план-конспект урока по татарскому языку
план-конспект урока (6 класс) по теме

Мифтахова Римма Ильгизовна

Урок обобщение по теме рассказа "Сабантуйда"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon otkrytyy_urok_sabantuy.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Сабантуйда” хикәясен өйрәнүне йомгаклау

Максат:

1. Өйрәнелгән сүзләрне, сүзтезмәләрне кабатлау, аларны куллану күнекмәләрен  үстерү, сабантуй турында өйрәнелгән материалны йомгаклап кабатлау, үзләштерүне барлау, “Сабантуйда” хикәясен аңлауны барлау,  сорау бирә белү һәм тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү.

2. Укучыларның диалогик, монологик, сөйләш телен, язу күнекмәләрен үстерү, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү.

3. Татар халкының гореф – гадәтләренә кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү, шул гадәтләр аша итәгатьлелек, бер – береңне хөрмәт итү кебек сыйфатлар тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксынуны үстерү.

Дәреснең план – конспекты

1.Оештуры

 Исенләшү

  1. Исәнмесез, балалар!

Шигырь әйтү

  1. Сез дәрестә тырышып эшләргә әзерме?

(Әйе, әзер)

  1. Татарча белү сезгә кирәкме?

(Әйе, кирәк)

  1. Ни өчен?

(Татарча да яхшы бел,

 Русча да яхшы бел –

 Икесе дә безнең өчен

 Иң кирәкле затлы тел!)

Кизү белән сөйләшү

  1. Утырыгыз. Болай күңелле эшләсәгез, биктә шәп булыр. Бүген кайсыгыз кизү?

          (Бүген мин кизү.)

  1. Бүген ничәсе, атнаның кайсы көне?

(Бүген 14нче май,сишәмбе.)

  1. Сыйныфта барысы да бармы?

(Әйе сыйныфта барысы да бар.)

 

2.Актуальләштерү

В.Галимов музыкасы

Р.Усманова сүзләре  “Сабантуйда” җырның 1нче куплеты тыңлана.

  1.  Балалар, бу нинди җыр – күңеллеме, күңелсезме?

(Бу күңелле җыр)

  1. Ул нәрсә турында?

(Ул Сабантуй турында)

  1. Җыр Сабантуй турында булгач, нәрсә турында сөйләшербез икән,уйлап карагыз әле?

(Без Сабантуй турында сөйләшербез)

Дәрес максаты белән таныштыру.

  1. Дөрес эйтәсез, без Сабантуй турында сөйләшүне бүген дә давам итәбез һәм “Сабантуйда” хикәясен өйрәнүне йомгаклыйбыз.

3. Дәрес материалы буенча эш.

Сабантуй турында өйрәнгәннәрне кабатлап, ныгытып китү.

  1. Диалогик сөйләм  үстерү (укытучы – укучы)

  1. Балалар, нәрсә соң ул Сабантуй?

(Сабантуй – бәйрәм)

  1. Нинди бәйрәм?

(Ул – татар халкының милли бәйрәме)

  1. Милли бәйрәмнәр күп бит алар, бу бәйрәм кайчан үткәрелә?

(Ул җәй башында,язгы кыр эшләре беткәч үткәрелә)

  1. Ә кайда үткәрелә?

(Сабантуй табигатьнең иң матур җирендә үткәрелә)

  1. Сабан туенда уеннар уйналамы?

(Әйе,уйнала)

  1. Нинди уеннар уйнала?

(Көрәш,капчык белән көрәш,капчык киеп йөгерү,чүлмәк вату)

 

  1. Диалогик сөйләш үстерү,парлы эш (укучы – укучы;укучы – укучылар)

Сез минем сорауларга яхшы җавап бирдегез. Ә хәзәр парлап эшләп алыйк, сез дә бер – берегезгә сабантуй турында сораулар биреп сөйләшегез (Балалар урыннарында үзара сөйләшәләр )

  1. Кайсыгыз безгә үзенең сөйләшүен тәкъдим итә ала? (1 пар диалогын урыннырында сөйли)

 

(    -   Сәләм,х...!

  1. Сәләм,у..!
  2. Х, иртәгә сабантуй диләр. Нәрсә ул Сабантуй?
  3. Сабантуй – ул татар халкының милли бәйрәме.
  4. Ул кайда була?
  5. Ул тибигатьнең иң матур җирендә: я урман, я су буенда була.
  6. Ул кайчан үткәрелә?
  7. Ул ел саен,җәй башында,язгы кыр эшләре беткәч үткәрелә.
  8. Алай икән. Күңеллеме бу бәйрәм?
  9. Әйе, ул бик күңелле. Менә иртәгә бергә барырбыз,күрерсең)

  1. Рәхмәт,малайлар .Балалар , х белән у , иртәгә кая барырга җыендылар?

(Сабантуйга)

  1. Әйдәгез, без дә алар белән барабыз дип хис итек. Без дә х кебек, сабантуй турында бернәрсә белмибез һәм безнең белән барган апага бик күп сораулар бирәбез бу бәйрәм турында. Кем апа булырга тели?
  2. Рәхим ит х, такта янына чык.  (1 укучы такта янына чыга, калганнары аңа сораулар бирә: Нәрсә ул Сабантуй? Нинди ул бәйрәм? Ул кайда үткәрелә? Бу инди ярыш? Сабантуй нигә үткәрелә?

  1. Монологик сөйләм үстерү

  1. Бик матур, кызыклы сораулар бирдегез. Х,син дә молодец. Без бик күп әйберләрне искә төшердек. Хәзер инде сабантуй турында хикәя сөйли ,алырсыздыр. Кем безгә сабантуй турында сөйли ала?(1-2 кеше сөйли)
  2. Яхшы, Ленаны да тыңлап китик – ул бу хикәяне сөйләргә өйдә үк әзерләнеп килде.
  3. Рәхмәт,Лена.Балалар сез беләсез бит Сабантуй турында шигырьләр дә бик күп. Алеша безгә Сабантуй турында бер шигырь әзерләп килде.
  4. Сабан туе – хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе,

Уйнап,биеп,җырлап, көлеп

Бәйрәм итик көн буе

Шау гөр килә киң далалар

Кырлар һәм су буйлары,

Нинди рәхәт,нинди матур,

Ямьле Сабантуйлары

  1. Рәхмәт, Алеша!Шигырьләр бик күп, дип әйткән идек инде.Хәзер сезнең игътибарга тагын берничә шигырь.

Уен уйнау –  ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү

  1. Сезнең иптәшләрегез шигырьләр ятлаган, алар аны сөйли, ә сез бу шигырьгә туры килгән рәсемне күрсәтәсез һәм уен исемен атыйсыз.

Билләреннән тотышып,

Көрәшәләр икесе,

Дүрт аякланып бер кеше

Мүкәлләп йөргән төсле

                         (Көрәш)

Шунда бер җирдә тагын

Стан куйганнар кагып,

Шул станга ике абый

Утырганнар атланып

Кулга тотканнар асып

Салам тутырган капчык,

Капчык белән чиратлашып

Бәрешәләр “шап”та “шоп”

                    (Капчык белән көрәшү)

-Атлар киләләр!

-Кем аты алда?

-Ефәк тасмасы

Җилферди ялда...

              (Ат чабышы)

Сабантуйда хикәясен өйрәнүне йомгаклау

Өй эшен тикшерү.

  1. Карагыз,бик тиз җавап бирдегез.Ә тагы ннди уннар бар әле?(Чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү)
  2. Ә сабантуйда хикәясендәге Булат исемле малай нинди уенда катнаша?(Ул колгага менә)
  3. Ничек була соң бу.Әйдәгез, хикәяне сәнгатъле итеп укып китик, сез өйдә әзерләнеп килергә тиеш идегез. Хикәя дәреслекнең 173нче биттә. Кем укырга тели? (Хикәяне  1ничә бала абзацлап укый)

Хикәя эчтәлеге буенча телдән күнегү эшләү.

  1. Бик матур укыра өйрәнеп килгәнсез,инде аның буенча күнегүләр эшләргә дә була.174нче биттәге 1нче күнегү.Биремне кем укый?(Җөмләләрне хикәянең эчтәләге буенча урнаштыр).Мин кычкырып укыйм,сез үзегез әчтән гына укып чыгыгыз.
  2. Кайсы җөмлә беренче булыр?(2нче,3нче..)
  3. Әйдәгез,берегез җөмләләрне дөрес тәтиптә укып чыгыгыз.

Язмача эшләү – дөрес язу күнекмәләрен үстерү

  1. Хәзер дәфтәрләрдә эшләп алыйк.Дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны һәм атна көнен языгыз.2нче күнегү 175нче бит.Биремне кем укый?(Раслауларның кайсысы дөрес.Дөрес вариантны дәфтәрегезгә языгыз).Бирем аңлашыла .Кайсыгыз тактага чыга?

(1нче укучы тактада,калганнары дәфтәрдә эшли)

  1. Әйдәгез тикшерик.(Дөрес вариантларны хор белән укып чыгабыз.)

Йомгаклау.

1.Нәтиҗә ясау

- Бүген без нинди хикәя буенча эшләдек?(“Сабантуйда” хикәясе буенча)

- Әйе, без бик күп күнегүләр эшләдек.Берәрегез хикәяне кыска гына итеп сөйли аламы?Кем сөйләп карарга тели?

2.Өй эше бирү:

Менә рәхмәт.Болай сөйли белгәч,булдырасыз инде.Ә өйдә яхшылап сөйләргә әзерләнәсез.Димәк,өй эше:хикәянең эчтәлеген сөйләргә.

3.Билгеләр әйтү

4.Хушлану

-Бик зур рәхмәт сезгә,балалар.Дәрес тәмам.Саубулыгыз.      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект открытого урока по английскому языку в 5 классе. Тема урока: «Would You Like a Cup of Теа?»

План-конспект открытого урока по английскому языку в 5б классе. Урок проведен 21.02.2008 г. по учебнику Климентьва Т., Монк Б., “Happy English” - 5-6 кл. UNIT 9. Учитель - Багдасарян Сусанна Гео...

План-конспект открытого урока по английскому языку в 6 классе. Тема урока: «Talking about the Famous»

План-конспект открытого урока по английскому языку в 6б классе. Урок проведен 5.10.2012 г. по УМК Биболетовой М.З. и др., “Enjoy English” - 5-6 кл. UNIT 5, Section 2. Учитель - Багдасарян Сусанна...

План-конспект открытого урока по английскому языку в 8 классе. Тема урока: «Natural Disasters»

План-конспект открытого урока по английскому языку в 8а классе. Урок проведен 4.10.2010 г. по УМК Биболетовой М.З. и др., “Enjoy English” - 8 кл. UNIT 1, Section 5. Учитель - Багдасарян Сусанна Г...

план-конспект открытого урока сравнение татарских и английских звуков по теме семья в 4 классе

Максат:1.      Татар телендә [һ], [w], [ә], [ң] авазларының әйтелеше үзенчәлекләрен чагыштырырга һәм анализларга өйрәтү.2.      “Гаилә” темасы буенча ...

План-конспект открытого урока по английскому языку по СПОТЛАЙТ в 4а классе Тема урока :"Чаепитие"

Открытый  урок в 4А классе английского языка  по теме:  " Чаепитие"ПЛАН-КОНСПЕКТ  по учебнику :Спотлайт 4 класс....