Күңелле физика
материал по физике по теме

Алып баручы: Хәерле көн, кадерле балалар!

Безнең бүген мәктәптә күңелле физика кичәсе. Һәр җавап өчен 15 сек. вакыт бирелә, кайсы команда шул вакытта сорауга җавап бирә, аларга “гол” куела.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Күңелле физика

7 класс

укучылары өчен кичә.

Алып баручы: Хәерле көн, кадерле балалар!

Безнең бүген мәктәптә күңелле физика кичәсе. Һәр җавап өчен 15 сек. вакыт бирелә, кайсы команда шул вакытта сорауга җавап бирә, аларга “гол” куела.

  1. Һавада һәм вакуумда молекулалар хәрәкәте нәрсәсе белән аерылалар? (Һавада бер-берсенә бәрелешү нәтиҗәсендә зигзаг ясыйлар, тизлекләре үзгәрә, ә вакуумда туры сызык, тизлекләре үзгәрми).
  2. Ни өчен чуен таякны сындыру, агач таякны сындыруга караганда авыррак? (Тартылу көче зуррак).
  3. Ни өчен ватык стакан кисәкләрен якын китереп аны кире җыеп булмый?
  4. Бозның, суның, парның молекулалары бер-берсеннән аерылалармы?
  5. Физика нәрсә өйрәнә?
  6. Телеграф үткәргечләренең   озынлыгы кайчан зур? Кышынмы, җәенме?
  7. Кайсы бүлмәдә духи исе тизрәк таралыр, җылы бүлмәдәме, әллә салкын бүлмәдәме?
  8. Ни өчен җилсез көндә дә төтен вакыт вакыт үтү белән күренми башлый?
  9. “Физика” сүзен фәнгә кем керткән? (Аристотель).
  10. Бирелгән  су күләмен күпмегә кадәр кечерәйтергә ?

Капитаннарга биремнәр.

  1. Сабын куыгын очыргач нигә ул башка өскә таба хәрәкәт итә, яңадан төшә? (Яңа гына кабарган куыкта җылы һава була, вакыт узу белән һава суына).
  2. 40 см озынлыктагы пыяланың бер башына ике шырпы кабы куеп авыш яссылык ясарга һәм стаканның кырыйларын чылатып шул пыялага каплап куярга һәм аның урта өлешенә янып торучы шәм китерергә. (Стакан пыяла буйлап аска таба хәрәкәт итә башлар, җылыту нәтиҗәсендә стакандагы су киңәя һәм стакан күтәрелеп  һава аралыгы  барлыкка килә һәм бу ышкылуны киметә).

  Бу биремнәрдән соң тәнәфес була, яңадан икенче матч башлана.       

                                       

Икенче матч.

  1. Тимерчыбыкны җылытканда аның озынлыгы артуы нәрсә белән аңлатыла.?
  2. Рельс суынганда аның озынлыгы ни өчен кими?
  3. Сөтле чүлмәкнең берсен суыткчка куйганнар, икенчесен бүлмәдә калдырганнар. Сөт өсте кайда тизрәк утыра?
  4. Ниөчен яңгырдан соң тузан күтәрелми?
  5. Нигә  суга чылатылган кәгазь битләрен аеру коры кәгазь битләрен актаруга караганда күпкә кыенрак?
  6. Ни өчен трос ярдәмендә тормозы төзек булмаган машинаны тартып барырга ярамый?
  7. Ни өчен борылышларда машиналарның тизлеген шоферлар киметәләр?
  8. Суда йөзүче кошларның ярылы тәпиләре нинди әһәмияткә ия?
  9. Ни өчен сыеклыкны бер савыттан икенче савытка салырга була?
  10. Ни өчен җисемнең массасын көянтәле үлчәү белән үлчиләр?

Өчене матч.

  1. Ни өчен автомашина, көпчәкле трактор шиннарына тирән рельефлы рәсем ясыйлар?
  2. Ни өчен яңгырдан соң түшәлмәгән юл тайгак була?
  3. Ни өчен кадак башына сыр ясыйлар?
  4. Ни өчен көрәкнең аяк белән баса торган өске кырыен бөгеп эшлиләр?
  5. Ни өчен тактадан кадакларны суырып алганда, суыргыч астына тимер яки такта кисәге куялар?
  6. Ни өчен , кыш көне җылы бүлмәдән урамга тупны алып чыкканда, ул бераз бушап кала?
  7. Ни өчен автомобилҗ шинына һава тутырганда, һәр йөреш саен насос тоткасын хәрәкәтләндерү авырая бара?
  8. Малай сабын куыклары белән уйнап, аларны өреп тарата. Ни өчен сабын куыклары шар формасында була?
  9. Косманавтка ни өчен скафандр кирәк?
  10. Сулы шешәне авызы белән суга батырганда ни өчен аннан су агып чыкмый?

Җиңүче команда билгеләнә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

күңелле туй, шаян туй - Сабантуй

разработка школьного Сабантуя...

Бала күңелле шагыйрь

Ш.Галиевның тормышы, иҗаты буенча дәрес эшкәрмәсе....

100летие С.Хакима("Аккош күленең ак күңелле шагыйре")

Аккош күленең ак күңелле  шагыйре.(С.Хәким иҗатына багышланган әдәби-музыкалькичә- презентация) Җиһазлау:  1) Портреты...

Конспект урока по татарскому языку на тему «Күңелле җәй, ямьле җәй»

Р.З.Хәйдәрова  дәреслеге бунча үткәрелнән дәреснең конспекты. Дәрес  З нче сыйныф өчен төзелде.Дәрес тибы: лексик күнекмәләрне формалаштыру(ЛКФ)...

Әкиятләр илендә күңелле стартлар

Башлангыч сыйныфлар өчен уздырылган күңелле стартлар...

Күңелле стартлар уены.

Укучылар мәктәпнең спорт залына җыела. Мәктәп директоры, әлеге чараны уздыруда җаваплы физкультура укытучысы котлау сүзе белән чыгыш ясый. Спорт киемнәре кигән 2 егет 2  ...