конспект урока по татарскому языку в 6 классе
план-конспект урока (6 класс) по теме

конспект урока по татарскому языку в 6 классе (татарская группа)

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1. Исем темасы буенча укучылар үзләштергән белем һәм күнекмәләрне  ныгыту, системалаштыру; үз белемнәрен тикшерү һәм бәяләү күнекмәләрен үстерү.

2. Укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру.

3.Балаларда әти-әниләргә, туган илгә, телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, магнитлы такта, презентация, биремле карточкалар,

Дәрес планы:

  1. Оештыру моменты.

Укучыларны сәламләү, уңай психологик халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү.
  1. Текст белән танышу.
  2. Тексттан исемнәрне табу.
  3. Сорауларга җавап бирү.
  4. Уку мәсьләсе кую.
  1. Материалны гомумиләштереп кабатлау.
  1. Исемнең нәрсәне белдерүен ачыклау.
  2. Исемнең сорауларын искә төшерү.
  3. Исемнең төркемчәсен аеру.
  4. Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне ныгыту.
  1. Физкультминут.
  2. Материалны гомумиләштереп кабатлауны дәвам итү.
  1. “Хатаны тап” уены.
  2. Исемнең тартым белән төрләнүен искә төшерү (кроссворд чишү).
  3. Исемнәрнең ясалышы.
  4. Исемнең җөмләдәге функциясе.
  1. Укучыларның белемнәрен тикшерү.
  1. Тестлы биремнәр үтәү.
  2. Белемнәрне бәяләү.
  1. Исемнең моделен төзү.
  2. Өй эше бирү.
  3. Йомгаклау.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

- Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар, укучылар! Бүгенге татар теле дәресе гадәти булмаган шартларда үтә. Безнең сыйныфта кунаклар, әйдәгез аларга елмаю бүләк итик, исәнләшик. Елмаеп башланган эшнең ахыры да күңелле тәмамланыр. Утырыгыз.

- Барыгызда өй эшен эшләп килдегезме? 17 нче сорауга җавап бирергә кирәк иде. Рәхмәт.

                II. Актуальләштерү.     

            1. - Укучылар мин сезнең игътибарыгызга кечкенә текст тәкъдим итәм. Игътибар белән экранга карагыз һәм тыңлагыз.

Әтием-горурлыгым

    Гаиләдә иң зур, баш кеше - әти. Чөнки ул гаиләнең барлык башка кешеләре турында кайгырта, җилдән, яңгырдан саклый, төрле авырлыклар килгәндә аларны яклый. Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли. Ул өйнең терәге, өйнең генә түгел әле, әти кеше Ватанның ныклы таянычы. Әтиегез сезне акыллылыгы, дөньядагы бар нәрсәне белүе белән сөендерә.

  1. Тексттан исемнәрне табу.
  1. Беренче һәм икенче җөмләдән берничә исемне табыгыз эле.
  2. ... (гаилә, кеше, әти, җил, яңгыр)
  3. Ни өчен мин сезгә исемнәрне табарга куштым соң?
  4. ...(чөнки исем темасын кабатлыйбыз)
  5. Шулай булгач,  бүген исемнәрне нишләтербез?
  6. ...(гомуиләштереп кабатларбыз)
  7. Әйе, балалар, бүген без сезнең белән исемнәрне гомумиләштереп кабатларбыз. Дәфтәрләрегезне ачыгыз һәм теманы язып куегыз.
  8. Ә нинди максат куярбыз?
  9. ... (Исем турында алган белемнәребезне ныгытырга)

 III. Материалны гомумиләштереп кабатлау.

  1. Исемнең нәрсәне белдерүен ачыклау.

а) текст өстендә эш;

Текстка кире кайтып,  исем нәрсәне белдерүен искә төшерик әле.(слайд)

предмет

затны

өйнең

яңгырдан

әтием

          кеше

НӘТИҖӘ: Шулай итеп, исемнәр предметны, затны белдерә икән.

    2.  Исем нинди сорауларга җавап бирә?

- Кем? Нәрсә?

- Шуны онытмагыз, татар телендә кешегә генә кем? дигән сорау куябыз , ә рус телендә барлык җанлы предметларга кем? соравы куела.

   3. Түбәндә бирелгән мисалдан исемнәрне табыгыз.

- Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор,

Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр.  (Г.Тукай)

- Нинди исемнәр таптыгыз?

- ... (Акбай һәм аяк)

- Акбай нинди исем?

- ... (Ялгызлык исеме).

- Тагын нинди исемнәр бар?

- ... (Аяк – уртаклык исем)

Нәтиҗә: Шулай итеп, исемнәр ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә бүленәләр икән, ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла.

    4. Беренче төркемдәге сүзләр белән икенче төркем сүзләре бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? (сүзләр бирәм.)

1. Агач, урам, төн, бала, дәрес, чирәм, таң,  уенчык.

2. Агачлар, урамнар, төннәр, балалар, дәресләр, чирәмнәр, таңнар, уенчыклар

-…

- Ни өчен кайбер сүзләргә  -нар,  -нәр, кайберләренә  – лар, – ләр кушымчалары өстәлгән?

- ...(Чөнки урам, төн, чирәм, таң сүзләре борын авазларына беткән, аларга –нар, -нәр ялгана, ә калган барлык очракта да –лар, -ләр кушымчасы ялгана).

Нәтиҗә: Шулай итеп, исемнәр берлек һәм күплек санда киләләр икән.

IV.Физкультминут.

- Алга таба эшне дәвам иткәнче, бераз ял итеп алыйк әле. Ягез, кем бүген дәрестә инструктор ролен башкарыр.

Хәзер бераз ял итик

Тәнебезгә көч кертик

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк,

Уңга таба күз салыйк,

Сулга таба күз салыйк.

Муенннарны боргалыйк,

Ишкәкләрне нык ишик

Беләкләрне ныгытыйк,

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк.

Бер чүгәлик, бер торыйк,

Кул тегермәне ясыйк

Тиз армаска тырышыйк

Арганнарга булышыйк

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Тәнгә сихәт, җанга – рәхәт

Хәрәкәттә мең рәхмәт!

V. Материалны гомумиләштереп кабатлауны дәвам итү.

1. “Хатаны тап” уены. Без бу биремнәрне  төркемнәрдә эшләрбез.

- 1нче төркем әти сүзенең дөреслеген тикшерегез.

Б.к. әтигә

И.к. әтине

Ю.к. әтинең

Т.к. әти

Ч. к. әтидә

Ур. в. к. Әтидән

- 2 нче төркем әни сүзенең дөреслеген тикшерегез.

Б.к. әнигә

И.к. әнине

Ю.к. әнинең

Т.к. әни

Ч. к. әнидә

Ур. в. к. әнидән

Рәхмәт,  балалар,  булдырдыгыз. Димәк,  татар телендә барлыгы ничә килеш бар?

  1. 6 (хор белән кабатлыйбыз.)

Нәтиҗә: Шулай итеп, татар телендә рус телендәге кебек үк 6 килеш бар, димәк, исемнәр килеш белән дә төрләнәләр икән.

5. Исемнәрнең тартым белән төрләнүен искә төшерү. (Кроссворд чишү.)

 -Исем тагын нәрсә белән төрләнә соң? Моны белү өчен без кроссворд чишеп карарбыз. Урамда, бакчаларда көз хөкемлек итә. Сездә әти-әниләрегез белән бергәләп бакчаларыгыздан тәмле яшелчәләр җыйгансыздыр. Шуларның исемнәрен әйтеп китик эле.

1. Йөз кат кием, барысы да төймәсез.(кәбестә)

2. Ормый сукмый,

    Үзе кешене елата.(суган)

3. Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә.(кишер)

4. Шалкан кебек йомры,

    Алма кебек кызыл, сарымсак кебек әче.(төчеторма)

5. Ашка салсаң, тәм кертә,

    Борынга салсаң, төчкертә.(борыч)

6. Утырабыз урманда

    Ап-ак эшләпә киеп.

    Киптерә дә, кыздыра да

    Кешеләр безне җыеп.(гөмбә)

6. Исемнәрнең ясалышы.

- Экранда бирелгән  сүзләр ясалышы ягыннан ниндиләр?

Әни өйдә булганда, һәрвакыт рәхәт.

Ана - тормышның бөек юлдашы.

Дәү әниләр сүзенә колак салырга кирәк.

Аның  әтисенең исеме – Иргали.

Укытучы иртәгә әти-әниләрне җыелышка чакырды.

- тамыр, ясалма, тезмә, кушма, парлы исемнәрне таптык.

Ә нинди төренә мисал китерелмәгән?

- кыскартылма.

Нәтиҗә:  Шулай итеп, ясалышы ягыннан исемнәр 6 төрле булалар икән. (слайд)

7. Дәреслек белән эш.

 - 23 нче күнегү,17 нче бит, исемнәрне  ясалышлары ягыннан төркемнәргә бүлеп языгыз.

8. Исемнең җөмләдәге функциясе.

Җөмләләрне укып чыгыгыз һәм күчереп языгыз. Җөмләдәге исемнәрне табып кайсы җөмлә кисәге икәнен билгеләгез.

Тал буенда үскән камышлар да

Бер-беренә серен сөйләми.

Тишелгәндер, ахыры, күкнең төбе,

Сибәли дә, яңгыр сибәли.                   (“Көзге моңсулык”    М. Максиев.)

Гомерлеккә килмәгәнбез,

Без бу җирдә кунак кына.                                                   (М.Максиев.)   Нәтиҗә: Шулай итеп, исемнәр барлык җөмлә кисәге дә булып килә ала икән.

VI.  Белемнәрне тикшерү.

1. Тестлы биремнәр үтәү;

2. Белемнәрне бәяләү.

VII. Исемнең моделен төзү.

 -Әйдәгез, балалар, үткәннәргә нигезләнеп, дәреснең моделен төзеп карыйк әле.

Исемнең моделен төзү

исем

Ялгызлык

уртаклык

белдерә

сораулары

төрләнеше

ясалышы

функциясе

предмет

предмет-

сыз  төшенчә

затны

кем?

нәрсә?

килеш

сан

тартым

тамыр

ясалма

кушма

парлы

тезмә

кыскартылма

ия

хәбәр

аергыч

тәмамлык

хәл

VIII. Өй эше:

  1. Модель буенча  исем темасын сөйли белергә.
  2. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен кулланып,  “Минем гаилә” темасына инша язып килергә.

     3. Рефлексия

  1. Дәрестә нинди тема үтелде?
  2. Максатыбызга ирештекме?
  3. Ничек ирештек?
  4. Киләсе дәрестә нишләрбез?  (контроль бирем – тест эшләрбез)

(25 нче  ноябрьдә әниләр көне, ә 6 нчы декабрь- әтиләр көне уңаеннан әңгәмә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

план-конспект урока по татарскому языку

Урок обобщение по теме рассказа "Сабантуйда"...

план-конспект урока по татарскому языку

Укучыларны яңа материаллар белән таныштыру, белемнәрне гомумилләштерү, системага салу, ныгыту; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру; укучыларда хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү....

Конспект урока по татарскому языку на тему «Күңелле җәй, ямьле җәй»

Р.З.Хәйдәрова  дәреслеге бунча үткәрелнән дәреснең конспекты. Дәрес  З нче сыйныф өчен төзелде.Дәрес тибы: лексик күнекмәләрне формалаштыру(ЛКФ)...

Конспект урока по татарскому языку "Мин гаилэмне яратам"

Иң бай кеше кем дисезме?Ул кеше мин – белегез!Мактана дип уйламагыз –килегез дә күрегез.Әнием дә, әтием дә –байлыгы безнең өйнең.Нинди генә хәлләрдә дәтабалар безнең көйне.Әбием дә, бабаем да –икесе д...

План-конспект урока по татарскому языку "Республика Татарстан"

Урок построен в форме путешествия по Республике Татарстан...

Конспект урока по татарскому языку в 5 классе на тему "Имя существительное"

Конспект обобщающего урока в 5 классе на тему "Имя существительное" .  В косаекты разные задания на повторение и закрепление пройденного материала об имени существительном....

конспект урока на татарском языке 5 класс Уравнения.

конспект урока на татарском языке 5 класс  Уравнения....