план-конспект урока по татарскому языку
план-конспект урока (6 класс) по теме

Мифтахова Римма Ильгизовна

Укучыларны яңа материаллар белән таныштыру, белемнәрне гомумилләштерү, системага салу, ныгыту; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру; укучыларда хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon abdulla_alish.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы А.Алиш “Ялкаулык,хурлык, тырышлык – зурлык”

Максат:  укучыларны яңа материаллар белән таныштыру, белемнәрне                    гомумиләштерү,системага салу,ныгыту;бәйләнешле сөйләм телен үстерү,сүзлек байлыгын арттыру;укучыларда хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрестә өйрәнгән тема буенча сорауларга җаваплар тыңланды, темага бәйләнешле кроссворд тикшерелде.Абдулла Алиш иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.Татар халык авыз иҗатыннан мәкальләр кулланылды, аларның мәгънәсен укучылар ачыклады.Бергәләп дәрескә йомгак ясалды.

ҖиҺазлау:  язучының портреты, китаплары, газета – журналларда басылган материаллар, әкиятләргә иллюстрациялләр

1.Оештуры моменты

 – Исәнмесез,укучылар! Әйдәгез бер – беребезгә елмаеп хәерле көн телик. Бүген без дәрестә Абдулла Алиш иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез Һәм дәрестә түбәндәге сорауларга  җавап табарга тырышырбыз.

- Нәрсә ул хезмәт?Хезмәт,хөрмәт,бәхет бердәмлеген сез ничек аңлыйсыз?Бүгенге көндә эшләмичә бәхетле булып буламы?

- Укучылар, Абдулла Алиш кем ул?

- Балалар язучысы.

- Балаларга әсәрләр язу өчен нинди сыйфатларга ия булу кирәк икән?

- Балаларны яратырга.

Абдулла Алиш 1908 елның 15 сентябрендә Спас районы Көек авылында туа. Әтисе игенчелек, умартачылык белән шөгельләнгән.Балаларында да кечкенәдән үк хезмәткә мәхәббәт тәрбияләнгән,эшкә өйрәткән.Әнисе,Газиза апа шигьри күңелле булган, авылда бәетләр чыгаруга осталыгы белән танылган. Бәләкәйдән үк китаплар укырга яраткан, бигрәк тә аңа әкиятләр һәм шигырьләр ошый.

Беренче китабы “Отряд флагы”1931,”Якты күл буе”1933,”Дулкыннар”1934

Абдулла Алишның язучылык таланты әкият жанрында киң ачыла.Аның беренче әкияте “Капкорсак патша” исемле .

Курчак театрында ул “Сер тотмас үрдәк” әсәре буенча эшләнгән әкият – пьеса бүләк итә.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач ул үзе теләп фронтка китә.Чалганышта калып немецлар кулына эләгә.Төрмәдә Муса Җәлил белән очраша.

Авыр әсәрлек шартларында да фашизмга каршы көрәштә катнаша.Тирән лирик кичерешләр белән сугарылган шигырьләр язарга да рухи көч тапкан.1944 елның 25 августында башка җәлилчеләр белән бергә аны да вәхшиләрчә җәзалап үтерәләр.

Казанда Абдулла Алиш исемендәге балалар мәданият йорты,55нче номерлы мәктәп, шәһәрнең бер урамы аның исемен йөртә.Ул туган Көек авылында тырышып эшләүчеләргә ел саен Абдулла Алиш исемендәге бүләк бирелә.

Укучылар,сезнең Абдулла Алишның нинди әкиятләрен укыганыгыз бар?

“Сертотмас үрдәк”,”Нечкәбил”,”Чуар тавык”,”Минем әнием”.

Бүгенге дәрестә  “Ялкаулык - хурлык,тырышлык – зурлык” әкияттән карап китәбез.Иң элек яңа сүзләрне карап китик.

Шөпшә – оса

Оя – гнездо

Балавыз – бал кортлары эшли торган ябышкак маждә

Кәрәз – балавыздан ясылган күзәнәкләр оясы

Күзәнәкләр – кәрәздәге тишекләр

Урманда нинди ярыш үткәрергә уйлаган?

Әсердәге ярышның шартларын аңлатыгыз.Савытлар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Бөҗәкләр бик тырышып эшлиләр.Әмма савытны яхшы итеп ясый алмаганнар.Сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?

Ни өчен шөпшә эшкә соңга калып керешкән?

Бал корты шөпшәне кунакка чакыра.Шул өлешен китиптан табыгыз һәм рольләргә бүлеп укырбыз.

Әйе,укып чыктык.Бал кортның сүзләреннән бергәләп нәтиҗә чыгарыйк инде.

Укучылар,тактага карагыз әле.Рәсемдә ниләр күрәсез?Әлеге рәсемдә сүрәтләнгән хәлләр турында кем үз сүзләре белән сөйләп бирә ала?

Бу рәсемгә нинди исем бирер идегез?

Бал кортының савытны озак ясавының сәбәбе нидә?

Тырыш кеше турында: ул бал корты кебек эшли диләр?Ни өчен?

“Хезмәт тәбе – хөрмәт”тактада язылган мәкальне хор белән укыйбыз.

Укучылар, бу әйтем татар халык иҗатының нинди төренә керә?

Мәкаль.

Мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

Нәрсә ул хезмәт?Мәгънәсен аңлатыгыз әле?

Нәрсә ул хезмәт?Ул төшенчәне ничек аңлыйсыз?

Хезмәт,хөрмәт,бәхет төшенчәләрен бер – берсеннән аерып буламы?

Ни өчен?

Физминутка “Ватык телефон”

Әйдәгез, бүгенге көнгә кайтыйк.Бүген эшсезләр заманы дибез.Кеше талап, кеше байлыгын урлап кеше бәхетле буламы?

Хезмәт турында нинди мәкальләр беләсез?Әйдәгез искә төшереп китик әле.

Ә хәзер тактага карагыз.Бу шакмаклар әченә ниндидер сүзләр язылган.Шуны тапсагыз мәкаль килеп чыгар.

т

ы

р

ы

ш

л

ы

к

з

у

р

л

ы

к

я

л

к

а

у

л

ы

К

Х

у

р

л

ы

к

Ни өчен язучы әкияткә шундый исе кушкан дип уйлыйсыз?

Ә хәзер викторина сорауларын тыңлагыз.

1.Бер әбинең 2 әтәче булган.Аларның – берсе ак,икенчесе кара булган. Әтәчләр күп вакытларын сугышып үткәрәләр икән

                                                  (Чукмар б/н Тукмар)

2. Өченче тапкыр ачык ишектән өйгә бер эт килеп кергән һәм каты итеп өрергә керешкән.

      (Биккуркак б/н Бикбатыр)

3. Кар өстеннән дә,боз өстеннән дә ялан – аяк йөгерә икән.Бер көн буе шулай йөгергән,икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән,өченче көнне инде аксый – аксый әнисе янына килгән.    (Куян кызы)

4. Тычкан балалары идән астыннан тагы чыкканнар,йөгерешеп йөреп, песи паласын котыртканнар.    (Песиләр һәм күселәр)

5. Күрдегезме сүземнең дөреслеген : аерылганнар аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр бүрегә очрадылар, - дигән дә кыңгыравык 3 мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларын болынга җыйган

                 (Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.)

6.Ә аннан соң тагын кызу эш башлана.Күмәк хезмәтчеләр барысы да кәрәзгә ташлана. Кәрәзнең күзәнәкләрен төзәтергә, яшь балаларны тәрбияләп күзәтергә, күзәнәккә төренеп яткан бал кортларын җыештырырга,өй эчен чистар тотарга.    (Нечкәбил)

 7. Ишек ачылды. Аннан әби килеп чыкты, ул көлә иде.Ул мине күтәреп алды.     (Әбиләрдә кунакта)

8. Кинәт Наил юк. Ә, чумган икән.Башын калкытты.Тагы чумды. Кычкыра башлады.    (Алдакчы Наил)

9.  – Фу, яңгыр нигә кирәк булды инде, елгада болай да су күп ич! – диде Таҗи.

 - Кемгә кирәк,кемгә кирәкми! – диде әтисе.Ашлык сукканда, печән җыйганда, безнең кебек балык тотканда яңгыр кирәкми.

                      (Кемгә кирәк, кемгә кирәкми)

10. Сез минем әнине белмисезми?Алайса сезнең өйдә барысы да исән – саулар, берегездә авырмый торгансыздыр.

                                    (Минем әни.)

11. Каз бәбкәсе бик күңелсезләнеп кайтып киткән, ә аккош бәбкәсе велосипедка атланып җилдергән.  

              (Каз белән аккош)

Дәфтәрләрегезне алыгыз. Числоны языгыз.Хезмәт төбе – хөрмәт.

Терләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

Бу мәкальләрне дәфтәрегезгә языгыp

Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Әйтегез әле, бүгенге дәрестән сез үзегезгә ниләр алдыгыз?

 Укучылар, бүген бик тырышып эшләдегез,рәхмәт. Барыгызга да яхшы     билгеләр куям.

 Өй эше язысыз: “Хезмәт төбе – хөрмәт” исемле инша язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект открытого урока по английскому языку в 5 классе. Тема урока: «Would You Like a Cup of Теа?»

План-конспект открытого урока по английскому языку в 5б классе. Урок проведен 21.02.2008 г. по учебнику Климентьва Т., Монк Б., “Happy English” - 5-6 кл. UNIT 9. Учитель - Багдасарян Сусанна Гео...

План-конспект открытого урока по английскому языку в 6 классе. Тема урока: «Talking about the Famous»

План-конспект открытого урока по английскому языку в 6б классе. Урок проведен 5.10.2012 г. по УМК Биболетовой М.З. и др., “Enjoy English” - 5-6 кл. UNIT 5, Section 2. Учитель - Багдасарян Сусанна...

План-конспект открытого урока по английскому языку в 8 классе. Тема урока: «Natural Disasters»

План-конспект открытого урока по английскому языку в 8а классе. Урок проведен 4.10.2010 г. по УМК Биболетовой М.З. и др., “Enjoy English” - 8 кл. UNIT 1, Section 5. Учитель - Багдасарян Сусанна Г...

план-конспект открытого урока сравнение татарских и английских звуков по теме семья в 4 классе

Максат:1.      Татар телендә [һ], [w], [ә], [ң] авазларының әйтелеше үзенчәлекләрен чагыштырырга һәм анализларга өйрәтү.2.      “Гаилә” темасы буенча ...

План-конспект открытого урока по английскому языку по СПОТЛАЙТ в 4а классе Тема урока :"Чаепитие"

Открытый  урок в 4А классе английского языка  по теме:  " Чаепитие"ПЛАН-КОНСПЕКТ  по учебнику :Спотлайт 4 класс....