авторлык програмасы "Халкым минем"
методическая разработка на тему

Гарипова Роза Рафисовна

әдәби- музыкаль түгәрәк эше авторлык программасы    

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtorlyk_progr.doc81.5 КБ

Предварительный просмотр:

 әдәби- музыкаль түгәрәк эше авторлык программасы   

            «Халкым минем»

 

                                    Аңлатма язуы

      Республикабызның иң зур байлыгы – аның халкы. Халкыбызның тарихи-мәдәни мирасын , сәнгатен, гореф –гадәтләрен өйрәнү һәм саклап калу безнең бурычыбыз. Халкыбыз турында белемнәрне камилләштерү, тирәнәйтү мөмкинлеге өстәмә белем дәресләренең төп максаты.Укыту программасында бирелгән материалга өстәмә чыганаклар аша мәдәният, сәнгать, тарих турында яңа белешмәләр, республикабызның һәм районыбызның күренекле шәхесләре, аларның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар туплау аша белемнәрне камилләштерү күздә тотыла.

      Программа 4 нче-5 нче сыйныф укучыларының яшь  үзенчәлекләрен исәпкә алып , 35 сәгать исәбеннән төзелгән. (атнасына 1 сәгатьтән). Программаның төре: яңа белем һәм күнекмәләр бирү,үстерелешле укыту.

Программаның максаты: татар халкының тарихын, мәдәниятын, сәнгатен, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту;

-укучыларны республикабызның дәүләт символлары,  халкыбызның милли бәйрәмнәре , гореф-гадәтләре белән таныштыру;

-укучыларда эзләнүләр ярдәмендә өстәмә материал туплау күнекмәләре булдыру;

-халкыңның тарихи  үткәненә, киләчәгенә хөрмәт белән карау, кызыксыну хисләре уяту, милли үзаң формалаштыру;

- укучыларда толерантлылык, әйләнә-тирә мөһиткә сакчыл караш, Ватаның белән горурлану хисләре тәрбияләү;

- талантлы укучыларны барлау, иҗади үсешләре өчен мөмкинлекләр тудыру;

- укучыларда сөйләм культурасы калыплары формалаштыру.

Программаның төп юнәлешләре:

   

Яңа белем һәм күнекмәләр бирү юнәлешендә

-татар халкы, аның тарихы, мәдәнияты, сәнгате турында  өстәмә белем алу.

Үстерелешле укыту юнәлешендә

 -өстәмә әдәбият белән эшләргә өйрәнү, үз фикереңне җиткерә һәм дәлилли белү.

Тәрбия бирү юнәлешендә 

- күпмилләтле республикабызда үзеңне  милли мөһиттә иркен хис итү, мәдәният, сәнгать өлкәсенә үз өлешеңне кертә алу мөмкинлегенә әзерлек.

          

Программаны тормышка ашыру шартлары:

Укучыларның белем дәрәҗәләрен һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып түбәндәре эш төрләре тәгъдим ителә:

- уен;

-китапханәдә өстәмә әдәбият белән эшләү;

- практик дәресләр;

- интернет челтәрендә эзләнү эшләре;

- әңгәмә, фикер алышу;

- әдәби әсәрләрне сәхнәләштерү;

- күренекле шәхесләр белән очрашу;

-экскурсияләр;

- иҗади эшләр бәйгесе;

- йомгаклау концерты.

Җиһазлау: компьютер, проектор, күрсәтмә әсбаплар, темалар буенча өстәмә әдәбият.

Көтелгән нәтиҗәләр

Программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә укучылар:

- өстәмә мәгълүмат тупларга, аның чыганакларын ачыкларга өйрәнәчәкләр;

-  үзләренең  Ватаны, халкы, мәдәнияты, сәнгате турында яңа белем алачаклар;

- татар җырлары, биюләре, шигырьләре өйрәнәчәкләр, иҗади сәләтләрен үстерәчәкләр;

« Халкым минем» әдәби-музыкаль түгәрәк эшенең программасын

тематик планлаштыру

Бүлек

Бүлекнең исеме

Эш формасы

Сәгатьләр саны

барлыгы

теория

практик

1

Ватаным-Татарстан

Кереш дәрес-лексия

Компьютер презентациясе

1

1

2

Татарстан күпмилләтле республика

Лекция

Практик эш

2

1

1

3

Татарстан Республикасының дәүләт символлары

Әңгәмә

Компьютер презентациясе

2

1

1

4

Казан- Татарстанның башкаласы

Казан турында фильмнар карау.

Казан шәһәренә экскурсиягә бару

2

1

1

5

Яшел Үзәнем- яшел бишегем.

Яшел Үзән сайтындагы фотокүргәзмә аша әңгәмә.

Проект эше

3

2

1

6

Халык авыз иҗаты

Иҗади шәхесләр- танылган якташларыбыз иҗаты

Китапханәдә материал туплау –эзләнү эше.

Татарстанның атказанган артисты Ренат Шаһидуллин белән очрашу.

3

2

1

7

Милли бәйрәмнәребез

Компьютер презентациясе.

Иҗади эшләр бәйгесе

3

1

2

8

Тарих эзләреннән

  Бөек Болгар дәүләте турында фильм карау. Экскурсия

2

1

1

9

 Татар халкының милли киемнәре

Презентация «Милли киемнәр»

Милли кием эскизларына иҗади бәйге.

3

1

2

10

Татарлар-аш-сулы халык

Компьютер презентациясе

« Татар халык ашлары»

Проект эшенә материал туплау.

Проект яклау

3

2

1

11

Танылган якташларыбыз-галимнәр.

Якташларыбыз турында мәгълүмат туплау.

Презентацияләр, рефератлар яклау.

2

1

1

12

Татар мәдәни дөньясы

Аудио, видио язмалар карау.

Балалар җырлары өйрәнү.

Татарстанның атказанган артисткасы Динә Гарипова белән очрашу.

3

2

1

13

Татар театрлары

Компьютер презентациясе.

Театр артистлары турында мәгълүмат туплау.

Экскурсия

3

2

1

14

 Мин –халкымның бер өлеше

 Татар җырлары, биюләре өйрәнү.

Әдәби-музыкаль кичә.

3

2

1

Программаның эчтәлеге

  1 нче тема. Ватаным-Татарстан

Татарстан турында гомуми мәгълүмат бирү. Татарстанның табигате, табигый байлыклары, халкы, зур шәһәрләре, елгалары, эре промышленность үзәкләре  турында әңгәмә,фильмнар карау.

2нче тема. Татарстан күпмилләтле республика

Татарстан халкының мили составы 100дән артык милләт вәкилләреннән торуы, күпмилләтле республиканың җитәкчеләре- беренче һәм икенче президентлары эшчәнлеге турында фикер алышу

 3нче тема. Татарстан Республикасының дәүләт символлары

 Дәүләт символларының әһәмияте, килеп чыгу тарихы. Гимн авторы Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗаты белән танышу.

4нче тема.Казан-Татарстанның башкаласы

Казан шәһәренең борынгы тарихи урыннарына сәяхәт. Башкалабызның үткәне һәм киләчге турында фикер алышу. Казанның универсиада спорт объектларында булу.

5нче тема.Яшел Үзәнем- яшел бишегем

 Шәһәребезнең 80 еллык тарихы , истәлекле урыннары белән танышу, аның  турында фотокүргәзмә ясау.

6 нчы тема. Халык авыз иҗаты

 Күренекле якташларыбызның иҗаты белән танышу. Татарстанның атказанган артисты Ренат Шаһидуллин  һәм ул җитәкләгән балалар җыр ансамблен кунакка чакыру. Роза Гарипова сүзләре Ренат Шаһидуллин көенә язылган җырларны тыңлау, бергәләшеп җырлау.

7 нче тема. Милли бәйрәмнәребез

Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр турында презентация бәйгесе .

 « Аулак өй»дә очрашулар .Жырлы-биюле кичәгә әзерлек.

8 нче тема.Тарих эзләреннән.

Бөек Болгар дәүләте турында мәгълүмат туплау, фильм карау.

9нчы тема. Татар халкының милли киемнәре

Татар халкының милли киемнәре турында презентация.Милли киемнәрнең үзенчәлекләре , татар халкы тормышындагы роле турында фикер алышу.

« Минем күзаллавым» милли кием эскизларына бәйге.

10 нчы тема. Татарлар-аш - сулы халык

Татар милли ашлары турында презентация. Татар халкының кунакчыллыгы, үзенең мили ашлары булуы белән аерылып торуы, ризыкка карата ихтирамлы халык икәнлеге турында әңгәмә.  Татар халык ашларын әзерләү рецеплары белән танышу.

11 нче тема.Танылган якташларыбыз-галимнәр

 Туган ягыбызда туып үскән атаклы шәхесләр, галимнәр турында мәълүмат туплау, аларны барлау, фәнни эшләре белән кызыксыну. Якташыбыз Г.Ф.Саттаровның фәнни хезмәтләре аша районыбыздагы авыл исемнәренең килеп чыгышын өйрәнү.

12 нче тема. Татар мәдәни дөньясы

 Танылган татар җырчылары, композиторларның балалар өчен язылган жырларын тыңлау, өйрәнү. Татарстан ,Яшел Үзән турында иҗат иүче композиторларны барлау. Якташыбыз, композиорлар берлеге рәисе  Рәшит Кәлимуллин иҗаты белән кызыксыну. Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Динә Гарипова белән очрашу.

13 нче тема. Татар театрлары

Татар театрлары ,артистлары турында мәгълүмат туплау. Г.Камал театрында экскурсиядә булу, спектакль карау.

14нче тема. Мин-халкымның бер өлеше

 Өйрәнелгән җыр, биюләр, шигырьләр белән әдәби музыкаль кичәдә чыгыш ясау.  

Кулланылган әдәбият:

1. Хасанов М.Х. Татарский энциклопедический словарь.- Казань: институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999.

2.  История татар и народов Евразии

 Республика Татарстан вчера и сегодня .- институт истории АН РТ, Казань-Москва-Санкт-Петербург, 2006.

3.Миңнуллин К.М. , Кәлимуллин Җ.Х.,Урманче Ф.И.Татар халык уеннары. -

Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2002.

4. Баязитова Ф.С., Рамазанова Д.Б.,  Хәйретдинова  Т.Х .Татар халык сөйләшләре –Казан: « Мәгариф», 2008.

5.  ХарисоваЛ.А, ,Гарипова В.А.  Ватаным Татарстан –Казан : « Мәгариф» 1998.

6. Бухараев Р.  Сказ о Казани .- Казань :ОАО «Таиф» 2005.

7. Издательство «По городам и весям» Мы Волжане.- Казань ,2005.

8. Тагиров Г. Татарские танцы. -  Казань: «Татарское книжное издательство», 1984.

9. Валеева Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана.- Казань: «Татарское книжное издательство», 1984.

10. Сафина Ф.Ш. Ткачество татар Поволжья и Урала. -Казань :«Магариф», 1990.

11. Суслова С.В. Татарские ювелирные украшения. – Казань: « Татарское книжное издательство» ,1980.

12.Харисова Л.А. Культура народов Татарстана. – Казань: «Мәгариф», 2005

13. Мостафин Р.Ә., Хәсәнов Ә.Х.  Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев. – Казан : «Татарстан» китап нәшрияты, 1996.

14. ЗакиевМ.З., Я.Ф. Кузьмин-Юманади . Волжские Булгары и их потомки. -Российский фонд культуры , 1993.

15.Гумар Саттар Мулилле .Татар исемнәре ни сөйли. Казан : издательство «Раннур», 1998

16. МРЗ диск «Кайт карлыгач» Ильяс Гыйләҗетдин, Резеда Вәлиева. Мәктәп укучылары өчен иң популяр җырлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")

“Татар теленең лексикологиясе” дип  аталган электив курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  т...

"Яшь журналист" авторлык программасы

Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү -   милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата д...

«Яшь каләмче» электив курсының авторлык программасы.

     Авторская программа элективного курса по татарской литературе «Яшь каләмче» предназначена для учащихся 6-7 классов общеобразовательной школы. Программа содержит пояснительну...

“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү” электив курсының авторлык программасы

Электив курсның актуальлеге:Урта мәктәп курсында стилистикага өлешчә  урын бирелә.  Укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стиль үзенчәлекләре турында  танышып кына китәләр, стили...

Авторлык программасы

"9 нчы сыйныф укучыларын Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү" темасына авторлык программасы...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

Презентация на тему: "Минем төбәгем, минем мәктәбем, минем казанышларым"

Туган оясыннан аерылган кошКанатына мәңге ял тапмый.Туган телен яратмаган кеше,Башкаларның телен яратмый.Үзеңнең телеңне белгәндә һәм яратканда гына, башкаларның телен аңларга һәм хөрмәтләргә була....