Пресс- конференция "Физика һәм медицина"
материал по физике по теме

Бу пресс конференцияне физик күренешләр һәм закончалыкларның медицина өлкәсендә кулланылышына багышлыйбыз һәм сөйләшүне башлыйбыз.

Скачать:


Предварительный просмотр:

П Р Е С С  -  К О Н Ф Е Р Е Н Ц И Я

«ФИЗИКА   ҺӘМ   МЕДИЦИНА»

АЛЫП БАРУЧЫ: Бу пресс конференцияне физик күренешләр һәм закончалыкларның медицина өлкәсендә кулланылышына багышлыйбыз һәм сөйләшүне башлыйбыз.

1тавыш: Кеше үзе дә белми торган авыруны башлангыч чорында ук билгеләүдә физика ничек булыша?

Медик: Бик күп очраларда эчке органнар авырганда бу органнарның температурасы күтәрелә , мәсәлән, гепатит вакытында бавыр температурасы 0,8 –20 Ска арта. Баш миенә кан сауган очракта температура төшә , шуның өчен кешенең тән температурасының төрле урыннарда ничек булуын ачыкларга кирәк.

Физик: Тәннең аерым өлешләренең температурасын дистанцион юл белән үлчәү методы да бар. Кеше ул җылылык нурланышы бирүче чыганак, ягъни иң зур дулкын озынлыгы 10 мкм булган инфракызыл дулкын таратучы . Һәм шушыңа нигезләнеп эшләүче прибор кешенең тән температурасын  күрсәтүче “җылылык картасы” төзи һәм врачлар бу картаны эталон белән чагыштырып организмдагы югары температуралы авыру өлкәне билгелиләр.

Медик: Безнең галимнәр дөньяда иң беренче буларак 1983 елда баш миенең җылылык эшен өйрәнә торган прибор эшләделәр , ул йөздән бер градуска кадәр төгәллектә эшли.

2тавыш: Һәр вакытта да бу метод барлык авыруларны да билгеләргә ярдәм итәме соң?

Физик: “Җылылык картасы” бары тик калынлыгы 100мкм булган тире өлкәсе турында гына мәгълумәт бирә. Хәзерге вакытта эчке органнарның  нурланышы  методы кулланыла , бу “карта” 5-6 см эчкә үтеп төрле эчке органнарның  ялкынсынуын, яки төрле шешләрнең  урынын һәм зурлыгын билгели.

3тавыш: Организмдагы үзгәрешләрне билгели ала торган тагын нинди методлар бар?

Врач: Клиникаларда ультратавыш ярдәмендә (УЗИ-ультразвуковое исследование) йөрәк, бөер, бавыр  авыруларын билгелиләр, ташларны һәм шешләрне күрәләр. Бу метод башкаларга караганда уңышлы, чөнки ул авыруны башлангыч стадияләрдә үк билгеләргә мөмкинлек бирәләр.Мәсәлән , рентген ярдәмендә шешне сәламәт тукымадан тыгызлыгы 1,5-2 тапкыр арткач кына билгели һәм бу вакытта аны дәвалап булмый, ә ультратавыш ярдәмендә шешнең төзелешенә кадәр ачыкларга мөмкин.

Физик: Физик яктан караганда бу метод ике төрле; УЗ –локация һәм  УЗ- просвечивание (яктырыш) . УЗ- локация  ультратавыш  импульсларын регистрацияләп организмдагы үзгәрәшләрнең тирәнлеген, размерларын билгели. УЗ – яктырыш организмдагы тукымаларның   нурланышны йотуына нигезләнә, бу вакытта өйрәнелүче органга ультратавыш дулкын җибәрелә һәм органнан үтеп чыкканнан соң бу дулкынның интенсивлыгы үлчәнә, һәм дулкын интенсивлыгының үзгәрүенә карап өйрәнелүче органдагы үзгәрешләрне билгелиләр.

4тавыш: Ультратавышны тагын нинди максатларда файдаланалар?

Медик: Ультратавыш авыруларны дәвалау йчен дә кулланыла. Ультратавыш ярдәмендә хирургиядә операцияләр ясыйлар, бигрәк тә үпкәгә, бронхларга һәм күзләргә. Ультратавыш ярдәмендә хирургия инструментларын стерильләштерәләр, чөнки ул бактерияләрне үтерә.

5тавыш: Ни өчен бер очракта ультратавыш хирургиядә скальпель ролен уйный,ә икенче очракта бактерияләргә каршы көрәшүче була.

Физик: Төрле максатлар өчен төрле егәрлектәге нурланышлар файдаланыла.

6тавыш: Авыруны билгеләүдә рентген куллану нәрсәгә нигезләнгән?

Физик: Бунурланышны организм төрлечә йота, тыгызлыгы зуррак булган органнар, мәсәлән сөяк , бу нурланышны йомшак органнарга караганда ныграк йота. Шуңа күрә дә рентген сүрәтендә караңгылык төрлечә килеп чыга.

7тавыш: Тыгызлыгы зур булмаган органнардагы үзгәрешләрне рентген ярдәмендә билгеләп буламы?

Медик: Әйе. Болар эчәклекләр һәм ашказаны, ләкин башта бу органнарны рентген нурланышын йотучы матдә белән тутыралар.

8тавыш: Ренгент нурланышы авыруны дәвалау өчен файдаланыламы?

Медик: Әйе, бу метод “рентгенотерапия”дип атала. Рентген нурланышы ялган шеш авыруы белән көрәшү өчен файдаланыла.

9тавыш: Авыруны ачыклау өчен  тагын нинди нурланышлар файдаланыла.

Физик: Медиклар эчке органнарны  өйрәнү өчен радиозотоплар методыннан файдаланалар. Бу метод организмга аз күләмдә   α     һәм   β     нурланыш таратучы радиоактив изотоплар  (йод, фосфор, технеций) кертүгә нигезләнгән.  Алар организм буенча хәрәкәт итеп сигнал биреп баралар, бу сигналлар  Гейгер счетчигы тарафыннан тотыла.

Медик: Бу метод аерым органнарда химик элеменларның утыруына да нигезләнгән. Мәсәлән ашказанында йод, сөяктә-фосфор һәм калций ,

бавырда-кайбер буягычлар утыра.  Һәм бу утырымнар нормадан авышканда төрле авырулар килеп чыга. Мәсәлән: йод утырымы артса базед авыруы килеп чыга. Мәсәлән организмга радиоактив йод керткәч , аның атомнары сигнал бирә башлый,  әгәр  щитовидная железа нормаль булса   - сигнал билгеле ешлыкта була , артса яки кимесә сигналның  интенсивлыгы да үзгәрә.                                                                          Йөрәк –кан  тамырлары авыруларын ачыклаганда канга радиоактив натрий изотобы кертәләр.

10 тавыш: Без бүген ульатавыш һәм рантгенография ярдәмендә яман шеш авыруын ачыклау мөмкинлеге турында ишеттек, ә бу максаттан радиоактив изотоплар файдаланыламы?

Медик: Әйе, бигрәк тә  щитовидная  железа дагы , баш миендәге һәм бавырдагы яман шешләрне билгеләгәндә.

11тавыш: Мин йөрәк авыруларын билгеләү өчен  нинди физик күренешләр  файдаланылуын белергә телим.

Физик: Механика курсыннан сезгә    реактив хәрәкәт турында билгеле булырга тиеш. Бу хәрәкәт импульс саклану законына нигезләнгән,  ягъни изоляцияләнгән система тәшкил итүче ике җисемнең берсенең хәрәкәте икенче җисемнең капма-каршы юнәлештәге хәрәкәтен  китереп чыгара. Мәсәлән, йөрәкнең сул ягы кысылганда йөрәк аортага кан чыгара һәм тән аякка таба юнәлгән импулсь ала һәм кешене җиңел хәрәкәт итүче платформага яткырсаң  бу импулсь хәрәкәтен прибор ярдәмендә билгеләп була, аны  баллистокардиограмма дип йөртәләр, һәм аның ярдәмендә йөрәк эшчәнлегенә  бәя  биреп  була.

12 тавыш: Нәрсә ул электрокардиография  һәм аның белән бәйләнеше нәрсәдә?

Медик: Электрокардиография ул йөрәк ңшчәнлеген йөрәнү методы.

13 тавыш: Башка органнарныда шушы ысул белән йөрәнеп буламы?

Медик: Электрокардиография белән беррәттән баш миен тикшерү өчен электроэнцеофалография, мускулларны тикшерү өчен электроилография кулланыла.

13 тавыш: Электротерапия  һәм аның юнәлешләре турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Медик: Электротерапия  ул медицинаның зур өлкәсе. Ул электр тогын , электрһәм магнит кырларын дәвалау максатларында куллануга нигезләнгән. Хәзерге чор электротерапиясе күп төрле : ул даими токка, югары ешлыклы алмаш токларга нигезләнгән.                                         Даими электр тогы ярдәмендә организмга дәвалау өчен дарулар кертергә мөмкин, бу процедура электрофорез дип атала.

Физик: Медицинада организмга югары ешлыклы алмаш ток белән тәэсир итүнең өч методы бар: диатермия, дарсонвализация, индукотермия.   Диатермия дип ешлыгы 1м       булган 1-1,5   А    ток узганда организм тукымаларының  җылыну күренешенә әйтәләр. Бу метод белән буын авыруларын , периферик нерв системасы авыруларын, еш кына эчке органнар авыруларын дәвалыйлар.                                  Дарсонвализация – ул югары көчәнешле , ток зурлыгы аз, ешлыгы бик зур булган импулсьлы ток белән дәвалау. Бу методны беренче тапкыр  1891 елда француз галиме  Ж.А.Д. Арсонвал тәкъдим иткән, медицинага ул 20 нче гасыр башында килеп кергән.  Бу метод белән  неврозны , өшегән урыннарны дәвалыйлар.                                                    Индуктотермия  - организмга зур ешлыклы магнит кыры  (10-15Мгц     ) белән тәэсир итү. Алмаш электр тогы тукымаларда өермә электр кыры тудыра, аның энергиясе җылылыкка әйләнә. Бу метод белән пневманияны, сынуларны дәвалыйлар.

14 тавыш: Мин бер авыруның буыннар авыртудан гальванизация  процедурасы алуы турында ишеттем,  шушы төр дәвалау ысулы турында сөйли алмассызмы?

Физик: Әйе, андый ысул бар. Ул зур көчәнешле һәм  зур кыйммәткә ия булмаган даими токка нигезләнгән. Бу метод белән буыннардагы авыруларны, радикулитны дәвалыйлар.

15 тавыш: Организмның  үзендә барлыкка килгән электр токлары дәвалау максатыннан файдаланыламы?

Медик: Бу доктор Илизаровның сынган сөякләрне дәвалау аппаратында файдаланыла.   Бу метод сөякләрнең деформациясе электр кыры барлыкка килүгә нигезләнгән.  Сөяк сузылганда өслек уңай корыла, ә инде кысылганда өслек тискәре корыла.  Клиник күзәтүләр, махсус аппаратлар ярдәмендә өзлексез деформацияләр булдыру нәтиҗәсендә сөяк тукымалары үз урыннарын алалар.

16тавыш: Эчке органнарны визуальысул белән тикшерү нинди күренешләргә нигезләнгән?

Физик:  Тын юлларын, трахеяларны, бронхларны, ашказанын өйрәнү өчен эндоскоплардан файдаланалар. Аларда берничә меңгә якын юка гына көзгеләр  файдаланыла. Бу кабель буйлап яктылык таралу, тулы кайтарылуга нигезләнеп башкарыла һәм информация ачык, дөрес була. Бу прибор кан агуны туктатырга, кирәкле даруларны организмга кертү өчен файдаланыла.

  1. тавыш: Хәзерге медицинада тагын нинди яңа физик инструментлар файдаланыла?

Медик: Хәзерге вакытта лазерлар киң кулланыла, бигрәк тә күз хирургиясендә. Бу метод белән күзнең арты стенасыннанкупкан сетчаткыны кире беркетеп куялар.                                                           Лазер  ярдәмендә шулай ук ашказаны гастритларын  һәм язвасын дәвалыйлар, яман шеш авыруларын дәвалау өчен дә файдаланалар.

Алып баручы: Балалар , без бүген физик методларның медицинада куллануына киң тукталдык, һәм моның файдасы күп булды дигән чыгарам. Бүген конференцияне уздыручыларга рәхмәт әйтәсе килә.                            


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элективный курс "Домашняя медицина"

Программа этого элективного курса рассчитана на 34 часа и предназначена для учащихся 9-х классов. Программа реализуется во внеурочное время. Данный курс, развивая содержание базисного уровня, углубляе...

Ультразвук и его применение в медицине

Современная медицина немыслима без ультразвуковых диагностических аппаратов. Ультразвук лежит в основе принципиально новых методик в хирургии и особенно микрохирургии. Физиотерапевтическая ультразвуко...

МЕДИЦИНА НА УРОКАХ АНАТОМИИ

Пособие содержит программу предпрофильного курса  «Я бы доктором пошёл, пусть меня научат» для изучения в 9-х классах. Курс направлен на расширение знаний по разделу «Человек и его здоровье». Поз...

Программа предпрофильного курса "Превентивная медицина"

Я бы доктором пошёл, пусть меня научат...

Профессии в медицине

Данный материал знакомит учащихся с миром профессий в медицине....

Открытое занятие с элементами проектной деятельности «Пресс-релиз как форма работы школьного пресс-центра».

Открытое занятие в рамках работы экспериментальной площадки "Отработка модели сетевого взаимодействия с целью передачи лучших образовательных практик для повышения эффективности деятельности обра...