8 нче сыйныф укучылары өчен физик кичә "Чәй табыны янында"
методическая разработка по физике (8 класс) по теме

Ахатова Сария Харисовна

"Җылылык күренешләре" дигән теманы йомгаклау кичэсе.

Максаты:

}       ”Җылылык күренешләре” дигән теманы кабатлау һәм ныгыту;

}       Чәй эчкәндә физика фәненең әдәбият, сәнгать һәм тарих фәннәре белән дә бәйле булуын укучыларга җиткерү;

}       Укучыларда физика фәненә кызыксыну үстерү;

}       Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен күрсәтү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chy_tabyny_yanynda-fizik_kiche.doc279 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы

Мамадыш муниципаль районы

Түбән Сон урта гомуми белем мәктәбе

8 нче сыйныф өчен

ФИЗИК КИЧӘ  


Чәй табыны артында

                            Ахатова С.Х. - беренче категорияле      

                                              физика укытучысы. 

2014 ел

     Максаты:

  • ”Җылылык күренешләре” дигән теманы кабатлау һәм ныгыту;
  • Чәй эчкәндә физика фәненең әдәбият, сәнгать һәм тарих фәннәре белән дә бәйле булуын укучыларга җиткерү;
  • Укучыларда физика фәненә кызыксыну үстерү;
  • Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен күрсәтү.

1.Тарихка күз салсак...

Алып баручы:  

  1638 елда  Алтын-ханнан патша ярдәмчесе, Рус патшасына күчтәнәч итеп, чәй алып кайта. Патша күчтәнәчкә бик сөенә,  бу күчтәнәч өчен 100 соболь тиресе бирә, ләкин чәйне эчәргә курка. Берзаман бик каты авырып киткәч, ул чәй эчеп, аның шифасын күрә. Шул вакыттан Россиядә чәй эчә  һәм, чәйне кайнату өчен, самоварлар җитештерә башлыйлар. Иң беренче самовар Тула шәһәрендәге фабрикада  ясала. 19 нчы гасырда Тулада 50 гә якын фабрика самоварлар җитештерә. Аларнын бәяләре 235 сумга кадәр (10 сыер бәясе) торган. Массалары 125 граммнан – 250 литрга кадәр булган самоварлар ясаганнар.

2.Чәйнең әһәмияте!

   Алып баручы:

   Чәй...Татарстанда олылар да, балалар да ярата торган бу традицион, гадәтләнелгән эчемлекне белмәүче кешене табып булмастыр, мөгаен. Елның теләсә кайсы фасылында куырып ала торган ачы суык булсынмы, яисә түзеп тора алмаслык эссеме бездә күңелне күтәреп җибәрүче һәм җанны иркенәйтүче, арыганлыкны бетерүче һәм зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы һәм тәнне сафландыручы хуш ис бөркеп торган бер чынаяк чәйдән башка һич тә мөмкин түгел.
Эчсәң чәй - җанда җәй, - диелә татар мәкалендә.
 Милли эчемлеккә һәм кунакчыллык символына әверелеп, чәй менә инде күпме гасырлар дәвамында Татарстан халыкларын куандырып килә. Ул гадәти көннәрдә дә, бәйрәмнәрдә дә гаилә өстәлендәге кадерле кунак, сәфәр чыкканда кешеләрнең аерылмас юлдашы һәм иң гаҗәбе беркайчан да туйдырмый, гайрәтне чигерми торган эчемлек!
Халыклар кулланган бер генә эчемлек тә әдәбиятта һәм сәнгатьтә чәй кебек макталмагандыр, мөгаен. Ул татар халык иҗатының күп кенә жанрларында, узган чорлар һәм бүгенге көн татар язучылары әсәрләрендә дә чагылыш тапты.

3.Укучыларга сүз бирәбез, алар үзләре әзерләгән шигырьләрне укырлар.

1 нче укучы: үзенчәлекле бу чәй рекламасының авторы - Г.Тукай.

Кәрван Казан аша узган...

Бу вакытта йорт саен
Кайный самавыр һаман.
Чәйнекләрдә пешмәктә
Чәй фирмасы Караван.


Өйдә хуш ис чәчелгән,
Һәркем күңеле ачылган.
-Нинди фирма чәе бу?
-Каравандыр, Караван.

Чәе исләргә төшеп, 
Халык эшне ташлыйлар.
Тәмле-тәмле сөйләшеп,
Чәй эчәргә башлыйлар.

2 нче укучы. Күренекле татар шагыйре Ш.Галиев шигыре.


Сыбызгылы чәйнек.


Чәйнек сызгырып тора,
Малай кызыгып тора,
Күзен кыздырып тора:
-Нинди озын сызгыра,
Бу миннән дә уздыра!

Әтисе көлеп карый:
-Ул сызгырса да ярый,-
Чәй безнең белән сөйләшә.
Чәй кайнатып өлгертте,
Өлгерткәнне белгертте!

Шәвәли чәен эчте,
Сызгырырга кереште.
Әтисе бармак яный!
Малай елмаеп карый:

-Мин сызгырсам да ярый,
Чәйнек белән сөйләшәм.
Чәйне эчеп өлгерттем,
Рәхмәтемне белгерттем
!

3 нче укучы
Чәйгә чумган шикәр турында әкият


Бер шакмак шикәр
Чәйгә чумган, ди,
Икенче шакмак
Көтеп торган, ди.

Саный-саный ул 
Меңгә җиткән, ди.
Ә теге һаман
Чыкмый икән, ди...

Санап караган
Янә бер меңне:
Ә соң ул йөзә 
Белә идеме?

-Әкият бу, диеп
Бер дә син көлмә!
Йөзә белмәсәң, 
Чәйгә сикермә!

4.Электр самовары өчен куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре.

  • Су җылыту элементыннан түбәнрәк булса самоварны розеткага тоташтырмагыз!
  • Розеткага тоташтырылган электр самоварын караучысыз калдырмагыз!
  • Электр самоварын, суга тулысынча салып юмагыз!
  • Электр самоварын көчәнеше 220 В лы алмаш токка гына тоташтырырга ярый!
  • Электр самоварын тиз янып китүчән әйберләр янында урнаштырмагыз!

5.Командалар ярышы.

Алып баручы:

- Без бүгенге кичәбезне 2 командага буленеп, ярыш рәвешендә үткәрәбез.

Ярышның 1 этабы, командаларга сораулар:

  • Ни өчен самоварның тоткасы агачтан яки пластмасстан ясала?
  • Ни өчен самоварның өслеге ялтырап тора?
  • Стаканга су салганда ни өчен калак куялар?
  • Самоварның кранын ни өчен аска урнаштыралар?
  • Самоварнын җылыту элементы кайда урнашкан? Ни өчен?
  • Самоварга суны өске кырыйга кадәр тутырырга ярыймы?
  • Өскә кадәр тутырсаң ни була?
  • Самоварда су җылынамы икәнлеген ничек белергә?
  • Су җылыту элементыннан түбәнрәк булса нәрсә булыр?
  • Ни өчен чокырда су стаканга караганда тизрәк суына?
  • Ни өчен чәйнекнең капкачы кайвакыт сикерә башлый?
  • Кайный торган суның температурасы күпме?

Ярышның 2 этабы,  командалар чыгышы (рефератлар укыла):

  • 1)Чык ясалу.
  • 2)Томан төшү.
  • 3)Яңгыр яву.
  • 4)Кар яву.

Ярышның 3 этабы,  командалар мәсьәлә чишә:

  • Башлангыч температурасы 15°С  булган 5 л суны самоварда кайнатып чыгару өчен күпме җылылык микъдары кирәк? Суның чагыштырма җылысыешлыгы 4200 Дж/кг°С , тыгызлыгы 1000 кг/м3 .
  • Башлангыч температурасы 15°С  булган 3 л сунны самоварда кайнатып чыгару өчен күпме җылылык микъдары кирәк? Суның чагыштырма җылысыешлыгы 4200 Дж/кг°С, тыгызлыгы 1000 кг/м3 .

Ярышның 4 этабы,  формулаларны беләсезме?

  • Q1 =с m(t2  - t1)
  • Q2=qm
  • Q3=λm
  •  Q4=Lm

Алып баручы:

-Конкурска йомгак ясыйбыз. Ике команда да бик тырышып әзерләнгән. “Җылылык күренешләре” дигән тема буенча белемнәрегезнең яхшы икәнлеген күрсәттегез. (Нәтиҗә ясала. Билгелэр куела.)

6.Йомгаклау:

        Эңгер төште. Өстәлне балкытып,

Шаулап утыра кичке самовар.
Чәйнектәге бөртек чәйне җылытып
Күтәрелә аннан җиңел пар,-

 дип яза А.С. Пушкин 1883 нче елның сентябрендә Казанга килгәч . Бөек шагыйрь кунакчыл калабызда чәй эчми калмагандыр, дип уйлыйбыз.

     Бугенге кичәнең әһәмияте зур булгандыр дип, уйлыйм. «Җылылык күренешләре» дигән тема буенча күп кенә өстәмә мәгълүматлар алдык. Барыбызга да дәрес ошагандыр дип, ышанып калам.

Унышлар сезгә!!!

    Ә хәзер, укучылар һәм кунаклар, чәй табыны янына рәхим итегез! Тула самовары янында тәм-томнар белән чәй эчәбез!

Әдәбият:

  1. Перышкин А.В. Физика 8 кл.. М., Дрофа.
  2.  «Физика в школе»  1991 г. № 3 .
  3. Интернет-ресурслар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес. 5 класс. "Табын янында"

5 нче сыйныфның рус төркемендә Хәйдарова Р.З дәреслеге буенча ачык дәрес коспекты. Дәрескә аудиокурс һәм презентация бар....

презентация к уроку татарского языка "Табын янында"

Әлеге презентация 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә укучылар өчен төзелде ("Минем туган көнем" циклы, “Табын янында”“ хикәясе)....

7-9 сыйныф укучылары өчен физика фәненнән КВН

Татар мәктәпләре өчен дәрестән тыш чара...

8 нче сыйныф укучылары өчен физик кичә "Чәй табыны янында"

"Җылылык күренешләре" дигән теманы йомгаклау кичэсе.Максаты:}       ”Җылылык күренешләре” дигән теманы кабатлау һәм ныгыту;}       Чәй эчкән...

"Табын янында"темасына ачык дәрес

5нче сыйныфта "Табын янында"темасын үткәндә файдаланырга мөмкин...

"Табын янында"

Конспект урока по татарскому языку на тему "Табын янында"...

Инфинитивны “Табын янында” дигән текст өстендә ныгыту.

8 нче рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес эшкәртмәсе...