Тест по физике для 9 класса по теме "Механичекие движения"
тест по физике (9 класс) по теме
Опубликовано 10.01.2013 - 9:01 - Саттарова Гульназ Фаритовна
Предварительный просмотр:
9 класс
Тест «Механик тирбәнешләр»
- Ультратавыш дип нинди тирбәнешләр атала?
- Ешлыгы 20000 Гц тан артык булган механик тирбәнешләр;
- Ешлыгы 16 Гц тан артык булган механик тирбәнешләр;
- Ешлыгы 16 Гц тан 20 Гц аралыгында яткан механик тирбәнешләр.
- Һавасыз пространствода тавыш тирбәнешләре тарала аламы?
- Һавасыз простронствода, мәсәлән, ату тавышы тарала ала;
- Тарала алмый, чөнки тавыш пространствода ниндидер эластик тирәлек буганда гына тарала ала;
- Тарала ала, әгәр тавыш дулкыннары аркылы булса.
- Тонның биеклеге нинди зурлыкларга бәйле?
- Амплитудага;
- Ешлыкка;
- Катылыкка;
- Тавышның таралу тизлегенә.
- Бертөрле тирәлектә тавыш ничек тарала?
- Турысызык буенча бер юнәлештә тарала;
- Тавыш төрле юнәлештә тарала, таралу вакытында тизлек кими;
- Тавыш турысызык буенча даими тизлек белән төрле юнәлештә тарала.
- Тавышка бирелгән кайсы характеристика объектив санала?
- Тавышның катылыгы;
- Тавышның спектры, биеклеге, көче;
- Тавышның катылыгы, биеклеге, тембры.
- Тавышның һавадагы тизлеге нәрсәгә бәйле;
- Тавышның катылыгына;
- Тавышның биеклегенә;
- Температурасына;
- Тавыш чыганагының хәрәкәт итү тизлегенә.
- Судагы тавыш дулкынының озынлыгы ничәгә тигез булыр, әгәр аның тизлеге 1480м\с, ә ешлыгы 740 Гц булса?
- 0,5 м;
- 2 м;
- 4 м.
- Тавыш ешлыгы 2 тапкырга арткан очракта, тавышның тизлеге ничек үзгәрер?
- 2 тапкырга арта;
- 2 тапкырга кими;
- Үзгәрмиячәк.
- Нәрсә ул инфротавыш?
- 16 Гц тан түбән тирбәнешләр;
- 16 Гц тан югары тирбәнешләр;
- 20000 Гц тан югары тирбәнешләр.
- Аркылы сыгылмалы дулкыннар булырга мөмкин:
- Бары тик каты җисемнәрдә генә;
- Газларда гына;
- Газларда, каты җисемнәрдә һәм сыеклыкларда.