Конспект урока по татарскому языку на тему «Күңелле җәй, ямьле җәй»
план-конспект урока на тему

Р.З.Хәйдәрова  дәреслеге бунча үткәрелнән дәреснең конспекты. Дәрес  З нче сыйныф өчен төзелде.

Дәрес тибы: лексик күнекмәләрне формалаштыру(ЛКФ)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany_hydrova.docx60.25 КБ

Предварительный просмотр:

                               

                                         Текст

Тиздән мәктәптә укулар тәмамлана.Җәй җитә.Көннәр озыная, төннәр кыскара. Кояш кыздыра.Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыялар. Төрле күбәләкләр шул чәчәкләргә куналар. Урманда, болында кошлар сайрый. Җәйге каникул башлана. Без каникулны бик яратабыз, чөнки ял итәбез.

Бу текстны өйрәнү өчен өчен циклда 3 сәгать бирелгән:

1 нче дәрес-ЛКФ

2 нче дәрес-ЛГКК

3 нче дәрес-Д/М

Тема: «Күңелле җәй, ямьле җәй»

Дәрес тибы: лексик күнекмәләрне формалаштыру(ЛКФ)

Дәрес максатлары:

1) «Күңелле җәй, ямьле җәй» текстындагы яңа сүзләр белән танышу;

2)укучыларның фикерләү сәләтен, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү;

3) табигатькә сөю, сакчыл караш тәрбияләү.

Укучы өчен:

1)җәй турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү;

Җиһазлау: Р.З.Хәйдәрова « Татар теле» 3 нче сыйныф,130 нчы бит, дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.

 Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.        

1)Уңай психологик халәт тудыру.

 - Исәнмесез балалар! Хәерле көн!

2) Дежур укучы рапорты.

II. Өй эшен тикшерү.                

1)Слайдлар аша  хайван исемнәрен искә төшерү.

2) “Дүрт аяклы дустым” темасына сөйләү.

 III. Яңа  тема өстендә эш.

Дәрес темасы белән таныштыру.

Мин сезгә  Габдулла Тукайның шигырьләрен укыйм, ә сез кайсы рәсемгә туры килгәнен әйтерсез.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана-

Бу кайчак була?(көз)

Һәр җирләр карланган

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак була?(кыш)

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт

Я.әйтеп кара?

 (“Ел фасыллары” табышмак –шигыре укыла).

А)  Б)                  

В)                                                Г)

         

-Дөрес. Көз. Көзге көнгә кайсы рәсем туры килә? Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-Дөрес. Кыш. Кышкы көнгә кайсы рәсем туры килә? Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-Дөрес. Яз. Язгы көнгә кайсы рәсем туры килә?Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-Кайсы ел фасылы турында  табышмак юк? ( Җәй турында табышмак юк)

-Дөрес.Димәк, бүген дәресебез җәйгә багышланган.(Слайд).Ул “Күңелле җәй, ямьле җәй” дип атала.

 –Сүзтезмәләрнең кайсысы җәй турында?

(Слайд)

Яшенле яңгыр, карлы буран,салават күпере, җәйге каникул,  язгы җил, бал корты, сары яфрак, кызыл җиләк, салкын көн,ап-ак кар, төрле күбәләкләр.

Яңа сүзләр белән таныштыру(Слайд)

Тиздән-скоро     [тиздән]

Куналар-садятся [къуналар]

 Тәмамлана-завершается[тәмамлана]

Сайрый- поет(о птицах)[сайрый]

Бал корты-пчела [къорто]

Күбәләк- бабочка[күбәләк]

Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш( укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатлау):

-яңа сүздәге үзәнчәлекле авазларны әйтү;

-сүзне кабатлау;

-сүзтезмә әйтү:

Төрле күбәләкләр, чәчәкләргә куналар, уку тәмамлану, кош сайрау һ.б

3 Текст өстендә эш.

1.Барыбыз да дәреслекләрнең 130 нчы битен ачабыз..3 нче күнегүне табыйк.

-Мин укыйм, ә сез карап барыгыз. Какие слова вам не знакомы?

2.Хәзер инде сез үзегез укыйсыз.Мин тыңлап торам.

3. Хор белән уку.

4.-Әйдәгез, текстны тәрҗемә итик.

(Слайд. Тәрҗемә итеп бетергәннән соң)

-Текстка нинди исем биреп  була?(Җәй җитә)

4.Ял итү минуты.

-Әйдәгез ,укучылар, ял итеп алыйк. Матур итеп утырдык,күзләрне йомдык. Соңыннан миңа нәрсә ишетүегез турында әйтерсез.(кошлар сайрый,яңгыр ява,, күк күкри).

IVЯңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

1.Ике раслауның кайсысы дөрес?

а)Җәй көне мәктәптә укулар тәмамлана.

Яз көне мәктәптә укулар тәмамлана.

б)Җәй көне көннәр кыскара, төннәр озыная.

Җәй көне көннәр озыная, төннәр кыскара.

2.Спроси у друга:

-когда в школе завершается учеба;

-когда начинаются летние каникулы;

-какое время года они любят.

3.”Тәрҗемәче” уены . Балалар парларда  бер-берсеннән сүзләрнең тәрҗемәсен сорыйлар.

 V. Дәресне йомгаклау.

- Без дәрестә нинди ел фасыллары турында сөйләштек?

-Җәй көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була.

-Нинди яңа сүзләр өйрәндек?

Билге кую.Өй эше131 бит, 9 нчы күнегү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

план-конспект урока по татарскому языку

Урок обобщение по теме рассказа "Сабантуйда"...

план-конспект урока по татарскому языку

Укучыларны яңа материаллар белән таныштыру, белемнәрне гомумилләштерү, системага салу, ныгыту; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру; укучыларда хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү....

конспект урока по татарскому языку в 6 классе

конспект урока по татарскому языку в 6 классе (татарская группа)...

Конспект урока по татарскому языку "Мин гаилэмне яратам"

Иң бай кеше кем дисезме?Ул кеше мин – белегез!Мактана дип уйламагыз –килегез дә күрегез.Әнием дә, әтием дә –байлыгы безнең өйнең.Нинди генә хәлләрдә дәтабалар безнең көйне.Әбием дә, бабаем да –икесе д...

План-конспект урока по татарскому языку "Республика Татарстан"

Урок построен в форме путешествия по Республике Татарстан...

Конспект урока по татарскому языку в 5 классе на тему "Имя существительное"

Конспект обобщающего урока в 5 классе на тему "Имя существительное" .  В косаекты разные задания на повторение и закрепление пройденного материала об имени существительном....

Конспект урока по татарскому языку

Туган җирләр әнкәй белән бергә.. (М. Галиевның «Су буеннан әнкәй кайтып килә» шигырен өйрәнү.)...