8 нче сыйныф укучылары өчен физик кичә "Чәй табыны янында"
методическая разработка по физике (8 класс) по теме

Ахатова Сария Харисовна

"Җылылык күренешләре" дигән теманы йомгаклау кичэсе.

Максаты:

}       ”Җылылык күренешләре” дигән теманы кабатлау һәм ныгыту;

}       Чәй эчкәндә физика фәненең әдәбият, сәнгать һәм тарих фәннәре белән дә бәйле булуын укучыларга җиткерү;

}       Укучыларда физика фәненә кызыксыну үстерү;

}       Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен күрсәтү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon chy_tabyny_yanynda.ppt1.79 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ахатова С.Х. беренче категорияле физика укытучысы Түбән Сон урта гомуми белем мәктәбе

Слайд 2

Максаты: ” Җылылык күренешләре” дигән теманы кабатлау һәм ныгыту; Чәйне э чкәндә физика фәненең әдәбият, сәнгать һәм тарих фәннәре белән дә бәйле булуын укучыларга җиткерү ; Укучыларда физика фәненә кызыксыну үстерү; Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен күрсәтү.

Слайд 3

Тарихка күз салсак... 1638 елда , Алтын-ханнан, патша ярдәмчесе, Рус патшасына күчтәнәч итеп, чәй алып кайта. Патша к ү чтәнәчкә бик сөенә, бу күчтәнәч өчен 100 соболь тиресе бирә, ләкин чәйне эчәргә курка. Берзаман бик каты авырып киткәч, ул чәй эчеп, аның шифасын күрә. Шул вакыттан Россиядә чәй эчә һәм чәйне кайнату өчен, самоварлар җитештерә башлыйлар. Иң беренче самовар Тула шәһәрендәге фабрикада ясала. 19 нчы гасырда Тулада 50 гә якын фабрика самоварлар җитештерә. Аларнын бәяләре 235 сумга кадәр (10 сыер бәясе) торган. Массалары 125 граммнан – 250 литрга кадәр булган самоварлар ясаганнар.

Слайд 5

Чәй...Татарстанда олылар да, балалар да ярата торган бу традицион, гадәтләнелгән эчемлекне белмәүче кешене табып булмастыр, мөгаен. Елның теләсә кайсы фасылында куырып ала торган ачы суык булсынмы, яисә түзеп тора алмаслык эссеме бездә күңелне күтәреп җибәрүче һәм җанны иркенәйтүче, арыганлыкны бетерүче һәм зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы һәм тәнне сафландыручы хуш ис бөркеп торган бер чынаяк чәйдән башка һич тә мөмкин түгел. Эчсәң чәй - җанда җәй, - диелә татар мәкалендә. Милли эчемлеккә һәм кунакчыллык символына әверелеп, чәй менә инде күпме гасырлар дәвамында Татарстан халыкларын куандырып килә. Ул гадәти көннәрдә дә, бәйрәмнәрдә дә гаилә өстәлендәге кадерле кунак, сәфәр чыкканда кешеләрнең аерылмас юлдашы һәм иң гаҗәбе беркайчан да туйдырмый, гайрәтне чигерми торган эчемлек! Халыклар кулланган бер генә эчемлек тә әдәбиятта һәм сәнгатьтә чәй кебек макталмагандыр, мөгаен. Ул татар халык иҗатының күп кенә жанрларында, узган чорлар һәм бүгенге көн татар язучылары әсәрләрендә дә чагылыш тапты. Укучыларга сүз бирәбез, алар үзләре эзерләгән шигырьләрне укырлар.

Слайд 6

Ни өчен самоварның тоткасы агачтан яки пластмасстан ясала? Ни өчен самоварның өслеге ялтырап тора? Стаканга су салганда ни өчен калак куялар? Самоварның кранын ни өчен аска урнаштыралар? Самоварнын җылыту элементы кайда урнашкан? Ни өчен? Самоварга суны өске кырыйга кадәр тутырырга ярыймы? Өскә кадәр тутырсаң ни була? Самоварда су җылынамы икәнлеген ничек белергә? Су җылыту элементыннан түбәнрәк булса нәрсә булыр? Ни өчен чокырда су стаканга караганда тизрәк суына? Ни өчен чәйнекнең капкачы кайвакыт сикерә башлый? Кайный торган суның температурасы күпме?

Слайд 7

Су җылыту элементыннан түбәнрәк булса самоварны розеткага тоташтырмагыз! Розеткага тоташтырылган электр самоварын краучысыз калдырмагыз! Электр самоварын, суга тулысынча салып юмагыз! Электр самоварын көчәнеше 220 В лы алмаш токка гына тоташтырырга ярый! Электр самоварынтиз янып китучэн әйберләр янында урнаштырмагыз!

Слайд 8

1)Чык ясалу. 2)Томан т өшу. 3)Яңгыр яву. 4)Кар яву.

Слайд 9

Башлангыч температурасы 15 ° С булган 5 л суны самоварда кайнатып чыгару өчен күпме җылылык микъ дары кирәк? Суның чагыштырма җылысыешлыгы 4200 Дж/кг ° С , тыгызлыгы 1000 кг/м 3 . Башлангыч температурасы 15 ° С булган 3 л суны самоварда кайнатып чыгару өчен күпме җылылык микъ дары кирәк? Суның чагыштырма җылысыешлыгы 4200 Дж/кг ° С , тыгызлыгы 1000 кг/м 3 .

Слайд 10

Q1 =с m(t 2 - t 1 ) Q2=qm Q3= λ m Q4=Lm

Слайд 11

«Эңгер төште. Өстәлне балкытып, Шаулап утыра кичке самовар Чәйнектәге бөртек чәйне җылытып Күтәрелә аннан җиңел пар,-» дип яза А.С. Пушкин бу юлларны, 1883 нче елның сентябрендә, Казанга килгәч. Бөек шагыйрь кунакчыл калабызда чәй эчми калмагандыр, дип уйлыйбыз. Бугенге кичәнең әһәмияте зур булгандыр, дип уйлыйм. «Җылылык күренешләре» дигән тема буенча күп кенә өстәмә мәгъл ү матлар алдык. Барыбызга да дәрес ошагандыр, дип ышанып калам. Унышлар сезгә!!! Ә хәзер, укучылар һәм кунаклар, чәй табыны янына рәхим итегез! Тула самовары янында, тәм-томнар белән чәй эчәбез !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес. 5 класс. "Табын янында"

5 нче сыйныфның рус төркемендә Хәйдарова Р.З дәреслеге буенча ачык дәрес коспекты. Дәрескә аудиокурс һәм презентация бар....

презентация к уроку татарского языка "Табын янында"

Әлеге презентация 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә укучылар өчен төзелде ("Минем туган көнем" циклы, “Табын янында”“ хикәясе)....

7-9 сыйныф укучылары өчен физика фәненнән КВН

Татар мәктәпләре өчен дәрестән тыш чара...

8 нче сыйныф укучылары өчен физик кичә "Чәй табыны янында"

"Җылылык күренешләре" дигән теманы йомгаклау кичэсе.Максаты:}       ”Җылылык күренешләре” дигән теманы кабатлау һәм ныгыту;}       Чәй эчкән...

"Табын янында"темасына ачык дәрес

5нче сыйныфта "Табын янында"темасын үткәндә файдаланырга мөмкин...

"Табын янында"

Конспект урока по татарскому языку на тему "Табын янында"...

Инфинитивны “Табын янында” дигән текст өстендә ныгыту.

8 нче рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес эшкәртмәсе...