән су эчәм”-Яр Чаллы, 1997 ел.

12. “Мәхәббәткә лаек йөрәгем” (Сценарийләр һәм композицияләр җыентыгы) Җәләева Г.В. –Алабуга, 2002 ел.

13. Хәйруллина А.Х.Тел күрке – сүз. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1978.

14.Тәрҗеманов Җ.А. Без театр уйныйбыз. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1968

15.Ал кирәк, гөл кирәк (уеннар китабы). - Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 1995.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

авторлык програмасы "Халкым минем"

әдәби- музыкаль түгәрәк эше авторлык программасы  ...